«Ничә буын сине иң кадерле бер кешесе итеп сагына...”
методическая разработка по теме

Мухаметова Эльмира Владимировна

Сценарий праздника, посвящённый к дню рождения Г.Тукая

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon stsenariy_prazdnika_g.tukayu.doc64 КБ

Предварительный просмотр:

«Ничә буын сине иң кадерле

бер кешесе итеп сагына...”

Әдәбият һәм сәнгать Г.Тукайның елына багышланган сценарий

Әзерләде:

Совет районы мәктәпкәчә белем бирү

Муниципаль автономияле учреждениясенән

59 нчы балалар бакчасының

Беренче категорияле татар теле тәрбиячесе

Мухаметова Эльмира Владимировна

Бәйрәмнең максаты:

Балаларны Г.Тукайның иҗаты һәм аның биографиясе белән таныштыруны дәвам итү;

Балаларда Г.Тукайның иҗатына кызыксыну тудыру һәм бәйрәмчә күңеләрен күтәрү;

Балаларда әд әбияткә һәм сәнгатькә мөхәббәт һәм кызыксыну тәрбияләүне дәвам итү.

Кулланган әдәбият:

“Гасырлар өнен тыңлап...”  Х.И.Миңнегулов, “Мәгәриф” нәшрияты 2003 ел.

“Мәгариф” журналлары.

Әй Раббым, ник син алдың яшьли аны дөньядан?

Ачы авазлар белән без яд итәбез (хәтергә алабыз) һәр заман.

Аерылып китсәң дә бездән, данлы шагыйрь, мәңгегә, -

Калды эшең һич югалмас тарихи милләтеңә.

Бар төрк –татар бу көндә баш иябез рәсмеңә,

Рухыңа оҗмах телибез һәр догада Тәңрегә.

Зал бәйрәмчә бизәлә.Стенага Г.Тукай портреты эленә. Балаларның Г.Тукай әсерләре буенча ясаган рәсемнәре стендка куела. Акрын гына татар халык көе “Гөлҗамал” ишетелә, залга балалар керә.

А.Б.: Әкиятләрдә Шурәләләр

          Кырлаенда яши бүген дә.

          Шигырь чишмәләрең җырга күчеп,

          Яши  сандугачлар телендә.

                                                        Ничә буын сине иң кадерле

                                                        Бер кешесе итеп сагына.

                                                        Син остаз да, мөгаллим дә булып,

                                                        Яшисең күк туган ягында.

-Зәңгәр күк йөзендә язгы кояш нурларын балкытып, табигатьне уятып туган ягыбызга ямьле апрель ае килә. Моннан 127 ел элек нәкъ менә шушы айда безнең яраткан шагыйребез Г.Тукай дөньяга аваз сала.

1 нче бала: Салкын кышлар үтеп яз килгәндә,

             Җылы яктан кошлар кайтканда,

             Туган көнең синең, бөек Тукай,

              Тугры халкың итә тантана.

Тәрбияче: (шагыйрь портреты янына  килеп) рус телендә сөйли: 

-Ребята, сегодня мы собрались, чтобы ещё раз поговорить о жизни и творчестве великого поэта Габдуллы Тукая, послушать его стихи, вспомнить сказки.

Г.Тукай родился в деревне Кушлавыч Арского района в семье муллы. Уже с пяти лет остался без родителей, очень рано познал тяготы сиротства. До 9 лет жил в деревне. С деревнскими мальчиками ходил на речку, на рыбалку, помогал взрослым убирать сено. Затем маленького Тукая увозят в город Уральск, к родственникам. Там он поступает в школу, внимательно слушает учителей, старательно занимается. Став взрослым, пишет много стихов, статей, рассказов. В своих стихах воспевает родной край, природу, родной язык, рассказывает о людях, о том, как они умеют трудиться, как веселятся. Много у него стихов для детей, сказок, рассказов.

Каждый год в день рождения поэта у памятника (показывает его рисунок) в Казани собираются любители поэзии, поэты Татарстана.

2 нче бала: Илдә кояш, җирдә кояш, йөздә кояш, күздә кояш,

                    Көндәгечә көлә кояш,

                     Әмма бүген үзгә кояш

3 нче бала: Илдә кояш, җирдә кояш,

                    Тукай көне канат җәйгән.

                     Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген,

                    Тукай көне –безнең бәйрәм.

“Бәйрәм бүген” җыры  (Г.Тукай сүзләре, Җ.Фәйзи көе) башкарыла.

4 нче бала: Бәйрәмнәрең алда икән әле,

                    Кара, шагыйрь, бүген текәлеп.

                    Халкың килде, сиңа мәхәббәтен

                    Ал чәчәкләр белән белдереп.

Балалар Тукай портреты янына чәчәкләр сала.

