Проект эше. Зурлар төркеме. Тема: "Кошлар безнең дусларыбыз".
проект по окружающему миру (старшая группа)
Муниципаль районы Теләче 1 нче балалар
бакчасы муниципаль белем бирү
учреждениесенең беренче категорияле
Бәшәрова Лилия Хөсәен кызы
Проект эше
"Кошлар безнең дусларыбыз"
Максат:Балаларга кошлар турында экологик белем биру.
Бурычлар:
- Балаларның кышлаучы кошлар, аларның үзенчәлекле яклары турындагы белемнәрен камилләштерү.
- Балаларның күзәтүчәнлекләрен, кызыксынучанлыкларын, чагыштыра белү күнекмәләрен үстерү.
- Балаларда кошларга карата сакчыл караш, мәрхәмәтлелек сыйфатлары тәрбияләү.
Проектның төре: иҗади танып белү.
Проектның дәвамлылыгы: кыска вакытлы (ноябрь-январь)
Проектта катнашучылар: зурлар төркеме балалары, тәрбиячеләр, әти-әниләр.
Проектның актуальлеге: Кошлар - безнең дусларыбыз, ярдәмчеләребез. Алар үсемлекләрне һәм агачларны төрле корткычлардан саклыйлар. Кошлар - табигать сакчылары. Алар бик матур сайрыйлар, кешеләрнең кәефен күтәрәләр. Ләкин кошлар безнең ярдәмгә дә мохтаҗ. Аларга кыш көне азык табуы авыр.. Шуның өчен без балаларны кошларга карата сакчыл, мәрхәмәтле булырга өйрәтергә тиешбез.
Балалар кошларның безнең тормышыбызда зур роль уйнаулары турында үзләренең тикшеренүләре вакытында күбрәк мәгълүмат туплаячаклар; алар кошларны якларга һәм сакларга өйрәнәчәкләр.
Көтелгән нәтиҗәләр
1.Балалар кошлар турында күп мәгълүмат алалар.
2.Кышларның кыяфәтенә карап таныйлар.
3.Кышлаучы һәм күчмә кошларны танып аералар.
4.Кошлар турында сөйли алалар.
5.Балаларда табигаткә сак караш тәрбияләү.
6.Балаларда әти- әниләр белән бергәләп эшләү хисе тәрбияләү.
Проектны тормышка ашыру юллары:
I этап. Әзерлек өлеше
Проектнын темасын, проблемасын билгеләү; план төзү, максат һәм бурычларын ачыклау; ресурсларны билгеләү, мәгълүмат җыю, кирәкле кулай шартлар тудыру; әти-әниләргә проект турында мәгълүмат бирү, максаты һәм бурычлары белән таныштыру.
II этап. Төп өлеш
Балалар белән әңгәмәләр уздыру, белем дәрәҗәләрен ачыклау; күзәтүләр, экскурсияләр, нәтиҗәле шөгыльләр оештыру; әти-әниләр белән берлектә, иң яхшы җимлек конкурсы оештыру.
Проектның бүлекләре | Эш алымнары | Вакыты |
Уен эшчәнлеге | Сюжетлы рольле уен “Урманга сәяхәт” Дидактик уеннар. “Бу нинди кош” Киселгән картиналарны төзе. Рәсемдәге биш аерманы тап. | Ноябрь-декабрь |
Танып белү эшчәнлеге. | Кышлаучы кошлар турында әңгәмә. “Кошлар килгән җимлеккә” эшчәнлеге. «Кошлар» шигырен ятлау. Күчмә кошлар турында әнгәмә. Уен викторина “Кошлар безнең дусларыбыз” | |
Хезмәт | Кошларга җимнәр әзерләү. Көн саен җимлекләргә җим салу. | |
Сөйләм үстерү | Хикәя төзеп сөйләү “ Безнең кошлар” | |
Матур әдәбият белән танышу | Табышмаклар әйтү Дамир Гарифуллин шигыре«Песнәк» «Иң матур суз» | |
Рәсем | “Сау булыгыз кошларым” “Әкияти кошчыгым» | |
Әвәләү | “Күгәрченем минем”, “Җимлектәге чыпчыклар” “Карга килгән кунакка» | |
Кисеп ябыштыру | “Яфраклардан кошлар ясау” «Кошларым» “Әкияти кошым” | |
Әти-әнилэр белән эш | Җимлекләр ясау. “Кошлар безнен дусларыбыз”-консультация. |
III этап. Йомгаклау өлеше «Кошлар – безнең дусларыбыз» чарасын үткәрү.Бакча тирәлегендә кошлар ашханәсе булдыру.
