Тема :”Кошлар безнең дуслар”
материал по развитию речи (старшая группа)

Аскарова Гульназ Ильясовна

Туган телдә сөйләшәбез зурлар төркеме ачык шөгыль

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл shogyl_achyk_deres.docx30.01 КБ

Предварительный просмотр:

Тема :”Кошлар безнең дуслар”

Максат: балаларга кошларның файдасы турында аңлату, кошларга сакчыл караш, мәрхәмәтлелек сыйфатларын тәрбияләү, аларны рәнҗетмәскә кирәклеген төшендерү.

Тәрбия бурычы: кошларга карата сак караш, кайгыртучанлык тәрбияләү.

Үстерү бурычы: балаларның диалогик сөйләмен, логик фикерләү сәләтен, кисеп ябыштыру күнекмәләрен үстерү.

Белем бирү бурычы: балаларның кошлар турындагы белемнәрен ныгыту,

Төп белем бирү өлкәсе: нәфис-нәфасәти үсеш

Интеграль белем бирү өлкәләре: социаль коммуникатив,сөйләм телен үстерү

Ысуллар һәм алымнар: уен, сорауларга жавап бирү, табышмак әйту, күргәзмә материаллар, әңгәмә, биремнәр, балалар сөйләмен бәяләү, мактау, аудиоязма тыңлау.

Җиһазлар: интерактив такта, копьютер, кош рәсемнәре, аудиоязмада кошлар тавышы, магнитофон.

Сүзлек өстендэ эш: купшы, зәһәр, чыдам.

Кулланылган әдәбият:

Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе: методик кулланма / К. В. Закирова;

Балалар бакчасында бердәм белем бирү эшчәнлеге: балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен методик кулланма /З.М.Зарипова;

Туган телдә сөйләшәбез: 5-7 яшьлек балаларны туган телдә сөйләшергә өйрәтү буенча методик ярдәмлек /Төз.: З.М.Зарипова;

Балачак – уйнап-көлеп үсәр чак: балалар бакчасында уеннар: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм физкультура инструкторлары өчен методик кулланма /К.В.Закирова, Л.М.Мортазина.

Эшчәнлек барышы:

Оештыру өлеше.

Тәрбияче:

Балалар шогылебезне бер беребезгә хэерле иртә теләүдән башлыйк.

Язмада кош тавышлары яңгырый.

Тәрбияче:

Балалар, мин сезгә табышмак әйтеп китә, жавабын табыгыз әле

Кулы юк,

Оча белә

 (Кош)

   Иртәбезне тагын да ямьләндереп кошлар да сайрап җибәрде. 

Кошлар сайрап торсын. 

 Бүген без кошлар турында сөйләшербез. Шундый сорауга җавап бирегез әле: сез нинди кошларны беләсез? (Балаларның җаваплары) Кошларны нинди төркемнәргә бүләбез? (Күчмә һәм кышлаучы)   Балалар, кошлар хайваннардан нәрсәләре белән аерылалар? (Кошлар оча, гәүдәләре каурый белән капланган).  Кош нинди өлешләрдән тора? (Баш, гәүдә, канатлар, койрык, томшык, тәпи)

Тәрбияче: кошлар турында табышмаклар  беләсезме, балалар?

Карим:

Тәрәзә төбендә бер кош

Гөрли дә, гөрли.

Тынычлык кошы мин диеп,

Матур җыр көйли.

 (Күгәрчен, голубь)

Эльмир:

Чырык-чырык, чыркылдашып,

Ничек туймыйлар?

Анда, монда сикерәләр

Бер тик торыйлар.

(Чыпчык, воробей)

Г.АЗАЛИЯ Озын томшык, ике канат,

Очып килсә, ерткыч бөҗәкләрнең эше харап    ТУКРАН

Бу нәрсә?

Милана:

Без сагынганны белгән.

Бик ераклардан килгән,

Сары матур күлмәген,

Күрсәтеп китим дигән.

