Безнең уенчыклар.
план-конспект занятия по развитию речи (средняя группа) на тему
Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү өлкәсе буенча белем бирү конспекты.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
soylm_tele.docx | 22.91 КБ |
Предварительный просмотр:
Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү өлкәсе буенча белем бирү конспекты.
Тема: Безнең уенчыклар.
Программа эчтәлеге:
- балаларда предметларны тасвирлау, вак моториканы камилләштерү, исем, сыйфат кулланып гади җөмләләр төзергә өйрәтү; предметлар атамасы, аларның өлешләрен атау, нинди материалдан ясалуы турында сөйләү хисабына сөйләмнәрен активлаштыру; [ш] авазын ныгыту;
- балаларның кызыксынучанлыгын, игътибарын, хәтерен, фикерләвен үстерү;
- балаларда уенчыкларга карата сакчыл караш, узара дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.
Җиһазлар: видеопроектор, “Лунтик” мультфильмы видеоязмасы, Лунтик уенчыгы, “Серле янчык”, уенчык машина, йомшак куян уенчыгы, курчак, төркемдә уенчык почмагында агачтан, балчыктан ясалган уенчыклар, балалар санынча квадрат формасында киселгән кәгазьләр.
Төп белем бирү өлкәсе:Сөйләм үсеше.
Интеграль белем бирү өлкәләре: танып-белү үсеше, социаль шәхес үсеше, нәфис-нәфасәти үсеш, физик тәрбия үсеше.
Үткәрү вакыты: 21.10.2015
Балаларның яше: уртанчылар төркеме
Методик алымнар һәм чаралар:әңгәмә, күрсәтмә материал, үсендерү-мактау, сораулар,сүзле уен, дидактик уен,үстерелешле уен, ял минуты, иҗади эш, бәяләү.
Алдан үткәрелгән эш: төрле материалдан ясалган уенчыклар
Этап занятия, время, отведенное на каждый этап занятия | Содержание работы. Методы, формы, приемы, используемые педагогическим работником | Предполагаемые действия (ответы) воспитанников | Примечание |
Кереш өлеш | Өстәлдә “Серле янчык” тора. Тәрбияче балалар белән (Лунтик: “Мин тудым”,-дигән өлешкә кадәр) “Лунтик” мультфильмы видеоязмасын карыйлар. Тәрбияче видеоязманы сүндерә һәм балаларга сорау бирә. | ||
Т: Балалар, мультфильм нинди герой турында булды? Т: Бүген ул бездә кунакта. Исәнме, Лунтик! Л: Хәерле иртә, балалар! Мин сезнең балалар бакчасын күрергә килдем. Сез монда ниләр эшлисез? | Б:Лунтик Л: Исәнмесез! (уйныйбыз, җырлыйбыз, биибез, саф һавада йөрибез, өйрәнәбез, әкиятләр укыйбыз, китаплар карыйбыз...) | ||
Төп өлеш Сүзле уен | (Лунтик өстәлдәге “Серле янчыкны” күреп ала. Л: Монда могҗизалар бар мәллә? Ә аның эчен карарга ярыймы? Т: Әлбәттә, Лунтик син бит кунак. Балалар, аңа рөхсәт итәбезме? Л: “Серле янчыкта” нәрсә бар икән? Ай, монда ниндидер дүрт тәгәрмәчле, кузовлы, кабиналы предмет бар, нәрсә ул? Л: Нәрсә ул-машина? Безнең айда машина юк. Л: Бигрәк матур итеп сөйләдең, мин барсында аңладым. Л: Сез бик матур итеп әйтәсез, мин алай ук булдыра алмыйм. | Б: “Серле янчык” (индивидуаль һәм күмәк җаваплар) Б: Әйе. Б: Машина. Б: Бу машина, бу йөк машинасы. Аның тәгәрмәчләре, кузовы, кабинасы бар. Бу машина белән йөк ташып була. Б: [Ш] авазы. Б: [Ш]. Б: [Ш]. | |
Сулыш гимнастика- сы. | Т: Балалар әйдәгез Лунтикны [Ш] авазы белән дөрес суларга өйрәтәбез: Сулыш алганда кулларны як – яктан өскә күтәрәбез, сулышны чыгарганда кулларны аска тәшерәбез һәм [Ш] авазын чыгарабыз. (күнегү берничә тапкыр кабатлана). | ||
