КҮБӘЛӘК КОРТЫ МАТЕМАТИКА ӨЙРӘТӘ
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) на тему

1. Балаларны хайваннар дөньясының иң кечкенәләре - бөҗәкләр белән танышуны дәвам итү. Күбәләк   һәм аның үсеш циклы турында иң гади мәгълүмат бирү.

Тәрбияченең кушуы буенча әйтелгән төстәге (зурлыктагы, формадагы) предметларны табуларына, күрсәтүләренә, күбәләк булып очып уйнауларына ирешү. Кайбер күренешләр арасындагы иң гади сәбәп бәйләнешләре турында аңлатма бирү (күбәләк корты салкында йоклый, яз көне уяна, күбәләккә әйләнә. Хәзер салкын, димәк, йоклый). Предметларны саный белү күнекмәләрен ныгыту (бер, ике, күп). Аваз ияртемнәрен, аерым сүзләрне дөрес әйтергә өйрәтү буенча күнегүләр башкару. Балаларны тәрбияченең сөйләвен аңлый белергә өйрәтүне дәвам итү. Гади сорауларга җавап кайтара белүләрен ирешү.

2. Хайваннар дөньясына, бөҗәкләргә карата кызыксыну уяту, аларны яклау һәм саклау теләге булдыру, кайгыртучанлык дуслык тәрбияләү

3.Логик фикерләү, акыл, зиһен, хәтер, игътибарлылыкны үстерү

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kublk_korty_matematika_oyrt.docx21.14 КБ

Предварительный просмотр:

КҮБӘЛӘК КОРТЫ МАТЕМАТИКА ӨЙРӘТӘ

кечкенәләр төркеме

Шөгыль: Сөйләм үстерү.

Максат:

1. Балаларны хайваннар дөньясының иң кечкенәләре - бөҗәкләр белән танышуны дәвам итү. Күбәләк   һәм аның үсеш циклы турында иң гади мәгълүмат бирү.

Тәрбияченең кушуы буенча әйтелгән төстәге (зурлыктагы, формадагы) предметларны табуларына, күрсәтүләренә, күбәләк булып очып уйнауларына ирешү.

Кайбер күренешләр арасындагы иң гади сәбәп бәйләнешләре турында аңлатма бирү (күбәләк корты салкында йоклый, яз көне уяна, күбәләккә әйләнә. Хәзер салкын, димәк, йоклый).

Предметларны саный белү күнекмәләрен ныгыту (бер, ике, күп).

Аваз ияртемнәрен, аерым сүзләрне дөрес әйтергә өйрәтү буенча күнегүләр башкару.

Балаларны тәрбияченең сөйләвен аңлый белергә өйрәтүне дәвам итү. Гади сорауларга җавап кайтара белүләрен ирешү.

2. Хайваннар дөньясына, бөҗәкләргә карата кызыксыну уяту, аларны яклау һәм

саклау теләге булдыру, кайгыртучанлык дуслык тәрбияләү

3.Логик фикерләү, акыл, зиһен, хәтер, игътибарлылыкны үстерү

 Сүзлек өстендә эш: күбәләк корты, свисток, зарядка, әз.

Җиһазлау: Уенчык куяннар, линолеумнан киселгән эзләр, урман силуэты, күбәләк корты уенчыгы, аның башмаклары, һәр балага күбәләк рәсемнәре, 2 чәчәкле алан, 2 йорт, геометрик фигуралар.

Алдан эшләнгән эш: табигатьтә бөҗәкләрне күзәтү.

Методлар һәм алымнар: Күргәзмәлелек, проблемалы ситуация, сорау-җавап.

Шөгыльнең структурасы:

Оештыру өлеше. (Поездда бару, артикуляцион гимнастика).

Төп өлеш. (Проблемалы ситуация, эзләрнең хуҗасын табу, төсләрне ныгыту, зур-кечкенә, озын-кыска төшенчәләрен ныгыту, күбәләк булып уйнау, форманы ныгыту, ачкыч белән өйне ачып керү.)