(Песнәк, синица)

Амир:

Кызыл түшле, матур ул.

Кышлар җиткәч кайтыр ул.

Кыйгач кара канатлы,

Җылыны ул яратмый.

(Карабүрек, снегирь)

Тәрбияче: күгәрчен, песнәк чыпчык, карабүрек. Болар нинди кошлар? Алар турында нәрсә әйтә аласыз. (Безнең якта кышлый торган кошлар)

Тәрбияче: Бездә кышлаучы тагын  нинди кошларны беләсез?

(Саескан, тукран, чәүкә, күке, ала карга) 

Тәрбияче: әйе, бу кошларның барысы да кышның иң зәһәр (бик каты) суыгына да чыдам(түзем) кошлар.

Тәрбияче: нинди генә салкыннарга чыдам, түзем булсалар да, алар безнең ярдәмгә кирәк. Без аларга ничек ярдәм итә алабыз? (Кыш көне аларга азык табу авыр. Шунлыктан без җимлекләр ясап элеп, аларга җимнәр салып тора алабыз)

Без хәзер сезнең белән бер уен уйныйбыз.

“Могҗизалар кыры”дигән дидактик уен уйнау. Төрле төстә конвертларда төрле кош рәсемнәре салынган. “Могҗизалар кыры”ның угы нинди санга туры килсә,шул санлы  карточканы  алып,бала сөйли.  Мәсәлән:

-Бу конверттагы сыерчык кара-яшькелт төстә. Ул-күчмә кош,яз көне безгә җылы яклардан кайта. Без яңа оя ясап куябыз.- Оскар

Тәрбияче: Балалар,сыерчык төрле тавышларны шул тавышка туры китереп кабатлый ала. Мәсәлән: сыер “му-му” дип кычкырса, ул да “му-му”дип кычкыра, эт “һау-һау” дип өрсә, ул да шундый тавыш чыгара. Бала елаган тавыш ишетсә,бала елаган тавыш чыгара. Менә нинди юморист кош ул сыерчык.

-Бу-күке. Ул-күчмә кош.  Күке урманда яши. Күк-кү,күк-кү дип кычкыра.Марсель

-Күке турында тагын нәрсә беләсез?

-Күке үзенең йомыркасын башка кошлар оясына салып китә.Үзе оя ясамый,күкәйгә утырып бала чыгармый. Аның балаларын башка кошлар чыгарып тәрбияләп үстерәләр.

-Күке кошының файдасы бармы соң?

-Ул агачлардагы кортларны ашый.

-Әйе,балалар,күке агачлардагы зур, йонлач-зарарлы кортларны күпләп ашап бетерә, ә башка кечкенә кошлар ул кортлардан куркалар.

Уен дәвам итә.

- Монда песнәк. Ул кечкенә, матур,сары түшле кош.  Песнәк-кышлучы кош.Исмаил

- Балалар, исегезгә төшерегез әле, бу кош турында без нинди табышмак беләбез?

Кырау булсын,

Кырпак булсын,

Китмәс дустым.

Җәен,кышын     Алмаз

Салмый сары

Алъяпкычын (Песнәк).

Уен дәвам итә.

-Бу карлыгач. Ул күчмә кош. Ул үзенең томшыгы белән балчык,су,салам ташып оя ясый.    Д.Азалия

Тәрбияче карлыгач оясы төшерелгән рәсем күрсәтә:

-Менә бу карлыгач оясы. Ул аны саламнан,балчыкны су белән ботап,аны сылап,нинди нык оя ясаган. Бигрәк эшчән кош инде карлыгач! Ә сез карлыгач турында җырлар яки табышмаклар беләсезме соң?

