Конспект занятия по обучению родному (татарскому ) языку в старшей группе "Мактанчык Алма"
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа)

Гайфутдинова Ильмира Минзакировна

Конспект занятия по обучению родному (татарскому) языку. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл maktanchyk_alma.docx23.99 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районының Зирекле авылы “Йолдыз”мәктәпкәчә белем бирү мунципаль бюджет учреждениесе

С. Сәүбәнованың “Мактанчык Алма” әкияте белән танышу

Зурлар төркемендә татар телендә сөйләм үстерү буенча шөгыль

Гайфетдинова Ильмира Минзакир кызы

I квалификацион категорияле тәрбияче

2023

Бурычлар:

1. Әкияттә автор әйтергә теләгән фикерне табарга өйрәтү;

2. Сөйләм телен, фантазияләрен баету, әдәби сөйләмне үстерү;

3. Мактану, әләкләшү кебек сыйфатларның тискәре куренеш булуын аңлату.

Җиһазлау: серле капчык, алма , фланелеграфта алмагач һәм алмалар рәсемнәре, проектор, экран, ноутбук.

Сүзлек: мактанчык, гадәт, күркәм холык.

Шөгыль барышы:

  1. Психологик җайлашу.

Бергәләшеп без басыйк,

Бик зур түгәрәк ясыйк.

Кояшның җылы нурыннан

Йөрәкләргә көч алыйк.

Татулашыйк, дуслашыйк,

Эшебезне без башлыйк.

  • Балалар, менә бу серле капчыкта нидер бар. хәзер мин сезгә табышмак әйтәм, җавабын тапсагыз, серле капчыкта нәрсә барын белербез.

Алсу битле кыз үсте,

Сикереп җиргә төште. (Алма)

Алма турында сораулар бирү:

  • Балалар, алма кайда үсә? (Алмагачта)
  • Ул кайчан өлгерә? (җәй ахырында һәм көз башында)
  • Алма нинди төстә була? (яшел, сары, кызыл)
  • Алма яшелчәме , әллә җиләк- җимешме? (Җиләк – җимеш)
  • Алма файдалымы? (файдалы). (Алманың файдасы турында мәгълүмат бирелә)
  1. Дидактик уен. “Уйлап тап, әйт, исеңдә калдыр”. (Балалар түгәрәктә бер- берсенә алма бирәләр һәм алмага кагылышлы сүз әйтләр) ). Мәсәлән: Алма нинди? (кызыл, яшел, сары, түгәрәк, алсу, зур, кечкенә, өлгергән, каты, йомшак, файдалы, витаминлы, сусыл...), Алма нишли? (үсә,өлгерә, пешә, кызара, өзелеп төшә, тәгәри, ..). Алмалар белән нишлиләр? (җыялар, юалар, киптерәләр,чистарталар, ашыйлар, тешлиләр, пешерәләр, саталар, бәлеш салалар, пироглар пешерәләр ......).
  2. Бармак уены “Җиләк- җимешләр

Баш бармагым балан,

Имән бармак бөрлегән,

Урта бармак карлыган,

Атсыз бармагым алма,

Чәнти бармагым чия

Кем күбрәк җимеш җыя?

  1. С әмига Сәүбәнованың “Мактанчык Алма” әкиятен сөйләү.
  • Сез алма турында бик мәгълүматлар беләсез икән. Ә бүген без мактанчык алма белән танышырбыз. Хәзер мин сезгә С әмига Сәүбәнованың “Мактанчык Алма” әкиятен сөйләрмен (Әкият сөйләнелә)

Сораулар бирү.

  • Балалар, сезгә бу Алма ошадымы?
  • Ни өчен аның турында “Мактанчык Алма” дип әйткәннәр? (Мактанырга яратканга күрә).
  • Ә мактану нинди гадәт соң ул? (Начар гадәт)
  • Тәрбияле бала мактанып сөйләшерме икән?
  • Алмага нинди киңәш бирерсез икән?

5. Балалар, әйдәгез алма бакчасына барабыз.

