"Дуслыкның көче"
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа)
Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Дуслыкның көче” темасына
интегральләштерелгән белем бирү эшчәнлеге.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
duslyknyn_koche.docx | 18.01 КБ |
Предварительный просмотр:
Хакимзянова Әнисә Фарук кызы, беренче
квалификацион категорияле тәрбияче
Мәктәпкә әзерлек төркемендә “Дуслыкның көче” темасына
интегральләштерелгән белем бирү эшчәнлеге.
Максат: балаларның әхлакый сыйфатларын булдыру, үстерү, тәрбияләү.
Бурычлар:
-белем бирү бурычлары: балаларда дуслык турында күзаллау формалаштыру; балаларның уңай һәм тискәре ситуацияләр турындагы белемнәрен ныгытү; балаларда яшьтәшләренең, уртак уеннарда һәм ситуацияләрдә кылган гамәлләрен бәяли белүләренә ирешү.
-үстерү бурычлары: балаларның диалогик сөйләмен үстерү, тулы җөмлә белән сөйли белү күнекмәләрен ныгыту. Дуслык турында үз фикерләрен дөрес, матур итеп әйтә белергә өйрәтү.
-тәрбия бурычлары: Балаларда кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү. Бер – береңә ярдәм кулы сузу, дус һәм тату яшәргә, дуслыкның кадерен белергә өйрәтү, коллективта бердәмлек сыйфатлары булдыру.
Белем бирү өлкәләре: сөйләм телен үстерү, социаль-коммуникатив үсеш.
Җиһазлау: интерактив такта, әкияткә иллюстрация, Ризаэддин Фәхреддин портреты, “Чукмар белән Тукмар” мультфильмы.
Сүзлек өстендә эш: Ризаэддин Фәхреддин, шикаять.
Шөгыл барышы.
Тәрбияче: Исәнмесез, кадерле балалар!
Эйдәгез түгәрәккә басып бар дөнья белән исәнләшик әле.
- Исәнме, кояш! (Кулларын өскә күтәрәләр!)
- Исәнме, дөнья! (Кулларын як-якка сузалар)
- Исәнме, дустым! (Бер-берсенә карыйлар)
Тәрбияче: Бүген без сезнең белән дуслык, авырлык килгәндә бер- береңә ярдәм итү турында сөйләшербез. Искә төшерик әле: дуслык турында без нинди кагыйдәләр өйрәндек?
Балалар:
-Бер-берең белән һәрвакыт дус, тату яшә.
-Дустыңа авыр чакта ярдәмгә кил.
-Иптәшләрең белән тату уйна, уенчыкларың белән бүлеш.
Тәрбияче: Әйдәгез, “Дус” җырын тыңлап алыйк.
-Бу җыр нәрсә турында? (Дуслык турында)
- Дус дип кемнәрне әйтәбез?
Тәрбияче: Балалар, безгә дуслар ни өчен кирәк?
Балалар: Кешегә дуслар шатлыклы һәм кайгы вакытында таянырга кирәк.
Тәрбияче: Сез нинди балалар белән дус булыр идегез? Үзеңнең дустың турында сөйләгез әле.
- Алия, синең дустыңның исеме ничек?
- Аңа ничә яшь?
-Ул кайда яши?
-Син аның белән нишлисең?
- Балалар, һәркемнең дә дусты булырга тиеш, шулай булганда гына яшәве күңелле, рәхәт була. Ә дус булу өчен дустыңны яратырга, хөрмәт итәргә, авыр чакта ярдәм кулын сузарга, дуслыкны сакларга омтылырга кирәк. Бу турыда бик күп әкиятләрдә, хикәя – шигырьләрдә дә языла.
Ә хәзер мин сезгә “Куркак юлдаш” әкиятен укып китәм.
Әкияткә сораулар:
Дуслар кая барганнар?
Алар белән нинди вакыйга булган?
Аю киткәч иптәше нәрсә дип сораган?
Икенчесе ни дип җавап биргән?
Бу очракта сез нишләр идегез?
Элек–электән дуслык – бик кирәкле, изге хисләрнең берсе булып саналган. Әби–бабайларыбыз дуслык турында кеше хәтерендә мәңгегә уелып калырдай сүзләр–мәкальләр әйтеп калдырган. Сез инде аларны бәйрәмнәрдә, шөгылләрдә өйрәнеп киләсез.
Бөек язучы,тәрҗемәче Ризаэддин Фәхреддин менә нәрсәләр язып калдырган:
Әгәр дә дөрес дусларыгыз булса, аларга ныгытып ябышыгыз, үзегездә
шикаять итәрлек кимчелек булдырмагыз, аларны чын күңел белән сөегез.
Бик олы сәбәпләр булмаганда дуслар белән бозылышу — әдәпсезлектер.
Әйдәгез хәзер Ризаэддин Фәхреддин сүзләрен истә тотып бергәләп татар халык уеннарын уйнап алыйк. Түгәрәк ясап басыйк һәм “Без, без, без идек” бармак уенын уйныйк.
Тәрбияче: Алдагы уеныбыз “Капкалы” дип атала.
(Түгәрәктә балалар бию көенә биеп йөриләр. 4 бала икешәрләп басып, кулларын югары күтәреп, “капка”ясыйлар. Көй туктагач, алар кулларын төшерәләр. “Капка” эчендә калган бала “тәмле” сүз әйтә: рәхмәт, исәнмесез, сау булыгыз, зинһар өчен, хәерле көн, хәлләр ничек? Рәхмәт, тыныч йокы һ.б.)
