музейга юлны онытмыйк
материал на тему

Муртазина Фания Габдулхаевна

музейга сәяхәт

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon Музейга сәяхәт33 КБ

Предварительный просмотр:

                                    Музейга юлны онытмыйк                                 Муртазина Ф.Г.

(Катнаш төркемдә тирә-юнь белән таныштыру буенча ачык комплекслы шөгыль)

Максат: Борынгы әби-бабаларыбыздан сакланып калган әйберләр белән таныштыру;

             

               Сөйләм телен үстерү;

               Татар халык әйберләренә кызыксыну уяту,хөрмәт тәрбияләү.

Материал:  Әхлак нигезе-матур гадәт.

                   Иң гүзәл тел-туган тел.

Җиһазлау: Кагыйдәләрне искә төшерү өчен билгеләр; киемнәр,сөлге,чабата,читек,

                  чигелгән яулык, алъяпкыч, чулпы, беләзек, йөзек, күлмәк, камзул һ.б.

                   Барышы:

-Исәнмесез,балалар!  Бүген без сезнең белән бакчадагы кечкенә музейга сәяхәткә барабыз.

Сәяхәткә чыкканчы кагыйдәләрне искә төшерик әле.

                   -Кычкырмаска.

                   -Кул белән кагылмаска.

                   -Бу экспонатны күз белән генә карарга.

                   -Бу экспонатны иснәргә генә мөмкин.

-Ә хәзер юл алыйк. Балалар, музей дигәч сезнең күз алдыгызга нәрсә килеп баса?(элекке әйберләр, хәзер кулланмый торган предметлар)

-Әйе, бик дөрес.Музей ул безнең элеккеге әби-бабайларның борынгы көнкүреш әйберләре, җиһазлары, беләзекләре, йөзекләре, намаз китаплары һ.б. Музейда алар бик күп еллар саклана.

-Балалар, сез монда нәрсәләр күрәсез? Күлмәк. Камзул-озын яки кыска, җиңле яки җиңсез, ачык яки ябык изүле, өч, биш, җиде итәкле булырга мөмкин.Бай хатын-кызлары камзулны парчадан, ефәктән, бәрхеттән тектергән.Асылташлар белән бизәп эшләнгән каптырма исә камзулны тагын да баетып торган һәм сәламәтлекне саклаган.

-Түбәтәй.Түбәтәй-тарихи халыкларда ирләрнең төп баш киеме.Түбәтәй бары тик гади тукымалардан тегелгән, чөнки йон,ефәк электрлаша.

                   

                   Балкып тора түбәтәйләр,

                   Энҗе бөртекләр белән.

                   Алар монда килгән, гүя,

                   Чын әкият иленнән.

-Бу нәрсә?

-Калфак-татар хатын-кызларының рухи матурлыгы, күңел байлыгын тегү-чигү эшенә осталыгын, зәвыгын чагылдыручы төрки халыклардан киң таралган баш киеме.Аның тарихы болгар чорына барып тоташа.

                   Бәрхетләрдән тегелгән,

                   Ука белән чигелгән.

                   Нәкышләре көмешләргә,

                   Алтыннарга күмелгән.

-Ә монысы нәрсә?  Читек.

                    Бизәк төшкән итекләрне

                    Читекләр дип йөрткәннәр

                    Аларны татар кызлары

                    Бәйрәмнәрдә кигәннәр.

Әйдәгез әле, түбәтәй уены уйнап алабыз (балалар түгәрәккә басалар, кулдан-кулга түбәтәйне бирәләр, көй тәмамланганда түбәтәй кемдә кала, шул бала җәза үти).

                   Түбәтәеңне кигәнсең

                   Ераклардан килгәнсең.

                   Төскә матурлыгың белән

                   Шаккатырыйм дигәнсең.

                   Түп-түп түбәтәй

                   Түбәтәең укалы.

                   Чиккән матур түбәтәең

                   Менә кемдә тукталды.

-Ә бу чабата. 985 елда бер вакыйга була.Руслар Болгар иленә яу белән килә. Сугыш барышында болгарлар җиңелә башлый. Күп кенә болгар сугышчылары әсирлеккә төшә.   Әмма сугышның язмышын үзгәртерлек шундый вакыйга була.Руслар болгар сугышчыла-рының аякларында читекләр күрәләр һәм таң калалар. Ник дисәң, аларның аякларында   чабата була.

-Ә монысы, балалар-кырлы бәләк. Моның белән йон носкиларын ышкып юганнар, аннан уклау таягына простыняны чорнап шушы бәләккә ышкыганнар һәм үтүкләгән кебек булган.

-Кеше һәрвакыт матурлыкка, гүзәллеккә омтыла. Матур күренү өчен төрле муенса, алка,   беләзекләр кулланалар. Чулпы хатын-кызларның чәчләренә үреп куя торган бизәнү әйберләре. Чулпыларга гарәп хәрефләре белән изге теләкләр, догалар язылган. Көянтәле чулпы ул беръюлы ике толымга кушып үрелгән һәм чәчне янәшә тоткан тәңкәләр.

-Балалар, сәяхәтебезне дәвам итәбез.(Өстәлдә кулъяулык, сөлге, чиккән әйберләр).

                  Сөртенсәң-сөлге кирәк,

                  Көрәшсәң-сөлге кирәк,

                  Батырларга сабантуйда,

                  Бирелгән сөлге бүләк.

-Әйдәгез әле,без сезнең белән ял итеп алыйк әле. Көз турында “Көзге уен” дигән ял итү уены уйныйбыз.

-Ә хәзер без әниләр кулы белән чигелгән сөлгене бүләк итеп музейда калдырабыз.

-Сезгә музейга сәяхәт ошадымы? (балалар җавабы).Монда экспонатлар гел тулыланып тора, без музейга тагын килербез әле. Ә хәзер бакчага әйләнеп кайтабыз.

                                                         


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Музейга Сэяхэт

https://cloud.mail.ru/public/DH24/ixEsQSfKT...

"Юлның хәвефле урыннары"

Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү....

конспект занятия в подготовительной группе "Музейга сәяхәт"

Балаларны музей белән таныштыру, балаларда музейга карата кызыксыну уяту.Милли әйберләрнең үзләренә генә хас булган билгеләрен ачыклау.Балаларга эстетик тәрбия бирү, татар милли сәнгатенә мәхәббәт һәм...

"Юлда булсаң бул өлгер,юлның кагыйдәләрен бел!"

юл йөрү кагыйдәләрен кабатлау....

Музейга сәяхәт

Конспект по ознакомлению детей с экспонатами мини - музея ДОУ...