"Ике кыз" әкияте
материал по развитию речи (старшая группа)

Сабирзянова Лейсан Миннехановна

Зурлар төркеме белән әзерләгән әкият

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ike_kyz_kiyate.docx38.94 КБ

Предварительный просмотр:

«Ике кыз»  әкияте.

Катнашалар:

Әти

Әни

1 нче кыз

2 нче кыз

Җиләк җыючы кызлар

2 Ат

Куяннар

Бүреләр

Тиеннәр

Аюлар

Сандугачлар

     Алып баручы: Борын-борын заманда яшәгән, ди, ир  белән  хатын. Аларның  ике кызлары булган ди. Кече кыз үги кыз булган.  

Әти: Әнисе, кара әле, җәй дә узып бара, ә җиләктән тәмле кайнатмалар  да ашаган юк бит әле.

Әни (усал итеп). Кызыңны урманга алып барып  куй, җыйсын җиләк .

Әти: Син нәрсә инде! Ничек итеп баланы  урманга илтеп куярга кирәк! (кулын маңгаена куеп карый).Әнә кызлар үзләре дә киләләр икән.

Музыка астында чиләк тоткан к ы з л а р керәләр.

Кы з л а р: Диләрә, әйдә, урманга җиләккә барабыз!

1 н ч е К ы з. Хәзер, кызлар, әтием белән әниемнән сорыйм әле! (әтисе белән әнисе янына килә.) Әти, Әни, кызлар белән  урманга җиләккә барыйм  әле?

Әти:  Бар, кызым, бар, карап кына йөр, яме. Менә ипи дә ал, кирәге чыгар.

Әни: Күбрәк җыеп кайт. (Кырыйга карап.) Шунда гына калсаң  да ярый.

Кызлар  кәрзиннәр тотып, урманга китәләр.

 «Эх, зилем-зиләле» (татар халык җыры) жырлый-жырлый бииләр.

1.Житәкләшеп, тезелешеп,

Без урманга барабыз.

Урманда, яшел аланда

Җырлап-биеп алабыз.

Кушымта:

Эх, зилем-зиләле,

Сандугачым, кил әле.

Кил әле, дустым, кил әле,

Бергә  әйләник  әле.

2. Кояшлы матур аланда

Гөлләр чәчәк аталар.

Тирә-юньгә ямь, матурлык.

 Хуш исләр тараталар.

Кушымта.

1 нче К ы з (җырлый-җырлый җиләк җыя).

Жиләк жыям, как коям

Әниемә бүләккә.

Монда җиләк күп икән.

Аю-бүре юк микән?

1 нче к ы з. (як-ягына борылып карый)  Дус кызларым да күренми, нишләргә инде (куркуга төшә)

Тукта, азрак ял итеп алыйм әле, тамагым да ачты(кулъяулыгын ачып җибәрә)

 Куяннар  килеп чыга.

Җәен соры , кышын ак.

Безгә  шулай яхшырак.

Йөртәбез  озын колак,

Үзебез гаҗәеп куркак.

Бик талчыктык, түтекәй,

Бик ачыктык, түтекәй.

Бирче азрак ипекәй.

1 н ч е К ы з (икмәген бүлеп бирә). Мәгез, Куянкайлар, ашагыз!

 К у я н:  Рәхмәт сиңа, кызыкай. Яхшылыкка - яхшылык. Менә  бездән сиңа бүләк. (Куян  итек бирә, чыгып китә.)

Бүреләр  килеп чыга.

Бүреләр:         Соры безнең  төсебез,

Үткен безнең  тешебез.

Урманда йөрибез,

Ашарга эзлибез.

Бик талчыктык, түтекәй,

Бик ачыктык, түтекәй.

Бирче азрак ипекәй.

1 нче к ы з:  Мәгез, Бүреләр, алыгыз  икмәкне.

Бүре: Рәхмәт сиңа, кызыкай. Яхшылыкка - яхшылык, менә  бездән  сиңа бүләк. (Бүләккә  муенса  бирә,чыгып  китәләр.)

1 нче к ы з: Утырыйм әле, икмәгемне ашыйм але.

Тиеннәр чыга.

Тиеннәр: Жырларга да оста без,

Биергә дә  оста без.

 Кош  тугел, очабыз,

Ябалактан куркабыз.

Чикләвекләр яратабыз.

Бик талчыктык, түтекәй,

Бик ачыктык, түтекәй.

Бирче азрак ипекәй.

1 нче кыз: Мәгез,Тиен дускайларым.

Тиеннәр: Рәхмәт, дускай. Яхшылыкка - яхшылык. Менә  бездән  сиңа күчтәнәч - чикләвекләр.

Тиен чыгып китә. Аюлар керә.

Аю: Киләбез без  батыр атлап,

Аяклар  баса лап-лап.

Урманда йөрибез

Умартадан бал көрибез.

Бик талчыктык, түтекәй,

Бик ачыктык, түтекәй.

Бирче азрак ипекәй.

1 нче кыз: Мәгез, Аю дускайларым, сез  дә алыгыз!

Аю:  Рәхмәт, сеңлем. Яхшылыкка - яхшылык, менә миннән сиңа бүләк. ( беләзек бүләк  итә.)

1 н ч е к ы з:  Көн кичкә таба авыша бит инде. Ә мин кайтыр юлны таба алмыйм (елый башлый).

Аудиоязмада сандугач тавышы янгырый. Сандугачлар очып чыгалар.

1 нче Кыз:  Ах, нинди матур сандугач!

Сандугачлар:

Бик талчыктык, түтекәй,

Бик ачыктык, түтекәй.

Бирче азрак ипекәй.

1 нче Кыз:  Ипи вaлчыклары гына калды бит инде.

