“Фольклор бәйрәме”
план-конспект занятия
“Фольклор бәйрәме” (бәйрәм сценарие)
Максат: милли уеннар, татар фольклоры, халкыбызның гасырлар буена тупланып килгән хәзинәсе икәнен төшендерү, сөйләм культурасын баету.
Тәрбия бурычы: балаларда татар әдәбиятына мәхәббәт, үз халкы белән горурлану, гореф гадәтләренә кызыксынучанлык тәрбияләү.
Үстерү бурычы: күзаллау (табышмак), фикерләү, акыл сәләтен, сөйләм телен үстерү.
Белем бирү бурычы: сүзлек запасын, сөйләм культурасын баету.
Төп белем бирү өлкәсе: сөйләм теле, танып белү.
Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, музыка, матур әдәбият, иҗади сәнгать, сәламәтлек, физик тәрбия.
Методик алымнар hәм чаралар: уен, әңгәмә, табышмаклар, такмазалар, сораулар, нәфис сүз, музыка тыңлау, бию-җырлар.
Сүзлек өстендә эш: алъяпкыч, түбәтәй.
Алдан үткәрелгән эш: шигырьләр уку, әңгәмәләр, слайдлар карау, мәкаль, табышмаклар, тизәйткечләр, уеннар, җыр-биюләр өйрәнү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
ufolklor_b_yr_mef.docx | 23.24 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башкарма
комитетының “Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесы
27 нче балалар бакчасы
“Фольклор бәйрәме”
Тәрбиячеләр: Иванова Г. Р.
Валишина И.И.
ТР
Түбән Кама шәhәре
2019
“Фольклор бәйрәме” (бәйрәм сценарие)
Максат: милли уеннар, татар фольклоры, халкыбызның гасырлар буена тупланып килгән хәзинәсе икәнен төшендерү, сөйләм культурасын баету.
Тәрбия бурычы: балаларда татар әдәбиятына мәхәббәт, үз халкы белән горурлану, гореф гадәтләренә кызыксынучанлык тәрбияләү.
Үстерү бурычы: күзаллау (табышмак), фикерләү, акыл сәләтен, сөйләм телен үстерү.
Белем бирү бурычы: сүзлек запасын, сөйләм культурасын баету.
Төп белем бирү өлкәсе: сөйләм теле, танып белү.
Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, музыка, матур әдәбият, иҗади сәнгать, сәламәтлек, физик тәрбия.
Методик алымнар hәм чаралар: уен, әңгәмә, табышмаклар, такмазалар, сораулар, нәфис сүз, музыка тыңлау, бию-җырлар.
Сүзлек өстендә эш: алъяпкыч, түбәтәй.
Алдан үткәрелгән эш: шигырьләр уку, әңгәмәләр, слайдлар карау, мәкаль, табышмаклар, тизәйткечләр, уеннар, җыр-биюләр өйрәнү.
Бәйрәм барышы:
Алып баручы. Хәерле иртә, хөрмәтле әти-әниләр, кадерле балалар! Сезнең игътибарыгызга “Уйныйбыз да, җырлыйбыз да” дигән фольклор бәйрәмен тәкъдим итәбез. Без бүген төрле уеннар, шаян такмаклар, матур җырлар, биюләр күрсәтербез.
Алып баручы. Балалар, карагыз әле, бүген көн нинди матур! Нигәдер генә кояш кына күренми. Ягез, бергәләп кояшны чакырыйк.
“Кояшны чакыру” уены. Кояш, чык, чык, чык,
Майлы ботка бирербез.
Майлы ботка казанда,
Тәти кашык базарда.
Тәти какшык саф алтын,
Кирәкми безгә салкын.
Алып баручы. Менә кояш та чыкты. Ә хэзер бүлмәбез тагы да матурланды, яктырып китте. Шушы матур минутларда бер-беребезгә шат елмаюлар бүләк итик әле. Кояш турында шигырь юллары сөйләп китик.
Тәрәзәдән кояш карый,
Җылы нурларын сибеп.
Шатланып кул чәбәклибез,
Уйныйбыз матур итеп.
Алып баручы. “Мәликә” уенын уйнап алырбыз. Санамыш әйтеп Мәликәне сайлыйбыз.
Әлчи-бәлчи.
Әни күлмәк үлчи.
Син кал, бу чык!
Алып баручы. Мәликәне сайладык, аның күзләрен бәйлибез, ул тавыштан танып алдында торган кешене әйтергә тиеш.
“Мәликә” уены. Утыр, утыр, Мәликә,
Алмагачның төбенә.
Кем торганын каршында
Әйтеп бирче тиз генә.
(Ишек шакыган тавыш ишетелә, бүлмәгә әби керә.)
Әби. Исәнмесез, кадерле балалар! Исәнмесез, мөхтәрәм кунаклар! (магнитофон язмасында “Мине чыгып алыгыз, мин сезне көтәм”,- дигән тавыш ишетелә.) Тавышны ишеттегезме, балалар? Мин карыйм әле, кем икән анда?
