Икенче кечкенәләр төркемендә инфографика технологиясен кулланып үткәрелгән танып белү шөгыленең план конспекты Тема: «Кояш нурларын эзлибез»
план-конспект занятия по математике

Лейсан Гарипова Наилевна

Белем бирү: 1. Инфографика технологиясен кулланып балаларда танып белү күнекмәләрен, бер һәм күп, өстә – аста, киң – тар, биек - тәбәнәк төшенчәләрен аера белүләрен ныгыту;

Үстерешле: 2. Балаларның геометрик фигураларны тануларын, геометрик формаларны аера белүләрен һәм  сөйләм телләрен  камилләштерү;

 Тәрбияви: 3. Төгәл җавап бирә белергә өйрәтү; балаларда игътибарлылык, ярдәмчеллек хисләрен  һәм шөгыльгә кызыксыну тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл koyash_nurlaryn_ezlibez._2_ml_gr.docx23.85 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы муниципаль үзидарә мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе

“83 нче санлы гомуми үстерешле балалар бакчасы”

Икенче кечкенәләр төркемендә

1 нче кварталда инфографика технологиясен

кулланып үткәрелгән танып белү шөгыленең

план конспекты

Тема: «Кояш нурларын эзлибез»

Төзеде: тәрбияче

Гарипова Л.Н.

Түбән Кама

2023

Тәрбияче:

Гарипова Ләйсән Наил кызы.

Эш урыны:

"83 – нче гомуми үстерелешле балалар бакчасы" муниципаль узидарә мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе

Тема:

Инфографика технологиясен кулланып

«Кояш нурларын эзлибез»

Төп белем бирү өлкәсе:

Танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре:

Танып белү, социаль – коммуникатив, сөйләм үстерү.

Балаларның яшь үзенчәлекләре:

Икенче кечкенәләр төркеме.

Максат:

Инфографика технологиясен кулланып башлангыч математик күзаллауларын ныгыту.

Бурычлар:

Белем бирү: 1. Инфографика технологиясен кулланып балаларда танып белү күнекмәләрен, бер һәм күп, өстә – аста, киң – тар, биек - тәбәнәк төшенчәләрен аера белүләрен ныгыту;

Үстерешле: 2. Балаларның геометрик фигураларны тануларын, геометрик формаларны аера белүләрен һәм сөйләм телләрен камилләштерү;

Тәрбияви: 3. Төгәл җавап бирә белергә өйрәтү; балаларда игътибарлылык, ярдәмчеллек хисләрен һәм шөгыльгә кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлар:

Күрсәтмә: проектор, экран, геометрик фигуралар һәм формалар, мольбертта кояшлар, ике машина.

Таратма: җиләк, гөмбә, полоскалар, квадратлар, өчпочмаклар.

Алдан эшләнгән эш:

Әңгәмәләр, төсләрне, зурлыкларны, бер-күп, өстә-аста төшенчәләрен ныгыту, табышмаклар чишү.

Алга таба эш:

Татар телендә сүзлек запасын баету өстендә эшләргә.

Методик алымнар һәм чаралар:

Диалогик сөйләм, әңгәмә, кабатлау, сорау-җавап, мактау.

Эшчәнлек структурасы:

#1050;ереш өлеш ( 1 мин.): Исәнләшү шигыре.;

#1058;өп өлеш ( 15 мин.):

1. Шөгыльгә кереш өлеш сөйләү;

2. Табышмаклар чишү;

3. Квадрат, түгәрәк, өчпочмак турында сөйләү;

4. “Делаем зарядку” (Физ. мин);

5. Кубикларны һәм шарларны аерып җыю;

6. Бармак уены.

7. Полоскалар белән эш;

8. Әкият геройлары буенча сорау – җавап

9. Автобуска билетлар белән утырып кайту;

#1049;омгаклау ( 2 мин.)

Рефлексия – сорау-жавап, ошаган кояш рәсемнәрен үзләренә алу.

Сүзлек:

Тәгәри, тәгәрәми, кечкенә, өчпочмак, кояш.

Көтелгән нәтиҗә:

Татар телендә иркен аралашу.

Эшчәнлек барышы:

Тәрбияче: Әйдәгез балалар рәхим итегез, шөгылебезне башлап җибәрик, түгәрәк ясап басыйк. Бер – беребезгә һәм кунакларга хәерле иртә теләп исәнләшик.

(Балалар шигырь сөйли)

Исәнме, кояш!

Исәнме, һава!

Исәнме, иртә!

Исәнме, йомшак җил!

Исәнмесез, кунаклар!

