Программа театрального кружка на татарском языке
методическая разработка по развитию речи (старшая группа) на тему

Усманова Разиля Мирзагитовна

Для детей татарской национальности, старший  дошкольный возраст

Скачать:


Предварительный просмотр:

Әлмәт шәһәре “Баланың сәләтен үстерү үзәге – 36 нчы “Тылсымлы сарай” балалар бакчасы  муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе”

Эстетик-сәнгать юнәлешенең

“Әкияттә-кунакта” театр түгәрәге

 программасы

                                                       Төзеде:

                   балаларны татар теленә өйрәтүче тәрбияче

     Усманова Рәзилә Мирзаһит кызы

                                                                                        

                            Эчтәлек

1. Кереш өлеш.............................................................3 бит

2. Аңлатма язуы..........................................................4 бит

3.Программаның максаты..........................................5 бит

4. Программаның бурычлары....................................5 бит

5.Программаның актуальлеге....................................6 бит

6. Программаның билгеләнеше.................................7 бит

7. Күрсәтмәлелек чаралары.......................................7 бит

8. Көтелгән нәтиҗә.....................................................8 бит

9. Ата-аналар белән эш..............................................9 бит

10. Эш формалары......................................................9 бит

11. Түгәрәкнең тематик планы..................................10 бит

12. Түгәрәкнең комплекслы-тематик планы...........13 бит

13. “Күчтәнәч” балалар тапшыруы бездә кунакта......26 бит

14. “Күркәм гаилә – ил терәге, сабый өчен иң кирәге!”

(гаилә көненә багышланган бәйрәм )……………....31 бит

15. Кулланылган әдәбият............................................36 бит

 

Кереш өлеш

                                                               Чал гасырлар арасында  

                                                                        Йолдыз булып янасы бар!  

                                                                        Юл бирегез нарасыйга -    

                                                                        Аның ерак барасы бар,                                                                                                                                                  

                                                                        Үзенә юл ярасы бар!  

                                                                                      Р. Әхмәтҗанов

 

     Безнең балачак инде күптән артта калды. Шулай да балачак безне hәрвакыт озата бара, безнең белән янәшә атлый. Балачакны гел кире кайтарасы килә, аның матур мизгелләре гел искә төшеп тора. Без әле дә күп әйберләргә балачак күзлегеннән карыйбыз, балачак тавышы белән сөйлибез. Ничек кенә шул балачакка кайтып килергә...

     Балачак кеше тормышының уеннарга иң бай чоры. Әйдәгез, бергәләшеп театр уйныйбыз! Театр  - балалар өчен сәнгатьнең иң аңлаешлы бер төре. Театральләштерелгән уеннар балачак дөньясына юл ача. Театральләштерелгән уеннарны балалар бик яраталар, чынбарлык итеп кабул итәләр, hәрбер бала үз ролен уйнарга тели. Моңа ничек ирешергә?    Театр нәниләрнең иҗади hәм рухи потенциалларын ачарга, социаль тирәлеккә яраклашырга ярдәм итә. Алар үзләрен ирекле, табигый тоталар, иркен хис итәләр, сәләтләре ачыла. Уеннар аша сабыйлар шәхес буларак җәмгыятьтә үз урыннарын табарга өйрәнәләр, әйләнә – тирә белән танышалар, әхлак нормаларын hәм кагыйдәләрен үтәгәндә мөстәкыйльлек күрсәтәләр, дөрес фикерлиләр, иҗади сәләтләре ачыла. Театральләштерелгән уеннар күп кенә актуаль педагогик hәм психологик проблемаларны чишәргә ярдәм итәләр, бигрәк тә:  

  • шәхеснең коммуникатив яктан үсүен тәэмин итү;  
  • әхлак тәрбиясе бирү;  
  • эстетик зәвык формалаштыру;  
  • сөйләм телен үстерү hәм камилләштерү;  
  • конфликтлы очракларны чишәргә күнектерү, уңай эмоциональ халәт тудыру;
  • хәтерне үстерү, ихтияр көче тәрбияләү.  

Әгәр дә сез балада театраль уеннарга кызыксыну уяткансыз, ә сабый уйнарга теләк белдергән, сезгә ышаныч күрсәткән икән -  димәк хыялланырга, иҗат итәргә мөмкин!

Барыбызга да уңышлар телим!

Аңлатма язуы

   

      Сезнең игьтибарыгызга балалар бакчасында 5-6 яшьлек балалар белән театраль түгәрәк  эшчәнлеге алып бару өчен төзелгән программа: аңлатма язуы, методик тәкъдимнәр, еллык тематик план, еллык комплекслы -  тематик план hәм түгәрәк эшчәнлегенең эшкәртмәләре бирелә. Бу программа туган телебезгә хөрмәт, театр сәнгатенә кызыксыну, сәхнәдә чыгыш ясап карау теләге уяту, татар халык авыз иҗатына hәм матур әдәбияткә мәхәббәт тәрбияләү максатын куя.

     Программа “Балалар бакчасында тәрбия hәм белем бирү программасы”  (Казан, “ Хәтер”, 2000) таләпләренә туры китереп иҗат ителде. Барлык тәкъдим ителгән материал үстерешле белем бирү hәм дидактик принципларга нигезләнеп язылды. Балаларның яшь үзенчәлекләре, индивидуаль сәләтләре, биремне башкару өчен көче җитү мөмкинлекләре исәпкә алынды.

     Баланың мәктәпкәчә яшьтәге чоры – тирә – юньне йотлыгып өйрәнү, күп кичерешләрне үзенә туплау, кеше шәхесе формалашуда иң мөhим чор. Соңгы елларда тормышыбызда, яшәешебездә бара торган үзгәрешләрнең берсе – туган телгә, халыкның милли мәдәниятенә, рухи дөньясына игътибары көчәю. Бу исә балага туган көненнән башлап ана телендә тәрбия бирә башлауны, балалар бакчаларында максатлы рәвештә сабыйларны үз туган теленә өйрәтүнең иң актуаль мәсьәләләр рәтенә куйды. Ана теле – тою, сизү, йөрәк теле, рухи тамыр. Рухи тамырдан акыл, фикер эшчәнлегенә, белем hәм күнекмәләр туплауга, кешеләрне, дөньяны танып белүгә юл кыскарак. Театраль уеннар барышында баланың характеры формалаша, логик фикерләве, танып – белү эшчәнлеге арта. Аларның күзәтүчәнлеге hәм кызыксынучанлыгы күзаллау үсеше белән бәйле. Бала фикер йөртә, бәхәсләшә, исбатлый, җавап бирергә өйрәнә.  

     Программа балаларның эстетик сиземләү, сәнгатьле сөйләм, иҗади сәләтләрен үстерүне күздә тота.  Мөhим бурычлар – балаларның башкару осталыкларын камилләштерү, үзләре белгән әкиятләр, шигырьләр буенча тамашалар уйнау осталыкларын үстерүне дәвам иттерү, үз теләкләре белән мөстәкыйль рәвештә хикәя, яттан шигырь сөйләү, аларны үзләре уйлап чыгару, алган тәэсирләре белән уртаклашырга, җырлы – биюле уеннар уйнарга омтылышларын үстерү, матур әдәбият әсәрләренең төрле жанрлары белән танышу, аларны аера белү, геройларның кылган гамәлләренә дөрес бәя бирә белергә өйрәнү. Бу максатларда төрле курчак, кулдан ясалган уенчык, атрибутлар, костюмнардан, декорацияләрдән файдалану яхшы нәтиҗә бирә.  

     Түгәрәк эшчәнлеге уңышлы hәм нәтиҗәле узсын өчен:                                            

-тиешле педагогик шартлар тудыру,

- өйрәтү эшчәнлеген яңарту,

-нәтиҗәле алымнардан файдалану,

 -түгәрәк эшчәнлеген максатка ярашлы рәвештә алыштырып тору,

- педагогның балаларны яратып, күңел биреп, иҗади эшләве кирәк.  

     Тәкъдим ителгән материал балаларны олы, катлаулы, гаять кызыклы театр дөньясына алып керүдә hәм театраль белем серләренә өйрәтүдә файдалы ярдәмлек булыр дип ышанам.                                                                                        

Программаның максаты

    Театральләштерү алымнарын кертү аша балаларда театр сәнгатененә кызыксыну һәм омтылыш, зур сәхнәдә чыгыш ясап үзеңне сынап карау теләге уяту; балалар әдәбиятының иң матур үрнәкләре, татар халык авыз иҗатының төрле формалары белән таныштыру аша әдәби телдә сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен камилләштерү, эстетик зәвыкларын, иҗади сәләтләрен, башкару осталыкларын үстерү;  халкыбызның әдәбияты, сәнгате, мәдәнияте, гореф-гадәтләре үрнәгендә әхлаклы, югары культуралы шәхесләр тәрбияләү.

