"Әбидә кунакта"
материал (средняя группа)
Татар халкының фольклоры белән таныштыруны дәвам итү: такмаклар, җырлы-биюле уеннар, мәкальләр өйрәнү; милли татар ризыклары белән таныштыруны дәвам итү; олыларны ихтирам итәргә өйрәтү; үзеңне әдәпле тоту кагыйдәләрен искә төшереп тору; туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
bid_kunakta.docx | 20.83 КБ |
Предварительный просмотр:
Әбидә кунакта.
Максат: Татар халкының фольклоры белән таныштыруны дәвам итү: такмаклар, җырлы-биюле уеннар, мәкальләр өйрәнү; милли татар ризыклары белән таныштыруны дәвам итү; олыларны ихтирам итәргә өйрәтү; үзеңне әдәпле тоту кагыйдәләрен искә төшереп тору; туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһаз: Өй күренеше: өстәл, урындыклар, сандык, чигүле пәрдәләр белән тәрәзә.
Тәрбияче: Балалар, без бүген бик хөрмәтле кешегә –әбигә кунакка барабыз. Безнең халкыбыз хуҗаларга ихтирам йөзеннән кунакка һәрвакыт күчтәнәч белән йөргән. Бу матур гореф-гадәт хәзергә кадәр сакланган. Без дә әбигә күчтәнәчкә бавырсак алып барыйк әле
(балалар өй күренеше янына киләләр).
Балалар: Исәнмесез, әбекәй!
Әби: Саумысыз, балакайларым, рәхим итегез! Исән генә килеп җиттегезме? Әссәламегаләйкем,улларым, кызларым!
Тәрбияче: Кәефләрең ничек әбекәй? Чирләмисеңме?
Әби: Аллага шөкер, әйбәт кенә әле. Мин сез киләсен белдем бит.
Бала: Әллә мендәрләрең ишелеп төштеме?
Тәрбияче: Мендәрнең нинди катнашы бар монда?
Бала: Мендәр ишелсә, кунак килә диләр.
2 бала: Самавыр җырласа, кунак көт.
3 бала: Саескан ишегалдына төшсә, кунак көт.
Әби: И, рәхмәт балалар, сез никадәр кызыклы сынамышлар беләсез икән. Мин дә кунак килү турындагы кайбер сынамышлар белән сезне таныштырыйм әле: мәче битен юса, кашык яки пычак идәнгә төшсә дә, кунак көт.
Тәрбияче: Карагыз әле, әбинең өендә истәлекле, тарихи әйбер бар икән. Мин менә бу сандык турында әйтәм. Бу серле сандык бигрәк матур. Әйдәгез әле, ачып карыйк.Мөмкинме әбекәй?
Әби: Карагыз бәбкәйләрем, карагыз. Рөхсәт итәм мин сезгә.(сандык янына киләләр)
Тәрбияче: Әбекәйнең матур сандыгы!
Нинди серләр саклый икән ул?
Гомер буе җыйган хәзинәме,
Әллә инде күңел бизәгеме,
Нинди серләр саклый икән ул?
Әбиләрнең серле сандыгы
Кызыктыра безне күптәннән
Ачыйк әле, әби сандыгын.
Яшь буынга мирас булып,
Бер хәзинә калсын үткәннән.(сандыкны ачалар)
Тәрбияче: Ай-һай , ниләр генә юк бу серле сандыкта. Чынлап та, сандык тулы хәзинә икән. Төрле-төрле китаплар да бар монда, әйдәгез, менә бу матур китапны алып карыйк әле(китапны ачалар). Монда нидер язылган, балалар тыңлагыз әле(укый).
Матурлыкка бай ул безнең тормыш
Адым саен анда матурлык!
Барлык матурлыкның, батырлыкның
Иҗат итүчесе, халык бит.
Менә шул матурлыкның бер төре- мәкальләр. Әбекәй, безнең балалар да тел турында күп мәкальләр беләләр. Тыңлап кара әле.
Бала: Теле татлының дусы күп.
2 бала: Теле барның иле бар.
3 бала: Сөйдергән дә тел,
Биздергән дә тел.
4 бала: Татлы тел тимер капканы ачар.
5 бала: Тел ташны эретә.
6 бала: Ашның тәме тоз белән
Кеше яхшылыгы сүз белән..
Әби: Бигрәк күп мәкаль беләсез икән, афәрин балалар.
Тәрбияче: Китапның тагын бер битен ачып карыйк әле. Нәрсәләр язылды икән(укый).
Хәтерләүдән курыкма син!
Үткәнеңне онытма син,
Бел син ерак бабаларның
Ничек итеп көн иткәнен.
Ни иккәнен ни чиккәнен.
Нинди җырлар, нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен.
Менә нинди тирән мәгънәле шигырь язылган монда балалар. Әйдәгез әле, без дә уен уйнап алыйк . Басыгыз түгәрәккә.
“Миңлебай” уены уйныйлар.
Тәрбияче: Булдырдыгыз балалар, афәрин! Ә хәзер тагын тыңлыйбыз.
Әнә килә автомобиль,
Төягәннәр алкалар.
Су алырга төшкән идем
Узышалар бакалар.
Бу нәрсә була инде балалар?
Балалар: Такмак.
Тәрбияче: Дөрес. Ә сез нинди такмаклар беләсез?
Бала: Әнә килә автомобиль
Төягәннәр быргылар
Быргыга дип кергән идем
Колагымны бордылар.
