Чаллы син минем
учебно-методический материал по развитию речи (старшая группа) на тему
Предварительный просмотр:
Тема: “Чаллым син минем”
(зурлар төркеме өчен музыкаль - әдәби кичә)
Бурычлар:
1.Балаларның туган шәһәрләре турындагы белемнәрен арттыру ( аның табигате, үзенчәлекле урыннары).
2.Балаларның иҗади сәләтләрен үстерүне дәвам итү
3.Балаларда патриотик хисләр тәрбияләүне дәвам итү, туган шәһәрләре белән
горурлану хисләре булдыру.
4. Балаларда дустанә мөнәсәбәтләр булдыру, бердәмлек, дуслык кебек
сыйфатлар тәрбияләү
Җиһазлау: агач макетлары.
Техник чаралар: магнитафон
Дидактик материал: сандык, яулык, төрле герблар, гөмбә, биремнәр язылган
карточкалар.
Залны бизәү: шәһәр сүрәтләнгән рәсемнәр күргәзмәсе,” КамАЗ” макеты, үзәк
стена шарлар һәм “Чаллым син минем” дигән сүзләр белән бизәлгән.
Алдан эшләнелгән эш: балалар белән шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнү,
медальләр әзерләү, ата – аналар өчен чакыру кәгазьләре әзерләү.
Музыка хезмәткәре һәм тәрбиячеләрнең әзерлеге: кичәнең сценариен язу,
репертуар сайлау, костюмнар әзерләү.
Бәйрәмнең барышы:
Алып баручы: Исәнмесез балалар, кунаклар! Без бүген бу матур залда “ Чаллым син минем” исемле бәйрәм кичәсенә җыелдык. Бу бәйрәмдә шәһәребез, туган җиребез турында сөйләшербез.
( Балалар керә)
1 бала: Татарстан күкрәгендә
Күтәрелде бер кала.
Төзелде ук ак ташлардан,
Яр Чаллы, дип атала.
2 бала: Җыр белән уяна Чаллы,
Җыр белән яши Чаллы.
Чулман җырлап ага һаман.
Җыр белән яшәрә Чаллы.
3бала: Кама ярын балкыттың син,
Нурлы да син, ак кала.
Иман өстәп халкым синдә
Мәрмәр мәчетләр сала.
4 бала: Чаллы, Чаллы – туган җиребез,
Татарстан – туган илебез.
Җир, суларның син иң якыны,
Шәһәрләрнең син иң матуры.
Балалар башкаруында күмәк җыр: “ Чаллым минем”
( Р. Хисами сүзләре, З. Сәгыйтов музыкасы).
( Тирә ягына карана – карана Шүрәле керә).
Шүрәле: Нинди зур, үзе мәзәк урман! Монда җанварлар да әллә нинди.
(балалар янына килә, кайсын тотып, кайсын иснәп карый) Синең койрыгың
кайда? Ә синең мөгезең кайда?
Алып баручы: Исәнме Шүрәле!
Шүрәле: Исәнмесез!
Алып баручы: Син каян килеп чыктың монда?
Шүрәле: Мин елга буена суга дип төшкән идем дә, менә адаштым.(елый)
Алып баручы: Әйе балалар адашырга бик мөмкин, чөнки безнең шәһәр Чулман
елгасы буенда урнашкан, ә елганың аргы ягында калын урман. Ул урманда
төрле җәнлекләр, кошлар яши, ә син Шүрәле бер дә борчылма без сиңа юлны
күрсәтербез.
Шүрәле: Рәхмәт сезгә бик зур.
Алып баручы: Шүрәле бәлки син безнең белән бәйрәмдә калырсың, безнең
туган шәһәребез турында күп яңалыклар ишетерсең, балалар белән күңел
ачарсың.
Шүрәле: Мин күңел ачарга бик яратам. Менә минем уенчыгым да бар.
( Кулындагы чебен гөмбәсен бер балага ыргыта) Тот тизрәк, кем тота шул ашый!
Алып баручы: Шүрәле синең гөмбәң агулы гөмбә бит, шулаймы балалар?
( Тәрбияче гөмбәне балаларга күрсәтә) Әйдә Шүрәле безнең уенны уйныйбыз, әнә
күрәсеңме нинди матур сандык.
Шүрәле: Күрәм, күрәм бигрәк матур!
Алып баручы: Ул сандыкта төрле кызыклы уеннар, биремнәр, сораулар бар, кем
аларны тизрәк чишә, шул чын Чаллылы булып санала.