Программаның бурычлары

 - Акыл үсеше белән сөйләм теленең үсешен  үстерү, персонажлар сөйләмен сәнгатьле итеп сөйләү өстендә эшләү, баланың сүз байлыгын арттыру, аваз культурасы, интонацияле сөйләү тәрбияләү;

-  хәрәкәт  күнекмәләрен  формалаштыру;

-  сәхнәләштерү эшчәнлегенә тотрыклы кызыксынуны үстерү ;

- мимика,  ишарәләр,  хәрәкәтләр,  интонация  тәэсирле  чараларын кабатлау  теләге   тудыру.

 - музыка  һәм  хореография  сәнгате нигезләре белән таныштыру;

- балаларда  эстетик,  әхлак  һәм  хезмәт  тәрбиясен  тормышка ашыру;

- балаларның сәламәтлеген  яхшырту;

- сәнгатькә  кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү.

Программаның актуальлеге

    Баланы  төрле яклап үстерү өчен, иң беренче чиратта, аның нәрсәгә сәләтле булуын  ачыклау да җитә. Бу очракта күпләгән санда түгәрәкләргә йөртүдән тыш,  аңа туры  килә  торган  берсен  сайлап алырга мөмкин. Балаларны   берләштерүдә, зурлар  белән  аралашуга  өйрәтүдә, сөйләм  телен  үстерүдә,  җэмгыятьтә үзен – үзе тота белеп, актив hәм сәләтле кеше булып үсүендә сәхнәләштерү эшчәнлегенең   әhәмияте бик зур. Баланың бөтен тормышы уен. Уенда бала тирә – юнь турында, җәмгыятьнең законнары, кешеләрнең үзара аралашу матурлыгы  турында  мәгълүмат  алып кына калмый, ә бу дөньяда яшәргә, үзенең мөгамәләләрен  төзергә  өйрәнә. Ә бу баланың игътибарлы, яхшы хәтерле, дөрес, матур, әйбәт сөйләшә белүен таләп итә. Сәхнәләштерү уеннарында  катнашып,  балалар   образлар,  төсләр, авазлар аша тирә – юнь белән  танышалар,  ә сораулар балаларны уйларга, анализларга, йомгаклау ясарга   мәҗбүр   итә. Сәхнәләштерү эшчәнлеген  алып  барганда, hәр бала үзенең кичерешләрен, тойгыларын, теләкләрен, карашларын гадәти сөйләшкәндә генә түгел, ә чит тыңлаучылар  алдында  күрсәтә  алырлык шартлар   тудырырга   hәм  яшьтән үк өйрәтергә кирәк. Еш кына без киң белемле,   сәнгатьле  сөйләшә  белүчеләрне оялчан  икәнен, чит кешеләр алдында   югалып  калуларын күзәтәбез. Бу проблемалар булмасын өчен, балалар бакчасында театр кую бик зур булышлык күрсәтә. Сәхнәләштерелгән уеннар   балаларны   шатландыралар.  Спектакльләрдә  катнашып,  балалар  тирә-юнь белән, төсләр, авазлар белән танышалар, ә уйланылып куелган сораулар балаларны анализларга, уйланырга, нәтиҗәләр ясарга өйрәтә. Сәнгатьле  итеп  сөйләргә  өйрәнү   барышында,  сизелмичә баланың сүз байлыгы арта, бала чиста, дөрес, аңлаешлы итеп сөйләргә өйрәнә.

Программаның билгеләнеше

     5-6 яшьлек балалар белән татарча театр түгәрәге  айга 4 тапкыр, атнага 1 мәртәбә көннең икенче яртысында уза. Шөгыльнең озынлыгы – 30 минут.  

     Түбәндәге принципларга таянып эшләү мәҗбүри:  

- педагогның әзерлеге;  

 - бай эчтәлекле, темаларның hәм методик алымнарның төрлелеге;  

- педагогик процессны оештыруның бөтен формаларын куллану;

- барлык баланың максималь актив катнашуы;  

- иптәшләре hәм педагоглар белән хезмәттәшлек.

Күрсәтмәлелек чаралары

      Театраль ширма, фленелеграф,  битлекләр, костюмнар, уенчыклар, иллюстрацияләр, рәсемнәр, өстәл арты уеннары, курчак театрының төрле төрләре, слайдлар, мультфильм җыентыклары, музыкаль бизәлеш өчен дисклар.

                                             

Көтелгән нәтиҗә

  1. Балаларның милли культура, театр, артистлар дөньясы турында күп мәгълүмат белүе.  
  2. Балаларның бәйләнешле сөйләм телләре үсү.
  3. Сәхнәләштерү  уеннарын үзләштерү ярдәмендә балаларның интонацияләре яхшыру, башка катнашучылар белән аралашу осталыклары арту, килешү, конфликтлы ситуацияләрне чишә белү мөмкинлекләре туу. Сәхнә тормышында үзеңне иркен тоту күнекмәләренә төшенү.
  4. Үз туган ягыңның сәнгать кешеләре турында  мәгълүмат алу.
  5. Гаилә белән балалар бакчасы арасында җылы мөнәсәббәт урнашу.

Ата-аналар белән эш

1. Әлмәт татар дәүләт драма театрына экскурсия оештыруда әти-әниләрнең ярдәме. (Сентябрь)

2. Әти-әниләр өчен йомгаклау түгәрәк эше: “Сөмбеләгә – кунакка!” (күңел ачу кичәсе, ноябрь)

3. Әти-әниләр өчен йомгаклау түгәрәк эше:   “Уйныйбыз да, җырлыйбыз да!”  (күңел ачу кичәсе, февраль)

4. Әти-әниләр өчен бәйрәм иртәсе: “Без – Тукай оныклары!” (Апрель)

5. Әти-әниләр арасында анкетирование үткәрү, фикерләрен өйрәнү.

Эш формалары

  • әти – әниләр өчен йомгаклау күңел ачу кичәләре;  
  • әти – әниләрнең фикерләрен өйрәнү;  
  • кечкенәләр каршында чыгыш ясау;
  • татар халык авыз иҗаты, матур әдәбият үрнәкләре белән танышу;  
  • рольләргә бүлеп уйнау, сәхнәләштерү;  
  • тел гимнастикасы, артикуляцион күнегүләр ясау;  
  • экскурсияләр;  
  • очрашулар;
  • әңгәмә, фикер алышулар;  
  • кул эше, рәсемләү;  
  • рәсемнәр, иллюстрацияләр, мультфильмнар карау;
  • җырлы – биюле, сүзле, өстәл арты уеннары.  

Түгәрәкнең тематик планы

Ай исеме

Тема

Сәгать саны

1.

2.

3.

4.

5.

6.

7.

8.

9.

Сентябрь

Октябрь

Ноябрь

Декабрь

Гыйнвар

Февраль

Март

Апрель

Май

“Театр яктылыкка, нурга илтә...”

1 атна. “Үтте-китте матур җәйләр...”

2 атна. “Нәрсә ул театр?”

3 атна. “Театрда нинди һөнәр ияләре эшли”

4 атна. “Әлмәт драма театрына экскурсия”.

“Борын-борын заманда”

1 атна. “Татар халык уеннары көне”

2 атна. “Әкиятләр көне”

3 атна. “Без, без, без идек...”

4 атна. “Нәни булышчылар”

“Сөмбеләгә – кунакка!”

1 атна. “Шалкан әкиятен сәхнәләштерүгә әзерлек ”

2 атна. Рольләрне бүлү, өйрәнү,

3 атна. Репетицияләр

4 атна. Әти-әниләр өчен йомгаклау түгәрәк эше: “Сөмбеләгә – кунакка!” (күңел ачу кичәсе)

“Театр дөньясы – серле, кызык һәм мавыктыргыч”

1 атна. Интонация – икеләнәбез, сокланабыз,                                           аптырыйбыз,  куанабыз!

2 атна. Тавышның төрле төсмерләре.

3 атна. Мимика һәм ымнар.

4 атна. Сөйләм әдәбе: “Тылсымлы сүзләр”.

 “Әкият сөйлим сезгә, тезеп сүзләрен сүзгә! ”

“Барыбызга бер шатлык, бик кызык уен таптык!”