Аңлатма.Соңгы елларда табигатьне саклау, балаларга экологик тәрбия бирү иң зур проблемаларның берсе булып тора. Чөнки сулаган һавабыз, эчкән суыбыз пычранып бетә, үстергән җиләк-җимешләребез төрле авырулар китереп чыгара башлады. Табигать, бөтен тереклек зур куркыныч алдында калды. Тирән сулы елгалар, яшел болыннар кая китте? Бу сораулар һәркемне уйландыра, шуңа күрә бөтен көчебезне табигатьне саклауга, экологик хәлне яхшыртуга юнәлтергә тиеш без. Табигатьнең бөтенлеге, киләчәге кеше кулында. Серле табигатьне, зур дөньяны ничек сакларга? Тәрбия эшен бала кечкенә чагында ук башларга кирәк. Менә шушы проблемалар мине балалар бакчасында экологик тәрбия өлкәсендә эшләргә этәрде. Һәм мин “Кошлар- безнең дусларыбыз” дигән проект эшләп карарга булдым.
Тәрбиячеләр дә үзләрен бу проблемаларга катнашыбыз юк дип уйламыйлар. Җәмгыять проблемасы ул һәркемнеке дә. Шуңа күрә һәр тәрбияче үз алдына максат куя: тормышка һәрьяклап белемле һәм тәрбияле кешеләр әзерләргә. Нинди мәсьәлә күтәрелгәнен белмәгән көе экологик тәрбия биреп булмый. Экология тәрбиясе бирүне мин үзем шәхсән, кешелеклелек, кече күңеллелек, кешеләргә һәм табигатькә карата җаваплылык хисләре тәрбияләү дип уйлыйм. Шул вакытта гына үзебездән соң килүче буын өчен җаныбыз тыныч булыр.
Экология тәрбиясе бирү балаларны үзләрен аңларга, тирә-юньдәге кешеләрне дә аңларга ярдәм итәргә тиеш. Балаларны кешеләр арасында һәм табигатьтә үзләрен дөрес тотарга өйрәтергә бурычлыбыз. Моны бары тик экология буенча шөгыльләрдә генә тормышка ашырып була. Шулай ук “Тирә-юнь белән танышу”, походлар, экскурсияләр, күзәтүләр, экологик бәйрәмнәр дә ярдәмгә килә. Кеше кечкенәдән үк матурлыкны күрә белергә өйрәтелгән булса, әгәр дә аны тормыш шатлыклары әйләндереп алган булса, бала тупас, каты күңелле, дорфа булып үсмәячәк.
Көтелгән нәтиҗәләр:
– Балаларның кошлар турындагы белемнәре тулыландырылды.
– Әти-әниләрдә кошларга карата кызыксыну уянды. Кошларның табигатькә булган файдалары турындагы белемнәре баетылды.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
koshlar_beznen_duslarybyz_2.docx | 27.06 КБ |
Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты
ҖЫРЛАП-БИЕП УЙНЫЙБЫЗ Җырлы-биюле уеннар аша зурлар төркеме балаларының музыкаль ишетү сәләтләренә ирешүгә юнәлтелгән проект.
җырлы-биюле уеннар...
Проект "Кошлар - безнең дусларыбыз!"
"Кошлар - безнең дусларыбыз!" шигъри- музыкаль кичәСафина Гөлия Рәшит кызы Ашытбаш балалар бакчасы тәрбиячесе"Исәнмесез кошкайлар", - дигән темага шигырь кичәсе Зал бәйрәмчә бизәлә. Зур паннодагы...
Проект “ Кошлар-безнең дусларыбыз”
Проектная работа " Кошлар-безнең дусларыбыз”...
ВИТАМИННАР- БЕЗНЕҢ ДУСЛАРЫБЫЗ. (Зурлар төркеменә йөрүче балалар белән күңел ачу кичәсе).
Максат: 1. Витаминнар турында белгәннәрне искә төшерү.2. Яшелчәләнең кулланышын кабатлау.3....
Проект «Чишмәләрнең җырлы тавышы…» (Зурлар төркеме)
Чишмәләрнең кеше тормышында әһәмиятле табигый чыганак икәнен балаларга төшендерү, белемнәрен баету....
"Кошлар - безнең дусларыбыз" (мәктәпкә хәзерлек төркеме)
Эшчәнлек конспекты мәктәпкә хәзерлек төркеме тәрбиячеләре өчен тәкъдим ителә....
Тема :”Кошлар безнең дуслар”
Туган телдә сөйләшәбез зурлар төркеме ачык шөгыль...