Яңа ел бәйрәме. Икенче кечкенәләр төркеме
методическая разработка (старшая группа)

Булатова Гульназ Рафаиловна

Яңа ел бәйрәме. Икенче кечкенәләр төркеме

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ya_a_el.doc58.5 КБ

Предварительный просмотр:

Яңа ел бәйрәме. Икенче кечкенәләр төркеме

С.Алина, Амирхан, Ралина, Амир, Зиля, Ансар, м. Диляра, Б.Булат, Лилия, Т.Булат, г.Айгуль,Ильназ, Г.Диляра..................

Балалар музыка көенә залга чыгалар, чыршы тирәли әйләнәләр(поднимают колени), хлопки по 3 раза влево-вправо.,идут по кругу хлопки вверху, идут по кругу хлопают в ладоши. (кружатся).

А.Б. Балалар карагыз әле, нинди матур безнең залда. Урамда кыш, ә бездә - Яңа ел бәйрәме.

Күрегез бу чыршыны, чыршының да чып – чыны, нинди төз, матур биек, тора түшәмгә тиеп.

Матур уенчыклары, никтер янмый утлары, әй чыршы, чыршы, чыршы, безнең күңелне күрче, утларыңны кабызчы.

Балалар, карагыз әле, чыршының утлары нигәдер янмый? Әйдәгез әле бергәләп 1, 2, 3 – чыршы утыңны кабыз дип әйтик.

(чыршыда утлар кабына)

А.Б.  Безнең балалар  шиг. өйрәнделәр, шуларны  сөйләп китик әле.

1 бала. Ну и ёлка, просто диво

Как нарядна, как красиво,

Ветви слабо шелестят,

Бусы яркие блестят.

И качаются игрушки

Флаги, звездочки, хлопушки

Вот огни зажглись на ней

Сколько крошечных огней.

И верхушку украшая

Там сияет, как всегда

Очень яркая, большая

Пятикрылая звезда.   Лилия

2 бала.

Яңа ел каршыларга

Без җыелдык бу залга.

Исәнме – саумы Яңа ел!

Хуш киләсең, уз алга.

2 бала.

Күрегез бу чыршыны

Чыршының да чып – чыны.

Нинди тигез, матур биек,

Тора түшәмгә тиеп.

3 бала.

Чыршы, чыршы, яңа елда

Матур итеп бизәлгән

Баштан алып аска кадәр

Уенчыклар тезелгән.

4 бала.

Балалар чыршы янында

Бииләр һәм җырлыйлар

Чыршыдагы утларга,

Сөенешеп карыйлар.

А.Б.

Матур чыршыны

Күреп туймыйбыз

Чыршы янында

Җырлап уйныйбыз.

 (җыр “Елочка”)  

Ёлочка.

1.Маленькой ёлочке

Холодно зимой,

Из лесу ёлочку

Взяли мы домой.

2.Бусы повесили

Стали в хоровод

Весело, весело

Встретим новый год.

3. Сколько на ёлочке

Шариков цветных

Розовых пряников

Шишек золотых.

Ә хәзер балалар, әйдәгез “Бармаклар – куллар”(пальчики ручки) биюен биеп алыйк әле.

1.ударяют пальцем о палец

2. хлопают

3. ударяют носком о пол

4. весело притопывают

5. Слегка приседают

6. прыгают

7. фонарики

8. кружатся, опустив руки

(балалар урыннарына утыралар, шул вакыт чыршыда утлар сүнә)

 -- Нәрсә бу? Ни булды?Нишләп безнең чыршының утлары сүнде? Бәлки кемдер безнең чыршы янында бәйрәм итүебезне теләмидер? Ә, бәлки кемдер безгә сюрприз әзерләгәндер.

(шул вакыт Кар кызы керә)

Кар кызы.

Урман буеннан барам,

Сезнең янга ашыгам.

Ләкин нинди тынычлык,

нәрсә булган соң монда?

Мин бит бәйрәмгә килдем, кая мин килеп чыктым?

Ал.б.

Балалар, карагыз әле, кем килде безгә? (Кар кызы)

Кар кызы.

Исәнмесез балалар! Таныдыгызмы мине? (Әйе) Ни булды монда?

А.б.