1 атна.“Алиш абый әкиятләре үзе бер кызык дөнья!”

2 атна. Театр төрләре белән танышу.

3 атна. Минем яраткан әкият героем.

      (тозлы камырдан кул эше)

4 атна. “Тыңлагыз! Әкият сөйлим!”

        (кечкенәләр төркеме балалары өчен әкият  күрсәтү)

“Бергәләп басыйк әле, түгәрәк ясыйк әле!”

1 атна. “Хикмәтле алма” әкиятен сәхнәләштерүгә әзерлек эшләрен башлау.

2 атна. Репетицияләр

3 атна. Репетицияләр

4 атна. Әти-әниләр өчен йомгаклау түгәрәк эше:

   Уйныйбыз да, җырлыйбыз да!  (күңел ачу кичәсе)

“Бергәләп басыйк әле, түгәрәк ясыйк әле!”

1 атна. Театр ул – актер һәм тамашачы.

2 атна, 3 атна. Дөрес сулыш алу һәм артикуляциягә уен – күнегүләр.

4 атна. Безгә кунак килде.

“Тукайның әкияти иленә күңелле сәяхәт”

1 атна. Татар теле – минем туган телем!”

2 атна. Мультфильмнар карау.

3 атна. “Бала белән күбәләк”, “Кызыклы шәкерт”  сәхнәләштереп уйнау.

4 атна. Әти-әниләр өчен бәйрәм иртәсе: “Без – Тукай оныклары!”

“Театраль калейдоскоп”

1 атна. Әлмәт татар дәүләт драма театрында балалар өчен тамаша карау.

2 атна. Актер остаханәсе.

3 атна. Актер остаханәсе.

4 атна. “Театраль калейдоскоп”

4 сәгать

4 сәгать

4 сәгать

4 сәгать

4 сәгать

4 сәгать

4 сәгать

4 сәгать

4 сәгать

Түгәрәкнең комплекслы-тематик планы

Сентябрь, 1 нче түгәрәк эше.              

Тема: “Үтте -  китте матур җәйләр...”

 Максат: Җәйге яллардан соң балалар белән очрашу,үзара җылы мөгамәлә, җиңел аралашуга ирешү, янәшә уйнау теләге уяту. Балалар белән уңай эмоциональ һәм дустанә мөнәсәбәткә ирешү.

Эчтәлеге: 

1.Әңгәмә – сөйләшү:  “Җәйге тәэсирләр”.  

2.Уен: “Кайда булдык әйтмибез, ләкин күрсәтәбез!”  

3. Татар халык уены: “Ачык авыз”.  

4. Алган  тәэсирләрне рәсемгә төшерү.  

Кулланылган материал: татар халык бию көйләре (дискта),

альбом битләре, каләмнәр, туп.

 

2 нче түгәрәк эше.

Тема: “ Нәрсә ул театр?”

Максат: театраль дөнья белән танышуны башлау һәм балада кызыксыну уяту, театр сәнгате аша балаларның иҗади сәләтләрен үстерү.

Эчтәлеге:

1.Әңгәмә: “Нәрсә ул театр?”

2.Иллюстрацияләр, рәсемнәр карау.  

3.Пантомимо күнегүләре.

4.Җырлы – биюле уен: “Дустым бар”.

Кулланылган материал: иллюстрацияләр, рәсемнәр.

Музыкаль бизәлеш,

диск №3

3 түгәрәк эше.

Тема: “Театрда нинди һөнәр ияләре эшли?”

Максат: балаларны театрда эшләүче төрле һөнәр ияләре белән таныштыру: артист, актер, режиссер, рәссам, костюмер. Һәр һөнәр иясенә хас үзенчәлекле якларны ачыклау, фикер алышу. Кызыксынучанлыкларын үстерү, белемнәрен баету.

Эчтәлеге:

1.Әңгәмә – фикер алышу.

2.Рәсемнәр карау.

3.Һөнәрләр турында табышмаклар.

4.Иҗади биремнәр эшләп карау (интонация, ымнар, мимика).

Кулланылган материал: тылсымлы чәчәк,

рәсемнәр, “Гөлбакча” хрестоматия.  

4 түгәрәк эше.

Тема: Әлмәт татар дәүләт театрына экскурсия.

Максат: балаларны шәһәребезнең сәнгать үзәге – татар драма театры белән якыннан таныштыру, театр турында күзаллауларын баету. Үз шәһәрең белән горурлану хисләре тәрбияләү.

Эчтәлеге: Театрга экскурсия, соңыннан фикер алышу, фотога төшү.  

Октябрь. 1 нче түгәрәк эше.

Тема: Татар халык уеннары көне.

Максат: балаларга татар халык авыз иҗаты аша телебезнең байлыгын, матурлыгын күрсәтү. Туган телебезне ярату, зурлау, аңа соклану хисләре тәрбияләү

Эчтәлеге: 

1. Әңгәмә – сөйләшү.

2. Балалар теләге буенча татар халык уеннары уйнау: “Чума үрдәк, чума каз”, “Ачык авыз”.

3. Яңа уен өйрәнү: “Кулъяулыгым яшел, яшел “.  

4.Җырлы – биюле уен:“Түгәрәк”.

Кулланылган материал: “Гөлбакча”, “Балачак аланы” хрестоматияләре; “Бәйрәмнәр” китабы.

2 түгәрәк эше.  

Тема: “Әкиятләр көне”.

Максат: әкият геройларының характерларын ачыклап бирә белергә өйрәнү, уенда аларны мимика, хәрәкәт аша күрсәтә белү күнекмәләрен үстерүне дәвам итү. Балаларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

Эчтәлеге: 

1. Язмада “Өч кыз” әкиятен карау, эчтәлеге буенча фикер алышу.            

2. Җыр тыңлау: “Әнием”

3. Этюдлар: “Песи һәм песи балалары”

Кулланылган материал: мультфильм җыентыгы, проектор, ноутбук , магнитофон, битлекләр яки йомшак уенчыклар.  

   

3 нче түгәрәк эше.

Тема: “ Бармак уеннары көне”.

Максат: балаларның сөйләм телләрен үстерүгә зур йогынты ясаучы кул чукларының хәрәкәтчәнлеген тәэмин итүче бармак уеннары уйнау. Ихтиярый хәтер сәләтен үстерү. Игътибарлылык тәрбияләү.

Эчтәлеге: 

1. Бармак уеннары өчен курчаклар күргәзмәсен карау.

2. Таныш бармак уеннарын уйнап карау. (Мәсәлән: “Бармак, бармак кайда булдың?”)

 3. Яңа уенның сүзләрен өйрәнә башлау: ”Бу бармак белән утын ярдым...”

4. Төрле курчаклар белән ирекле иҗади уеннар.        

5. Индивидуаль эш.

Кулланылган материал: бармак театры өчен курчаклар, музыкаль бизәлеш.

4 түгәрәк эше.

Тема:  Нәни булышчылар.

Максат: татар халык авыз иҗаты әсәрләрен кулланып,балаларның сөйләм телләрен баету, күңелләрен күтәрү, хезмәт аша әхлак тәрбиясе бирү.  

Эчтәлеге: 

1. Кунакка әби килә.          

2. Такмаза куллану: “Тилгән”.          

3. Уен: “Ярма чүпләү”.        

4. Җыр җырлау: “Нәни чебиләр”.

5. Индивидуаль эш.

Кулланылган материал: музыкаль үзәк, дисклар, әби костюмы, маскалар,  ике савыт, ярма.   44 бит,  “Мәктәпкәчә тәрбия” К.В.Закирова.

Ноябрь. 1 түгәрәк эше.

Тема:  “Шалкан” әкиятен сәхнәләштерүгә әзерлек, аудиоязмада карау.  

Максат: балалар белән “Шалкан” әкиятенең эчтәлеген искә төшерү, ихтиярый хәтер сәләтен үстерү, сәхнәдә чыгыш ясыйсы килү теләген хуплау.  

Эчтәлеге: 

1. Әкиятне язмада тыңлау.  

2. Геройларга характеристика бирү.                    

3. Үзебезгә уйнап карарга тәкъдим итү.        

4. Өстәл арты курчаклары белән ирекле уйнап карау.        

5. Индивидуаль эш (татар авазларының дөрес әйтелеше өстендә күнегүләр).

Кулланылган материал: аудиоязма, музыкаль үзәк,  

өстәл арты театры өчен курчаклар.  

2 – 3 нче түгәрәк эше.  

