Безнең канатлы дусларыбыз
план-конспект занятия по развитию речи (подготовительная группа) на тему
Кошларга багышланган белем бирү эшчәнлеге
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
beznen_kanatly_duslarybyz.docx | 35.48 КБ |
Предварительный просмотр:
Мәктәпкәчә әзерек төркемендә оештырылган белем бирү эшчәнлеге.
Максат: балаларда кошлар, аларның үзенчәлекле яклары турындагы белемнәрен камилләштерү. Оригами ярдәмендә кош силуэты ясарга ярдәм итү. Татар телендә кош исемнәрен, гәүдә өлешләрен дөрес атауны, хәрәкәтне белдерүче фигыльләрне, предметның билгесен белдерүче сыйфатларны әйтә белүне ныгыту. Кыска хикәя төзи белү күнекмәләрен үстерү. Кошларга карата сакчыл караш, мәрхәмәтлелек тәрбияләү.
Жиһазлар: өлешләрдән торган кош рәсеме, интерактив уен: “Кем зирәк, әйт тизрәк”, аудиоязма, оригами өчен һәр балага җитәрлек кәгазьләр, төсле каләмнәр.
Техник чаралар: интерактив такта, магнитофон, кошлар тавышы язылган диск.
Алдан эшләнгән эш: балалар белән прогулкада кошларны күзәтү, аларның үзенчәлекләре турында мәгълүмат бирү.
Эшчәнлек барышы:
Кереш өлеш. Әңгәмә.
Балалар, мин сезгә табышмак әйтәм, жавабын табыгыз.
Озын томшык, ике канат,
Очыпкилсә, ерткыч бөҗәкләрнең эше харап.
Бу нәрсә? (Кош)
Рус телендә кош – птица.
Тәрбияче: – Бүген без кошлар турында сөйләшербез. Шундый сорауга җавап бирегез әле: сез нинди кошларны беләсез? (Балаларның җаваплары)
Кошларны нинди төркемнәргә бүләбез? (Күчмә һәм кышлаучы)
Ни өчен кайбер кошлар җылы якка очып китәләр? (Балаларның җаваплары)
Дөрес, балалар, кошларга кыш көне азык табуы авыр була. Шуңа күрә алар җылы якларга китәләр.
Балалар, кошлар хайваннардан нәрсәләре белән аерылалар? (Кошлар оча, гәүдәләре каурый белән капланган).
Кош нинди өлешләрдән тора? (Баш, гәүдә, канатлар, койрык, томшык, тәпи)
Уен “Кошны төзе”
(Балалар гәүдә өлешләрен берләштереп кош силуэтын төзиләр)
Нинди кош килеп чыкты? (Күгәрчен)
Табышмаклар чишу.
Иртә таңнан кичкә хәтле
Чык-чырык та, чык-чырык. (Чыпчык)
Чыпчык – воробей.
Яшькелт-сары түшле ул,
Бер кечкенә кошчык ул. (Песнәк)
Песнәк — синица.
Агач башы тукылдык,
Тукый-тукый тук булдык. (Тукран)
Тукран – дятел.
Ала чапан киенгән,
Мал суйганга сөенгән,
Шунда төшеп йөгергән. (Саескан)
Саескан – сорока.
Нинди кош көне буе үзенең исемен кычкыра? (Карга)
Бу кошларны без нинди төркемгә кертәбез? (Кышлаучы кошлар)
Без күрсәтелгән барлык кошлар турында табышмаклар әйтештекме? Нинди кошлар калды, әйдәгез, аларны атап үтик. (Кара карга, күке, сыерчык, карлыгач)
Бу кошларны нинди төркемгә кертәбез? (Күчмә кошлар)
Тәрбияченең кара карга белән таныштыруы. Рәсем буенча кара карганы сүрәтләү.
Тәрбияче: (кара карга сурәтләнгән рәсем күрсәтә)
Кара карга нинди төстә?
