Конспект занятия по развитию речи "Әкият аланында"
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа) по теме
Конспект занятия по развитию речи на татарском языке "Әкият аланында"
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
kiyat_alanynda.doc | 42 КБ |
Предварительный просмотр:
Әкият аланында
Шөгыльнең максаты: Үз телеңне, үз халкыңны ярату, аны хөрмәтләү, татар халык иҗаты турында белемнәрне ныгыту, бирелгән сорауларга дөрес җавап бирү, диалогик һәм монологик сөйләм телен үстерү, әкиятләр эчтәлеге аша яхшыдан яманны аера белергә өйрәтү.
Җиһазлар һәм персонажлар: йомгак, шүрәле, су анасы, әкиятләргә картиналар.
Шөгыль барышы:
Балалар түгәрәккә баскан.Тәрбияченең кулында серле йомгак.
- Балалар, минем кулымда серле йомгак. Ул безне хәзер әкиятләр иленә алып бара.(йомгакны тәгәрәтеп җибәрә, арттан балалар бара). Cлайд№1
- Балалар, кайда килеп чыктык без?
- Урманга.
- Әйе,балалар. Нинди матур урман.
(әкрен генә көй яңгырый, кошлар сайравы ишетелә) Слайд№2
- Кошлар сайрый, саф һава.
- Балалар, урманда без белгән нинди әкият геройлары яши?
- Балалар саный: Шүрәре, Убырлы карчык, Соры бүре, Хәйләкәр төлке, Куркак куян һәм башкалар. Слайд№4
(кычкырган тавыш ишетелә)
-Коткарыгыз, зинһар, Былтыр бармакларымны кысты. Слайд№5
Алда, агачлар артында, Шүрәле бүрәнә остендә утыра. Үзе кычкыра.
Балалар килеп Шурәлегә булышалар.
- Рәхмәт сезгә балалар. Сез мине белшсезме соң?
- Әйе, син Шүрәле. Габдулла Тукай әкиятеннән.
- Кем сойли белә бу экиятне?
(Бер бала әкиятне кыскача гына сойли).
Шүрәле: - Әйдәгез әле, болай күп белгәч бер уен уйнап алыйк әле сезнең белән. Мин сезгә шигырь укыйм, сез аны кайсы әкияттән икәнен әйтегез.
Шүрәле укый:
Әйдә кызым безгә,
Безнекеләр байлар,
Ашыйлар да, эчәләр,
Уйныйлар да, коләләр. ( үги кыз). Слайд№6
Таудан тауга йоримен,
Тау жимеше жыямын,
Кырдан кырга йоримен
Кыр җимеше җыямын.
Бер имиемә сот жыям,
Бер имиемә май җыям. ( Кәҗә бәтиләре һәм бүре). Слайд№7
Әйләнмәле карама,
Бәйләнмәле карама
Соры бүре куып килә
Яшер мине карама. ( Голчәчәк). Слайд№8
Булдырдыгыз, балалар! Сез әкиятләрне беләсез икән. Әйдәгез әле, бер уен уйнап китик әле.
Ял минуты. “ Кети – кети”. Слайд№9
Карга килеп – казан асар,
Торна килеп – тоз салыр,
Саескан килеп - салма салыр,
Песнәк килеп – пешерер,
Чыпчык килеп – тошерер.
Моңа бирер, моңа бирмәс
Кечкенә түти туймый калыр,
Кети, кети, кети, кети.
Тәрбияче:– Шүрәле белән бик күңелле булды. Әйдәгез йомгагыбыз тәгәрәп китте, артыннан калмыйк. слайд№10
Йомгак су буена тәгәрәп килә, анда Су анасы чәчен тарап утыра. слайд№11
- Сезнең арагызда караклар юкмы? Мин каракларны яратмыйм.
- Юк, Су анасы, безнең балалар бик тәртиплеләр. Алар синең турыдагы әкиятне беләләр. Әйдәле балалар, сойләп бирегез әле.
- (балалар Г.Тукайнын “Су анасы” әкиятен сойлиләр). Слайд№12
Су анасы: - Бик белемле балалар икән сез. Ә сез яхшылык турында мәкальләр беләсезме соң?