Кар кызы, монда безнең бәйрәм бара иде. Кемгәдер ул охшамады ахрысы. Күрәсеңме без бәйрәм итмәсен өчен чыршының утларын сүндерделәр.

К.к.

(Куляулык күрсәтә) Кыш бабакай миңа тылсымлы яулык биргән иде. Әгәр дә бу яулык бн селтәсәң, ни теләсәң барысы да үтәләчәк – диде. Кая әле яулык белән чыршының утларын кабызыйм. (яулык бн чыршыга таба селки)

Чыршы, матуркай

Кабыз утыңны.

(чыршыда утлар кабына) Менә балалар чыршы да утларын кабызды, ә без кызлар бн биеп алыйк әле. (Танец снежинок)

(Бегут  по кругу, руки в стороны,

Машут руками вперед – назад,  пружинка,

Кружатся руки вверху,

Бегут к центру(руки вверх)

Машут в стороны,  кружатся

Бегут по кругу (садятся)

 Кар кызы. Безнең малайлар да бию өйрәнгән иделәр, әйдәгез әле шул биюне биеп күрсәтик. Куяннар биюе. (Танец зайчиков)

Носик,  хвостик, прыгаем, топоем, ушки, прыгаем, носик, хвостик, прыгаем.

А.Б.

Рәхмәт кар кызы, димәк бәйрәмебезне дәвам итик,  без сиңа шиг. сөйләп китик.

5 бала.

Салкын саф һава,

Йомшак кар ява.

Урамга чыксаң,

Битләр кызара.

Кар бөртекләре

Өстеңә куна,

 Үзләре матур

Һәм салкын була.

6 бала.

Ап – ак тун киеп, кыш килде,

яфрак – яфрак кар ява.

 Без дә кидек җылы туннар

Куркытмый салкын һава.

 7 бала.

Сөенәбез, шатланабыз,

Күңелле үтә кышлар.

Чаңгы, чана, тимераяк –

Безнең иң якын дуслар.

8 бала.

Уянып бүген иртән

Карасам тәрәзәгә,

Ак сакаллы Кыш бабай

Кар алып килгән безгә.

Әйдәгез, тауга барыйк,

Чанада шуып калыйк.

Бер тузан юк, саф һава,

Җиргә ап-ак кар ява.

К.к.

Бик уңган икәнсез, бик матур сөйләдегез.

А.Б.

Безнең бакчабыз тирәли, күп итеп кар яуды. Балалар саф һавада уйнаганда кар бабай ясадылар. Тырыштылар инде, кишердән борын, күзләрен күмердән куйдылар. Башына хәтта башлык итеп чиләк тә киерттеләр. Һәм шул кар бабайны без бүген бәйрәмгә чакырдык. Рәхим ит, кар бабай.

(кар бабай керә)

Кар бабай.

Исәнмесез! Шушы балалар ясагач, бәйрәмгә дә чакыргач, мин риза булып килдем инде. Мин кардан ясалгач, салкын булам, өстемнән кар бөртекләрен куам.(кулыннан, гәүдәсеннән сыпыра). Монда да салкын булсын, монда да җилләп торсын. Ә сез, салкыннан куркасызмы, балалар.

Балалар. Юк.

Кар бабай. Әгәр кулларыгыз туңса нишлисез?

Балалар. Кулларны чәбәклибез.

Кар бабай. әгәр дә аякларыгыз туңса?

Балалар. Аяклар бн тыпырдыйбыз.

Кар бабай. Балалар, уйнарга яратасызмы сез? Мин сезгә бәйрәмгә кар йомгаклары алып килдем. Хәзер уйнап алабыз.

   УЕН. Кар йомгагы бн.(игра в снежки)(Кар бабай йомгакны балаларга ата, балалар киредән кар бабайга атарга тиешләр)

Кар бабай. Балалар, сезнең бн бик күңелле, ләкин бүлмәгез эсселәнеп китте. Җылыда бик тиз эрим бит мин. Миңа тизрәк китәргә кирәк. Сау булыгыз.

(Кар бабай чыгып китә)

Кар кызы. Балалар, мин сезгә табышмак әйтәм җавабын белерсез микән?

Кем икән ул, ак сакаллы

Ярата балаларны

Капчыгында күчтәнәчләр

Тарата балаларга. (Кыш бабай)

--Әйдәгез әле, бәйрәмгә аны да чакырыйк. Кыш бабай, кил безгә- диеп әйтик.