2 бала: Әнә килә автомобиль
Төягәннәр кыярлар.
Күп күтәрмә борыныңны
Чиләк асып куярлар.
3 бала: Әнә килә автомобиль
Төягәннәр калайлар.
Бар икән әле дөньяда
Бит юмаган малайлар.
4 бала: Биюченең итәге
Бии-бии кыскара.
Биючегә сүз әйтмәгез,
Бии-бии остара.
Тәрбияче: Матур такмаклар әйттеләр безнеү балалар. Ә хәзер биючеләрне карыйк. “ Парлы” татар биюе.
Әби: (күзләрен сөртә) И балакайларым, рәхмәт яугырлары, гел яшь вакытыма кайткан кебек булдым. Сез дә, халкыбызның күңел җәүһәрләрен җуймыйсыз икән. Болай булгач яшәр әле милләтебез. Алла боерса, яшәр. Бигрәк матур биедегез, рәхмәт сезгә балакайларым.
Тәрбияче: Безнең балалар туган тел турында шигырьләр дә беләләр, тыңла әле әбекәй.
Бала: Туган телдә сөйләшеп
Яшим мин туган илдә.
“Туган ил” дигән сүзне дә
Әйтәм мин туган телдә.
2 бала: Иң изге хисләремне
Туган телдә аңлатам
Шуңа күрә туган телне
Хөрмәтлим мин, яратам!
3 бала: Татарча да яхшы бел
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле затлы тел.
4 бала: Тел кешене дус итә
Бер- беренә беркетә.
Белергә кирәк рус телен,
Һәм онытма үз телең.
Тәрбияче: Балалар, туган тел турында без нинди җыр беләбез? Ул җырны кем язган әле?
Балалар: “Туган тел” җыры, сүзләрен Г.Тукай язган(балалар җыр җырлыйлар).
Әби: Ай рәхмәт, матур җырладыгыз. Мин бит сез килүгә татарның милли ризыкларын пешергән идем. Ә сез беләсезме татарларның милли ризыкларын?
Балалар: Бәлеш, өчпочмак, кош теле, бавырсак, гөбәдия, тәбикмәк.
Әби: Беләсез икән, рәхмәт яугырлары. Ә сез табын янында әдәпле утыра беләсезме?
Бала: Олы кешедән алда табынга утырырга ярамый.
2 бала: Авызда ризык булганда, сөйләшү- әдәпсезлек.
3 бала: Терсәкләрне өстәлгә куймыйлар.
4 бала: Авызны кәгазь салфеткага сөртәләр.
Әби: Сезнең тәртипле булуыгызга бик сөендем. Минем дә сезгә әйтер сүзем бар:
Ипи валчыгын коеп ашамагыз, ипинең рәнҗүе төшәр.
Сыныгыгызны ашап бетерегез, югыйсә бәхетегез калыр.
Вакытында туя бел, кашыгыңны куя бел.
Ә сез, балалар шифалы сүзләр беләсезме соң?
Балалар: Исәнмесез, саумысыз, рәхмәт, зинһар өчен, мөмкинме, тыныч йокы, хәерле иртә.
Әби: Беләсез икән, афәрин балалар. Әйдәгез бергәләп уен уйнап алыйк. Ул уен
“Яулыкны ал, кесәңә сал!” дип атала.
Тәрбияче: Балалар, без бүген әби- бабаларыбыздан калган хатирәләрне яңарттык, уйнадык-көлдек, җырладык- биедек, бергәләп күңел ачтык. Ә хәзер тылсымлы китапны урынына куйыйк. Сандыкның серләре күп әле, яңадан да килербез.
Әби: Килерсез, балакайларым, килерсез. Ә хәзер аш бүлмәсенә чыгып, чәй эчеп алыйк. Чәем суынып беткәндер инде. Рәхим итегез!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
“Керпедә кунакта” уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты
Балаларның ел фасыллары турында белемнәрен ныгыту.Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.Хәрәкәт активлыгын арттыру һәм үстерү.Сенсорик тәрбия бирүне дәвам итү.Фикерләү сәләтен арттыру.Татар х...
Дәу әнидэ кунакта
Этот материал мы исполҗзовали на родителҗком собрании...
Доктор Айболитта кунакта
Бу бәйрәм сценариясендә шигырьләр, ярышлар, уен күнегүләр белән аралаштырылып алып барыла . Кунакка Доктор Айболит килә....
"Табышмаклар илендә кунакта"күңел ачу кичәсе.
Татар халык иҗатына багышланган кичә, зурлар группасына йөрүче балалар белән уздырыла.Бүлмә җәйге аланга охшатып бизәлә.Тирә-якта куаклар,бер читтә яшелчә бакчасы, анда түтәлл...
"Өйрәтелгән җәнлекләр бездә кунакта"күңел ачу кичәсе.
Җиңел көйгә “ля-ля-ля” дип җырлап,сикергәләп Петрушка керә,залны әйләнеп чыга: Исәнмесез,балалар!...
Мияубикэ-бездэ кунакта (Котенок у нас в гостях)1 младшая группа
дать понятие детям, что кошка домашнее животное. рассказ воспитателя о ее повадках, о внешнем виде.(глаза лапы, когти) Рисовать лапки нетрадиционным методом( с кончиками пальцев)...
"Күчтәнәчтә кунакта" бәйрәм.
Ел ахырында куела торган иҗат концерты сценариясе. Кунакка дәү әни һәм актырнак килә....