Йомгаклау. Сюрпризлы момент.

Шөгыльнең барышы: Тәрбияче балаларны шөгыльгә әзерли, (Балалар, безнең бүген бик кызыклы шөгыль була. Әйдәгез әле, тизрәк барып җитәр өчен, поездга утырыйк.) Бал алар бер-бер артлы тезелеп җырлап керәләр:

Алга таба барабыз тик-так, тик- так.

Гөрләп чаба паровоз пух-пах, пух-пах.

Вагоннар җырлап чаба ух-ах, ух-ах.

Свисток яңгырап китә, ту-ту, ту- ту.

Зур паровоз уфылдый пуф-пуф, пуф-пуф.

«Бүген бигрәк ардым»-ди, уф-уф, уф-уф. (туктыйлар, утыралар.)

Тәрбияче:

- Әйдәгез бераз ял итеп алыйк, килә-килә арыдык. Мин сезгә бер әкият сөйлим «Тел» турында.

Артикуляцион гимнастика.

Яшәгән,-ди, булган,-ди,-тел. Иртән тору белән зарядка ясаган, тешләрен чистарткан, юынган (тиешле хәрәкәтләр ясыйлар).

Ишекләрне ачып, урамга чыккан ( ирен, казналык, тел белән хәрәкәтләр). Уңга, сулга караган, өскә ( кояш чыкканмы), аска (күлләвекләр юкмы), аннары йөгереп килгән. (Тиешле хәрәктләрне башкаралар). Тирән итеп сулыш алган да (тын алу һәм

чыгару), тел өенә кереп киткән. Башта бер ишеген япкан (тешләрне), аннан икенчесен ябып куйган (иреннәрне кысу).

Кинәт ишек шакыйлар. Куян килеп керә. Куян белән исәнләшәләр.

Нигәдер куянның кәефе юк. Нәрсә булды сиңа куян кызы?

Менә балалар бакчасына кунакка килгән идем уйнарга, хәзер адаштым, өйгә кайтасым килә, әнием, әтием янына.

  • Балалар, куян кайда яши? Аңың өе кайда? (Урманда. Әйдәгез куянны илтеп куябызмы?) Балалар ризалашалар. Урманга дип чыгып китәләр. Барганда эзләр күрәләр.
  • Балалар, карагыз әле, монда нәрсә күрәсез? Әйдәгез әле эзләр буенча барыйк, хуҗасын табыйк, бәлки ул безгә ярдәм итәр.

(Балалар эзләр буенча баралар, агач төбендә күбәләк кортын табалар. Исәнләшәләр.)

  • Ә менә кемнең эзләре икән бу! Ничә күбәләк корты бар? Ә эзләре? (бер, күп). Нишләп монда ятасың, ник йокларга ятмадың? ( балалар сорыйлар). Хәзер суык урамда, туңгансыңдыр.

Әйе, миңа суык шул. Менә шуңа күрә башмакларымны эзләргә дип чыккан идем, таба алмыйм. Сез күрмәдегезме минем башмакларымны?

(Тәрбияче башмаклар салынган тартма чыгара. Менә бу тартмада башмаклар бар, синеке микән? (балалар сорыйлар). Син аларны кунакка килгәч калдырып киткәнсең.

Ә хәзер балалар сиңа киенергә булышырлар. Бу башмакны кайсы аягыңа кидерәбез. Ни өчен? Бусын? (Күбәләк корты нәрсәләрен киде? Ничә башмагы бар? Нинди төстә?) Күбәләк корты рәхмәт әйтә. Мин рәхәтләнеп язга чаклы йоклармын, үсеп, күбәләккә әйләнермен.

- Әйдәгез, балалар, күбәләк кортына уен уйнап күрсәтик.

Корт булып үсәм (үсү хәрәкәте), яфраклар ашыйм (ашау хәрәкәтләре).