Тәрбияче: Балалар, бүген кояш йокыдан уянгач, яңа көн туганга шатланып, урман буйлап йөгереп – сикереп йөргән. Кешеләрне йокыдан уяткан. Кояш бар нәрсәгә дә бәрелеп йөреп үзенең нурларын югалткан. Кояшның кәефе төшкән, ул нурларын кайдан табарга дип аптырап болытлар артына качкан. Кояш яктыртмагач безгә дә күңелсез. Балалар кояшка нурларын табарга ярдәм итәбезме?

Тәрбияче: Әйдәгез, нурларны эзлиек. Балалар карагыз әле, каршыбызга кем чыкты безнең?

Балалар: Бу бабай.

Тәрбияче: Бабай, син кояшның нурларын күрмәдеңме?

Бабай: Күрдем. Миңа табышмакларны чишәргә, геометрик фигураларны танырга ярдәм итсәгез кайда икәнен әйтермен.

Тәрбияче: Табышмакларны чишәбезме балалар?

Балалар: Әйе, чишәбез.

Тәрбияче:

Почмакларым юк минем,

Шуңа оста тәгәрим.

Минсез дөнья тарырак,

Үзем булам?

Балалар: Түгәрәк.

Тәрбияче: Түгәрәк нинди төстә? Түгәрәк зурмы, кечкенәме? Түгәрәк нишли?

Балалар: Түгәрәк сары төстә. Түгәрәк зур. Түгәрәк тәгәри.

Тәрбияче:

Ә минем бар өч кырым,

Өч кырым – минем чигем.

Тагын бар өч почмагым,

Я әйт тизрәк, кем белә?

Балалар: Өчпочмак.

Тәрбияче: Өчпочмак нинди төстә? Өчпочмак зурмы, кечкенәме? Өчпочмак нишли?

Балалар: Өчпочмак зәңгәр төстә. Өчпочмак зур. Өчпочмак тәгәрәми, чөнки почмаклары бар.

Тәрбияче:

Ә минем кырым дүртәү,

Дүртесе дә бертигез.

Әзрәк башыңны эшләт,

Исемем минем?

Балалар: Квадрат.

Тәрбияче: Квадрат нинди төстә? Квадрат зурмы, кечкенәме? Квадрат нишли?

Балалар: Квадрат кызыл төстә. Квадрат зур. Квадрат тәгәрәми, чөнки почмаклары бар.

Тәрбияче: Әфәрин, рәхмәт балалар. Безнең кояшыбызның бер нуры табылды.

Кем бу балалар?

Балалар: Әби.

Тәрбияче: Әби, син кояшның нурларын күрмәдеңме?

Әби: Күрдем. Мин бик арыдым, мине ял иттереп алсагыз кайда икәнен әйтермен.

Тәрбияче: Әйдәгез ял итеп алыйк.

Каждый день по утрам (Руки в сторону)

Делаем зарядку (Ходьба на месте.)

Очень нравится нам делать по порядку:

Весело шагать, Весело шагать (Ходьба.)

Руки поднимать, (Руки вверх.)

Руки опускать. (Руки вниз)

Приседать и вставать,

Приседать и вставать (Приседание несколько раз.)

Прыгать и скакать, Прыгать и скакать (3-4 прыжков.)

Тәрбияче: Әйдәгез тагын эзләп карыйк. Безгә нәрсә очрады балалар?

Балалар: Тавык.

Тәрбияче: Тавык, син кояшның нурларын күрмәдеңме?

Тавык: Күрдем. Миңа менә бу геометрик формаларны аерып җыярга ярдәм итсәгез кайда икәнен әйтермен.

Тәрбияче: Балалар менә сезгә ике зур машина берсенә кубикларны, икенчесенә шарларны җыябыз? (Һәрбер бала бер форма ала. Төсен, исемен, зурлыгын әйтеп машинага салалар)

Тәрбияче: Булдырдыгыз балалар, кояшның тагын бер нуры табылды. Әйдәгез тагын эзлиек, нәрсә бу балалар?

Балалар: Бу тычкан.

Тәрбияче: Тычкан, син кояшның нурларын күрмәдеңме?

Тавык: Күрдем. Миңа, менә бу җиләк – гөмбәләрне полоскага тезәргә ярдәм итсәгез кайда икәнен әйтермен.

Тәрбияче: Эшлибезме балалар?

Балалар: Әйе эшлибез.

Тәрбияче: Рәхим итеп өстәл артына утырыгыз. Эшне башлаганчы әйдәгез бармакларны хәрәкәтләндереп алыйк әле.

Бу бармак – бабай.

Бу бармак – әби.

Бу бармак – әти.

Бу бармак – әни.

Бу бармак – мин.

Тәрбияче: Балалар полосканың өске өлешенә 1 гөмбә куегыз, ә аскы өлешенә җиләкләрне куегыз. Гөмбә ничә? Җиләкләр күпме?

