Әбидә кунакта
план-конспект занятия (младшая группа) по теме
I кечкенәләр төркемендә үткәрелгән фольклор – кичә сценариесе
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
ebide_kunakta.doc | 43 КБ |
Предварительный просмотр:
Муниципаль мәктәпкәчә белем учреждениесе
Субаш балалар бакчасы
I кечкенәләр төркемендә үткәрелгән фольклор – кичә сценариесе
II кв. категорияле тәрбияче
Вафина Фәйрүзә Габделхаевна
Тема: Әбидә кунакта.
Максат: Балаларны фольклор әсәрләре аша рухи
яктан баету, әби-бабайларның гореф-гадәтләре
белән таныштыру .Бармак уеннары аша
балаларның иҗади уйлау сәләтен,
фантазиясен, игътибарлыкны, ритмны тою
һәм фикерләү сәләтен үстерү. Бармакларның
сизгерлеген, җитезлеген арттыру.
Кичә барышы:
Залда авыл өе күренеше. Әби оекбаш бәйләп утыра. Балалар атка утырып әбинең өе яныннан киләләр. Тәрбияче атны «Тыр!» дип туктатып:
-Менә, балалар, без әбиләргә килеп тә җиттек.
Әби сөйләнә-сөйләнә өйдән чыга.
Балалар: Исәнмесез, саумысыз,
Нигә кәҗә саумыйсыз?
Әтәчегез күкәй салган
Нигә чыгып алмыйсыз?
Әби:-Исәмесез, исәнмесез, балакайлар! Бик армадыгызмы? Нәрсәгә утырып килдегез?
Балалар: Юк, әбекәй, арымадык. Атка утырып килдек!
Әби: Сез килгәч, миңа бигрәк күңелле булып китте. Юкса көннәр буе япа-ялгыз яшәп ята идем.Әйдәгез, балакайларым,узыгыз түргә,бергә-бергә күңел ачарбыз, уйнарбыз,биеп-җырлап алырбыз,тәмле итеп чәй эчәрбез. Кая әле самавырымны куеп чыгыйм.
Тәрбияче: Әби чәй куеп торсын. Ә без сезнең белән келәм өстенә утырыйк әле.
Әби: Самавыр кайнаганчы сезнең белән уйнап торыйк әле.Без яшь вакытта, менә сезнең кебек кечкенә чакта җырларга, биергә, бармак уеннары уйнарга бик ярата идек.
Менә берсе әле дә истә. Сезгә дә уйнап күрсәтимме? (Әби бер баланы үз янына чакырып алып, баланың бармакларын күрсәтеп сөйли).
Бармак, бармак,
Кайда булдың?
Бу абый белән
Урманга бардым.
Бу абый белән
Кырда йөрдем.
Бу абый белән
Ботка ашадым.
Бу энем белән
Җыр җырладым.
Бусы ашаган, бусы ашаган, бусы ашаган, бусы ашаган.
Бусы кечкенә булган.
Кетер-кетер казан төбе кимергән.
(Шулай такмаклап, әби баланың уч төбен кытыклый).
Тәрбияче: Балалар, әби бигрәк матур уен белә икән. Әйдәгез әле без дә әбигә бер уен уйнап күрсәтик. (Балалар тәрбияче белән бергә «кечкенә кешеләр» уенын уйныйлар).
Тәрбияче: Балалар, безнең «кечкенә кешеләребез» бар. Әйдәгез әле, күрсәтик аларны бер-беребегә! Менә безнең нинди җитез, шук кешеләребез бар бит. (Балалар бармакларын күрсәтәләр). Менә әтәч кычкырды: Кикрикүк! Кикрикүк! Кешеләр сикереп тордылар һәм гимнастика ясарга керештеләр.
Аякларыбыз атлыйлар
Тып-тып, тып-тып
Аннан соң сикерәләр!
Бер-ике, бер-ике,
Бер-ике, бер-ике,
Ә аннан соң аяклар
Тып-тып-тып йөгерделәр
Соңыннан туктадылар
Һәм утырып ял иттеләр.
«Кечкенә кешеләр» сукмак буйлап урманга сәяхәткә киттеләр. Елгага килеп җиттеләр һәм басма аша чыга башладылар. Чыгып җиткәндә суга егылып төштеләр (ике аяк арасы).
-Ой,ой батабыз!