Кулы юк,балчык ташый          Д.Азалия

Балтасы юк,өй ясый(Карлыгач)

Уен «Сорау жавап»

1. Кошларны нинди төркемнәргә бүләбез? (Күчмә һәм кышлаучы)   КАРИМ

2.Назови признаки весны?МАРЬЯМ

3. Кош нинди өлешләрдән тора? (Баш, гәүдә, канатлар, койрык, томшык, тәпи) АМИР

4.Кучмә кошларны ата?сыерчык(скворец),карлыгач(ласточка) ,тургай (жаворонок) МИЛАНА

5.Кышлаучы кошларны ата? күгәрчен, песнәк чыпчык, карабүрек.ОСКАР

6.Күчмә кошлар кайда кышлый?АЛМАЗ

7. Язның  беренче  хәбәрчеләре? ала карга ИЛЬДАР

8.Кошлар кайчан кайталар ?(яз көне)ИСМАИЛ

9.Язның нинди айлары бар?(март,апрель, май) Г.АЗАЛИЯ

10.Язда нинди бәйрәмнәр бар?(Нәүрүз бәйрәме,8 март)ЭЛЬМИР

11.Язның иң беренче чәчәге?(умырзая)Д.АЗАЛИЯ

12.Бер күчмә кошны ата?ИЛЬЯС

13. Ни өчен кошлар җылы якка очалар?КИРАМ

14. Первый месяц весны?МАРСЕЛЬ

15. Перечислите весенние месяцы? АРИНА

16. Весенние праздники?ЛИЗА

17. Первые весенние цветы? ЛЁША

ФИЗКУЛЬТМИНУТКА

“Сыерчык”(җырлы уен”)

Өй түрендә бакчада

Тал чыбык куначада

Сыерчык канат кага

Яз килүгә шатлана

Җилпенә ул талпына

Шатланып сайрап куя

Ак каеннын башында

Бик матур оя кора

Балалар урыннарга утыралар. Ишек шакыйлар. Ишектән кулына чыбык (таяк) тоткан Белмәмеш (икенче төркем тәрбиячесе)керә.

Мин Белмәмеш,Белмәмеш

Кошларны куамын,көш-ш!

Тәрбияче:

-Белмәмеш, син нишләп кошларны куасың, нишләп таяк алдың?

-Алар иртән, кичен кычкыралар. Үзләренең бер файдалары юк!

-Балалар, Белмәмеш дөрес эшлиме?

-Юк, Белмәмеш дөрес эшләми.

Белмәмеш: Нишләп дөрес эшләмәскә, кемгә кирәк ул кычкыра гына белә торган кошлар. Әле мин аларның ояларын да туздырам!

-Эх,Белмәмеш, Белмәмеш син кошлар турында бер әйбер дә белмисең икән! Балалар, билгеләр ярдәмендә сөйләп бирегез әле кошларны нишләтергә ярамый?

Ильдар

Ильяс

Тәрбияче: Кошлар- табигать күрке алар. Кошларны сакламасак,кошлар безнең әзәячәкләр.

Белмәмеш син беләсеңме  безне җир йөзендә бик сирәк очрый торган үсемлекләрне,кошларны,хайваннарны  нинди китапка кертәләр?

Белмәмеш:Юк ,белмим андый китап бар мени?

Тәрбияче:әлбәттә бар,ничек атала әле балалар ?

Балалар:“Кызыл китап”дип

Белмәмеш:белмәдем беренче ишетәм,миңа кызык булып китте сөйләп китегез әле ,нәрсә ул “Кызыл китап?”

 Милана:Кызыл китапка сирәк очрый торган  җәнлекләрне,кошларны,хайваннарны кертәләр.Алар саклауга мохтаҗ.

Кызыл китап төрле төстәге битләрдән тора:

1.        Кызыл битләрдә- бик аз калган, үлеп бетеп баручы төрләр кергән( Төнбоек,Венера башмакчыгы, тигр, ак барс,кызыл бүре, зубр һб). Аларны үрчетер өчен питомниклар ясыйлар( сүзлек өстендә эш). Безнең Татарстан республикасында Раифа тыюлыгы бар. Анда эшләүчеләр җәнлекләрне күзәтеп, ярдәм итеп торалар.