Без бакчага киләбез, (Атлыйлар)

Алмаларны күрәбез (Кулларын җәяләр),

Алмалар зур үскәннәр (Аяк очларына басып күтәреләләр)

Кызарышып пешкәннәр. (Битләрен сыйпыйлар)

Без алмалар җыябыз (“Җыю” имитациясе)

Сикергәләп өзәбез. (урында сикерәләр)

Кәрзинне тутырабыз, (Кәрзингә тутыралар)

Кәрзиннәр авырайгач, (Алпан-тилпән атлыйлар)

Чүгәләп ял итәбез (Чүгәлиләр)

Аннан тиз-тиз атлап,

Өйгә кайтып китәбез. (Атлыйлар)

6. Фланелеграфта эшләү.

“Алмаларны кәрзингә тутыр”.

Алмагачта саннары язылган алмалар эленеп тора. Бер бала тәртип буенча алмаларны кәрзингә тутырырга тиеш. Икенче бала исә алмаларны кире тәртиптә тутыра.

7. Әнәс Кариның “Мактанчык Ильяс” шигырен уку.

Ильяс беркөн мактана:

Кулъяулыгым ефәк,- ди.

Күрсәтермен сезгә дә,

Андый яулык сирәк”,- ди.

Тыңлап торган иптәше,

Түзмичә бу сүзенә.

Якын килеп Ильясның

Туры әйтте йөзенә:

“Кулъяулыгым бар , дисең,

Ник кесәңдә йөртмисен?

Борын астың юп-юеш,

Нигә шуны сөртмисең?”

  • Балалар, Ильяс белән безгә таныш Алма кайсы яклары белән бер-берсенә ошаганнар?
  • Халкыбызда да бит мәкаль бар:

Мактану хур итә, тыйнаклыкка ни җитә.

8. Җырлы- биюле уен:”Күрсәт әле, үскәнем”.

Балалар түгәрәк ясап басалар Һәм бер баланы уртага чыгаралар. Күмәк җырлап әйләнеп, уртадагы балага төрле эшләр кушалар. Уртадагы бала кушылган эшне башкара. Кырыйдагылар да: «Менә шулай, менә шулай»,-дип, ул эшләгән эшне кабатлыйлар. Эш кушу өчен түбәндәге җыр-такмаклар файдаланыла:

  • Күрсәт әле, үскәнем, ничек җилләр исәләр?
  • Менә шулай, менә шулай, шулай җилләр исәләр.
  • Күрсәт әле, үскәнем, ничек кошлар очалар?

- Менә шулай, менә шулай, шулай кошлар очалар.

- Күрсәт әле, үскәнем, ничек йөри аюлар?

- Менә шулай, менә шулай, шулай йөри аюлар

- Күрсәт әле, әскәнем, ничек сикерә куяннар?

- Менә шулай, менә шулай, шулай сикерә куяннар.

Йомгаклау.

– Балалар, без бүген кешене ямьсезли торган нинди сыйфатлар турында сөйләштек? Сез барыгыз да тәрбияле, инсафлы балалар, шуңа күрә без сөйләшкән начар сыйфатлар сездә беркайчан да булмасын!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия по обучению детей татарскому языку "В огороде"

Конспект занятия по обучению детей татарскому языку в старшей группе. Знакомство с новыми словами по теме "Овощи"и  закрепление изученных слов....

Конспект занятия по обучению детей татарскому языку в старшей группе «Бар матур бакча»

Конспект занятия по обучению детей татарскому языку в старшей группе «Бар матур бакча»Обучающие задачи:1. Сүз байлыгын арттыру, сөйләм күнекмәләре формалаштыру.Яңа сүзләр өстендә эш:кишер,кәбест...

Конспект занятия по обучению детей татарскому языку в старшей группе «Бар матур бакча»

Конспект занятия по обучению детей татарскому языку в старшей группе " Бар матур бакча"...

Конспект занятия по обучению детей татарскому языку в старшей группе . Тема: «Иван бабайга, Вәли бабайга кунака барабыз».

В данный материале отражена работа по обучению детей татарскому языку в старшей группе.Цели:- закрепление пройденного материала по проекту " Мой дом"- учить детей составлять диалог по темам " Овощи", ...

Конспект занятия по обучению детей татарскому языку в старшей группе «Бар матур бакча»

Занятие в старшей группе по татарскому языку на тему "Бар матур бакча". Изучение нового слова "чөгендер". Занятие проходит в 3 этапа: Вводная часть, основная, заключительная. На занятие использовался ...