Гөлшат Зәйнашева иҗатына багышланган әти-әниләр һәм балалар белән татар теленнән интеграл шөгыль, уртанчылар төркеме
методическая разработка (средняя группа) по теме
Гөлшат Зәйнашева иҗатына багышланган әти-әниләр һәм балалар белән татар теленнән интеграл шөгыль
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
zynasheva_1.doc | 80.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Казан шәһәре Мәскәү районының “Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче
372 нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы” муниципаль
автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
/Гөлшат Зәйнашева иҗатына багышланган
әти-әниләр һәм балалар белән
татар теленнән интеграл шөгыль,
уртанчылар төркеме/
Төркем тәрбиячесе:
Мязитова З.С.
Татар теле тәрбиячесе:
Габитова Г.А.
Казан, 2013
Максат:
- Ата-аналарны һәм балаларны Г.Зәйнашеваның иҗаты белән таныштыруны дәвам итү. Балалар шагыйрәсе иҗатына карата ихтирам итү хисен тәрбияләү.
- Саннар, төсләр турындагы белемнәрен системалаштыру, алган белемнәрен уен барышында киңрәк һәм иҗади якын килеп файдалану күнекмәләрен камилләштерү.
- Табышмаклар ярдәмендә күзаллау, фикерләү, акыл сәләтен үстерү. Татарча матур һәм дөрес итеп сөйләшергә өйрәтү.
Җиһазлау: интерактив җайланмалар, магнитофон, Гөлшат Зәйнашева портреты һәм китаплары күргәзмәсе, шагыйрә иҗатына багышланган стенд, ралалар рәсемнәре, бүләккә китап, буяулар, төсле комнар, клей, А2 форматында альбом битләре.
Үткәрү вакыты: 11 апрель 2013 ел.
Катнашучылар: тәрбияче, ата-аналар, балалар.
Эшчәнлек барышы
Бүлмә бәйрәмчә бизәлгән. Музыка уйный, балалар бүлмәгә керәләр.
Тәрбияче: Балалар, карагыз әле безгә күпме кунаклар килгән. Кунакларыбызның күңелен күтәрү өчен әйдәгез исәнләшәбез һәм аларга карап елмаябыз!
Балалар: Исәнмесез!
Кунаклар: Исәнмесез, балалар!
Тәрбияче: Балалар ишетәсезме? Безнең ишегебезгә кемдер шакый бугай. Әйдәгез сорыйбыз, кем бар икән анда.
Балалар: Кем бар анда?
Тәрбияче: Керегез, рәхим итегез.
Айсылу: Исәнмесез, балалар!
Балалар: Исәнмесез!
Менә ниһаять килеп тә җиттем. Ә хәзер танышыйк. Минем исемем Айсылу, мин сезгә әкиятләр дөньясыннан кунакка килдем. Мин әкиятләр, шигырьләр укырга яратам, җырлар да җырларга яратам. Балалар, әйтегез әле, ә сез шигырьләр тыңларга, сөйләргә яратасызмы соң?
Балалар: Әйе.
Айсылу: Бу шигырьләрне сезгә кемнәр укыйлар?
Энҗе: Шигырьләрне миңа әнием укый.
Арина: Зульфия Саитовна да безгә шигырьләр укый.
Лиана: Ә миңа шигырьләрне дәү әнием укый.
Айсылу: Бик әйбәт. Балаларга шигырьләр укучы әниләргә, әбиләргә һәм шулай ук тәрбияче апаларга мин бик зур рәхмәт әйтәм!
Айсылу: Балалар, ә шигырьләр белән беррәттән сез җырлар җырларга, уеннар уйнарга яратасызмы?
Балалар: Яратабыз.
Айсылу: Болай булгач, бүген без вакытыбызны бик күңелле үткәрәчәкбез. Хәзер мин сезгә бер табышмак әйтәм. Ә сез аның җавабын табыгыз. Әгәр дә табышмакның җавабын дөрес әйтсәгез, минем серле сандыгымнан ул әйбер чыгачак (экранда серле сандык ).