2.        Сары биттәге төрләр бик тиз югалып баручылар, алар бик аз калган( Кара аист, алсу фламинго, акчарлвк һ.б)

3.        Яшел битттәге төрләрне кешеләр саклап, үрчетеп күбәйткәннәр, аларга хәзер бетү куркынычы янамый( поши, бобёр һ.б)

4.        Ак битләрдә- аерым территорияләрдә генә яшәүчеләр, аларны сакламасаң, алар бөтенләй юкка чыгачак.( гепард, казарка, жук-олень һ.б)

5.        Кара биттәге җәнлекләрне инде без җир йөзендә бүтән күрә алмыйбыз, аларны кешеләр юкка чыгарган. Без аларның рәсемнәрен генә карыйбыз

Белмәмеш: Мин хәзер белдем, аңладым. Миңа бик оят. Гафу итегез мине. Мин башка беркайчан да кошларның ояларын туздырмам, аларны кумам.

Тәрбияче: Балалар, без Белмәмешне гафу итик. Ул кошлардан да гафу үтенсен. Аларга җим сипсен, кош оялары, җимлекләр ясап куйсын.

Балалар   хәзер сезгә  “Кызыл китапны”үзебезгә ясарга тәкьдим итәм

Сез ризамы?

Белмәмеш,әйдә безнең белән кал безнең белән бергә ясарсың?

Белмәмеш:мин риза дусларым ,әйдәгез

Тәрбияче. Ә Кызыл китаптан сезгә нинди кошлар ошады ? (акчарлак ) .Әйдәгез, беренче биткә акчарлакны ясыйбыз,ә калган битләргә, өйдә, әти-әниләрегез белән Кызыл китапка кергән башка үсемлек, кош,  бөҗәк -җәнлекләрне ясап килерсез.

Әйдәгез әле балалар акчарлакны кәгазьдэн ясап карыйк

Аңлату:квадрат формасындагы ак кәгазьне диагональ буенча почмагын почмакка туры китереп бөклибез.Аннары аның 2 як-як почмакларын бөклибез .Килеп чыккан кошны ябыштырабыз.

Йомгаклау: Кадерле балалар,табигатьтә үзегезне чын хуҗаларча тотыгыз.Аны саклагыз яклагыз.Белмәмеш сина безнең шөгыль ошадымы ?

Белмәмеш: әлбәттә бик тә ошады.Мин хәзер белдем, аңладым табигатьне саклара,якларга кирәклеген.Рәхмәт дусларым.Сау буллып торыгыз.

Тәрбияче:Балалар,бүгенге шөгыль истә калырлык булдымы сезгә?

Кайсы төше бигрәк тә?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кошлар - безнең дуслар

1-2- нче кечкенәләр төркемендә бәйрәм иртәсе...

"Кошлар-безнең дуслар" темасына шөгыль

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен әзерләнгән "Кошлар-безнең дуслар" дигән шөгыль эшкәртмәсе....

"Кошлар-безнең дуслар" презентация

quot;Кошлар-безнең дуслар"дигән презентация...

"Кошлар безнең - дуслар"

Балаларны күчмә кошлар белән таныштыру.Кошларга сак караш тәрбияләү....

«Кошлар – безнең дуслар»

балаларга кошларның файдасы турында аңлату, кошларга сакчыл караш, мәрхәмәтлелек сыйфатларын тәрбияләү, аларны рәнҗетмәскә кирәклеген төшендерү....

сөйләм үстерү буенча шөгыль конспекты Тема: “Уенчыклар илендә кунакта” Мустафина Г.К. Тема: “Уенчыклар безнең якын дуслар ”

Уртанчылар төркемендә сөйләм үстерү буенча  шөгыль конспектыТема: “Уенчыклар илендә кунакта”  Мустафина Г.К.Тема: “Уенчыклар безнең якын дуслар &rdquo...