Үземне төрәм (үзләрен кочаклап, бер урында әйләнү).

Аннан соң йоклыйм (күзләре йомык, куллары баш артында).

Яз көне уянам (сулыш алалар), өемнән чыгам (сулыш чыгаралар). (Тәрбияче балаларга күбәләкләр бирә).

Күбәләк булып кырда, болында очам. (Матур көй астында очалар, көй беткәч, зур күбәләкләр зур чәчәккә, кечкенә, күбәләкләр кечкенә чәчәккә «куналар»). (Күбәләк корты куана, җылына.)

-Ә сез нишләп урманда йөрисез әле?

-Куянның өен эзлибез. Син белмисеңме, күбәләк корты?

-Беләм менә куянның әнисе миңа ачкычлар калдырып киткән иде, мин аларны сезгә бирәм.

-Рәхмәт, күбәләк корты, сиңа бүләк бирәсебез килә. Балалар, әйдәгез күбәләк корты җылынып йокласын өчен без аңа япма бүләк итик. (Сәдәпләр белән каптырып, чәчәкле япма ясыйлар). Күбәләк кортына ябалар, теләкләрен әйтәләр. Хушлашып, юлны дәвам итәләр. Күбәләк корты алда елга булуын, үтәр өчен басма кирәклеген әйтеп, ике басма бирә. Кайсы кирәк шунысын кулланырсыз,- ди.

Елга аша үтеп (басмаларны дөрес куеп), икенче ярга чыгалар. Бинокльдән карыйлар, (бармак гимнастикасы).

Каршыларында ике өй, кайсы куянныкы? Ачкычлар белән йозакны ачалар. Нинди ачкычлар белән ачтык? (тугәрәк). Дөрес ачкач, куянның әнисе килеп чыга. Шатлану. Матур көйгә бииләр.

Кире бакчага кайталар. Әни куян биргән күчтәнәчне ашыйлар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Интегрированное занятие по математике и обучению детей правилам дорожного движения в подготовительной группе «Математика в дороге»

Программное содержание: Совершенствовать навыки счета в пределах 10, учить на наглядной основе составлять и решать задачи на сложение и вычитание, закрепить умение измерять длину предмета с помощью ус...

Конспекты занятий По математике Конспект занятия по математике в средней группе Тема: План (карта путешествий) Программные задачи: Формировать умение ориентироваться по элементарному плану, правильно определять взаимное расположение предметов в про

Конспекты занятийПо математикеКонспект занятия по математике в средней группе Тема: План (карта путешествий)Программные задачи:Формировать умение ориентироваться по элементарному плану, правильно...

конспект по математике " Юный математик"

Группа: Подготовительная , старшая.Технология: Социо-игровая Цель:Развитие логического мышления через блоки Дьенеша.Задачи: Развитие умений рассшифровывать ( декодировать информацию)о наличии или...

Викторина к сказкам "Яг Морт", "Корт Айка" и "Хозяин Керча реки"

Викторина к сказкам "Яг Морт", "Корт Айка" и "Хозяин Керча реки"...

"Птичий фуд - корт"

Экологическая акция«Птичий фуд - корт»,(в рамках празднования Международного дня птиц)...

Фотоотчет по итогам экскурсии на крытый хоккейный корт пгт.Излучинск

Педагоги поставили перед собой несколько задач: приобщать детей к традициям большого спорта, познакомить  детей  со спортивными объектами городского поселения, познакомить со спортивным инве...

Конспект занятия по математике в средней группе «Веселая математика» Конспект занятия по математике в средней группе «Веселая математика» Воспитатель: Бейнарович С.А. Цель: развивать математические способности. Задачи: -закреплять умение считать (в преде

Конспект занятия по математике в средней группе «Веселая математика»Конспект занятия по математике в средней группе «Веселая математика»Воспитатель: Бейнарович С.А.Цель: развив...