"Тел өйрәнүгә кирәкле мөхит тудыру"
статья на тему

статья в газету

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл avgustovka_gazizovna.docx21.69 КБ

Предварительный просмотр:

Балалар бакчасында тел өйрәнүгә кирәкле мөхит тудыру.

Бүгенге җиһан катлаулы, тиз үзгәрүчән. Җәмгыять үсешенә бәйле рәвештә, укыту процессы да һәрвакыт үсеш-үзгәреш кичерә. Республикада белем һәм тәрбия бирүнең өр-яңа комплекслы программасы тормышка ашырыла. 2010-2015 елларга мәгарифне үстерүне күздә тоткан «Киләчәк» программасы ул. Яңа мәктәп, киләчәк мәктәбенең төп максаты - зыялы, югары культуралы, актив тормыш позициясенә ия булган укучы шәхес тәрбияләү. Кешелекнең киләчәге, Ватан язмышы, гаилә бәхете киләчәктә шәхес булачак баланың менә бүген нинди тәрбия һәм белем алуына бәйле.

  Мәгълүм булганча, Татарстан Республикасында ике дәүләт теле. Шуңа да безнең балаларның кечкенәдән үк рус телен дә, татар телен дә үзләштерү, ике милләтнең мәдәни мирасын өйрәнү мөмкинлеге бар. Һәм бу юнәлештә төп рольләрнең берсен, әлбәттә, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре башкара.

Безнең балалар бакчасында алты торкем эшләп килә, шуларның икесе татар торкеме , бу төркемнәргә татар, рус һәм катнаш гаиләләрдә туган балалар йөри. Бакчабыздагы төп программага нигезләнеп тәрбия бирү дә рус теленә алып барыла. Рус балаларына татар телен өйрәтү максатыннан төп өч юнәлешне билгеләп китү кирәк:

1.Тел һәм предметлы үстерү шартлары булдыру.

2.Турыдан туры белем бирү эшчәнлеге.

3. Ата-аналар белән бердәмлектә эшләү.

2012нче елда районыбызның барлык балалар бакчаларында ике дәүләт теленә өйрәтү буенча яңа укыту-методик комплектлар, инновацион технологияләр кулланыла башлады. Балалар бакчалары бүгенге көндә ноутбуклар, мультимедиа җиһазлары, күрсәтмә материаллар белән тәэмин ителгән.    Бу комплектлар балаларны  ике   дәүләт   теленә   өйрәтү, шул  телләрдә  сөйләшү, аралашу бурычларын үз эченә алды һәм безнең өчен көтеп алынган ярдәмлек булды.

Болар барысы да балаларның сүз байлыгын, сүзләрне отып калу аша хәтер, зиһенен үстерә һәм иң дә отышлысы ике телдә дә диалогта катнаша белү күнекмәсен үстерә.

Алда әйтелгән технологияләрдән тыш, баланың тел үсеше, икенче бер телне аңлый алуы,  шул төркемдә эшләүче тәрбияченең ике телдә дә иркен аралашуына, балаларны тел мөхитенә чумдыра алыуннан тора. Дөрес, кайбер рус телле тәрбиячеләр үз өстендә эшләп уңай нәтиҗәләргә ирешәләр. Бакчабыздагы рус телле тәрбиячеләр барсы да онлайн “ Ана теле” курсларын узып тиешле  сертификатларын алдылар. Алар үз белемнәрен торкемнәрдә дә кулланып уңышлы гына эшләп киләләр. Балалар белергә тиешле лексик минимумны яхшы белеп, үз эшчәнлекләрендә дә отышлы кулланалар. Инде менә ике ел рәттән безнең тәрбиячеләребез районкуләм “ Мин татарча эшлим һәм сөйләшәм” дип исемләнгән конкурста  катнашып беренче урынны яуладылар. Үз көчләрен республика куләмендәге конкурста да катнашып күрсәтә алдылар. Мондый җиңүләр әлбәттә инде бик зур тырышлык, осталык сорый. Бу конкурста 2015 елда Жиленко Татьяна Викторовна катнашса, 2016 елда Бальзамова Татьяна Владимировна үз көчен сынады.

Балалар белән эшләү вакытында да аларга алган белемнәре  балалар белән башка телдә сөйләшү, аралаша алу өчен  бик зур ярдәм итә. Үз тырышлыкларың нәтиҗәсен көн саен күреп, сөенеп эшли алар.

Уртанчы торкем балалары очен группага матур, зур йорт тозеп куйдык. Бу ой бер яктан балаларга уйнарга кирэк булган уеннарны, атрибутларны, битлеклэрне  салып, барлап торучы ролен утэсэ икенче яктан анын ярдэмендэ шогелне алып бару да  бик кунелле. «Минем оем»  проекты буенча бу йорт бик отышлы дип уйлыйм. Балаларга минем белэн генэ тугел, э тэрбиячелэр белэн дэ тел мохитенэ чумдырылып эшлэү өчен бик унайлы.

Бу ел да зурлар төркеме балалары өчен матур, зур, кибет шикелле аерым бер уйнау урыны ясау да хыялда бар. Пиктограммалар белән эшләү дә бик уңай нәтиҗәләр бирә, шуңа күрә дә УМК дәфтәрләрендә булган матур сюжетлы картиналарга узем шигырәләр язып, аларны пиктограммаларга салып өйрәтү теләге дә юк түгел. Бу эше инде мин башлап  җибәрдем. Алга таба нинди нәтиҗәләр бирер кабат күрешкәч сезнең белән дә уртаклашырмын. Пиктограммаларны УМК мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен генә бирә,  уртанчы, зурлар, төркеме балары өчен дә мнемотаблицалар бик күңелле, отышлы. Балаларга пиктограмма ярәмендә шигырьләр, җырлар, әйтемнәр ятлау да бик җиңел.