А.Б.: Заман башка, әмма халкы аның

          Сөйләшә гел синең телендә.

          Җырлап яши алар җырларыңны,

          Юк белмәгән сине илендә.

5 нче бала: Син күрмәгән яңа буын килде,

                     Котлап бүген туган көнеңне,

                     Киләчәккә барган улларыңнан

                     Ишетәсең “Туган  тел” еңне.

6 нче бала: Һәр яз саен изге туфрагында

                    Гөлләр чәчәк ата бер дигән.

                    Синең арттан Такташ, Туфаның да,

                   И туган тел, матур тел, дигән.

Залдагы барлык балалар һәм килгән кунаклар бергәләшеп “Туган тел” не (Г.Тукай сүзләре, татар халык көе) җырлыйлар.

Көй яңгырый. Залга Күбәләк очып керә, бии.  Биеп бетергәч, бер кыз бала Күбәләкне тотмакчы була, куып йөри.

“Бала белән Күбәләк” җыры (Г.Тукай сүзләре, З.Хәбибуллин көе) башкарыла.

М.Яруллинның “Шүрәле” балетыннан музыка яңгырый. Залга Шүрәле керә, кыз кача. Шурәле бии, эзләнә, як –ягына карана.

“Парат” көе.       Ат туктаган тавыш. Биленә балта кыстырган Былтыр керә, туктап кала, аннары балта белән агач чабарга тотына. Шүрәле аның янына килә.

Шүрәле: Әй, матур егет, әйдә кети –кети уйныйбыз. Син ни атлы?

Былтыр: Мин –Былтыр. Ә син кем?

Шүрәле: Мин –Шүрәле. Әйдә, кети –кети уйныйбыз.

Былтыр: Я, ярый, уйныйбыз. Син башта мине тыңла. Әнә бер бүрәнә ята. Башында ярыгы бар. син бармагыңны шунда тык, и урман сарыгы.

(Шүрәле кушканны эшли. Былтыр бүрәнәдән чөйне балта белән кагып чыгара)

Шүрәле: (елаган тавыш белән)  Кысты, кысты, бармагымны Былтыр кысты. Килегез, ярдәм итегез!

А.Б.: Балалар, бигрәк кызганыч бит Шүрәле, әллә аңа ярдәм итәбезме? 

(балалар ярдәмгә килә)

“Шүрәле” уены оештырыла.

Балалар Шүрәлене уртага алып болай диләр: Ачуланган, турсайган

                                                             Шүрәлене күр әле.

                                                             Онытырга вакыт инде

                                                             Былтыргы үпкәләрне.

Әй, Шүрәле, Шүрәле,

Безнең янга кил әле.

Син әйбәт бит,

Син яхшы бит,

Бергәләп көлик әле.

Шүрәле: (җырлый) Бигрәк озын кулларым,

                              Күзләрем йөреп тора.

                               Килеш –килбәтемне күргәч,

                              Көләсең килеп тора.

Мин Шүрәле, Шүрәле,

Чакыргач килдем әле.

Онытып үпкәләрне

Көлдереп алыйм әле.

  Шүрәле балаларны кытыклый, ә балалар исә көләргә тиеш түгел. Кем көлә, шул үзе Шүрәле була. Аннан соң шүрәлеләр төрлечә кыланып бииләр. Бию тәмамлангач, Шүрәле рәхмәт әйтеп чыгып китә:

Мин сезгә бик рәхмәтле,

Һәрчак шулай Шүрәлегә булыгыз мәрхәмәтле.

Магнитофон язмасында су аккан тавыш ишетелә.

А.Б.: Ишетәсезме, урман ягыннан су аккан тавыш килә. Елгада балалар су коена. Ә басмада кемдер утыра. Су анасы икән бит! Кулында алтын тарак ялтырый.

Су анасы: Суларга карыйм әле,

                   Чәчемне тарыйм әле.

                    Чумып, бакалар белән

                    Бер уйнап алыйм әле.

(су анасы, чәчен тарап бетергәч, “Суга чума”)

“Бакалар җыры” көенә  (Р.Батулла сүзләре, М.Минһаҗев музыкасы) “Бакалар биюе” башкарыла. Аннары “Су анасы” уены оештырыла.

Малай: (“Күл” янына килеп): Су анасы, Су анасы,

                                             Су астында ниләр бар?

                                             Әйдә, бире чык әле,

                                              Безгә сөйләп бир әле.

Балалар һәм уенны алып баручы, Су анасын уртага алып, түгәрәккә басалар. Су анасы күзләре бәйләнгән килеш түгәрәк уртасында йөзү хәрәкәтләре ясый, балалар сүзләрне әйтеп бетергәч, бер бала янына килә, аны капшап карый, кем икәнен әйтергә тиеш була. Исемен дөрес әйтсә, шул бала Су анасы урынына кала. Уен ике –өч тапкыр кабатлана. Уен тәмамлангач, Су анасы басмага килә, ул килеп җиткәнче, малай таракны алып кача.