(чакыралар ләкин кыш бабай килми)

Ал.баручы

Нигәдер кыш бабай күренми, әллә ул да адаштымы икән? Нәрсә  эшләргә инде? Әйдәгез кыш бабайга булышабыз, җилле буран ясыйк, ул урман юлын ачыр. Кыш бабабыз юлны табар, бәйрәмгә дә килер.

Кызлар болай итсеннәр: ш-ш-ш!

Малайлар болай: у – у – у.  Ә хәзер бергә итеп карыйк. Ой, ничек әйбәт килеп чыга.

(Шул вакыт Кыш бабай керә)

Кыш бабай.

Исәнмесез, балалар!

Исәнмесез, кунаклар!

Яңа ел котлы булсын

Бәхетләр алып килсен.

Кар бураннар туздырып,

Барыгызны уздырып.

Ерак юллар үттем мин

Сезгә килеп җиттем мин.

Сез мине таныдыгызмы? Кем соң мин? Ой, нинди булганнар, нинди уңганнар.

Алып баручы. Кыш бабай без сина дип  җыр, бию  өйрәнгән идек, шуларны тынлап кара әле.

Җыр “Кыш бабай”,

Кыш бабай.

  1. Кыш бабай, кыш бабай 2 раза

Безгә чыршы китергән 2 раза

Аның уенчыклары

Матур йолдызчыклары. 2 раза.

  1. Кыш бабай, кыш бабай 2 раза

Күчтәнәчләр китергән 2 раза

Анда алма кәнфитләр

Һәм тәмле чикләвекләр.

Зимняя пляска.

  1. Мы погреемся немножко,

Мы похлопаем в ладошки

Хлоп. (10 раз)

  1. Руковицы мы надели,

Не боимся мы метели

Да! (10 раз)

  1. Ножки тоже мы погреем,

 Мы попрыгаем скорее

прыг! (10 раз)

  1. Мы с морозом подружились

Как снежинки закружились.

Так! (10 раз)

Кыш бабай. Менә булдырасыз балалар, рәхмәт үзегезгә.

Балалар сез салкыннан куркасызмы? Менә тикшереп карыйм әле, минем бн “Өшетәм” уены уйнап алыйк әле.

Уен “Өшетәм” (заморожу)

Алып баручы.

Кыш бабай, ерак юллар үтеп арыгансыңдыр, утырып ял итеп ал, ә без сиңа шиг. сөйләрбез

(Кыш бабай урындыкка утыра)  

9 бала.

Бүлмәдә чыршы агачы,

Ул яшелдән киенгән.

Чыршы да урманнан безгә

Бәйрәм итәргә килгән.

Уенчыклар белән аны

Бизәдем төрле төскә,

Кызыл йолдыз ясап куйдым

Балкысын өчен өстә.

10 бала.

Әй кыш бабай, кыш бабай

Хуш киләсең ,уз бире,

Шатланышып, җыр белән

Каршылыйбыз без сине.

11 бала.

Юеш көннәрдә зарыгып беттек.

Кыш бабабызны сагынып көттек.

Без нәниләрне кыш та сагынган,

Төнлә килеп ул карлар яудырган.

Кар яуган! Яуган, мамык кебек кар,

Ап-ак булганнар урамнар, кырлар.

Бәскә төренгән агач башлары..

Бүгеннән безгә бәйрәм башланды.

12 бала.

Әй, кыш бабай, кыш бабай,

Безгә якын дус бабай.

Көтеп алдык без сине,

Күңелләргә хуш бабай.

 13 бала.

Безгә кыш бабай килгән,

Яңа ел алып килгән.

Капчыгына күп итеп

Бүләкләр салып килгән.

14 бала.

Көттек сине, сагынып,

Исән – саумы, Кыш бабай.

Өләш бүләкләреңне,

Капчыгыңны чиш, бабай.

15 бала.

Кыш бабай килгән, Ап-ак тун кигән

Көтә: кем генә чыгар дип өйдән.

Чыксаң чеметә, битне өшетә,

Менә шул аның бөтен эше дә.

   16 бала.       Чыршы, чыршы, без сине

Сагынып көттек ел буе.