Сандык табалар. Тәрбияче балаларга сандыкны ачып карарга тәкъдим итә, ләкин сандык ачылмый.
Әби. Сандык турында матур сүзләр әйтсәк, бәлки ачылыр. (Матур, серле, тылсымлы, бизәкле, агачтан эшләнгән). Балалар, мин сезгә сандык алып килдем. Карыйк әле, анда нәрсәләр бар икән? (Әби алъяпкычны, түбәтәйне күрсәтә, алар турында сөйли hәм уен тәкъдим итә.)
Алып баручы. Балалар, әйдәгез бергәләп “Түбәтәй” уенын уйнап алабыз.
“Түбәтәй” уены уйнатыла. Түп-түп, түбәтәй,
Түбәтәен укалы,
Чиккән, матур түбәтәен
Менә кемдә тукталды.
(Түбәтәй туктап калган балага җәза итеп такмак сөйләргә кушыла)
1 бала. Исәнмесез-саумысыз...
Нигә кәҗә саумыйсыз?
Әтәчегез күкәй салган,
Нигә чыгып алмыйсыз?
2 бала. Безнең дә бар мәчебез,
Сезнең дә бар мәчегез.
Безнең мәче сезгә килсә,
Зинhар өчен ишек ачыгыз!
3 бала. Сары, сары, сап-сары
Сары пәке саплары.
Сараларга барган идем,
Җырлый икән атлары.
4 бала. Йорт кошларын ашатырга
Иртүк чыгам сарайга.
Тавыкларга тоз ялатам,
Печән салам казларга.
5 бала. Кәҗә керә бакчага,
Кәбестәне ашарга.
Таяк тотып чыксалар,
Хәзер тора качарга.
6 бала. Иртән торып тышка чыксам,
Тараканнар кар көри.
Чикерткәләр туфли киеп ,
Урамда биеп йөри.
7 бала. Иртән торып тышка чыксам,
Кырмыска утын кисә.
Кара сарык биеп йөри,
Сыер чәбәкәй итә.
8 бала. Әтәч менгән читәнгә,
“Кикрикүк” итәргә.
Әтәчкә дә хәбәр килгән
Армиягә китәргә.
Әтәч әйтә: “Бармыйм”,- ди,
Тавык әйтә: “Калмыйм”,- ди -
“Син армиягә китсәң,
Бер күкәй дә салмыйм”,- ди.
Әтәч китте армиягә
Чабатага утырып.
Тавык мескен карап калды,
Ике күзен тутырып.
Алып баручы. Балалар, әйдәгез бергәләп “Без, без, без идек...” уенын уйнап алабыз (җәза өчен бармак уеннарын кабатлау).
1 бала. Бу бармак - бабай,
Бу бармак - әби,
Бу бармак - әти,
Бу бармак - әни,
Бу бармак - бәби,
Исеме аның - чәнти!
2 бала. Бабай алды барабан,
Әби алды бөтерчек,
Әти алды машина,
Әни алды сикергеч.
Ә мин алдым бер зур туп,
Уйныйм аны сикертеп.
3 бала. Баш бармак,
Имән бармак,
Урта бармак,
Атсыз бармак,
Чәнти бармак.
4 бала. Баш бармак башлык кигән.
Имән бармак итек кигән.
Урта бармак зур тун кигән.
Атсыз барак чалбар кигән.
Чәнти бармак киенмәгән,
Әллә киенә белмәгән.
5 бала. Бу бармак - кыяр,
Бусы - кәбестә,
Бу бармак - кишер,
Бусы - помидор,
Бусы сарымсак булды -
Менә кәрзинем тулды.
6 бала. Баш бармагы - бүредер,
Имән бармагым - төлке,
Урта бармагым - керпе,
Атсыз бармагым - аю,
Чәнти бармагым - куян,
Куянны кая куям?!
7 бала. Бу бармак - чыпчык,
Бусы - сыерчык,
Бусы - карлыгач,
Бусы - сандугач,
Ә бу бик кечкенә,
Тимәгез нәниемә,
Нәниемә - чәнтиемә!
Алып баручы. Балалар, бәйрәмебез тагын да күңеллерәк булсын өчен бер биеп алыйк әле.
“Күмәк бию” башкарыла. (“Әпипә” көенә)
Алып баручы. Балалар, әйдәгез әле бер уен да уйнап алыйк. Уен “Песи hәм тычканнар” дип атала (тәрбияче уен барышын аңлата).
Мияу, мияу, мышнаган,
Мич башында кышлаган.
Бүген тычкан тотмаган.
Тотар иде, йоклаган.
Алып баручы. Ә хәзер өйрәнелгән җырыбызны җырлап китәрбез.
“Матур уен” җырлы уены башкарыла.
Сез уртада, без кырыйда
Әйләнәбез түгәрәк.
Уеныбыз булсын матур
Күңел ачыйк бергәләп.
Таянабыз билләргә,
Тотынабыз биергә.
Тыпыр-тыпыр тыпырдатып
Әйләнәбез без бергә.