.

Су анасы: Качма, качма, тукта, тукта, и карак.

                   Ник аласың, ул бит минем алтын тарак.

Магнитофон язмасында эт өргән тавышлар ишетелә. Бу рольне балалар да башкара ала, алар күмәкләшеп “һау-һау” лыйлар. Су анасы, эт өргән тавышларны ишетеп, кире борыла.

Малай: Әни, алтын тарак таптым!

              Сусадым, арыдым,

               Әни, мин бик озак чаптым.

Әни: (тәрбияче) (малайның башыннан сыйпап):Рәхмәт, улым,

                                        Әйдә, йокларга ят.

(малайны бишек җыры җырлап йоклата).

Ишек шакыйлар.    Әни ишек янына килеп: Ни кирәк, кем бу?

                                                            Кара төндә вакытсыз кем йөри?

                                                           Нәрсә бар соң төнлә берлән, и пычагым кергери?

Су анасы: Су анасы мин, китер, кайда минем алтын тарак? Бир!

                     Бая көндез качты синең угълың, карак!

Әни: (тиз генә таракны тәрәзәдән ташлый, малайны орыша)

          Нигә сораусыз кеше әйберенә тиясең? Ах, юньсез малай! Бу һич тә ярый торган эш түгел. Бүтән эшләмә, аңладыңмы мине?

Малай: Аңладым, әни, аңладым, мондый хәл башка кабатланмас.

Бер бала Г.Тукайның “Гали белән кәҗә” шигырен сөйли.

Ишектән кулына печән тоткан Кәҗә, ә аның артыннын Сарык керә, ул бер читкәрәк барып сузылып ята.

Кәҗә: Безнең Гали мине бигрәк тә ярата инде, гел сусыл печән генә ашатып тора. (Сарык янына килә). Әй, кортка, нишләп ятасың? Әйдә, тор, печән ашыйбыз (печән ашаган булалар). Әле ярый Гали бар, ул булмаса нишләр идек, чөнки әбинең дә печәне бетте.

Сарык: Әйдә урманга барыйк, туйганчы бер үлән ашап кайтырбыз.

“Кәҗә белән Сарык” әкиятеннән кечкенә генә өзек күрсәтелә.

Кәҗә белән Сарык (бергә): Сандугачның балалары

                                              Өздереп сайрый усакта.

                                               Бүреләр дә качып бетте

                                               Куркып Кәҗә –Сарыктан.

Кәҗә: Инде өйгә кайтыйк, авылны да сагындым.

Кәҗә белән Сарык “Туган авыл” дигән җырны (Г.Тукай сүзләре, А. Монасыйпов көе) башкарыла.

Сарык: Безнең авылда гади булмаган бер бакча бар. ул –балалар бакчасы.

              Әйдә, шунда киттек.

Ишек шакып Кәҗә белән Сарык “балалар бакчасына” керәләр, исәнләшәләр.

Икесе бергә: Килдек сезгә кунакка,

                      “Әкият” бакчасына.

                      Тукай китапларын салдык

                       Галинең букчасына.

(портфельдән чыгарып китаплар бирәләр).

А.Б.: Рәхмәт инде сезгә, дуслар,

          Әйдә, түрдән үтегез.

          Безнең белән бергәләшеп,

          Сез дә бәйрәм итегез.

Кәҗә: Балалар, сез табышмаклар яратасызмы? Минем сезгә бер табышмак әйтәсем килә: Туннарга киендерә,

                        Җылыта, сөендерә.

                        Тоягы аның ярык,

                         Исеме аның...(сарык).

Сарык: Әйе, мин ул дуслар,

               Тоягым ярык булса да,

                Серле ул, сизәрсез сез.

                Түгәрәктә уйнаганда

               Куып җитәрсезме сез?

“Кем җитезрәк?” уены оештырыла.

А.Б.: Балалар, сез г.Тукайның бик күп шигырьләрен беләсез. Хәзер шуларны тыңлап узыйк.

Кәҗә: Ә мин аларны шушы капчыкны тутыра барырмын, өемә кайткач, әбиемә сөйләрмен.

Балалар Г.Тукайның “Гаилә”, “Кызыклы шәкерт”, “Бу кайчан була?”, “Җир йокысы”, “Карлыгач”, “Шаян песи” шигырьләрен сөйлиләр.