Аның нәрсәләре бар?
Гәүдәсе нәрсә белән капланган?
Ул ничек кычкыра?
Кара карга бездә кышлаучы кошмы, әллә күчмә кошмы?
Тәрбияче хикәясе:
Кара карга кара төстә, аның томшыгы, ике канаты, ике тәпие бар. Гәүдәсе каурый белән капланган. Ул суалчан белән туклана. “Кар-кар-кар!” – дип кычкыра. Кара карга — күчмә кош. (Балалар рәсем буенча хикәя төзеп сөйлиләр)
Яз килгәнгә кошлар гына түгел, кешеләр дә бик шатлана. Борын заманнан безнең әби-бабаларыбыз язны каршылап бәйрәм иткәннәр, күңел ачканнар. Ә бәйрәм итергә алар урман аланнарына, болыннарга чыкканнар. Әйдәгез, балалар, без дә сезнең белән урман буена барыйк, уйнап күңел ачыйк. Тик безгә моның өчен тар басмадан үтәргә кирәк.
Без сезнең белән “Чума-урдәк, чума-каз” уенын уйнап алырбыз.
Уен “Чума-үрдәк, чума-каз”.
Аудиоязмада “Урманда кошлар тавышы” яңгырый.
Ә хәзер кошлар сайравын тыңлыйк. Барыбыз да күзләрне йомдык, ял итәбез.
Кошлар тавышын тыңлау сезгә ошадымы? Кәефләрегезгә ничек тәэсир итте?
Күтәренке кәеф белән иҗади эшебезне башларбыз.
Оригами кулланып “Кош силуэты” ясау.
(Тәрбияче күрсәткән үрнәк буенча кәгазь битен бөкләп, кош силуэты ясау)
Карагыз әле, нинди матур кошлар килеп чыкты!
Әгәр язын кошлар очып кайтмаса, яки җир йөзеннән барлык кошлар юкка чыкса, нәрсә булыр идее икән? (Балаларның жаваплары)
Әйе, зур афәт булачак. Бакча-кырларны, урман-болыннарны саклаучылар калмас. Ерткыч бөҗәкләр барлык үсемлекләрне, икмәк уңышларын, җиләк-җимешләрне юк итәрләр, җир буйлап җимеш, үлән, чәчәк орлыкларын таратучы булмас. Без беркайчан да кошларның моңлы сайрауларын ишетмиячәкбез. Әйдәгез, балалар, безнең канатлы дусларыбызны, кошларны, яклыйк һәм саклыйк.
Килегез, кил, кошкайлар.
Сез бит безнең дускайлар.
Бакчабызга куныгыз,
Көн дә кунак булыгыз.
(Х.Гарданов)
Йомгаклау.
6 – 7 яшьлек балалар өчен
Максат: балаларга кошларның файдасы турында аңлату, кошларга сакчыл караш, мәрхәмәтлелек сыйфатларын тәрбияләү, аларны рәнҗетмәскә кирәклеген төшендерү.
Тәрбия бурычы: кошларга карата сак караш, кайгыртучанлык тәрбияләү.
Үстерү бурычы: балаларның диалогик сөйләмен, логик фикерләү сәләтен үстерү.
Белем бирү бурычы: балаларның кошлар турындагы белемнәрен ныгыту.
Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.
Ысуллар һәм алымнар: бармак уены, хәрәкәтле уен, сорауларга жавап бирү, табышмак әйту, күргәзмә материаллар, әңгәмә, биремнәр, балалар сөйләмен бәяләү, мактау, аудиоязма тыңлау.
Җиһазлар: кош рәсемнәре, аудиоязмада кошлар тавышы, магнитофон, “Сыерчык” җырына фонограмма.
Сүзлек өстендэ эш: зәһәр, зирәклек.
Алдан эшләнелгән эш: кошлар темасына багышланган рәсемнәр карау, табышмаклар өйрәнү, шигырьләр уку, “Сыерчык” җырын өйрәнү, кошларга сакчыл караш кагыйдәләрен өйрәнү.
