Театрализованное занятие - развлечение "Лесная универсиада"
материал на тему
Театрализованное занятие - развлечение, подготовленное детьми разновозростной старше-подготовительной группой к Универсиаде 2013 года.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
urman_universiadasy.docx | 22.47 КБ |
Предварительный просмотр:
Әтәч универсиадага бара.
Катнашалар: Әтәч, Тавык, Чебиләр, Куян,Тиен, Аю, Төлке.
Әтәч.
Кикрикү-ү-ү-к. Бер, ике. Бер,ике. – зарядка ясый, гер күтәре.
Радиодан тавыш:
Тыңлагыз, тыңлагыз! Ишетми калмагыз! Куе урманыбыз уртасындагы түгәрәк аланда Универсиада үткәрелә. Спорт белән дус булган, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы барлык урман һәм йорт җәнлекләрен. Кошларны аланга чакырабыз!
Әтәч.
Тавыккаем, чык әле, дим.
Бигрәк озак йоклыйсыз.
Әнә, ишеттеңме әле,
Универсиада була,ди.
Спорт дигәндә үлеп китәм,
Калалмыйм бу ярыштан.
Балаларга да бәйрәмне
Күрсәтикче берочтан.
Тавык.
Ярар, әйдә, әтәчкәем,
Барсак барыйк, булмаса.
Урманда адашмасак,
Төлке тотып бумаса.
Әтәч.
Курыкмыйм мин төлкегездән,сезнең генә ис китә.
Һәр иртәдә гер күтәрәм, минем аңа көч җитә.
Тавык.
Ә, шулай да, Әтәчкәем, сак булу бик тә кирәк.
Өйдән чыгып киткән чакта куркыбрак тибә йөрәк.
Әтәч.
Кайгырма әле, тавыккаем,
Бәйрәмгә бит барабыз.
Шундый зур ярыш барганда тимәс төлке апабыз.
Эх, барам, барам, барам,Универсиадага барам
Кул көрәше ярышында беренчелекне алам.
“Нәни чебиләр” –уртанчылар төркеме – аэробика.
Әтәч белән тавык чебиләрен ияртеп баралар. Куян чыга.
Бу ни гаҗәп, бу ни хәл?
Әтәч килә, ләбаса. Ни эш төште башыңа? Ник килдең син урманга?
Әтәч.
Теләсә кемнән куркырга мин бит син кылый түгел.
Почмакта посып ятарга мин куркак малай түгел.
Бар дөнья шаулый, гөр килә: Универсиада була дип.
Мондый кызык ярышлардан бер мин генә калам бит.
Куян.
Ишетеп беләм, Әтәчкәй, спорт сөясең анысы.Урмандагы бар җәнлектә универсиада кайгысы.Кемдер гимнастика ясый, ә мин үзем йөгерәм
Йөгерү сәламәтлеккә файдалы икәнен беләм.
Әтәч һәм куян җырлыйлар: - Эх матур безнең урман,
Бәйрәм алдыннан бигрек. Үпкәләр чиста булсынга урман һавасы кирәк.
Куян.
Әйдә барыйк, Әтәч дускай, бәйрәм башланыр тиздән.
Йөгерү буенча үзем беренчелекне бирмәм.
Тиен.
Урманда күпме яшәп тә, мин мондый кош күрмәдем.
Куянкай синең дустың мы бу? Безнең тәлне беләме?
Тамашачы гынамы ул, ярышырга киләме?
Әтәч.
Мин үзем – оста көрәшче армреслинг буенча.
Ә исәбем катнашудыр болай һәрбер уенга.
Аю чыга. Аю.
Кемнәр монда тавышлана? Кем йокыдан уятты?
Сезнең тавыш шундый каты, авырттырды колакны.
Тиен сине таныйм инде, ә бусы – нинди җанвар?
Куян белән кая бара, безгә нинди йомышы бар?
Әтәч.
Мин Әтәч булам, агай, ә син аю түгелме?
Универсиадага барыйк, булыр бик тә күңелле.
Аю.
Үзем дә шунда барырга әзерләнәм бик күптән.
Штанга чөям, авырмыйм, дип, бал ашыйм кичен – иртән.
Төлке.
Кемнәр әле миннән башка бәйрәм ясый урманда?
Аю абзый, Куян, Тиен, Әтәч тә бар җит монда.
Аю.
Әтәч, тавыкка син тимә, кунакка килгән алар.
Универсиадага диеп, аланлыкка баралар.
Төлке.
Бигрәк инде, Аю абзый, мин алай явыз түгел.
Сайлап алу турын узып, кайтып киләм ярыштан.
Миннән яхшы табылмады гимнастик конкурста.
Гимнастик этюд ленталар белән.
Аю.
Тезелегез! Тигезләнегез!
( “УНИВЕРСИАДА” сүзе тезеле, җәнлекләр, бөтен катнашучы биечеләр кулларына берәр хәреф тоткан)
У. Универсиада тиздән була безнең Казанда.
Н. Нык көчлеләр.сәламәтләр катнашачак, ди, анда.
И. Иллер буйлап, дөнья буйлап.
В. Ватаныма киләләр.
Е. Еракларда.
Р. Россия студентларының
С. Спорт сөйгәнен беләләр.
И. Илебезнең данын яклап,
А. Анда чыгыш ясарбыз.
Д. Дус, тату, бердәм булсак,
А. Алдынлыкны яуларбыз!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Театрализованное занятие «1, 2, 3, 4, 5 – в сказку мы пришли опять»
Путешествие в страну Вобразилию. Если вы увидите этот конспект на этом или на другом сайте и будет указан другой автор, это плагиат.(Например вот тут https://nsportal.ru/detskiy-sad/ra...
Конспект музыкально-театрализованного занятия к 23 февраля
Цель:привить детям чувство патриотизма и гордости за свою страну и за военную профессию....
Рабочая программа по музыкально-театрализованным занятиям
Цель: развитие артистических способностей через театрализованную деятельность. Задачи данной программы:♦ сформировать устойчивый интерес к театральному искусст...
Разработка театрализованных занятий разной направленности с детьми 1 младшей группы.
С первых дней жизни ребёнок стремится к общению с близкими людьми. Чтобы общение стало интересным, познавательным и развивающим нужно использовать кукольный театр....
Конспект театрализованного занятия по сказке Теремок
Конспект театрализованного занятия по сказке Теремок...
Разработка театрализованых занятий разной направленности с детьми младшей группы.Театрализованное занятие-драматизация сказки"Теремок".
Разработка театрализованных занятий разной направленности с детьми младшей группы.Театрализованное занятие – драматизация сказки.Цели:• вызвать у детей желание подпевать отдель...
«Технология организации театрализованных занятий и театрализованных игр»
Работу по формированию театрализованной деятельности дошкольников целесообразно начинать с накопления ими эмоционально-чувственного опыта; развивать интерес и эмоционально-положительное отношение к те...