-Әйдәгез,чыптыр-чыптыр йөзеп чыгабыз! Йөзеп чыгалар. Ә анда куянкай утыра (куян тәрбияченең кулы).
-Исәнмесез, дусларым! Кая киттегез болай?
-Урманны сагындык, сине сагындык, куянкай. Тик менә суга егылып төштек.-Әйдәгез, дусларым, сикерә-сикерә качышлы уйныйбыз, җылынырсыз да шунда.
Мин 1-2-3 дигәнче качып бетегез. Ә аннан соң мин сезне эзлим. Балалар, «кечкенә кешеләрне» төрле җирләргә яшерәләр һәм куян эзли, таба алмаса «Сез кайда, чыгыгыз сикереп!» дип әйтә һәм «кечкенә кешеләр» сикереп чыгалар.
-Ой, балалар, кич тә булып беткән инде. Шундый күңелле уйнадык куян белән, тик өйгә кайтырга кирәк. Әйдәгез, агач башына үрмәләп менеп өйне карыйк әле. Күренәме? Әйдәгез алайса, сикереп төшик тә, кайтып китик.
«Кешеләр»куян белән саубуллашып кайтып китәләр һәм өйләренә-кесәләренә кереп, ятып йоклыйлар.
Әби: Һай кайлардан өйрәнеп беттегез бу уеннарны. Менә утыра торгач, тагын бер уен искә төште әле.
Без яшь чакта тәңкә салыш уены уйный идек. Сезгә дә шул уенны өйрәтим әле. (Тәңкә салыш уены уйнау.) Әби: Балалар, әле сез тагында күңеллерәк уеннар уйлап табарсыз. Балалар, бу уен сезгә ошадымы? (Балалардан җаплар алына.)
Тәрбияче: Балалар, әйдәгез без дә әбинең күңелен күрик. Җырлап, биеп күрсәтик. Тели икән, әби үзе дә безнең белән җырласын-уйнасын.
Әби: Балалар, мин бик карт инде, менә монда утырып сезне карап кына торыйм.(Әби сандыгы өстенә утыра).
Җырлы уен «Кәрия-Зәкәрия».
(Балалар түгәрәктә җырлап әйләнәләр).
Уен тәмамлангач, әби балаларны мактый.
Тәрбияче: Ә хәзер «Әпипә» биюен.
Әби: И-и-и, балалар, бик күңелле булды әле бу. Бик матур биисез икән. Рәхмәт инде сезгә, рәхмәт. Күңелемне дә күтәрдегез. Тагын шулай килегез яме. Ә хәзер, әйдәгез, чәй эчәбез.
Кичә тәмам.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
“Керпедә кунакта” уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты
Балаларның ел фасыллары турында белемнәрен ныгыту.Кул һәм бармак чукларының физик үсешен ныгыту.Хәрәкәт активлыгын арттыру һәм үстерү.Сенсорик тәрбия бирүне дәвам итү.Фикерләү сәләтен арттыру.Татар х...
Дәу әнидэ кунакта
Этот материал мы исполҗзовали на родителҗком собрании...
Доктор Айболитта кунакта
Бу бәйрәм сценариясендә шигырьләр, ярышлар, уен күнегүләр белән аралаштырылып алып барыла . Кунакка Доктор Айболит килә....
"Табышмаклар илендә кунакта"күңел ачу кичәсе.
Татар халык иҗатына багышланган кичә, зурлар группасына йөрүче балалар белән уздырыла.Бүлмә җәйге аланга охшатып бизәлә.Тирә-якта куаклар,бер читтә яшелчә бакчасы, анда түтәлл...
"Өйрәтелгән җәнлекләр бездә кунакта"күңел ачу кичәсе.
Җиңел көйгә “ля-ля-ля” дип җырлап,сикергәләп Петрушка керә,залны әйләнеп чыга: Исәнмесез,балалар!...
Мияубикэ-бездэ кунакта (Котенок у нас в гостях)1 младшая группа
дать понятие детям, что кошка домашнее животное. рассказ воспитателя о ее повадках, о внешнем виде.(глаза лапы, когти) Рисовать лапки нетрадиционным методом( с кончиками пальцев)...
"Күчтәнәчтә кунакта" бәйрәм.
Ел ахырында куела торган иҗат концерты сценариясе. Кунакка дәү әни һәм актырнак килә....