"Күңелләргә шигырь кирәк..."
план-конспект занятия (подготовительная группа) на тему

Гапсалямова Лилия Асхатовна

Занятие для детей старшего дошкольного возраста по ознакомлению с творчеством Народного поэта Республики Татарстан Роберта Миннуллина.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon zanyatie.doc58.5 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Совет районының “104 нче балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе

Татарстанның халык шагыйре – Роберт Миңнуллин

иҗатына багышланган шөгыль

зурлар төркеме балалары өчен

Әзерләде һәм үткәрде:

1 квалификацион категорияле

татар теле тәрбиячесе

Гапсалямова

Лилия Асхатовна

Казан, 2012 ел.

Программа эчтәлеге:

Балаларны Татарстанның халык шагыйре – Роберт Миңнуллин иҗаты белән таныштыру эшен дәвам итү. Балаларны матур әдәбият әсәрләрен,   аңларга һәм аларга карата кызыксынуларын тәрбияләү. Балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән шигырьләрне, мәкальләрне яттан өйрәтү. Матур әдәбият әсәрләре, уеннар белән танышу барышында балаларның татарча сөйләшү күнекмәләрен камилләштерүне дәвам иттерү. Балаларда татар телендә оештырылган уеннарда катнашу теләге уяту. Күмәк уеннарда үз-үзләрен дөрес тоту кагыйдәләрен үтәргә гадәтләндерү.

        Методик алымнар:

Сораулар, бармак уены, төзәтү, булышу, матур әдәбият әсәрләрен куллану, түгәрәк уены, аңлату, мактау, сюрприз момент, сәхнәләштерү алымы.

        

        Җиһазлау:

Роберт Миңнуллин портреты, китаплары, магнитофон, аудиоязмалар, хат, “серле битләр”, (рәсемнәр: кояш, ташбака, жираф, аю, песи, зебра, эт), төрәк схемалар.

        Алдынгы эш:

Балаларны Татарстанның халык шагыйре – Роберт Миңнуллин тормыш юлы, иҗаты белән таныштыру, шигырьләрне яттан өйрәнү.

        Шөгыльнең оештырылуы:

Музыка залында.

Балалар ярым түгәрәк ясап басалар.

Тәрбияче:

Исәнмесез, балалар!

Хәерле көннәр сезгә!

Акыл һәм тел ачкычлары

Телимен һәммәгезгә!

Балалар: Исәнмесез!

Тәрбияче: Утырыгыз. Балалар, урамда ямьле яз, матур кояш балкый! Бүлмәбезгә дә кояш матур кояш чыгарыйк әле!

Балалар:

Баш бармак исәнләшә баш бармак белән.

Имән бармак – имән белән.

Урта бармак – урта белән.

Атсыз бармак – атсыз белән.

Чәнти бармак – чәнти белән.

Бармаклар исәнләште,

Кояш чыкты, нурын чәчте!

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар! Бик матур итеп уйнадыгыз!

Күңелләргә шигырь кирәк,

Шигырь ул – тылсым!

Шигырь сезнең җаныгызны

Җылытып торсын.

Бу шигырь юлларын Татарстанның халык шагыйре – Роберт Миңнуллин иҗат иткән. Аның портретына карап алыйк әле. Роберт Миңңуллин – Татарстан Республикасының Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил исемендәге Дәүләт премияләре, Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге премиясе лауреаты, Ганс Христиан Андерсен исемендәге милләтара Почетлы диплом иясе. Роберт абый Миңңуллин – ихласлы, тапкырлы, шаян кеше. Ул безнең өчен күңелле һәм кызыклы шигырьләр, әкиятләр яза. Нинди генә шигырьләре юк аның. Җитдиләре дә, моңсулары да, шаяннары да, озыннары да, дүрт кенә юллыклары да. “Әгәр дә сез булмасагыз, шигырьләремнең берсе дә язылмас иде”, дип әйтә Роберт Миңнуллин. “Аларның барысы да сезне яратканга, сезнең белән аралашулардан, очрашулардан туган шигырьләр”, – ди ул. Без Роберт Миңнуллинның китаплары белән танышкан идек. Әйдәгез әле ул китапларның исемнәрен искә төшерик.

Балалар: “Күчтәнәч”, “Дөньядагы иң зур алма”, “Акбай цирк карый”, “Айга очтык”, “Безнең авыл зоопаркы”, “Кунакка килегез”, “Әни, мин көчек күрдем”, “Качышлы уйнаганда”, “Мөгезборын белән озынборын”...