Беренче слайд.
Юк аягы, теле юк,
Сөйләмәгән сүзе юк.
Телгә аннан оста юк,
Аннан якын дус та юк.
(Китап)
Балалар: Китап.
Икенче слайд.
Айсылу: Дөрес, балалар карагыз әле, безнең серле сандыгыбыздан китап килеп чыкты. Бу китапта нәрсәләр турында язылганын белү өчен, әйдәгез аны ачып карыйбыз.
Өченче слайд.
Айсылу: Балалар, бу кем?
Балалар: Гөлшат Зәйнашева, татар язучысы.
Айсылу: Дөрес. Ул нәрсәләр язган.
Балалар: Шигырьләр язган. Җырларга сүзләр язган.
Айсылу: Әйе. Бик дөрес. Аның сүзләренә җырлар да язылган. Зөлфия Саитовна, минем дусларым Гөлшат Зәйнашеваның бик күп шигырьләрен беләләр дип ишеткән идем. Бу сүз дөресме?
Тәрбияче: Әйе. Балалар гына түгел, әниләр дә, әбиләр дә Гөлшат Зәйнашеваның шигырьләрен яттан беләләр.
Айсылу: Болай булгач, әйдәгез ярыш үткәреп алабыз. Балалар, сез ризамы?
Балалар: Без риза!
Тәрбияче: Ә әниләр ризамы?
Әниләр: Без дә риза!
Тәрбияче: Балаларга саннарны өйрәнү җиңел булсын өчен Гөлшат Зәйнашева саннар турында шигырьләр язган. Әйдә, Лиана, шигыреңне сөйләп күрсәт әле.
Лиана: Саннар саный башласак,
Иң беренче — бер саны.
Мактап әйткән кебек, без
«Беренче» дибез аны...
Бер саны ул бер генә,
Әни дә бит бер генә,
«Әнием — бергенәм» дип
Кадерлибез гел генә.
Лиананың әбисе: Табигатьтә бөтен нәрсә
Ике төрле килгән безгә.
Бер чорлары кара булса,
Икенчеләре ап-ак төстә.
Регина: Өч санын күрим дисәң,
Кара кухняга кереп.
Тәмле өчпочмакларны
Әни йөри пешереп.
Айдарның әнисе: Түп-түгәрәк җир шары,
Аның да бар дүрт ягы.
Көнчыгышы, көньягы,
Көнбатышы, төньягы.
Элиза: Әнкәй пешерә ял көнне безгә
Бишбармак бишебезгә:
Әткәй, әнкәй, абыйга,
Сеңелем белән миңа.
Әмир: Без – табигать баласы,
Без табигать дуслары.
Безне сәламләп сайрый
Туган якның кошлары.
Энҗе: Мин үзем шәһәрдә яшим,
Авылга кайтам җәен.
Чөнки ул авылда яши
Яраткан әбекәем.
Мин үскәч, әбием белән
Авылда торачакмын.
Әбием картаеп киткәч,
Ярәмче булачакмын.
Әбиемне яратам, яратам,
Әбием янына кайтам!..
Айсылу: Безнең балаларыбыз бик уңган булып чыктылар. Әниләргә һәм әбиләргә караганда алар Гөлшат Зәйнашеваның шигырьләрен күбрәк беләләр икән. Бу уенда алар җиңделәр. Әниләребез, ә сез беләсезме, Гөлшат Зәйнашева уңган, тырыш балаларны кем дип атаган? Юкмы? Әйдәгез әле, балалар, Гөлшат Зәйнашеваның бик матур җырын җырлап күрсәтик әле.
Балалар түгәрәккә басып, хәрәкәтләр ясый- ясый “Бөрлегәнем” җырын башкаралар.
Балалар: Бөрлегәнем, җиләгем, дип
Иркәли мине әни.
Мин бит әле бик кечкенә,
Мин бит әле бик нәни.
Зур түгел шул, бик кечкенә
Бөрлегән мин, бөрлегән.
Бөрлегән генә булсам да,
Һәр эшкә дә өлгерәм.
