Аралашу белү осталык сорый.
консультация (старшая, подготовительная группа) на тему
Предварительный просмотр:
Аралашу белү осталык сорый.
(Әти – әниләр өчен консультация)
“Киеменә карап каршы алсалар, акылына карап озаталар” дигән мәкальне хәзер “сөйләменә карап озаталар”дип үзгәртсәк тә дөрес булыр иде. Чөнки күпчелек очракта кешенең сөйләү рәвеше аның ни дәрәҗәдә культуралы һәм тәрбияле булуын билгели.
“Безгә бик арзанга төшә, әмма бик кыйммәт бәяләнә торган нәрсә – әдәплелек ул”. Әдәплелек – кеше белән дөрес аралашу белү. Әдәпле булу кешегә игътибарлы, инсафлы булу. Әдәпле кеше һәрвакыт үзенең якыннары, дуслары турында кайгыртып яши, аларга ярдәм итәргә әзер тора.
Әдәпле кешене матурлый торган сыйфатлар бик күп. Алар – халкыбызның матур гадәтләре, матур гадәтләрнең берсе – исәнләшү, сөйләшкәндә “тылсымлы” сүзләр куллану. Андый сүзләр кешеләргә рәхәтлек, шатлык, бәхет бирә.
Кешенең әдәплелеге аның белән аралашкан вакытта бик ачык сизелә, ул үз – үзе белән идарә итә беләме, кешеләрнең кәефен бозарлык авыр,тупас сүзләр кулланмыймы, сөйләүчене тыңлый беләме?
Сүзнең бик зур көче бар. Сүз кешене сөендерә һәм көендерә дә, дәртләндерә һәм оялта да ала.
Сүз әйтергә тәвәкәллек кирәк,
Сүз йөрәккә ялкын үткәрә,
Сүз киптерә, төп башына утырта,
Сүз меңнәрне яуга күтәрә,
Сүз зиһенне кайрый кайрак кебек.
Сүз сафларны ипли корычтай,
Сүз көрәшкә чыга байрак кебек,
Сүз дошманны кисә кылычтай.
Сөйдергән дә шул,
Көйдергән дә шул,
Иң татлы да шул,
Иң ачы да шул. (Г. Афзал)
Җылы сүз җан эретә диләр. Шуңа күрә кеше белән аралашканда бик уйлап сөйләшергә кирәк. Кешене сүз белән генә түгел, интонация белән дә үпкәләтергә, кәефен бозарга мөмкин. Мәсәлән: “әйе” сүзенең генә дә әллә ничә төрле интонациясе бар (сорау, раслау, игътибар итү, мыскыллау һ.б.). Әдәпле кеше сөйләшкәндә читкә карап тормый. Бу ихтирам итмәү була. Шулай ук текәлеп, күз терәп карап тору да килешми. Сөйләшкәндә кыланчыклану, күз кысу, каш сикертү, авыз кыйшату, маңгай һәм борын җыеру – әдәпсезлек билгеләре. Кайбер кешеләр сөйләшкәндә әңгәмәшенең җилкәсенә сугып алу, аңа тертү, төймәсен боргалау һ.б. ярамый торган эшләр эшли.
Сөйләшкәндә кешенең йөзенә дә игътибар итәргә кирәк. Кайбер кешенең йөзе сөйкемле, көләч, ә кайберләрнең йөзендә курку, шикләнү күренә я бмк кайгылы кыяфәтле кешеләр очрый. Әгәр сез йөзендә усаллык күренгән кеше белән сөйләшсәгез, сезнең дә кәефегез бозылырга мөмкин.
Тирә – ягыбызга игътибар белән карасак, кемнәр белән генә очрашмыйбыз: туганнар, иптәшләр, күршеләр, картлар. Алар арасында безнең ярдәмгә мохтаҗ булган олы кешеләр, авырулар да бар. Без аларны вакытында күреп эчкерсез ярдәм күрсәтергә тиеш. Исәнләшеп, хәлләрен белешкәндә алардан:”Миннән берәр төрле ярдәм кирәкмиме? – дип сорарга кирәк.
Әдәпле кеше ул хәйлә кормый, ялган сөйләми кыю дуслыкның кадерен белә. Иптәшләрнең киңәшләрен тыңлый, үзе дә ярдәмгә әзер була. Әдәплелек гадәтләрен һәркем үзендә тәрбияли ала. Теләк кенә кирәк.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Безнең китаплар .Өлкәннәр төркеме өчен "Аралашу"белем бирү өлкәсе буенча эшчәнлек.
1) балаларда китапка карата кызыксыну формалаштыруны дәвам итү, сыйфат билгеләрен куллану хисабына сүзлек байлыгын активлаштыру;2) балаларның игътибарын, хәте...
Аралашу эдэбе
Икенче кечкенэлжр торкемендэ белем биру эшчэнлеге...
саф һавада ситуатив аралашу
саф һавада ситуатив аралашу...
Урыҫ телендә аралашҡан башҡорт балаларының телмәрен үҫтереү алымдары. Ата-әсәләр йыйылышы өсөн доклад.
Әгәр баланы бала саҡтан уҡ туған теленә ихтирамлы итеп тәрбиәләһәң, ул белемгә ынтылыусан, телгә зирәк, кеше менән аралашыусан булып үҫә, телмәре лә үҫешкән була. Туған телендә яҡшы һөйләшә белгәндә г...
“Поликлиника” сюжетлы-рольле уены аша балаларнын бер-берсе hәм зурлар белән аралашу күнекмәләрен үстерү алымнары (үз тәҗрибәңнән чыгып)
“Поликлиника” сюжетлы-рольле уены аша балаларнын бер-берсе hәм зурлар белән аралашу күнекмәләрен үстерү алымнары (үз тәҗрибәңнән чыгып)...
Консультация "Гаиләдә бала белән аралашу серләре"
Әти-әниләр өчен киңәшләр....