Музейга сәяхәт
план-конспект занятия (старшая группа)
Конспект по ознакомлению детей с экспонатами мини - музея ДОУ
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
muzeyga_syaht.docx | 22.41 КБ |
Предварительный просмотр:
Музейга сәяхәт.
(зурлар төркеме балалары белән музейда үткәрелгән шөгыль барышы)
Максат:
1) Борынгы әби-бабаларыбыздан сакланып калган әйберләр белән таныштыру;
2) Сөйләм телен үстерү;
3) Татар халык көнкүреш әйберләренә кызыксыну уяту,хөрмәт тәрбияләү.
Җиһазлау: Кагыйдәләрне искә төшерү өчен билгеләр; киемнәр,сөлге,чабата,читек,чигелгән яулык, алъяпкыч, чулпы, беләзек, йөзек, күлмәк, камзул һ.б.
Барышы:
-Исәнмесез,балалар! Бүген без сезнең белән бакчадагы кечкенә музейга сәяхәткә барабыз.Сәяхәткә чыкканчы кагыйдәләрне искә төшерик әле:
-Кычкырмаска.
-Кул белән кагылмаска.
-Бу экспонатны күз белән генә карарга.
-Бу экспонатны иснәргә генә мөмкин.
-Ә хәзер юл алыйк. Балалар, музей дигәч сезнең күз алдыгызга нәрсә килеп баса?(элекке әйберләр, хәзер кулланмый торган предметлар)
-Әйе, бик дөрес.Музей ул безнең элеккеге әби-бабайларның борынгы көнкүреш әйберләре, җиһазлары, беләзекләре, йөзекләре, намаз китаплары һ.б. Музейда алар бик күп еллар саклана.
-Балалар, сез монда нәрсәләр күрәсез? Күлмәк. Камзул-озын яки кыска, җиңле яки җиңсез, ачык яки ябык изүле, өч, биш, җиде итәкле булырга мөмкин.Бай хатын-кызлары камзулны парчадан, ефәктән, бәрхеттән тектергән.Асылташлар белән бизәп эшләнгән каптырма исә камзулны тагын да баетып торган һәм сәламәтлекне саклаган.
-Түбәтәй.Түбәтәй-тарихи халыкларда ирләрнең төп баш киеме.Түбәтәй бары тик гади тукымалардан тегелгән, чөнки йон,ефәк электрлаша.
Балкып тора түбәтәйләр,
Энҗе бөртекләр белән.
Алар монда килгән, гүя,
Чын әкият иленнән.
-Бу нәрсә? Калфак.
Калфак-татар хатын-кызларының рухи матурлыгы, күңел байлыгын тегү-чигү эшенә осталыгын, зәвыгын чагылдыручы төрки халыклардан киң таралган баш киеме.Аның тарихы болгар чорына барып тоташа.
Бәрхетләрдән тегелгән,
Ука белән чигелгән.
Нәкышләре көмешләргә,
Алтыннарга күмелгән.
-Ә монысы нәрсә? Читек.
Бизәк төшкән итекләрне
Читекләр дип йөрткәннәр
Аларны татар кызлары
Бәйрәмнәрдә кигәннәр.
-Әйдәгез,“Түбәтәй “уены уйнап алабыз (балалар түгәрәккә басалар, кулдан-кулга түбәтәйне бирәләр, көй тәмамланганда түбәтәй кемдә кала, шул бала җәза үти).
Түбәтәеңне кигәнсең
Ераклардан килгәнсең.
Төскә матурлыгың белән
Шаккатырыйм дигәнсең.
Түп-түп түбәтәй
Түбәтәең укалы.
Чиккән матур түбәтәең
Менә кемдә тукталды.
-Ә бу чабата. 985 елда бер вакыйга була.Руслар Болгар иленә яу белән килә. Сугыш барышында болгарлар җиңелә башлый. Күп кенә болгар сугышчылары әсирлеккә төшә. Әмма сугышның язмышын үзгәртерлек шундый вакыйга була.Руслар болгар сугышчыла-рының аякларында читекләр күрәләр һәм таң калалар. Ник дисәң, аларның аякларында чабата була.
-Ә монысы, балалар-кырлы бәләк. Моның белән йон носкиларын ышкып юганнар, аннан уклау таягына простыняны чорнап шушы бәләккә ышкыганнар һәм үтүкләгән кебек булган.
-Кеше һәрвакыт матурлыкка, гүзәллеккә омтыла. Матур күренү өчен төрле муенса, алка, беләзекләр кулланалар. Чулпы хатын-кызларның чәчләренә үреп куя торган бизәнү әйберләре. Чулпыларга гарәп хәрефләре белән изге теләкләр, догалар язылган. Көянтәле чулпы ул беръюлы ике толымга кушып үрелгән һәм чәчне янәшә тоткан тәңкәләр.
-Балалар, сәяхәтебезне дәвам итәбез.(Өстәлдә кулъяулык, сөлге, чиккән әйберләр).
Сөртенсәң-сөлге кирәк,
Көрәшсәң-сөлге кирәк,
Батырларга сабантуйда,
Бирелгән сөлге бүләк.
-Әйдәгез әле,без сезнең белән ял итеп алыйк әле. Көз турында “Көзге уен” дигән ял итү уены уйныйбыз.
-Ә хәзер без әниләр кулы белән чигелгән сөлгене бүләк итеп музейда калдырабыз.
-Сезгә музейга сәяхәт ошадымы? (балалар җавабы).Монда экспонатлар гел тулыланып тора, без музейга тагын килербез әле.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Музейга Сэяхэт
https://cloud.mail.ru/public/DH24/ixEsQSfKT...
музейга юлны онытмыйк
музейга сәяхәт...
Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен дәрес конспекты "Музейга сәяхәт"
Для подготовительной группы...
конспект занятия в подготовительной группе "Музейга сәяхәт"
Балаларны музей белән таныштыру, балаларда музейга карата кызыксыну уяту.Милли әйберләрнең үзләренә генә хас булган билгеләрен ачыклау.Балаларга эстетик тәрбия бирү, татар милли сәнгатенә мәхәббәт һәм...