Тәрбияче: Рәхмәт, балалар. Ә хәзер мин әниләргә сорау бирергә телим. Кадерле әниләребез, сез дә үзегезнең балаларыгызны нинди матур сүзләр белән иркәлисез, яратысыз?
Әниләрнең җаваплары: алтыным, җимешем, күз нурым, былбылым, матурым һәм башкалар.
Айсылу: Ә хәзер табышмаклар чишәргә вакыт җитте. Табышмаклар төсләр турында. Һәр балада бер төс бар, әгәр дә җабын дөрес әйтсәгез, ул төс турында бала Гөлшат Зәйнашева язган шигырьне сөйләячәк. Беренче төс турында табышмакны тыңлыйбыз.
Беренче табышмак: Күрә аласыз мине
Алмада һәм чәчәктә,
Карлыганда, җиләктә,
Помидорда бигрәк тә. (Кызыл)
Дүртенче слай.
Лиана: Җырлый-җырлый җиләк җыям,
Кызыл каен җиләген.
Кып-кызыл җиләкләр белән
Тула инде чиләгем!..
Айсылу:
Икенче табышмак: Мин урманнарны бизим,
Көзне чакырып китерәм,
Әйтә алсагыз мине,
Сезгә яфрак бүләк итәм. (Кызгылт-сары)
Бишенче слайд.
Энҗе: Алтын төсле матур яфрак,
Җәйдән көзгә бүләктер,
Көзләр мул уңышлы булсын
Дигән изге теләктер.
Һәр агач моңаеп кына
Кызгылт-сары яфрак коя.
Бала чага, шатланышып,
Кызгылт-сары яфрак җыя!
Айсылу:
Өченче табышмак:Мин иң матур төс,
Иң якты төс,
Кояшта күреп була,
Лимон белән банан да
Минем төсне ярата. (Сары)
Алтынчы слайд.
Айдар: Сары чәчәктән чәчәккә
Оча сары күбәләк.
Сары күбәләк шатлана,
Сары күбәләк шатлана,
Чәчәк белән бергәләп.
Айсылу:
Дүртенче табышмак: Мин урман төсе, яфраклар төсе,
Җирдә үсүче хәтфә чирәм төсе.
Җиденче слайд.
Шамил: Язлар җитте, бар табигать:
«Без яшәрәбез,» - диде.
Урман, болыннар, тугайлар
Яшел киемен киде.
Айсылу:
Бишенче табышмак: Сезнең өстегездә мин
Гөмбәз булып торам,
Яңгыр тамчысы белән
Уеннар да уздырам.
Сигезенче слайд.
Ильяс:Күк йөзе күксел томан,
Күксел болытлар сыман...
Күксел диңгезләр дәшә,
Еракта уйный рәшә.
Айсылу:
Алтынчы табышмак: Кайгырмагыз, дусларым,
Мине күргәч болытта,
Минем төсемне хәтта
Әйберләр дә ярата.
Тугызынчы слайд.
Семен: Зәңгәр елга өсләреннән
Агыла зәңгәр болыт.
Әллә шуңа бөтен нәрсә
Күренә зәңгәр булып.
Айсылу:
Җиденче табышмак:Исемем минем кызык,
Шуңа күрә дә балалар,
Бик тиз алалар отып.
Тәмле җимешләремне,
Торалар бик озак көтеп.
Унынчы слайд.
Арина:Шәмәхә төс – матур төс ул,
Шәмәхә төс яратам.
Урманга барсам шәмәхә
Чәчәкләр җыеп кайтам,
Чәчәкләр җыеп кайтам.
Айсылу: Булдырдыгыз! Барлык төсләрне дә таптыгыз. Балалар, әйтегез әле без бу төсләрне барысын бергә кайда күрә алабыз?
Балалар: Салават күперендә.
Унберенче слайд.