Сандугачлар: Безгә  җитә. (Сандугачлар  ипи валчыкларын уч төбеннән чупли.)

Яхшылыкка - яхшылык. Нинди теләreң бар, әйт, хәзер үтим.

1 нче Кыз: Минем өйгә кайтасым килә, Сандугачым, әтиемә генә хәбәр ит әле.

Сандугач: Ярый-ярый әйтермен

(очып  китеп,  өй тәрәзәсен шакый).

Чут, чут,чут! Түтәйнең маллары күп,

Килеп алучы юк, юк, юк!

Кызнын атасы моны ишеткән һәм ат  җигеп, урманга киткән.

Әти: Кызым! 

1 нче Кыз: Әтием, ярый килдек әле. Мин урманда  адаштым. (Кызы әтисен кочаклап ала) 

Әти:  Каян алдың бу кадәр байлыкны?

1 нче кыз:  Урман жәнлекләре бирде.

Әти: Әйдә кызым киттек, өйгә кайтабыз!

Бу кадәр байлыклар белән кайтуын күрчәч, үги әнисенең бик ачуы чыга.

Үги әни:  Үз кызың  баеп кайтты, инде минем кызымны да  урманга алып барып

 адаштыр! (Кызына.) Мә, кызым, ак ипи ал әле. Ашарсың.

   Әтисе ат җиеп, урманга алып барып куя олы кызны. Кыз җиләк җыярга тотынган. Бер җиләкне савытка, өч җиләкне авызга салып йөри икән. Инде арыган, әтисен эзләргә керешкән. Әтисе беркайда да күренмәгән.

2 н ч е к ы з: Ардым мин!  Кайда инде әти! Әйдә, монда гынадыр әле, мине  ташлап әллә  кая китә алмас. Әнием аның  кирәген бирер. Тамагым  ачты, ипи  ашыйм әле.

(Әнисе җибәргән төргәкне чишеп, сыйларны җәеп куя да,ипине сындырып ашый башлый. Ашыйм гына дисә, моның янына Куян килеп чыккан.)

Куян:

Бик талчыктым, түтекәй,

Бик ачыктым, түтекәй,

Бирче азрак ипекәй.

2 н ч е К ы з: Кит! Сиңа тугел, үземә дә әз әле монда!  (Кыз  куянны куып җибәрә.)

Куя ннар: Ай-яй! (Куяннар  чыгып китә.)

Тынычлап кына ашый башлаган икән, чыршылар  арасыннан Аюлар  килеп чыккан.

Аю: Бик талчыктым, түтекәй,

Бик ачыктым, түтекәй,

Бирче азрак ипекәй.

2 н ч е к ы з:  Кит! Сиңа түгел, үземә дә аз!

Аю:  Ай-яй! Ах, оятсыз! Ах, тәртипсез!

2 нче  к ыз:  Котылдым бу Аюлардан!

Аю китеп баргач, бу кыз янына Бүреләр  килеп чыккан.

Бүр е:          Бик  талчыктым, түтекәй,

Бик  ачыктым, түтекәй.

Бирче  азрак  ипекәй.

2 нче К ы з:  Кит моннан, сиңа түгел, үземә  дә  калмады инде.

Бүре: Ах, саран!

2 нче кыз бөтен урманны яңгыратып елый да елый икән. Бу тавышны әтисе ишетеп алган.

Әти:  Ни булды, Кызым, ник елыйсың? Кайда синең  байлыкларың?

2 нч е к ы з: Нинди байлык?  Каян килсен? Берсе дә  бернәрсә дә бирмәде!

Әт и: Ай, кызым, кызым. Юкка гына безнең әби-бабаларыбыз: «Яхшылыкка-яхшылык», - димәгәннәр шул. Кошларны, җәнлекләрне  беркайчан да рәнҗетергә ярамый.

2 нч е к ы з: (Як-ягына карап) Кошларым, җәнлекләрем? (Чыгалар К.лар  һәм Җ.ләр)Гафу итегез мине, моннан соң мин сезне беркайчан да рәнҗетмәм!

   Алып баручы: Шулай итеп  2 нч е к ы з үзенең  ялгышын аңлаган. Кош-кортларга, җәнлек-җанварларга, кешеләргә карата да бик ягымлы булган .  Бергәләп алар  бик матур гомер кичергәннәр, ди.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Өч кыз” әкияте

Татар халык әкияте буенча балалар өчен спектакль...

"Шалкан"әкияте

сценарий к сказке "Репка"на татарском язеке для старшего возраста...

Шалкан(рус халык әкияте" Репка" буенча инсценировка)

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм үсешен ныгыта,артистлык сәләтен үстерә,аң-үсеш дәрәҗәсен камилләштерергә ярдәм итә торган материал....

«Йомры Икмәк» әкияте буенча кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү һәм әвәләү эшчәнлеге

Әкиятне тәрбияче ярдәмендә  сөйләргә өйрәтү, аерым фразаларны кабатлатып, балаларның сүз байлыгын арттыру; балаларның игътибарын,кабул итү сәләтен, фантазиясен үстерү; бармак чуклары моторикасын ...

Колосок әкияте

" Колосок" әкияте буенча сценарий...

«Шалкан» әкияте (заманча эшләнеш)

«Шалкан» әкияте (заманча эшләнеш)...

ӘКИЯТТӘ КУНАКТА. “ӨЧ КЫЗ” ТАТАР ХАЛЫК ӘКИЯТЕ.

Балаларның сөйләм күнекмәләрен үстерү һәм матур әдәбият белән кызыксыну формалаштыруЗурлар төркемендә педсовет өчен ачык шөгыль Максат:    Балалар эшчәнлегенең төрле төрләрен берлә...