Тема: Рольләрне бүлешү, репетицияләр.

Максат: балаларның мөмкинлекләрен, холыкларын, теләкләрен истә тотып, үзара рольләрне бүлешү. Сүзләрне истә калдыру, рольгә керергә ярдәм итү. Иптәшләре алдында оялмыйча, кыю чыгыш ясарга күнектерү. Эстетик зәвык тәрбияләү.

Эчтәлеге: 

1. Әкиятне күрсәтүгә әзерлек:

- рольләрне бүлү, өйрәнү.

2. Костюмнар сайлау.

3. Дикция һәм сәнгатьлелек өстендә индивидуаль эшләү.

4. “Гөмбәләр” биюен өйрәнү.

5. “Бар матур бакча” җырының сүзләрен ныгыту.

Кулланылган материал: музыкаль бизәлеш,

костюмнар һәм атрибутлар әзерләү,

“Җырлап – биеп уйныйбыз” дискы,

“Минем өем” дискы.

4 нче түгәрәк эше.

Тема: “Сөмбеләгә – кунакка”.

Максат: Әти – әниләр өчен түгәрәк эше күрсәтү: күңел ачу кичәсе “Сөмбеләгә – кунакка”

Эчтәлеге: 

1. Әкият күрсәтү.

2. Җырлы – биюле уеннар.

3. Кызыклы уеннар.

Декабрь. 1 түгәрәк эше.

Тема: интонация: куанабыз, икеләнәбез, борчылабыз, сөенәбез, аптырыйбыз!

Максат: уеннар һәм күнегүләр аша балаларга дөрес сөйләмнең әһәмиятен ачып бирү. Сәнгатьле сөйләм телен үстерүне һәм баетуны дәвам итү. Нәниләрдә дөрес һәм матур сөйләмгә омтылыш тәрбияләү.

Эчтәлеге: 

1.Аудиоязмада әкият тыңлау.

2.Тизәйткечне төрле интонация белән әйтеп карау.

3. Дидактик өй белән уйнау: “Кәефең ничек?”

Кулланылган материал: аудиоязма, дидактик өй макеты,

“Балачак аланы” хрестоматиясе.

2 түгәрәк эше.

Тема: Тавышның төрле төсмерләре.

Максат: балаларны яңа төшенчә тембр белән таныштыру, аның мәгънәсен ачып бирү. Кешеләрнең бер – берләре белән ничек сөйләшүләренә карап интонация үзгәрүен төрле ситуацияләр аша күрсәтү. Янәшәдәге иптәшеңне ишетә һәм тыңлый белү кебек сыйфатлар тәрбияләү.

Эчтәлеге: 

1. Әңгәмә – сөйләшү.

2. Уен: “Тавышыннан таны!”

3. “Өч аю” әкияте аша тавышларны аерып ала белү, геройларны танып уйнау.

4. Үзләре яттан белгән шигырьләрне дусларың каршында сөйләү.

Кулланылган материал: төрле тембрга аудиоязмалар, кечкенә бүләкләр.

3 түгәрәк эше.

Тема: Мимика һәм жестлар.

Максат: балаларны кешенең эмоциональ халәт төрләре белән таныштыру. Иптәшеңнең йөзенә карап шул халәтне таный һәм аера белү күнекмәләре бирү. Балаларны бер – береңнән оялмаска, кыюрак булырга өндәү.

Эчтәлеге: 

1.Рәсемнәр карау.

2.Төрле ситуацияләрне мимика ярдәмендә күрсәтү.

3.Уен: “Кечкенә артистлар”.

4. Дидактик өй белән уйнау: “Кәефең ничек?”

Кулланылган материал: дидактик өй макеты,

рәсемнәр.

4 түгәрәк эше.

Тема: Сөйләм әдәбе: “Тылсымлы сүзләр”.

Максат: балаларны сөйләм әдәбе кагыйдәләренә күнектерү, әдәби сөйләм телен баету. Матур, дөрес, аңлаешлы итеп аралашуны хуплау.

Эчтәлеге: 

1.Риторика иленә сәяхәт.

2.Кунакка Убырлы килә.

3.Сөйләм әдәбе кагыйдәләрен искә төшерү.

4.Уен: “Мин башлыйм, син дәвам ит!” (мәкаль әйтеш)

5.Уен: “Тылсымлы сүзләр”  (туп белән).

Кулланылган материал:  Убырлы костюмы, туп.  

Гыйнвар. 1 нче түгәрәк эше.

Тема: Алиш абый әкиятләре үзе бер серле дөнья!  

Максат: әкиятләрне сәхнәләштерү, рольләргә бүлеп сөйләүгә кызыксыну уяту. Әкиятләр аша балада әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

Эчтәлеге:

 1. А. Алиш турында тәрбияче сөйләве.  

2. Китаплар күргәзмәсе.  

3. “ Тукмар белән Чукмар” әкияте буенча эшләнгән татарча мультфильмны карау.              

4. Фикер алышу.  

5. Курчаклар белән сәхнәләштереп уйнап карау.  

Кулланылган материал: китаплар, мультфильм (дискта), курчаклар.

2 түгәрәк эше.

Тема: Театрнын төрле төрләре белән танышу.  

Максат: балаларны театрнын төрле төрләре белән таныштыруны дәвам итү. Курчакларны дөрес йөртү техникасын күрсәтү, күнегүләр ясау.  

Эчтәлеге:

  1. Курчакларны hәм атрибутларны карау.    

  1. Диалог төзеп уйнап карау.  

  3. Үстерешле уен: “Кайсы әкияттән?”

  4.  Индивидуаль эшләү.  

Кулланылган материал: төрле төр курчаклар күргәзмәсе;  

дидактик уен: “ Бу кайсы әкияттән?”

3 түгәрәк эше.

Тема: “Минем яраткан әкият героем” – тозлы камырдан кул эше.  

Максат: балаларнын иҗади уйлау сәләтләрен үстерү, кул чукларының активлыгын арттыру хисабына сөйләм теленә йогынты ясау. Тырышлык, эш сөючәнлек, башлаган эшне азагына җиткерә белү сыйфатлары тәрбияләү.

Эчтәлеге: 

1.Әнгәмә – сөйләшү: “Минем яраткан әкият героем”.  

2. Тозлы камыр белән эшләү алымнарын искә төшерү.

3.Тема сайлау.  

4.Балаларның мөстәкыйль эше, индивидуаль ярдәм.  

5.Кул эшләреннән күргәзмә оештыру.

Кулланылган материал: тозлы камыр, такта, юеш салфеткалар, ярдәмче материаллар.

4 түгәрәк эше.

Тема: Кечкенәләр төркеме балалары өчен курчак театры  күрсәтү: “Тыңлагыз, әкият сөйлим!”  

Максат: hәр балага якын килеп, иҗади сәләтләрен ачу. Уеннар дәвамында татарча сөйләм телен активлаштыру.  Әкиятләрдәге милли төсмерләр үрнәгендә тапкырлык, әдәплелек,тыйнаклылык, үз хезмәтең белән башкаларга шатлык китерә белү сыйфатлары тәрбияләү.          

Эчтәлеге:

 1. Курчак театры күрсәтү.

2. Җырлы – биюле уеннар уйнау:

 - “Кайда безнең кулларыбыз?”,    

 - “Нәниләр”.  

3. Кечкенәләргә кул эшләре бүләк итү.  

4. Балаларның ирекле янәшә уеннары.  

Февраль. 1 нче түгәрәк эше.

Тема: “Хикмәтле алма” әкиятен сәхнәләштерүгә әзерлек эшләрен башлау.

Максат: балаларның сәхнәдә чыгыш ясау осталыкларын камилләштерүне дәвам итү. Сөйләм телен активлаштыру, дикция өстендә эшләү. Хәтерне үстерү.  

Эчтәлеге:

1. Әкиятне тәрбияче сөйләвендә тыңлау.

2.Эчтәлеге буенча фикер алышу.      

3.Татар халык уеннары уйнау:  

  • “Чүлмәк сатыш”,
  • “Без, без, без идек...”  

 4.Яңа уен белән танышу, сүзләрен hәм кагыйдәләрен өйрәнү: “Самавыр”.

  1. Авазларның сүздә дөрес әйтелешен ныгыту өчен сүзле уен – күнегүләр:    
  • “ Безелдәвек”.  (индивидуаль эшләү)  

Кулланылган материал

“Гөлбакча”, “Балачак аланы” хрестоматияләре, “Телләр белгән ил ачар”, К.В. Закирова, 51 бит.