- Уеннар сезнең чын дуслар булуыгызны күрсәтте.
Тәрбияче: Ә хәзер дуслык турында мәкальләрне искә төшереп үтәрбез. Мин сезгә мәкальнең башын әйтәм, ә сез – ахырын. Аннан соң шул мәкальләрнең мәгънәсен аңлатырсыз.
- Йөз сум акчаң булганчы, ...... йөз дустың булсын. (Әйе, акча ул була да бетә, ә дуслар ,дуслык гомерлек)
- Дустың булмаса – эзлә, тапсаң -.... югалтма. (Әйе, берьялгызың, дусларсыз гына яшәве бик авыр. Син үзеңә дус табарга тиеш. Ә инде дустыңны югалтмау, саклау – сезнең һәрберегезнең үз кулында. Игътибарлы, ярдәмчел, ышанычлы булсагыз, дусларыгыз югалмас.)
- Кешенең иң зур байлыгы – ... (чын дусты). (Әйе, дусты күп булган кеше – иң бай кеше. Чөнки алар теләсә кайсы вакытта сиңа ярдәмгә килә алалар, кайгың булса, уртаклашалар, шатлыгыңны бүлешә алалар.)
Тәрбияче: Кайвакытта без дустыбызның кадерен аны югалткач кына аңлыйбыз. Бергә вакытта уйлап бетермибез, юкка да әйткәләшәбез, үпкәләшәбез, сугышып та алабыз. Дустың синең яннан киткәч кенә аның никадәр якын булуын аңлыйбыз. Сезнең белән киләчәктә андый хәлләр булмасын өчен, бер әкият карарга тәкъдим итәм. Рәхим итеп карагыз.
Тәрбияче: Сез таныдыгызмы, бу мультфильм нинди әкияттән төшеререлгән?
Балалар: “Чукмар белән Тукмар” дип атала.
Тәрбияче: Ни өчен әби бер әтәчне Чукмар, икенчесен Тукмар дип атаган?
Әтәчләр әбигә бер-берсе турында нәрсәләр сөйли торган булганар?
Әкияттәге Чукмар белән Тукмар ни өчен сугышалар? (Бер-берсен дошман күргәннәр, сугышып торганнар, эшәкелек эшләгәннәр.)
Алар үзләренең начар эшләрен кайчан аңлаганнар соң? (Бер-берсеннән аерылгач).
Сез туганнарыгыз белән дус, тату яшисезме?
Тәрбияче: Ризаэддин Фәхреддин әйткән: “Әгәр ачуланышкан ике кешене дуслаштырсаң, бу эшең сиңа садака булыр”. Димәк, кеше башкаларга яхшылык эшләгән эшләре өчен әҗер-савап ала.
Тәрбияче: Һәм бүгенге шөгыльне шигъри юллар белән тәмамлыйсым килә. Бу шигырьне Рөстәм Мингалим язган “Дусларың гына булсын” дип атала.
Егылсаң торып була,
Торсаң йөгереп була,
Йөгерсәң җитеп була -
Дусларың гына булсын!
Сөйләшеп-уйлап була,
Күп нәрсә белеп була,
Шаяртып-көлеп була –
Дусларың гына булсын!
Күңелле яшәп була,
Үсеп һәм ныгып була,
Дошманны егып була –
Дусларың гына булсын!
Йомгаклау. Без бүген нәрсә турында сөйләштек?
Нәрсә барыннан да күбрәк исегездә калды?
Ризаэддин Фәхреддин нинди сүзләр язып калдырган?
Балалар, Чукмар белән Тукмар әкиятендә безнең кем уңай герой?
Дөрес, әби. Ни өчен әби?
Балалар: Чөнки ул игелекле, ул әтәчләргә бер-берсе белән дуслашырга булышкан.
Тәрбияче: Шулай итеп, без ничек яшәргә тиеш? (Дус, тату).Әйдәгез, бергәләп “дус яшик”, “тату яшик”, “матур яшик”дигән сүзләрне кабатлыйбыз.
Бүгенге эшчәнлек ахырына да килеп җитте. Өйгә кайткач әти-әниләрегезгә дә дуслык турында сөйләгез . Әти-әниләрегезнең нинди дуслары барлыгын белеп килегез. Сезнең дусларыгыз гомерлек булсын, аларның кадерен белегез, Ризаэддин Фәхреддин сүзләрен онытмагыз!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Тема: "Дуслыкның көче". "Ике төснең дуслашу" темасына рәсем төшерү
Тема: “ Дуслыкның көче”«Ике төснең дуслашу» темасына рәсем төшерү. Уртанчылар төркемеМаксат: Бер-берсенә карата дуслык мөнәсәбәте, ярдәмләшү, киңәшләшү кебек сыйфатларны тәрбияләү. М...
«Дуслыкның төсе нинди». Конспект интегрированной образовательной деятельности по познанию и развитию речи в старшей группе.
Максат: 1. Рус, татар халыкларның, әйтемнәре, сынамышлары, шушы халыкларның гөреф – гадәтләре, матур йолалары, уен – көлкеләре, милли ризыклары белән таныштыруны дәвам итү.2. Халык и...