Шүрәле: Тизрәк, тизрәк ачыгыз, минем уйныйсым килә.(шатланып сикергәли)
Алып баручы: Хәзер Шүрәле.
( Бер бала сандыктан беренче биремне ала)
I бирем: Шигырь сөйләргә.
Шүрәле: Мин беләм, мин беләм.( сикергәләп тора) әй, оныттым.
Алып баручы: Шүрәле алай булгач безнең балаларны тыңла инде.
2 бала шәһәр турында шигырь сөйли.
(Икенче бала сандыктан кулъяулык ала)
Шүрәле: Ә бу кулъяулык нигә кирәк? Борын сөртергәме?
Алып баручы: Менә Шүрәле Алияне тыңла әле.
Алия: Алын да алыйк әле,
Гөлен дә алыйк әле.
Безнең Чаллы бигрәк матур
Бер уйнап алыйк әле.
II бирем: Яулык белән уен.
( Өченче бала сандыктан өченче биремне ала)
III бирем: Шәһәребезнең гербын таны.
( төрле герблар арасыннан Чаллы шәһәренең гербын табалар)
(Дүртенче бала сандыктан дүртенче биремне ала)
IV бирем: Чаллы турында җыр.
Бер төркем балалар башкаруында җыр: “ Ак кала”.
(М. Хөсәен сүзләре, Р. Билалов музыкасы).
(Бишенче бала сандыктан бишенче биремне ала)
V бирем: Шәһәрнең үзенчәлекле урыннарын таны һәм әйт.
( Алып баручы фотографиялар күрсәтә, балалар атыйлар, соңгы итеп КамАЗ
автомобиле төшерелгән рәсем күрсәтелә)
Алып баручы: Әйе балалар, КамАЗ автомобильләре безнең горурлыгыбыз, алар
бөтен дөньяга данлыклы.
1 бала КамАЗ турында шигырь сөйли.
(Алтынчы бала сандыктан алтынчы биремне ала)
VI бирем: Татар биюе.
(Малайлар һәм кызлар башкаруында татар биюе).
(Җиденче бала сандыктан җиденче биремне ала)
VII бирем: Бүләкләү.
(Бөтен балалар да “ Чын Чаллылы” дигән медальләр белән бүләкләнә)
Шүрәле: Балалар сездә бик күңелле, шәһәрегез дә бик матур, тик урманда минем дусларым калды, сез минем урманыма юлны күрсәтегез инде.
1 бала: Шүрәле без сиңа әлбәттә булышырбыз, әйдә минем белән, мин сине Чулман
елгасына кадәр озатырмын, ә аның аргы ягында синең урманың булыр.
Шүрәле: Рәхмәт сезгә балалар, сау булыгыз!
( Шүрәле белән малай чыгып китәләр).
1 бала: Чаллым син минем Чаллым
Туган калам, үз калам
Үз телемдә җырлыйм синдә,
Үз телемдә шатланам.
Барлык балалар башкаруында күмәк җыр: “ Күңелле безнең шәһәр”.
Шигырьләр: “ Туган җирем Чаллы” Авторы Х. Гәрәев,
“Чаллыда бәйрәм” Авторы Ә. Еремина,
“Камазым” Авторы Н. Акмалов.
Кулланылган әдәбият: “Бәйрәмнәр бәйләме” төзүчеләр: В. Г. Гомәрева,
Ф. Я. Зарипова.
“ Ал кирәк, гөл кирәк” авторы Р. Ягъфәров.
“ Чаллы җырлый” төзүчеләр: Л. Х. Багаутдинова,
Д. Р. Назипов.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Туган ягым - Яр Чаллы.
Темасы: «Туган ягым- Яр чаллы».(мәктәпкә әзерлек теркеме)Бурычлар:Белем бирү бурычы: балаларга туган як, туган шәһәр, туган йорт төшенчәләре турында белем бирү.Үстерешле бурычлар: сүз байлыгын а...
Проект мини-музей «Мир воздуха » Руководитель мини-музея: Горкина С.С.- воспитатель первой категории р.п. Пышма МБДОУ ПГО « Пышминский детский сад № 7».
Наименование мини-музея: мини-музей «Мир воздуха »Профиль музея: познавательно- исследовательский. Цель:Изучение детьми воздуха и способы его обнаружения.Формировать осоз...
Обогащение предметно-развивающей среды посредством создания мини-музея в группе. Наш мини- музей "Чудо-дерево"
Каждое посещение нашего мини-музея – это деятельность, имеющая учебную, воспитательную, развивающую цель. В мини-музее в условиях группы происходит развитие познавательных интересов и познавател...