А.Б.: Г.Тукай бала чагында бик моңлы булган. Татар халык көйләрен яратып тыңлаган. Ә инде үсеп җиткәч, үзе дә ул көйләргә сүзләр язган. Халкыбыз арасында яратып башкарыла торган “Әллүки” җырының сүзләрен дә ул иҗат иткән.

“Әллүки” җыры  тыңлатыла.

А.Б.: Ул шулай ук татар халык уеннарын яратып уйнаган.

“Башмакчы” уены уйнатыла.

Уйнаучылар, кулга –кул тотынышып, түгәрәк ясап басалар. Уртадагы бүкәндә башмакчы булып берәү утыра. Ул кәвеш теккән кыяфәттә кыланып көйли:

Итек, читек, энә, без,

Матур итеп тегәбез,

Башмак башы чигәбез.

Кирәкмиме, алмыйсызмы,

Әллә киеп карыйсызмы?

Түгәрәктәге аңа каршы:

И башмакчы, башмакчы,

Үзең оста такмакчы,

Син саөрама такмагың

Бир кияргә башмагың,-

Дип, бер якка таба әйләнеп йөгерә башлыйлар. Башмакчы, утырган килеш, йөгерүченең аягына кулы белән тиеп калырга тиеш. Тия алса, аны үз урынына утыртып, түгәрәккә керә. Тидерә алмаса, түгәрәкне өч кат әйләнә, тагын алдагы сүзләрне көйләп әйтә.

А.Б.: Яраткан шагыйребез “Әпипә” көенә дә биергә яраткан.

( шушы көйгә барлык балалар бии)

А.Б.: Гасыр аша шәкертләрең санап,

           Күренмичә безгә дәшәсең.

           Югалмасың син калдырган мирас,

          “Әллүки”ле көең яшәсен!

“Туган телем” җыры (Э.Мөэминова сүзләре. М.Миһаҗев көе) башкарыла:

Дөньяда иң матур ил

Ул –минем туган илем.

Дөньяда иң матур тел

Ул –минем туган телем.

“Балам” диеп туган телдә

Эндәшә миңа әткәм,

“Әнием”, дип, әнкәемә

Мин туган телдә әйтәм.

Туган телемдә сөйләшеп

Яшим мин туган илдә.

“Туган ил” дигән сүзне дә

Әйтәм мин туган телдә.

Иң изге хисләремне мин

Туган телдә аңлатам.

Шуңа күрә туган телне

Хөрмәтлим мин, яратам.

Бала: Котлы булсын ил рухланып

           Бәйрәм иткән Тукай көне.

          Тукай көне, Тукай көне –

           Туган телнең туган көне!

А.Б.: Балалар, сез бик матур биисез, җырлыйсыз, шигырьләр сөйлисез. Менә Шүрәле сезгә бер гөмбә калдырып киткән. Ә аның эчендә –күчтәнәчләр. (аларны балаларга өләшәләр).

Сез Габдулла Тукай әсерләрен дә яхшы беләсез икән, димәк сез –шагыйрь абыегызның яңа шәкертләре. Сез –яшь тукайчылар. Киләчәктә газиз Тукаебыз теленә тугрылыклы, мирасыбызга тап төшермичә. Туган илебезнең бөек уллары һәм кызлары булып үсегез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Ничә буын сине иң каделе бер кешесе итеп сагына"

Мәктәпкә әзерлек, зурлар төркеме балалары белән Г.Тукайның 125 еллыгына багышланган бәйрәм иртәсе....

Азрак ял итеп алыйк: физкультминутлар, сүзле-хәрәкәтле уеннар.

Азрак ял итеп алыйк: физкультминутлар, сүзле-хәрәкәтле уеннар....

Статья на тему: "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны әхлакле итеп тәрбияләү"

Предложенная статья на тему нравственного воспитания дошкольников будет интересна и полезна родителям, молодым воспитателям....

"Уен эшчәнлеген оештыру - баланы шәхес итеп камилләштерүдә төп фактор."

Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең төп бурычы - балаларны рухи яктан бай, әхлаклы, физик яктан сәламәт итеп үстерү. Бу бурычлар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Ә шулар арасында иң әһәмиятлесе, үт...

Конспект. «Хезмәт кешесе-хөрмәткә лаек».

Конспект. «Хезмәт кешесе-хөрмәткә  лаек»....

ЯШЬ БУЫННЫ ФИЗИК ЯКТАН НЫК ҺӘМ СӘЛАМӘТ ТӘРБИЯЛӘҮДӘ ТӨП ЧАРА – ХӘРӘКӘТЛЕ УЕННАР

ЯШЬ БУЫННЫ ФИЗИК ЯКТАН НЫК ҺӘМ СӘЛАМӘТ ТӘРБИЯЛӘҮДӘ ТӨП ЧАРА – ХӘРӘКӘТЛЕ УЕННАР...