Тәрбияче: Роберт Миңнуллин шигырьләре бик күп телләргә тәрҗемә ителгән. Бөтен дөньядагы балалар аның шигырьләрен яратып укыйлар һәм тыңлыйлар. Роберт Миңнуллинның шигырьләрендә сурәтләгән малайлар – кызлар акыллы, тәрбияле, кызыксынучан балалар. Алар әниләрен, әтиләрен хөрмәт итәләр, җәнлекләрне бик яраталар. Әниләр бәйрәме алдыннан без Роберт Миңнуллинның “Әниемә ял кирәк!” шигырен өйрәнгән идек, искә төшереп китик әле.

Балалар “Әниемә ял кирәк!” (“Маме нужно отдохнуть”) шигырен башкаралар.

Тәрбияче: Рәхмәт, сезгә, балалар! Бик матур итеп сөйләдегез! Сез дә бу шигырьдәге малай кебек, тәрбияле, әдәпле балалар, дип уйлыйм.

Бүлмәгә бер малай йөгереп керә.

Тәрбияче: Нишләп йөгереп йөрисен син? Кем син? Исемең ничек синең?

Малай: Минем исемем Азат. Мин әниемнән качам. Ул миңа гел китаплар укырга куша, ә мин китап укырга яратмыйм! Мин телевизор карарга яратам, компьютерда уйнарга яратам. Әни миңа “Китап – белем чишмәсе”, ди. Нинди чишмә булсын инде китап?

Тәрбияче: Тукта, тукта, тынычлан, әле. Безнең балалар китаплар укырга бик яраталар. Шигырьләрне, әкиятләрне кызыксынып тыңлыйлар. Син безнең балалар бакчасында кал һәм балалар өйрәнгән шигырьләрне тыңлап кара.  Соңыннан син, ни өчен китап – белем чишмәсе, дип әйтелүен аңларсың дип уйлыйм.

Малай: Ярый алайса, калыйм сездә, тыңлап карыйм, ләкин балалар шигырьләр яратканга бер дә ышанмыйм!

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез әле, Роберт Миңнуллин китапларының битләре буенча сәяхәт ясап алыйк, аның шигырьләре белән Азатны таныштырыйк. Шигырьләрнең кызыклыгын, матурлыгын, кирәклеген аңлатыйк. Шагыйрьнең һәрбер китабында серле бит бар, укып карыйм әле, ниләр язылган икән аларда... Табышмаклар икән ул, балалар. Бергәләп җавапларын табыйк, әле.

Ул булса, көн була.
Ул булмаса, төн була. Нәрсә ул, балалар?

Балалар: Кояш.

Тәрбияче: Бик дөрес, балалар. Роберт Миңнуллинның “Кояшлы алма” (“Солнечное яблоко”) шигырен кем сөйләп бирә безгә? Рәхим итегез.

Балалар “Кояшлы алма” (“Солнечное яблоко”) шигырен башкаралар.

Тәрбияче: Тагын бер табышмак:

Килә бер батыр атлап,

Аягы баса лап-лап.

Урманда йөри,

Умартадан бал көри. Нәрсә ул, балалар?

Балалар: Аю.

Тәрбияче: Бик дөрес. Роберт Миңнуллин китабындагы аю нинди икән, тыңлап карыйк әле.

Бер бала “Аю”  шигырен башкара.

Тәрбияче: Тагын бер табышмак:

Үзе суфи, үзе урлаша,

Тотсаң әле, тырнаша. Нәрсә ул, балалар?

Балалар: Песи.

Тәрбияче: Бик дөрес. Роберт Миңнуллин китабындагы песи белән танышыйк әле.

Балалар “Мияу” шигырен башкаралар.

Тәрбияче: Тагын бер табышмак:

Кешенең дусты,

Йортның сакчысы. Нәрсә ул, балалар?

Балалар: Эт.

Тәрбияче: Бик дөрес. Роберт Миңнуллин китапларында эт һәм көчек турында шигырьләр бик күп. Алар турында сөйләп күрсәтегез әле.

Балалар “Зебра”, “Көчек өрергә тиеш” (“Лай, пожалуйста”) шигырьләрен башкаралар.

Тәрбияче: Балалар, Роберт Миңнуллин китапларында, кызыклы шигырьләр дә бик күп. Бик акыллы жираф һәм ташбака белән танышып китик әле.

Балалар “Журнал укучы жираф”, “Ташбака” шигырьләрен башкаралар.

Тәрбияче: Рәхмәт, сезгә, балалар! Бик матур итеп сөйләдегез! Бу шигырьләрдә җәнлекләрнең тормышы турында бик кызыклы мизгелләре күрсәтелгән.

Малай: Апа, сезнең балалар бер дә уйный белмиләр мени?

Тәрбияче: Нишләп белмәсеннәр? Алар бик яратып уйныйлар. Балалар, уйнап алыйк әле, Азатны шаккаттырыйк әле. Азат, син дә безгә кушыл.