Балалар: Гөмбә бер, җиләкләр күп.

Тәрбияче: Балалар тагын бер бирем чишәргә кирәк. Аю биегерәкме, әллә куянмы? Ә кайсы тәбәнәк? Нинди төстәге тасма киңрәк? Ә, кайсы тасма таррак? Рәхим итеп, җәнлекләр янына тасмаларны дөрес итеп урнаштырырга кирәк.

Балалар: Аю биегерәк, куян тәбәнәк. Зәңгәр тасма киң, сары тасма таррак.

Тәрбияче: Безнең кояшның нурлары табылды, кояшыбыз шатлана, болытлар артыннан чыкты. Балалар бу геройлар кайсы әкияттән?

Балалар: Курочка Ряба.

Тәрбияче: Балалар кояш һәм болыт кайда урнашкан?

Балалар: Өстә.

Тәрбияче: Бабай, әби, тавык, тычкан кайда?

Балалар: Алар аста.

Тәрбияче: Кояш сезгә рәхмәт әйтә, без сезнең белән бераз арыдык, әйдәгез автобус белән кайтабызмы?

Балалар: Әйе, автобус белән кайтабыз.

Тәрбияче: Балалар автобуска утырыр өчен нәрсә кирәк?

Балалар: Билет кирәк.

Тәрбияче: Әйе, мин сезгә билет бирәм. Анда геометрик фигуралар ясалган, сез билеттагы кебек фигураларны урындыктан табып, дөрес итеп утырырга тиешсез. Рәхим итегез.

Тәрбияче: Балалар без сезнең белән ниләр эшләдек?

Балалар: Кояшка ярдәм иттек. Табышмак чиштек, шарларны һәм кубикларны машинага тутырдык.

Тәрбияче: Балалар сезгә моңсу кояш ошадымы, әллә күңелле – нурлы кояш ошадымы? Балалар: (балалар җаваплары)

Тәрбияче: Балалар сезгә нинди кояш ошады, шул кояшны үзегез белән алырсыз. (мольбердта)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"кәҗә һәм кәҗә бәтиләре"танып белү эшчәнлеге буенча шөгыль(икенче кечкенәләр төркеме)

Это занятие на родном языке для моих воспитанников.Мы любим играть в театрализованные игры....

"Теремкәй бездә кунакта" Икенче кечкенәләр төркемендә математика һәм сөйләм үстерү буенча интегратив шөгыль конспекты

:    геометрик фигураларны (түгәрәк, өчпочмак, квадрат, турыпочмаклык) һәм төп төсләрне таный белүне ныгыту; уң һәм сул  кулны аера белергә һәм 5 кә кадәр дөрес санарга күнектерү; ...

Икенче кечкенәләр төркеме өчен Танып белү (Математика) шөгыленнән йомгаклау чарасы.Тема "Яшелчәләр бездә кунакта"

Икенче кечкенәләр төркеме өчен Танып белү (Матемакика) шөгыленнән йомгаклау чарасы.Тема "Яшелчәләр бездә кунакта"...

Кошлар – безнең дусларыбыз. / икенче кечкенәләр татар логопедия төркемендә сөйләм үсешләре тоткарланган балалар белән үткәрелгән ачык шөгыль/

Балаларны күчмә кошлар белән таныштыруны дәвам итү. Тышкы кыяфәтләренә, аерым билгеләренә карап танырга, дөрес атарга өйрәтү. Сүзлекне баету, активлаштыру; фонематик ишетү сәләтен үстерү, сөйләмнең гр...

Икенче кечкенәләр төркемендә танып белү һәм рәсем шөгыленнән"Миләш тәлгәше" темасына конспект

Воспитывать в детях интерес к изобразительной деятельности, любовь к природе -Учить детей рисовать ягоды рябины, используя пальцевую живопись (рисование одним пальцем) -Развивать у детей мелкую мотори...

Икенче кечкенәләр төркемендә гади математик күзаллаулар буенча "Геометрик фигуралар" темасына шөгыль конспекты

Икенче кечкенәләр төркеме өчен гади математик күзаллаулар буенча шөгыль конспекты....

Уртанчылар төркемендә ИКТ уеннар кулланып үткәрелгән сөйләм телен үстерү шөгыленең план конспекты Тема:«Кояш әкияттә кунакта»

Белем бирү: 1.ИКТ уеннар кулланып балаларда танып белү күнекмәләрен, көз сыйфатларын һәм өс-баш киемнәрен сезонлап аера белүләрен ныгыту;Үстерешле: 2. Балаларның йорт хайваннарын тануларын, яшелчәләрн...