2 түгәрәк эше.

Тема: Репетицияләр.  

Максат: балаларның сәхнәләштерү осталыкларын үстерү, hәрбер балага якын килеп, иҗади сәләтләрен ачуга ирешү, оялчан, пассив балаларны кызыксындырып уеннарга тарту. Үзебезнең милләтебезгә карата мәхәббәт, горурлык хисләре тәрбияләү.  

Эчтәлеге:

1. Рольләрне бүлешү, сүзлүрне өйрәнү.

2. Уеннарның сүзләрен кабатлау, уйнау.  

3. Костюмнар сайлау.  

4. “Без, без, без идек” уенын яңа вариантта уйнау.        

 5. Индивидуаль эш.

Кулланылган материал: атрибутлар, костюмнар,  музыкаль бизәлеш.

3 нче түгәрәк эше.

Тема: Репетицияләр.

Максат: әкиятне өйрәнүне дәвам итү, чыгыш ясау осталыкларын камилләштерү. Татар халкының милли традицияләренә хөрмәт хисе тәрбияләү.

Эчтәлеге: 

 1.Әкиятне кабатлау, авыр үзләштерүче балалар белән индивидуаль эшләү.  

2.Җырлы – биюле уен: “Күрсәт әле үскәнем!”.                

3. “Энә, җеп, төен” – хәрәкәтле уен.                      

4. Дикция өстендә эшләү өчен күнегүләр:  

  • “Җырчы бөҗәкләр”,                  
  •  “Тишек туп”.  

Кулланылган материал: “ Телләр белгэн ил ачар”, К.В.Закирова  

28 бит, 65 бит  музыкаль бизәлеш.

4 нче түгәрәк эше.

Тема: Әти – әниләр өчен күңел ачу кичәсе: “ Уйныйбыз да, җырлыйбыз да”.

Максат: балаларнын рухи яктан бай, сау – сәламәт булып үсүләрен тәэмин итү. Иҗади карашларын киңәйтү, хыялларын баету. Татар халкының милли традицияләренә хөрмәт хисе тәрбияләү.

Эчтәлеге: 

Әти – әниләр өчен “Хикмәтле алма” әкиятен сәхнәләштерү.  

   

Кулланылган материал: декорацияләр, костюмнар, маскалар.  

Музыкаль бизәлеш. Уеннар өчен атрибутлар.  

Март. 1 нче түгәрәк эше.

Тема: Театр турында әнгәмәләр циклын дәвам итү: “ Театр ул – актер hәм  тамашачы”.

Максат: балаларга  яңа төшенчәләр бирү, аларның сөйләмдә кулланылуларын активлаштыру: сәхнә, пәрдә, афиша, билет, алкышлар, суфлер, дублер. Кызыксынучанлыкларын арттыру.

Эчтәлеге: 

1. Әнгәмә – сөйләшү.                  

2. Иллюстрацияләр карау.                      

 3. Балаларның сорауларына җавап бирү.                        

 4. Сюжетлы – рольле уен: “Без артистлар”.              

 5. Балалар теләгән таныш уеннарны уйнау.  

Кулланылган материал: иллюстрацияләр, сюжетлы рәсемнәр.  

Сюжетлы – рольле уен өчен атрибутлар.  

Музыкаль бизәлеш.    

2 нче түгәрәк эше.

Тема: Дөрес артикуляция hәм сулыш өчен уен – күнегүләр.

Максат: балаларның төркемдә янәшә, дус – тату эшләү күнекмәсен ныгыту. Дөрес артикуляция hәм сулыш алу алымнарын өйрәтү. Түземлек тәрбияләү.        

Эчтәлеге:

1. Уеннар уйнау:

  • “Шар кабарту”  
  • “Ватык телефон”

2. Пантомимик уен:

“ Әйт әле, кемне күрсәтәм?”  

3. Авазларның сүздә дөрес әйтелешен ныгыту өчен уен:  

 - “ Безелдәвек”.  

4. Индивидуаль hәм төркемнәрдә эшләү.

3 нче түгәрәк эше.

Тема: Балалар өчен курчак театры:

“ Кем нәрсә ярата?”  

Максат: түгәрәккә йөрүче балалар өчен курчак театры күрсәтү, спектакльне караудан уңай тәэсирләр алу.

Эчтәлеге:

1.Зурлар көче белән нәниләргә театр күрсәтү.

2. Фикер алышу.  

3.  Үзләренә охшаган мизгелләрне рәсемгә төшерү.

4.Җырлы – биюле уен: “Чума үрдәк, чума каз”.

Кулланылган материал: декорация, костюмнар.

Рәсемләү өчен альбом, фломастерлар.

4 нче түгәрәк эше.

Тема: Безгә кунак килде. (Мәктәп театр түгәрәгенә йөрүче укучылар белән очрашу).  

Максат: мәктәп укучылары белән очрашудан уңай кичерешләр алу, алар кебек уйнау теләге уяту, үзара дуслык тәрбияләү.  

Эчтәлеге: 

Спектакль карау, аралашу, үзебезнең hөнәрләрне күрсәтү.

Кулланылган материал: музыкаль бизәлеш.    

Апрель.  1 нче түгәрәк эше.

Тема: Татар теле -  минем туган телем!

Максат: hәр халыкның туган теле үзенә газиз икәнен анлату, кеше өчен әhәмиятен анлату. Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

Эчтәлеге: 

1.Балаларга Г.Тукайның “Туган тел” шигырен уку.

2.Әңгәмә – сөйләшү.

3. Тел турында мәкальләр тыңлау, мәгънәсен аңлату.    

 4. “ Түгәрәк ясыйк әле, уртага басыйк әле! “ – сүзле уенын өйрәнә башлау.  

5. Индивидуаль эш.

   

Кулланылган материал: Г.Тукай портреты,

“ Гөлбакча”, “Балачак аланы” хрестоматияләре, мәкальләр китабы.

2 нче түгәрәк эше.

Тема: Тукай иҗаты буенча эшләнгән мультфильмнар карау көне.

Максат: алаларны Тукайның балачагы hәм иҗаты белән таныштыруны дәвам итү. Тукай образына, аның күпкырлы иҗатына кызыксыну тәрбияләү.

Эчтәлеге:

1. Шагыйрьнең балачагы, иҗаты турында сөйләү.

2.Видеоязма карау: “ Тукай турында елъязма” (өзек).  

3.Мультфильмнар карау.  

4. Китаплар, иллюстрацияләр карау.

Кулланылган материал: иллюстрацияләр, әкият китаплары, видеоязма, мультфильмнар җыентыгы: “Ак бабай”.  

3 нче түгәрәк эше.

Тема: “ Кызыклы шәкерт”, “ Бала белән күбәләк” әсәрләрен сәхнәләштерергә өйрәнү.  

Максат: шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтү, сәнгатьле сөйләм телен баету. Оялчан, пассив балаларның

сәхнәләштерү осталыкларын арттыру.Игътибарлылык тәрбияләү.  

Эчтәлеге:

  1. Викторина: “ Бу кайсы әкияттән?”.      
  2.  Шигырьләрне сәхнәләштерү элементлары кулланып, сәнгатьле итеп сөйләп карау.            

3. Пассив балалар белән индивидуаль эшләү.                      

4. “Кем тизрәк җыя?” – кисәкләрдән әкият җыю.

Кулланылган материал: костюмнар, маскалар.  

Үстерешле уен: “Әкиятле пазллар” .

Викторинада җиңүчеләргә күчтәнәчләр.  

4 нче түгәрәк эше.

Тема: Без – Тукай оныклары.

Максат: Тукай турында белемнәрен киңәйтү, аның иҗатына уңай караш тәрбияләүне дәвам итү. Сәхнәләштерү осталыкларын, сәхнәдә чыгыш ясау мөмкинлекләрен арттыру. Эстетик зәвык тәрбияләү.    

Эчтәлеге: Әти – әниләр өчен  күңел ачу кичәсе.

Кулланылган материал Декорация, костюмнар.  

Музыкаль бизәлеш.

Май.  1 нче түгәрәк эше.

Тема: Әлмәт татар драма театрында балалар өчен тамаша карау.

2 – 3 нче түгәрәк эше.

Тема: Кечкенә актер остаханәсе.    

Максат: балаларны үз көчләре белән театрга чакыру кәгазьләре ясарга өйрәтү. Уйлап чыгару, иҗади сәләтләрен күрә белү, хуплау. Башлаган эшне азагына кадәр җиткерә белү сыйфаты, чисталык – пөхтәлек тәрбияләү.  