Тәрбияче: Дөрес балалар! Ә хәзер без тагын бер конкурс үткәреп алабыз, рәсемнәр ясыйбыз. Балалар рәсемне уң як өстәлдә, ә әти-әниләр сул як өстәлдә ясыйлар. Рәсемнең исеме Гөлшат Зәйнашева шигыре кебек үк “Без – табигать дуслары” дип атала. Салават күперендә күргән барлык төсләрне кулланып, сезгә бик матур рәсем ясарга кирәк булачак.
Г.Зәйнашеваның “Тибрәнә җыр күңелдә” дигән җыры куела, ике команда да рәмемнәр ясый.
Тәрбияче: Бик матур рәсемнәр ясагансыз, әйдәгез без аларны мольбертка куйыйк.
Тәрбияче: Ә хәзер безнең бер-беребезгә бүләкләр бирү вакыты җитте. Әниләребез, балаларыгыз сезгә бүләккә Гөлшат Зәйнашева сүзләренә язылган җырны әзерләделәр. Әйдәгез аларны тыңлыйбыз.
“Кояш гомере” җыры башкарыла
Бер кыз бала җыр чыгарган,
Багышлап әнисенә.
Икәү бергә җырлыйк, диеп,
Өйрәткән энесенә:
"Кояш, кояш мәңге балкый,
Мәңге нур сибә;
Кояш гомере телим мин,
Әнием, сиңа!"
Айдарның әнисе: Балалар, без дә сезгә бүләк алып килдек. Гөлшат Зәйнашеваның бик матур китабын сезгә тапшырабыз.
Балалар: Рәхмәт.
Тәрбияче: Шулай итеп Гөлшат Зәйнашева иҗатына багышланган проектыбызның презентациясе ахырына якынлашты. Без сезнең белән саубуллашабыз.
Барысы бергә: Сау булыгыз!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
“Яшелчәләр” темасына ачык шөгыль (Уртанчылар төркеме)
“Яшелчәләр” темасына ачык шөгыль(Уртанчылар төркеме)Максат.1. “Яшелчә” төшенчәсен ныгыту.2. Аларны тышкы кыяфәтләре, формалары, зурлыгы, тәмнәре, ашау ысуллары (пешкән яки чи килеш) буенча аера ...
“Яшелчәләр” темасына ачык шөгыль (Уртанчылар төркеме)
“Яшелчәләр” темасына ачык шөгыль(Уртанчылар төркеме)Максат.1. “Яшелчә” төшенчәсен ныгыту.2. Аларны тышкы кыяфәтләре, формалары, зурлыгы, тәмнәре, ашау ысуллары (пешкән яки чи килеш) буенча аера ...
"Әйдәгез, уйныйбыз!" Балалар бакчасында рус телендә сөйләшүче балаларны татар теленә өйрәтү шөгыле өчен конспект.
Әлеге эшчәнлек уртанчылар төркемендә рус телендә сөйләшүче балаларны татар теленә өйрәткәндә кулланыла. Эшчәнлек Укыту методик комплектына нигезләнеп эшләнде....
"Акбайдан хат" (уртанчылар төркеменә йөрүче рус балаларына татар теленнән йомгак шөгыль өчен конспект)
Уртанчылар төркеменә йөрүче рус балаларына татар теленнән йомгак шөгыль өчен конспект...
Мәктәпкә хәзерлек төркем балалары өчен Ш.Галиев иҗатына багышланган кичә
Шәүкәт Галиев иҗаты турында кыскача мәгълүмат бирерү. Сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү. Ш.Галиев иҗатына мәхәббәт тәрбияләү. Якташыбыз белән горурлану хисләре уяту...
"Татар кызы" темасына уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты
В нашей многонациональной стране детей с малых лет надо приучать уважать людей других национальностей, принимать их культуру, традиции. И конечно же знакомство с другими ...
Без табигать дуслары. Ачык шөгыль (Уртанчылар төркеме)
Балаларда табигатькә, тереклек ияләренә карата сак караш, шəфкатьлелек, миһербанлык хислəре тəрбиялəү;Балаларның игътибарын, хәтерен, аңга алуларын, логик фикер йөртә белү күнекмәләрен, иҗади сәләтләр...