Син тагын да матуррак

Бизәлгәнсең бу юлы.    Нияз

18 бала. Әйлән – бәйлән, бүген бәйрәм

Уйныйк, гөрләшик.

Бүген бәйрәм, бәйлән – бәйлән

Бүләк өләшик.       Динара

20 бала. Суык бабай кил безгә,

Яңа ел бәйрәменә,

Чыршы әйләнәсендә

Җыр җырлап әйләнергә.  Илсаф

21 бала. У ребяток наших,

Елочка большая

Огоньки на елке

Весело сверкают.

Огоньки сверкают

Красный, голубой

Хорошо нам елка

Весело с тобой.   Амир

Кыш бабай. Булдырдыгыз балалар.

Ал.баручы. Кыш бабай без тагын бер бию әзерләгән идек, биеп күрсәтик шуны үзенә.

Танец с погремушками.

 Ал.баручы. Балалар, кыш бабай безнең бн уйнадымы. Чыршы янында биедеме? Тагын нәрсә онытты икән ул? (бүләкләр)

Кыш бабай. Әйе бит. Хәзер ,хәзер. Мин бит бүләкләр алып килгән идем, исемә төште менә. Кая куйдым соң капчыкны, белмим? Чыршы төбенә куйдыммы әллә? Юк, истә юк, оныттым.

 Ал.бар.  Кыш бабай, ничек инде ул алай? Балалар бүләкләр көтәләр бит.

Кыш бабай. (кар йомгагын ала) Минем тылсымлы кар йомгагым бар, аның тылсымы бик көчле. Бүләкләрнең кайда икәнен, юлны ул күрсәтер. ( кар йомгагын тәгәрәтеп чыршыны әйләнә һәм почмакта ак кар өеме астыннан бүләкне чыгара)

Кыш бабай. Таптым, таптым, менә ул бүләкләр, әйдә кызым булыш әле бүләкләрне таратырга.  (бүләк тарату)

Ә хәзер инде балалар безгә китәргә вакыт җитте, тагын бер кат бәйрәм бн сезне. Сау булыгыз.

(китәләр)

Яңа ел кичәсе тәмам.

         


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"кәҗә һәм кәҗә бәтиләре"танып белү эшчәнлеге буенча шөгыль(икенче кечкенәләр төркеме)

Это занятие на родном языке для моих воспитанников.Мы любим играть в театрализованные игры....

Урманга сәяхәт(икенче кечкенәләр төркеме өчен)

балаларның җиләк-җимеш,яшелчәләр ,урман җәнлекләре турындагы белемнәрен ныгыту.Урманга"бару"."серле агач"белән очрашу.ял иту."серле капчык"җәнлекләрне сыйлау.бүлмәгә кайту....

Көз бәйрәме икенче кечкенәләр төркеме өчен

Көзге бәйрәм!!!Алып баручы залга керә, исәнләшә һәм килгән кунакларны котлый. - Исәнмесез кадерле кунаклар, әти –әниләр һәм әби-бабайлар. Хәзер әйдәгез без әзерләгән бәйрәм кичәсен карап узыйк.К...

Балалар психик үсешенең яшь узенчәлекләре: икенче кечкенәләр төркеме ( 3 яшьтән 4 яшькә кадәр )

3-4 яшьлек баланың карашлары акрынлап гаилә чикләрен үтеп чыга башлый. Ситуацияләрдән тыш аралашулар барлыкка килә. Олы кеше аның өчен гаилә әгъзасы гына түгел, ә аерым иҗтимагый фу...

Икенче кечкенәләр төркеме өчен Танып белү (Математика) шөгыленнән йомгаклау чарасы.Тема "Яшелчәләр бездә кунакта"

Икенче кечкенәләр төркеме өчен Танып белү (Матемакика) шөгыленнән йомгаклау чарасы.Тема "Яшелчәләр бездә кунакта"...

Икенче кечкенәләр төркеме өчен гендер тәрбия бирү буенча дәрес конспекты "Кызыл калфак белән сәяхәт"

Әлеге дәрес балаларның уен эшчәнлеге аша танып белү процессларын  үстерү, аларга гендер тәрбия бирү; балаларда бер-берләренә карата игътибарлы булу, өлкәннәргә ярдәм итү теләге тәрбияләү максатын...