Кулланылган әдәбият:
- Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе: методик кулланма / К. В. Закирова;
- Балалар бакчасында бердәм белем бирү эшчәнлеге: балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен методик кулланма /З.М.Зарипова;
- Туган телдә сөйләшәбез: 5-7 яшьлек балаларны туган телдә сөйләшергә өйрәтү буенча методик ярдәмлек /Төз.: З.М.Зарипова;
- Балачак – уйнап-көлеп үсәр чак: балалар бакчасында уеннар: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм физкультура инструкторлары өчен методик кулланма /К.В.Закирова, Л.М.Мортазина.
Эшчәнлек төзелеше.
- Эмоциональ халәт тудыру, кереш оештыру мизгеле.
- 2. Бармак уены «Кошларны сыйлау»
- Н. Арслановнын «Кугәрчен» шигырен уку.
- Аудиоязма тыңлау.
- Табышмакта кунакта.
- Ял минуты “Кошлар”
- Дидактик уен «Сорау-жавап»
- Хәрәкәтле уен «Очты-очты»
- Үстерешле диалог.
- Җыр “Сыерчык”
- Әңгәмә “Кошларны яратыйк”
- Йомгаклау.
Эшчәнлек барышы:
Тәрбияче: Балалар, исәнмесез! Хәерле көн сина, хәерле көн мина, хәерле көн барыбызга! (Балалар тәрбияче яныны килеп басалар.)
-Балалар, әйдәгез бармак уены уйнап алыйк әле.
Бармак уены “Кошларны сыйлау”
Кошлар, кошлар килегез! (Бармаклар белән чакыру хәрәкәте)
Без сезгә май бирербез. (Куллар белән кисү хәрәкәте)
Сезгә җим әзерләрбез (Бармаклар белән җим сибү хәрәкәте)
Кар өстенә сибәрбез.
Бу өлеш – кугәрченгә, (Уң кул белән күрсәтү)
Бу өлеш – чыпчыкларга (Сул кул белән күрсәтү)
Каргаларга – токмачлар (Куллар белән әвәләу хәрәкәте)
Тук булыгыз, кошкайлар. (Кулларны як-якка жәю хәрәкәте)
Шигырь уку: Нури Арсланов “Күгәрчен”
Бер кошка кызыгамын.
Тәпие кызыл аның,
Атлаган саен баш ия
Гадәте кызык аның.
Ак та була кугәрчен,
Күк тә була күгәрчен.
Уйный кояш нурларында-
Күктә була күгәрчен.
Гөлдер-гү, гөлдер-гү.
Бигрәк чибәр, кемдер бу?
Тәрбияче: Балалар, шигырьдә нинди чибәр кош турында сүз бара? (Күгәрчен турында.) Ә тагын нинди матур кошларны беләбез? (Карлыгач, тургай, сандугач, тукран һ.б.- слайдлар)
Аудиоязма тынлау “Кошлар тавышы”
Балаларга төрле кошлар тавышы тыңлатыла.
Табышмакта кунакта.
Җәй шакылдый бу чүкеч,
Кыш шакылдый бу чүкеч.
Ничек чыдый бу чүкеч? (Тукран)
Чырык-чырык чыркылдый,
Бер жиргә дә ул китми.
Безнең белән дус яши,
Әйтегезче, ул ни? (Чыпчык)
Ала чапан киенгән,
Мал суйганга сөенгән,
Шунда төшеп йөгергән. (Саескан)
Кырау булсын,
Кырпак булсын,
Китмәс дустым.
Җәен-кышын,
Салмый сары
Алъяпкычын. (Песнәк)
Ял минуты “Кошлар”
Кошлар булып очабыз, (Балалар кулларын як-якка җәеп “очалар”,
Аннан җиргә кунабыз, (Чүгәлиләр)
Бераз ял итәбез дә
Тагын очып китәбез. (Кулларын як-якка куеп “очалар”.)