Дидиактик уен “Әйтеп бир” | Л: Әйдәгез, тагын “Серле янчык” эчен карыйк. Т: Балалар, нәрсә икән ул? Л: Бигрәк матур уенчык, минем беркайчан да куян күргәнем юк. | Б: Куян. | |
Т: Балалар, кайсыгыз куян турында сөйли? | Б: (Куян турында хикәя) | ||
Ял минуты. | Т: Балалар, әйдәгез Лунтикны уйнарга чакырыйк. (Ак куян шигырен хәрәкәтләр белән башкару). | ||
Үстерелешле уен:Сөйләп бир. | Л: Бу янчыкта тагын нәрсәдер бар. Миңа кайсыгыз ярдәм итә? | Б: Курчак. Милана: Курчак турында сөйли. Б: Уенчыклар. (балаларның җаваплары). Б: Була. Алар кәгазь уенчыклар дип атала. | |
Иҗади эш. | (Балаларга кәгазь квадратлар таратыла). | Б: Квадрат. Б: Үзебез ясаган уенчыкларны бүләк итә алабыз. | |
Йомгаклау. | Т: Балалар, без бүген нинди файдалы эш башкардык? Т: Нинди белемнәр алды Лунтик? Т:Ә сез үзегезгә нинди яңалык алдыгыз? Т: Сау булыгыз, балалар! | Б:Лунтикка ярдәм иттек. Б: уенчык төрләре белән танышты, нинди материалдан икәнен белде... Б:сөйләргә өйрәнде, уенчык ясарга өйрәнде... Б: Уенчык ясадык |
Зарипова Рамиля Равиловна, воспитатель
МБДОУ «Детский сад № 27 «Рябинушка» Елабужского муниципального района
(наименование дошкольного образовательного учреждения)
Конспект занятия
по развитию речи на тему:
«Безнең уенчыклар»
(средняя группа)
Используемая программа (образовательная система)
«От рождения до школы» под редакцией Н.Е.Вераксы, Т.С.комаровой, М.А.Васильевой
(наименование программы, образовательной системы)
Время занятия 20 мин.
МБДОУ детский сад № 27 «Рябинушка» ЕМР
(наименование учреждения, где проводятся квалификационные испытания)
Дата проведения квалификационных испытаний____________________2015 г.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
1 кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль: “Уенчыклар илендә”.
1 кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль. ...
1 кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль: “Уенчыклар илендә”.
1 кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль. ...
Уенчыклар дөньясында
Занятие в средней группе с русскоязычными детьми: (повторение пройденной темы: "Игрушки") , ознакомление с новымы словами, обогащения словарного запаса и развитие творческих познавательных интере...
Тема: Уенчыклар иле-Страна игрушек. (средняя группа)
Итоговое занятие в средней группе по теме:"Игрушки"...
Конспекты НОД по УМК : "Уенчыклар, төсләр дөньясы"; "Безнең кунаклар"
Конспекты непосредственной образовательной деятельности в старшей и средней группе по обучению детей татарскому языку по УМК с использованием словесных, дидактических игр, с использованием компьютерны...
"Безнең сәламәтлек-безнең кулларда!"
Мероприятие для подготовительной группы...
сөйләм үстерү буенча шөгыль конспекты Тема: “Уенчыклар илендә кунакта” Мустафина Г.К. Тема: “Уенчыклар безнең якын дуслар ”
Уртанчылар төркемендә сөйләм үстерү буенча шөгыль конспектыТема: “Уенчыклар илендә кунакта” Мустафина Г.К.Тема: “Уенчыклар безнең якын дуслар &rdquo...