Заман уку-укыту эшчәнлегенең барлык тармагына да үзгәрешләр кертә, безгә, тәрбиячеләргә дә, яңа таләпләр куя. Сыйфатлы белем бирү өчен, мәгариф өлкәсендә модернизацияләү кирәклеген аңлап, без дә шөгелләребездә инновацион технологияләр кулланып эшләргә тиеш.  Бу инде безнең телгә тәрҗемә итсәк,”яңарту, яңалык, үзгәртү” дигәнне аңлата. Балалар бакчасында тәрбия эше эчтәлеген яңарта бару, инновацион технологияләрне куллану — тормыш таләбе. Балаларга кызыклы, уңайлы, отышлы уен формаларын һәрдаим эзләп, уйлап чыгарып тормышка ашырабыз.

Шундый уеннарның берсе “ Акыллы кубик” дигән уенны балалар бик кызыксынып уйныйлар. Балалар үзләре дә сизмичә тел өйрәнүләрен, әкренләп татарча да аралаша башлауларын сизми дә калалар. Мондый уеннарны гел яңартып тору, башкаларын уйлап чыгару кирәк.

Соңгы елларда тормышның барлык өлкәләренә дә компьютер үтеп керде. Һәр баланың белем үзләштерүгә сәләте төрлечә була: беренчеләрендә ишетеп истә калдыру дәрәҗәсе өстенлек алса, икенчеләрендә  күреп истә калдыру өстенлек алган була. Әти- әниләребез дә бу өлкәдә актив әшлиләр. Татар телендә күрсәтелгән мультфильмнарны, төрле биремнәрне сайттан карап узлекләреннән шөгелләнәләр. Балалар белән берлектә төрле конкурсларда катнашып призлы урыннар алалар. Ата- аналар белән берлектә бу елның апрель аенда  бакчада  “Дуслык нуры” ( Лучик дружбы) дип исемләнгән зур бәйрәм уздырдык. Ә Мостафиннар гаиләсе “ Бишек туе” районкүләм конкурсында  катнашып беренче урынны яуладылар. Шулай ук  бу ел без республика күләмендә уздырылып килә торган “ Иң яхшы билингвал балалар бакчасы” конкурсында да катнаштык. Балалар жюри әгъзалары белән иркен аралашып уз белемнәрен курсәттеләр. Сезгә дә алга таба ярдәмлек булсын өчен тагын шуны өстәп әйтәсем килә: Нинди генә эш эшләсәк тә, балалар беләнме ул, ата –аналар беләнме барсын да барлап бер матур альбом рәвешендә җыйнап барырга киңәш итәм. Эшләгән эшләребез бик күп тик аларны кирәк вакытта, тиешле урында күрсәтә алуыбыздан күп нәрсә тора.  Бары тик бергә, коллектив белән берлектә тырышеп эшләгәндә генә яхшы нәтиҗәләргә ирешеп булгалагына тагын бер мәртәбә инандык.Татар теле тәрбиячесе генә балаларга тел өйрәтеп зур нәтиҗәләргә  ирешә алмаячак. Музыка җитәкчесеме ул, логопедмы, физикультура тәрбиячесеме, бакчадагы бөтен коллектив бергәлектә эшләгәндә генә нәтиҗәләр күзгә күреләчәк. Бәлки алга таба бакчабызда атнага бер көн татар телендә сөйләшү өчен багышланыр, монда инде тәрбияче генә түгел, э бәлки бөтен коллектив белгән белемнәрен искә төшереп татар телендә сөйләшербез. Төрле алымнар, төрле чаралар белән телгә мәхәббәт, тел өйрәнүгә теләк, омтылыш тудырасы иде.

Балачак чоры –үзе бер кабатланмас тылсымлы дөнья бит ул. Үзенчә матур, үзенчә серле бу дөньяда тормышыбыз дәвамчылары – яңа шәхесләр тернәкләнә. Шытып чыккан яшь үсенте сыман, нәниләребезгә дә якты кояш, “игелекле туфрак” кирәк.

Бүгенге балаларның белем, яхшы тәрбия алырга тулы мөмкинлекләре бар. Безгә бары тик белем алуга тырышлык, теләк һәм омтылыш тәрбияләргә кирәк. Безнең кулларда балалар язмышы. Безнең балаларыбыз бөтен яктан да үрнәк булып үссеннәр һәм милләтебез горурланырлык шәхесләр булсыннар иде.

Зарипова Эльмира Минегазизовна

1 категорияле тәрбияче


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Доклад "Милли балалар бакчасы шартларында полилингваль мөхит тудыру"

Доклад "Милли балалар бакчасы шартларында полилингваль мөхит тудыру"...

“Мэктэпкэчэ яшьтэге балаларнын туган телен устерудэ балалар бакчасы шартларында полилингваль мөхит тудыру” буенча эш планы.

ldquo;Мэктэпкэчэ яшьтэге балаларнын туган телен устерудэ балалар бакчасы шартларында полилингваль мөхит тудыру” буенча эш планы....