Эчтәлеге: 

1. Берничә чакыру кәгазе үрнәген карау.  

2. Эш барышы турында фикер алышу.                    

3. Шартлар тудыру, балаларның мөстәкыйль эше.    

4. Индивидуаль ярдәм.                      

5. Күргәзмә.  

Кулланылган материал: күрсәтмә  hәм таратма материаллар.

4 нче түгәрәк эше.

Тема: Театраль калейдоскоп.

Максат: балалар белән йомгаклау түгәрәк эшенә җыелу. Иҗади уйлап чыгару сәләтләрен, рольгә керә белүләрен, бергә, янәшә  дус эшләүләрен мактау, күрә белү. Эш барышында яхшы кәеф, уңай микроклимат тудыру.

Эчтәлеге:

 Балалар теләге буенча:  

1. Күңелле уйдырмалар.            

2. Таныш әкиятләрдән өзекләр сәхнәләштерү.          

3. Яраткан җырлы – биюле уеннарны уйнау.                      

4. Курчаклар белән уйнау.                      

5. Әкият герое күчтәнәчләр тарата.

Кулланылган материал: балаларның шөгыльләре өчен бөтен шартларны тудыру.

“Күчтәнәч” балалар тапшыруы бездә кунакта.

Зал   бәйрәмчә  бизәлгән.  Турдә   «Күчтәнәч – бездә  кунакта ! »  дип    язылып  куелган. Бер  якта  өй

күренеше,чәй  өстәле .Икенче  якта- урман.

   Тәрбияче: Балалар! Кунакларыбыз  үзләрен  озак  көттермәсләр, килеп  тә  җитәрләр  инде . Без  бернәрсәне   дә онытмадыкмы?

Балалар: (җаваплар)

-бөтен  җирне  җыештырдык

-тәмле  әйберләр  пешердек

-матур  итеп  киендек                                                       

Тәрбияче: Димәк  без кунакларны  каршы  алырга  әзер?          

Балалар: Әйе!

( «Күчтәнәч» тапшыруының  көе  яңгырый,кунак-

лар  керә  )                                                                                      

 Кунаклар: Исәнмесез, балалар!

Балалар: Рәхим  итегез, түрдән  узыгыз!

Тәрбияче: Исән-сау  гына  килеп  җиттегезме?  Бик

армадыгызмы? Без  сезнең  киләсен  алдан  белеп,

көтеп  тордык.

Дәү әни: Каян  белдегез?

Тәрбияче: Татар  халкында  шундый  юраулар  бар  бит.

Балалар:

-Мендәр  ишелсә, кунак  килә!

-Самавар  җырласа,  кунак  көт!

-Саескан  ишегалдына  төштеме  -  кунак  килә!

-Песи  битен  юса  да, кунак  килә!

-Кашык  идәнгә  төшсә  дә  кунаклар  киләчәк!

Тәрбияче: Менә  бездә  нәкъ  шулай  булды  да.

(кунакларны      утыртабыз )

Тәрбияче: Бүген  безгә   килгән  кунакларны  таныдыгызмы?

Алар   сезгә   танышмы?  Ничек ?

Балалар:  « Күчтәнәч»   тапшыруы   буенча .

Тәрбияче: Әйе,  хөрмәтле  Дәү  әни,  Дәү  әти,  Йомшаккай!

Без   сезнең  тапшыруларны  яратып   карыйбыз,  кө-

теп   алабыз.Кадерле   кунаклар!  Чәй   табынына

рәхим   итегез!Сез   килүгә   гаҗәеп  тәмле  әйберләр

пешереп   куйдык. Аларны   балалар   үзләре  әзерләде-

ләр.  Табында  матур   җырлар,кызыклы   шигырьләр,

күңелле   биюләр,  серле   әкиятләр,  шаян  уеннар!

Ял   итеп,  сыйланып  утырыгыз  эле.

МУЗЫКАЛЬ    ТӘНӘФЕС

ҖЫР:  «  Гармун   уйныйм»

Малай:  Татарстан  -  үз    илебез,

Безнең   газиз   җиребез.

Безнең   газиз   җиребезнең

Балалары   инде   без!

Кыз:     Йөри   безнең   бакчага

Бик   күп   төрле   балалар,

Төрле-төрле   телләрдә

Сөйләшә   белә   алар.

«Дустым»  сүзен  дүрт  телдә

Өйрәндем   мин   үзем  дә

Әйтә   беләм  дүрт   телдә

«Исәнмесез!»  сүзен  дә.

Тәрбияче:Безнең  балалар  бакчасына  бүгенге   көндә  -------

бала   йөри.  Шулардан   -------  татар   баласы,

------   рус   балалары,-----  милләт   баласы.Алар

үзара  дус-тату,  матур  итеп  аралашып  үсәләр.

Үз  милләтләре   белән  горурланалар, башка

милләт кешеләренә  хөрмәт  белән  карыйлар,

бер  гаилә   булып   яшиләр.

Җыр: «  Сөмбелә»  ( Алмаз  белән  Алия  җырлый)

КРИСТИНА: Аю  идәнгә  егылган,

Аның   бер   аягы  сынган.

Барыбер  ташламыйм    аны

Бик   яратам  мин   аюны.

ДАША: Әминә  елый  үкереп,

Тубым  суга   төште   дип.

«Чү,  Әминә, елама,

Туп   батмый  ул   елгада…»

Тәрбияче: Әкият   сөйлим  сезгә,

Тезеп   сүзләрен   сүзгә.

Ә  сез  отып  калыгыз,

Күңелегезгә   салыгыз.

Әкият  төше  - алтындыр

Аңлаганга   акылдыр.

Әкият   сөйлим   сезгә,

Әкият  ул   күп   төрле:

Тормышның   үзе   шикелле

Катлаулы  ,  кызык,  серле.

А.Алиш    «Куян   кызы  «   әкиятен  сәхнәләштерү

Бала:  Әтәч   бик  иртә  тора

Канат   кагып   кычкыра.

-Кикрикүк,  кикрикүк!

Тор   иртәрәк,  эшең   күп!

Тәрбияче:  И-и,  Булат!  Син   әбинең  әтәче   турында  әй-

тәсеңме? Алар   бит  әле   икәү!  Чукмар   белән  Тук-

мар!

А.Алиш     «Чукмар   белән   Тукмар»  әкиятен   сәхнәләштерү

Тәрбияче:Балалар,Алиш  абыегыз   бу  әкиятләрне   сезнең

өчен   язган  - зурларның  сүзен  тыңлап  үсәргә,  дус

булырга    чакырган.

Тәрбияче:Их,  безнең   татар  кызлары

Ак   калфак   киюләре.

Калфак   кигән   чибәрләрнең

Ягымлы   көлүләре.

Кызлар!  Сезне  бик   матур  бии  диләр. Биеп

күрсәтегез  әле.

МУЗЫКАЛЬ     ТӘНӘФЕС

Татар   кызлары   биюе

Бала:  Өйгә   кайтсам  -  өй   балкыган

Өйгә   нур   иңгән!

Ерак   юлны   якын   итеп

Әбием    килгән!

(Дәү  әни   белән   Дәү   әтине  барып  кочаклый  )

Бала:  Ә   мин   дәү   әнинең    коймакларын   яратам!

Коймагы   да   коймагы:

Агып    тора    каймагы

Табада    пешеп   тора

Табынга   төшеп   тора.

Кайнар-  яланкул   тотма!

Тәмле-  телеңне   йотма.

Син   телеңне   йотсаң   әгәр ,

Кем   рәхмәт   әйтер   әбигә?

Бала:  Ә   мин   дәү   әтине   яратам!

МИНЕМ    БАБАЙ

Читек-кәвешләрен    киеп,

Башка   түбәтәен   элеп,

-Әссәләмәгәләйкүм!-  диеп

Сәлам   бирә  өйгә   кереп.

Тыйнак   кына   үтә  түргә

Һәр   кешегә   башын  иеп

Кулларын   өскә   күтәрә

-Өйгә   дога  кылыйк! –диеп

Бала-чаганы   онытмый

Чыга   хәер    өлешләре.

Кесәсендә   йөри   аның

Конфет,  өрек   җимешләре.

Тәмле   итеп   сүзен    сөйләр

Моңлы   итеп   аять    көйләр.

Ак    сакаллы,   ак   күңелле

Бабам    белән    ямьле    өйләр!

Тәрбияче:  Ә  менә   Алиянең   шигыре  песи   турында.