Җырлы-биюле уеннар “Дустым бар”, “Куш кулым”.

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар!

Ишектә шакыган тавыш ишетелә.

Тәрбияче: Балалар, безгә тагын кемдер килә бугай. Ишекне ачыйм әле. Хат ташучы безгә хат алып килде. Кемнән икән бу хат? Сез белмисезме, балалар? 104нче балалар бакчасына, зурлар төркемнәренә, дигән. Укып алыйк әле...

“Күңелләргә шигырь кирәк,

 Шигырь ул – тылсым!

 Шигырь сезнең җаныгызны

 Җылытып торсын.

 Шигырь сезгә гүзәллекнең

 Серләрен ачар.

 Шигырь яраткан балалар

 Булалмый начар.

 Сүрелмәсен дә сүнмәсен

 Шигырь утыгыз,

 Әйбәт буласыгыз килсә,

 Шигырь укыгыз!

Исәнмесез, балалар! Мин – Роберт Миңнуллин. Сезнең китаплар укырга яратканыгызны белгәч, мин бик шатландым. Мин иҗат иткән шигырьләрне дә бик яратып  тыңлыйсыз һәм сөйлисез икән. Рәхмәт сезгә, балалар! Акыллы, сәламәт, бәхетле балалар булып үсегез! Сезгә бүләккә китапларымны җибәрәм”.

Азат, без балалар белән сиңа да яраткан китабыбызны бүләк итәбез.

Малай: Рәхмәт, сезгә. Сез миңа китапларның кызык булуын күрсәттегез. Китапларны укырга кирәклеген аңладым инде хәзер. Минем әнием дә дөрес әйтә икән, китап – белем чишмәсе, дип. Китаплардагы шигырьләрдән күпме кызыклы әйберләр белеп була икән! Сездә миңа бик ошады. Өйгә кайтым тизрәк, әнием югалткандыр инде мине! Сау булыгыз!

Балалар: Сау бул, Азат!

Тәрбияче: Балалар, без дә сезнең белән китап турында мәкаль өйрәник әле. Игътибар белән тыңлагыз: Китап – белем ачкычы. Бергә кабатлыйбыз!

Балалар: Китап – белем ачкычы.

Тәрбияче: Бу мәкальне хәтерегездә калдырыгыз. Дөрестән дә бит шулай, балалар китап укымаган балалар күп белә алмыйлар, матур итеп сөйләшә белмиләр, акыллы була алмыйлар. Балалар, бик зур  рәхмәт сезгә. Сез бүген бик тырыштыгыз, татарча бик матур итеп сөйләштегез. Сезнең матур әдәбият әсәрләре белән кызыксынуыгызга мин бик шат. Шөгылебезне Роберт Миңнуллин сүзләре белән тәмамлыйсым килә:

Сүрелмәсен дә сүнмәсен

Шигырь утыгыз,

Әйбәт буласыгыз килсә,

Шигырь укыгыз!

Сау булыгыз!

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

" Шигырь иленә сәяхәт"

Методическая разработка - дополнительный материал при обучении детей старших групп татарскому языку....

Сценарий конкурса «Шигырь бәйрәме»

Максат: Татар теленең байлыгын, матурлыгын күрә белү һәм соклану хисләре уяту.Балаларда татар телендә сөйләшү һәм аралашу теләген үстерү.Туган җиргә, туган телгә, аның халкына ихтирам, үзара дуслык, т...

Габдулла Тукайның “Шаян песи” шигыре буенча әдәби-музыкаль кичә эшкәртмәсе.

Габдулла Тукайның “Шаян песи” шигыре буенча әдәби-музыкаль кичәэшкәртмәсе....

Гали Хуҗи «Тамчылар». Шигырь уку (Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен сөйләм телен үстерү буенча эшчәнлек конспекты)

          Тема. Шигырь уку: Гали Хуҗи «Тамчылар»Г.Хуҗи иҗатына ихтирам, кызыксыну уяту.Туган ягыбызда була торган язгы табигать күренешләренә соклану хисләр...

"Исәнмесез кошкайлар"-шигырь кичәсе

Максат: кошлар турында белемнәрен тулыландыру, сак караш булдыру....

Зурлар төркеме балалары өчен сөйләм телен үстерү буенча шөгыль эшкәртмәсе Проект. Мин кунак яратам. Тема. Шигырь уку: Ш Галиев. “ Кунаклар”

Шәүкәт Галиев  тормышы һәм иҗаты турында кыскача мәгълүмат бирү.  Язучы шигырьләре аша балаларда уңай сыйфатлар тәрбияләү. Балаларның фикерне бер юнәлештә туплый белүләрен, сорауларга ...