Балалар мәкальләр әйтәләр:
- Алдыйм дигән үзе алданырю
- Олыларны хөрмәт ит, кечкенәләрне шәфкатъ ит.
- Булма син толке, булырсың колке.
- Яхшының, үзе үлсә дә, исеме калыр.
Булдырдыгыз! Табышмаклар беләсезме соң? Тикшереп карыйм әле?
- Чәч тарыйбыз һәркон иртән,
- Булмаска алак – шалак, аның исеме ( тарак). Слайд №13
Су анасы балаларны мактый. Йомгак тәгәри, балалар аның артыннан китә.
Аларга Кызыл калфак очрый.
- Исәнме Кызыл калфак, нишләп йорисең монда? слайд №14
- Мин әбием яныннан кайтып киләм, ул мина бик куп рәсемнәр бирде. Сез бу рәсемнәрнең нинди әкияттән икәнлеген беләсезме? Әйдәгез, бергәләп карыйк әле. ( балалар карыйлар һәм әйтеп баралар).
Рәсемнәрдә ( әби, бабай, тычкан, тавык) слайд №15,16
- Чуар тавык әкияте.
( әби, ак әтәч, кызыл әтәч)
- Чукмар белән Тукмар. Слайд №17,18
( бабай, әби, онык, эт, мәче, тычкан).
- Шалкан. . Слайд№19,20
(өч аю, кыз)
- Өч аю. Слайд№21,22
(тычкан, бака, куян, төлке, аю)
- Теремкәй. . Слайд№23,24
Кызыл калфак: - Рәхмәт дусларым! Сез бик күп әкиятләр беләсез икән. Слайд 25
Тәрбияче: - Балалар безгә бакчабызга кайтырга кирәк, әкият геройлары белән саубуллашыйк.
- Сау булыгыз!
Тәрбияче: - Балалар, сез миңа буген барыгыз да бик ошадыгыз. Сез бугенге барлык биремнәрне дә утәдегез. Сезгә бугенге сәяхәт ошадымы? Шөгылебез шуның белән тәмам. Әле тагын да әкиятләр укыбызны дәвам итәрбез.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Конспект занятия по развитию речи в подготовительной к школе группе на тему: «Зимующие птицы » Конспект занятия по развитию речи в подготовительной к школе группе на тему: «Составление рассказа по схеме о комнатном растении.»
Закрепить знания детей о зимующих и перелетных птицах, условиях их жизни, роли человека в жизни зимующих птиц. Упражнять в образовании сложных прилагательных, согласуя их с существительными в мужском ...
Конспект занятия по развитию речи в средней группе Тема: "Военная техника" план-конспект занятия по развитию речи
Формирование представлений о военном транспорте и его назначении.Закрепление в речи существительного с обобщающим значением транспорт....
Конспект занятия по развитию речи в старшей группе. Пересказ сказки «Лиса и рак» Конспект занятия по развитию речи в старшей группе на тему: «Пересказ сказки «Лиса и рак»
Конспект занятия по развитию речи в старшей группе. Пересказ сказки «Лиса и рак»Конспект занятия по развитию речи в старшей группе на тему:«Пересказ сказки «Лиса и рак&raq...
...конспекты занятий по речевому развитию для 1 младшей группыплан-конспект занятия по развитию речи (младшая группа)
Занятия с детьми ясельной группы носят игровой характер. Однако они имеют определённые цели, задачи, средства их осуществления и тем самым отличаются от игры. С самого начала занятий воспитателем став...
Конспект занятия по развитию речи в старшей группе. Викторина "Веселые ребята" план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа)
Конспект занятия по развитию речи в старшей группе. Викторина "Веселые ребята"...
Конспект открытого занятия по развитию речи в старшей группе "Путешествие в сказочную страну". план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа)
Конспект открытого занятия по развитию речи в старшей группе "Путешествие в сказочную страну"...
Конспект открытого занятия по развитию речи в старшей группе "Путешествие в сказочную страну". план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа)
Конспект открытого занятия по развитию речи в старшей группе "Путешествие в сказочную страну". план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа)...