Дидактик уен «Сорау-жавап»
Тәрбияче: Ә хәзер, балалар, мин сезгә сораулар бирәм, сез мина җавап бирерсез.
– Көз көне жылы якларга китеп, кыш көне кайтучы кошлар ничек атала?
– Иң беренче нинди кошлар кайта?
– Нинди кош баласын башка кошлар тәрбияли?
– Сыерчык оясы булмаса, сыерчыклар кая оялый?
– Ни өчен каргалар, сыерчыклар җир сукалаучы трактор артыннан бара?
Хәрәкәтле уен “Очты-очты”
«Очты-очты» уены уйнала. (Балалар кошлар исеме әйтелгәндә кулларын селкергә тиешләр)
Үстерешле диалог “Кошларга ярдәм итик”
-Урамда кайсы вакыт?
-Һава торышы нинди?
-Кышлаучы кошларга нинди кошлар керә?
-Алар кышның зәһәр суыкларына ничек жайлашалар?
-Нинди кош кыш көне бала чыгара?
-Кышын кошларга нинди азык бирергә була?
-Кошларга ничек ярдәм итәргә мөмкин?
-Кешеләр ярдәм итмәсә, кошлар кышын нишләрләр иде?
Җыр “Сыерчык”
(Г. Лотфи сүзләре, И. Шәмсетдинов музыкасы)
Өй түрендә бакчада,
Талчыбык куначада
Сыерчык канат кага –
Яз килүгә шатлана.
Җилпенә ул, талпына,
Шатланып сайрап куя:
Ак каенның башында
Бик матур оя тора.
Кем ясаган ояны-
Сыерчык белә аны.
Чут –чут итеп сайравы –
Аның оя сайлавы.
Кошларны яратыйк!
Тәрбияче: Кошлар – яшеллек дуслары алар. Шуңа күрә аларны яратыйк, саклыйк, ярдәм итик.
Балалар тәрбияче белән бергәләп түбәндәге кагыйдәләрне искә төшерәләр:
Кошлар өчен җимлекләр һәм оялар эл.
Кошларны куркытма, рәнҗетмә.
Кош оялары янында кычкырма, шаулама.
Кош оясын туздыма
Андагы йомыркаларны, кошчыкларны кулыңа алып карама.
Тәрбияче: Балалар, сезнең белән бүген кошлар турында сөйләштек, төрле биремнәр үтәдек, сез кошлар турында күп нәрсәләр белдегез. Булдырдыгыз, балалар, бүген сез аеруча тырыштыгыз!!!
Кошлар – безнең дусларыбыз. Аларга ярдәм итик, саклыйк, язмышларына сизгер булыйк!!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
"Безнең канатлы дусларыбыз"
Балаларда кошларга карата мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык хисе тәрбияләү. Кошларга да кешеләрнең ярдәме бик әһәмиятле булуын аңлату....
Канатлы дусларыбыз!
Дәрес эшкәртмәсе балаларның кошлар турындагы белемнәрен, күзаллауларын үстерүне максат итеп куеп төзелгән....
Безнең канатлы дусларыбыз
Безнең канатлы дусларыбыз...
Экологик тәрбия буенча проект эше: "Агачлар - безнең яшел дусларыбыз"
Балалар бакчаларында экологик тәрбия бирү, туган ягыбызның табигатенә карата сакчыл караш булдыру без - тәрбиячеләрнең төп бурычларының берсе булып тора....
Безнең канатлы дусларыбыз
проект...
"Канатлы дусларыбыз" конспект
Үсәбез, өйрәнәбез, эзләнәбез......
«Агачлар – безнең яшел дусларыбыз».
Күп гасырлар буенча кешелек искитмәле тере җан ияләре-агачлар белән янәшә яши. Без аларның күршедә булуына , шулкадәр ияләштек ки, хәтта агачларның кеше тормышы һәм Җ...