Әби. Ягез әле, кызлар, бераз курчаклар белән уйнап алыйк (“Бишек” җыры ишетелә).
- “Курчакны йоклатабыз” уены (арбага салып куялар hәм селкетәләр)
- “Курчакны йокыдан уятабыз” уены
Алтын, алтын, алтыным,
Минем йөрәк ялкыным.
Уян, бәбкәм, күз нурым,
Кояш булып балкырмын.
- “Курчакны үчти-үчти сикертү” уены.
Үчти-үчти, үчтеки,
Үсмәгәнгә кечтеки.
Үсә-үсә зур булыр,
Таза hәм матур булыр,
Акыллы, зирәк булыр,
hәркемгә кирәк булыр.
- “Курчакларны тәпи йөрергә өйрәтәбез” уены
Әттәти, әттәти,
Минем кызым бик тәти.
Минем кызым бик тәти дә,
Йөреп китәр ул тәпи.
- “Курчакларны биеткәндә” уены
Бас, бас эзенә,
Күз тимәсен үзенә.
Яшел чирәм үсеп бара,
Аяк баскан эзенә.
Курчаклар белән бию.
Әби. Балалар, хәзер мин сезгә табышмаклар әйтәм, игътибар белән тыңлагыз:
- Урманда яши,
Тавыклар урлый,
Көлтә койрыклы,
Хәйләкәр (төлке).
- Урманда яши,
Бу озын колак,
Кишер ярата,
Үзе бик куркак (куян).
- Иртән иртүк тора,
“Кикрикүк” дип кычкыра.
Бу нәрсә икән? (әтәч)
Алып баручы. Ә хәзер безнең балалар “Төлке, Куян hәм Әтәч” әкиятен уйнап күрсәтерләр.
(Әкият сәхнәләштереп уйнала)
Алып баручы. Балалар, тормышта әкияттәге эт, үгез, аю кебек куркак булмагыз, ә әтәч кебек кыю, батыр, курку белмәс булыгыз. Әнә ул кечкенә генә булса да төлкедән куркып тормаган, төлкене куян өенән куып чыгара алган. Димәк, балалар, кеше хәленә керә белергә, бер-беренә карата кайгыртучан, игътибарлы, ярдәмчел булырга, дус-тату яшәргә кирәк.
Бәйрәм балаларга таныш “Куш кулым” җырлы уены белән тәмамлана.
- Урман буйларына менәм,
Урман буе ямьлегә.
Бир кулыңны, мин дә бирәм
Дус булырга мәңгегә.
Менә сиңа уң кулым,
Менә сиңа сул кулым.
Менә сиңа, якын дустым,
Менә сиңа куш кулым.
- Алма бакчасына кереп,
Алма ашыйсым килә.
Син - алмасы, мин - чәчәге
Булып яшисе килә.
Менә сиңа уң кулым,
Менә сиңа сул кулым.
Менә сиңа, якын дустым,
Менә сиңа куш кулым.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Интеграция жанров русского фольклора и фольклора народов Севера как условие формирования бережного отношения к природе у детей.
Охрана природной среды является одной из актуальных задач современного общества. От ее правильного решения зависит успешное развитие экономики, благосостояние нынешних и будущих поколений людей планет...
Образовательная область "Чтение художественной литературы". Подготовительная группа. Русский фольклор. Фольклор народов мира.
Материал представляет собой сборник текстов художественных произведений для детей подготовительной группы по разделам: "Русский фольклор", "Фольклор народов мира"....
Фольклор в детском чтении. Малые фольклорные жанры. Детский фольклор. РЕФЕРАТ
Воспитание ребенка словом начинается с фольклора, устной народной словесности. Использование разного жанра фольклора с первых же лет жизни ребенка помогает в его гармоничном интеллектуальном и эмоцион...
Дидактическая роль фольклора в формировании личности дошкольника. Классификация и терминология детского музыкального фольклора.
Познакомить родителей с с русским народным фольклором, приобщить родителей к русскому народному фольклору, дать представление о терминологии детского музыкального фольклора....
Статья "История формирования истоков Сибирского фольклора и особенности освоения детей традиционного песенного фольклора".
Статья об особенностях сибирского фольклора...
ФОЛЬКЛОР КАК СРЕДСТВО РАЗВИТИЯ РЕЧИ ДЕТЕЙ ДОШКОЛЬНОГО ВОЗРАСТА. КЛАССИФИКАЦИЯ И ТЕРМИНОЛОГИЯ ДЕТСКОГО МУЗЫКАЛЬНОГО ФОЛЬКЛОРА.
Фольклор как средство развития речи детей дошкольного возрастаФольклор как средство развития речи детей дошкольного возраста.Классификация и терминология детского музыкального фольклорСобирание и изу...
Проект «Нас учит говорить фольклор» Развитие речи детей раннего возраста средствами малого русского фольклора
Существенную роль в процессе развития речи детей дошкольного возраста выполняет художественное слово – детская литература и фольклор. Именно фольклорные произведения характеризуются богатством, наполн...