ПЕСКӘЕМ.

Бар  минем    пескәем

Бик   акыллы   дускаем.

Ап-ак    йомшак   күлмәге

Бизи    безнең   бүлмәне.

Күзләре    ялт-йолт   итә

Мыегы   җиргә   җитә.

Үзен   бик   яратам   мин

Аның   белән   ятам   мин.

Тик   ул   бик  иртә   тора,

Мияу,  диеп   кычкыра.

Мияу,мияу,мияу   ди,

Мин   күптәннән   уяу  ди.

ҖЫР:   «Гармун      уйныйм»

1.Гармун   уйныйм,   гармун   уйныйм,

Һаман   гармун   уйныйм   мин.

Остарып    җиткәч,  барсын  да

Биетергә   уйлыйм   мин.

Учларыңны        шапылдатып,

Чәчләреңне        сыпыр   да,

Тыпыр-тыпыр,  тыпыр-тыпыр,

Тыпыр-тыпыр,  тыпырда.

2.Әй,   бии   итек-читекләр,

Әй,    биим   мин, биим   мин.

Минем    кебек    шәп   гармунчы

Юктыр   диеп   уйлыйм   мин.

А.АЛИШ.      «КУЯН    КЫЗЫ»

КАТНАШАЛАР: әни    куян,   куян   кызы,  тиен,

Доктор    Айболит

Алып   баручы:   Бер   соры  куянның   үзе   төсле  ук  озын

колаклы,  бик  иркә,  бик  кадерле  кызы  булган.Ул

аны  бик-бик   ярата  икән.  Көннәрдән  бер  көнне

Куян   иркә  кызына    өр-яңа  киез   итекләр  алып

кайтып  биргән.

Әни   куян:  (итекләрне   тотып   керә)

Кызым,  кызым,  син   кайда?  Мә,  бәбкәем,  ки,

аякларың  туңмасын,  сызламасын.

Куян  кызы: Әнием,  бик  зур  рәхмәт.(кия)Ай,  аякларыма

шундый жылы,   рәхәт.(йөреп  карый)И,уңайсыз  ич

бу .  Йөгереп  тә  булмый,  сикереп  тә булмый.(ите-

ген  сала,  яшереп  куя)Әнием   курмәсен   әле.

Әни  куян:  Кызым,  нигә   итекләреңне  салдың? (табып

алып  бирә) Мә,  ки    тизрәк.

Алып   баручы: Әнисе  кигезә,  ул  салып  ташлый  икән.Кар

өстеннән  дә,  боз   өстеннән  дә  яланаяк   йөгергән.

Бер  көн  шулай  йөгергән,  ике   көн  шулай  йөгергән,

өченче  көнне  елый-елый,  аксый-аксый  әнисе   янына

килгән.

Куян  кызы:Кызым,кызым,  якты  йолдызым.   Синен  аяк-

ларың  шешкән  ич.  Инде   нишләргә?  Бу   баланы

кая  алып  барырга?Ничек  терелтергә?

Алып  баручы:  Аларга  ярдәмгә  тиен  килгән.

Тиен:Исәнмесез,  куяннар!  Сезгә  нәрсә  булды?

Әни  куян:  Кызымның  аяклары  шеште.

Тиен:  Сезгә  доктор  Айболитка  барырга  кирәк,  ул  сезгә

дару  бирер.

Куяннар:  Рәхмәт!

Алып  баручы:  Куян  кызын  житәкләгән  дә,  доктор Айбо

литка  киткән .  Доктор    Айболит  аларны    чират

сыз      керткән.

Әни   куян: Доктор  Айболит,  кызымнын  аяклары  шеш-

те.

Айболит:  Кая,   карыйм  әле,  нишләп  шеште  икән?

Куянкай,  наянкай,  кайда  болай  йөрдең?

Куян   кызы:  Доктор   Айболит,   мин   гаепле,   әнием

алып   биргән   итекләрне   кимәдем  дә  аякларым

туңды.

Айболит:Менә   болайрак   утыр  әле.(карый)

Әниеңнең    сүзен  тыңларга,

Кирәк   Һәрчак    туганкай.

Аякларың    ай-Һай-Һай,

Дару    сөртмичә     булмый.

Куян:  Ай,   доктор   Айболит,

Рәхмәт,   доктор   Айболит.

Айболит:  Бирәм    дускай   бер   киңәш,

Терел   генә   тизерәк.

Шундый     суык   көннәрдә

Итек   кияргә     кирәк!

Куян:   Ай,  доктор   Айболит

Рәхмәт   доктор  Айболит.

Әни  куян:  Зур   рәхмәт, доктор   Айболит!

Айболит:  Сәламәт  булыгыз!

Алып   баручы:  Өч  көн   дигәндә,  куян  баласының   аягы

төзәлгән  .  Ул  инде   киез   итеген   бер  дә   салмый

киеп   йөри   икән.

Тәрбияче:   Ә     хәзер   сүзне   Казан   кунакларына  бирик

әле   .

(КУНАКЛАР    СҮЗ     АЛА )

Тәрбияче:  (йомгаклау)

Бала:  Безнең   бакча   кунакчыл:

Якты  чырай,  такта   чәй   дип

Каршы   ала   кунакны,

Ата-баба    гадәтләрен

Без   дә   дәвам   итәрбез,

Тагын    кунакка   килегез,  көтәбез!

“Күркәм гаилә – ил терәге, сабый өчен иң кирәге!”

(гаилә көненә багышланган бәйрәм )

Матур татар көенә татар милли киеменнән малай белән кыз керәләр:

Малай: Татарстан – үз илебез,

              Безнең газиз җиребез!  

              Безнең газиз җиребезнең  

              Балалары инде без!

Кыз:      Әй, малайлар!

              Әй, кызлар!

              Тизрәк бире килегез!  

              Уйнагыз да көлегез,  

              Гөрләп торсын илебез!  

(Калган барлык балалар матур көй астында ярымтүгәрәк ясап басалар)  

Кояш:  Уятыйм әле урманны – көннәрем матур булсын!

             Уятыйм әле кошларны – көннәрем җырлы булсын!  

             Уятыйм әле дусларны – көннәрем ямьле булсын!

             Уятыйм әле җир шарын – көннәрем гөрләп торсын!  

Әтәч:  Мин бик иртә торам,

            Канат кагып кычкырам: кикрикүк, кикрикүк!

            Тор иртәрәк, эшең күп!  

           Балкыды нурлы иртә, тавышым ерак китә,

           Телим хәерле иртә, кикрикүк, кикрикүк!  

Тәрбияче:  Мин иртә белән бакчага киләм,  

           Нәни дусларның хәлләрен беләм!  

           Исәнме, Кәрим! Исәнме, Әмир!  

            Ничек хәлләрең, дускаем Самир?  

           Хәерле көннәр, хәерле көннәр!  

Күмәк җыр: “Яз килә, яз килә!”  

Бию: “Бал кортлары”  

Тәрбияче: Хөрмәтле әти - әниләр, балалар, кунаклар! Сезне Халыкара Гаилә көне белән                  тәбриклибез! Гаиләләрегезгә hәрвакыт иминлек, тынычлык, шатлык, бәхет телибез! Безнең татар милли төркеменә барысы ___ сабый - ____    малай, ____     кыз йөри. Шуларның __татар гаиләсеннән, ___ рус, ____ катнаш гаиләдән. Бер гаиләдә 3 бала, ___ гаиләдә 2 бала, ___ гаиләдә 1бала үсеп килә. Сөенечкә, үзгәрешләр булып тора, артып торабыз!  

         (Язмада сабый бала елаган тавыш ишетелә)

Менә кычкырып елап дөньяга бала килә. Бала үзенең нинди катлаулы, мәшәкатьле дөньяга килүен аңлый, шуңа күрә елый. Аның елавы: “Әти-әни, сез минем дөньяга килүемә сәбәпче булдыгыз, хәзер инде нинди тәрбия бирерсез?” – дип сезгә мөрәҗәгать итүе. Гаилә тәрбиясе – ата-ананың тырышлыгын, түземлеген таләп итә торган дәвамлы эш ул!Тату гаилә - ил терәге, сабый өчен иң кирәге!  Ягез әле, хөрмәтле әти-әниләр, сабыйларыбыз еламасыннар, бишек җыры җырлап юатыйк үзләрен!

Беренче бирем: “Бишек җыры” (бишек, 3 бәби әзерләргә)  

Тәрбияче: Бала туды... Дөньяга яңа кеше килде. Өйгә, гаиләгә яңа ямь, куаныч, юаныч, бәхет өстәлде. Шуның белән бергә яңа туган сабый ата – анасына өстәмә мәшәкатьләр дә китерде. Аларның иң беренчесе – балага исем кушу. Аңа нинди исем бирергә? Чөнки исем кешегә бер генә мәртәбә бирелә, исемнең үз мәгънәсе бар. Менә хәзер хәтирәләрне яңартып алабыз, сүзне әти-әниләргә бирәбез.  

Икенче бирем: “Безнең гаилә үрнәге – исем кушу”  

Күмәк җырлы – биюле уен: “Түбәтәй”  

Тәрбияче: Гаилә... Ул нәрсәдән башлана? Гаиләдә кемнәр яши? Без бүген шул сорауларга җавап бирәбез хәм күңелле итеп бергәләп ял итәбез.Гаиләдә генә кешеләр бер-берсен кайгыртып, бер-берсенә таяныч булып яшиләр. Бүгенге бәйрәмдә буыннар бәйләнешенә туктап китәбез, гаиләнең иң мөхтәрәм кешеләренә дәү әти, дәү әниләргә үзебезнең рәхмәтләребезне җиткерәбез, шигырь тыңлап китәбез.

“Минем бабай”, Нур Әхмәдиев.

Әбиләргә бүләккә җыр: “Әбием”  

Тәрбияче: Әйдәгез ял итеп, табышмаклар чишеп алыйк әле.

  1. Өй башында ярты ипи. (ай)
  2. Көч түкмичә, бил бөкмичә,  

Кулга керми бу нәрсә.  

Кулга керсә тиз ычкына,  

Сизелми дә бу нәрсә. (акча)  

3.Сумкалы хайван? (көнгерә)  

4.Этнең кыргый туганы? (бүре)  

5.Алтын таракның төшеп калган урыны? (басма)  

Тәрбияче: Бала өчен әти белән әнидән, әти-әни өчен баладан да кадерле кеше юктыр. Рәхим итеп карагыз, тыңлагыз, сабыйларыгыз сезне ничек яраталар!  

             Залга бер гаилә керә, бала шигырь укый:  

                      Әти, әни, мин.  

Бер ягымда – кызыл кояш,

Бер ягымда – ап ак ай.

Мине озата баралар, адашмасын дип бугай.

Бер кулымнан әни тоткан,

Бер кулымнан әтием,  

Шыпырт кына уйлап барам, үзләренә әйтмимен.  

Әни минем Кояш инде,

Әти Ай дип ышанам.  

Уң якта Ай, сулда Кояш, ә мин кемгә охшаган?

             Әти кайтыр эштән...  

hәммәсе дә әзер...  

Чәй кайнаган күптән, мичтә бәлеш пешкән.

Тик әтинең кайтып җитәсе бар эштән.  

Кайтып керер әти, әниемне үбәр,

Мине күккә чөяр,  

Бишегеннән алып Кәримне ул сөяр.  

Барыбыздан бигрәк әтине мин көтәм,  

Әллә белмисезме? Аны бик яратам!  

                    Әни керләр юа...(инсценировка)

1бала: Мин дә керләр юдым, әни, сабынлап юдым әни!  

Әни: Ай, кызым, үскәнсең, бигрәк чиста иткәнсең!  

2бала: Мин идәнне юдым, әни, сабынлап юдым, әни!  

Әни: Ай, кызым, үскәнсең, бигрәк чиста иткәнсең!

3бала: Мин бәрәңге юдым, әни, сабынлап юдым, әни!  

Әни: Ай, улым, үскәнсең!  Тукта, тукта... Нишләдең?  

(Тыныч, талгын музыка ишетелә, кечкенә гәүдәле, ап-ак сакаллы йорт иясе керә)

Йорт иясе: Тәмам аптырадым, хуҗаларны югалттым, ә алар миннән башка күңел ачып яталар... Күр инде син аларны!  

Тәрбияче: Тукта әле, бабакай! Син кемнең бабасы буласың соң?  

Йорт иясе: Мин беркемнең дә бабасы түгел, мин йорт иясе булам. Гаиләм өйгә кайтмагач борчылдым, аларны эзләп килдем. Мин бит дус, тату, яхшы гаиләләрдә генә яшим. Начар гаиләдә тавыш, ызгыш, ямь юк, андый гаиләдән хәтта йорт ияләре дә кача...  

Тәрбияче: Менә эш нәрсәдә икән, хәзер барында аңладым. Бездә бүген гаилә бәйрәме: үрнәк, тату, тәрбияле гаиләләрне чакырдык. Нәниләребез дә акыллы, әдәпле!  

                         Татар биюе (кыз белән малай)    

Йорт иясе: Күрәм, күрәм... Форсаттан файдаланып, сезгә теләкләремне ишеттерәсем килә. Мин күп сөйләргә яратмыйм, нотыгым кыска гына, тыңлагыз әле: гаилә бәхете телим үзегезгә, матур яшәгез, гаиләгезнең җылысын саклагыз! Үрнәк гаиләләр булып, балаларыгызның игелеген күреп, шатланып-куанып яшәргә язсын барыбызга да! Менә бергәләшеп чәй эчәрбез, миннән күчтәнәч! Ярый, мин кайта торыйм, ә сез бик озакламагыз, берүземә күңелсез!      

                  (балалар ярымтүгәрәк ясап җырга басалар)  

                           Күмәк җыр: “Әйлән – бәйлән”  

(Кояш керә, кечкенә кояшларны тарата, сөйли шигырен)  

Кояш:  Мин Кояш, Кояшкай,  

             Җылылыкка мин бик бай!

            Нурларымны сибәмен, сезгә шатлык бирәмен!  

Тәрбияче: Хөрмәтле әти - әниләр!   Бүгенге бәйрәм истәлеге итеп, гаиләләрегездә тагын да  җылырак, рәхәтрәк булсын дип, сезгә кояш бүләк итәбез! Рәхмәт сезгә, hәрвакыт шулай киң күңелле, ягымлы, сабыр, гади булып калыгыз!  

                 (“Балам” җырына вальс бииләр)    

Кулланылган әдәбият

1. Закирова К.В., Гаффарова С.М. “Әткәт-әнкәмнең теле”. Казан “Мәгариф”, 1997.

2. Гарәфиева Г.З. “Сөмбеләне кем белә?” Казан “Тарих” 2003.

3. Ягъфаров Р.А. “Татар балалар фольклоры” Казан “Раннур” 1999.

4.Харрасова Р.Ф. “Бармакларны уйнатыйк, туган телне өйрәник” Казан  “Хәтер” 1997.

5. Балалар өчен хрестоматияләр: “Гөлбакча”, “Раушан көзге”, “Балачак аланы” Казан: РИЦ, 2011.

6.Закирова К.В. “Уйный-уйный үсәбез” Казан“Мәгариф”,2005.

7. Закирова К.В. “Әй уйныйбыз, уйныйбыз...” Казан, 2013.

8. Закирова К.В., Кадыйрова Р.Ә., Сафиуллина Г.М. “Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе” Казан, 2013.

9. Нәбиуллина И.Ш. “Балаларны туган як тарихы белән таныштыру”  Казан, 2001.

10. Журналлар: “Мәгариф”, “Күчтәнәч”, “Салават күпере”, “Тылсымлы куллар”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Программа театрального кружка в детском саду для детей 5-6 лет

Программа театрального кружка в детском саду для детей 5-6 лет Программа театрального кружка "Теремок"...

Программа театрального кружка "Теремок"

Выразительность речи развивается в течение всего дошкольного возраста: от непроизвольной эмоциональной у малышей к интонационной речевой у детей средней группы и к языковой выразительности речи у дете...

Рабочая программа театрального кружка

Рабочая программа театрального куружка для детей 5-6 лет...

Рабочая программа театрального кружка «Театральный калейдоскоп»

Рабочая программа театрального кружка«Театральный калейдоскоп»...

Рабочая программа театрального кружка «Звездочка» для детей 5 -6 лет, старшая группа Срок реализации программы 2018-2019 учебный год

Рабочая программа театрального кружка «Звездочка» для детей 5 -6  лет, старшая группа Срок реализации программы 2018-2019 учебный год...

Рабочая программа театрального кружка «Театральный сундучок» в старшей группе

Театрализованная деятельность удивительный мир сказочного волшебства и перевоплощения, является важным фактором в художественно-эстетическом развитии ребенка, имеет активное влияние на развитие его эм...