"Әтәч һәм аның гаиләсе"
план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) на тему
2 нче кечкенәләр төркеме өчен шогыль конспекты.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tch_khem_anyn_gailse.docx | 18.57 КБ |
Предварительный просмотр:
6 нчы “Зәңгәр чәчәк” катнаш балалар бакчасы муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе.
2 нче кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү буенча шогыль конспекты.
Төзеде: 6 нчы балалар
бакчасы татар төркеменең
1 нче категорияле
тәрбиячесе
Мазитова Р. И.
Әтәч һәм аның гаиләсе.
(сөйләм телен үстерү шөгыле)
Максат: 1. Балаларны “гаилә” төшенчәсе белән таныштыру, гаилә членнарының бер-берсен яратуын, балалары турында кайгыртуларын күрсәтү.
2. Туган телгә мәхэббәт тәрбияләү. Балаларның сөйләм телләрен баету.
3. Балаларны фольклор әсәрләре белән таныштыруны дәвам итү.
Материал: уенчыклар(әтәч,тавык,чебиләр,каз,үрдәк,күркә), ширма,тавык маскасы.
Шогыльнең барышы.
Ишек янында тәрбияче балалар белән сөйләшә:
Тәрбияче: балалар, без кайда яшибез?
Балалар: шәһәрдә.
Тәрбияче:Әйе, без сезнең белән шәһәрдә яшибез. Ә бүген без авылга кунакка кайтырбыз. Балалар, авыл бит ерак, анда җәяү кайтып булмый. Нәрсәгә утырып кайтып була авылга?
Балалар: машина белән, поезд белән, автобус белән.
Тәрбияче: дөрес, балалар. Әйдәгез без сезнең белән поездга утырып кайтыйк авылга.
Балалар поезд ясап керәләр.
Тәрбияче: балалар, менә без сезнең белән авылга кайтып та җиттек. (Өстәлдә әтәч, тавык,күркә, каз,үрдәк уенчыклары куелган). Тәрбияче чиратлап һәрберсе янына балаларны алып килә.
Тәрбияче: балалар бу нәрсә?
Балалар: тавык.
Тәрбияче: ул ничек кычкыра әле?
Балалар: кыт,кыт,кыт.
Тәрбияче: ә бу нәрсә?
Балалар: каз.
Тәрбияче: ул ничек кычкыра?
Балалар: ка-ка-ка, ка-ка-ка.
Тәрбияче: балалар, бу нәрсә?
Балалар: үрдәк.
Тәрбияче: үрдәк ничек кычкыра?
Балалар: бак-бак-бак.
Тәрбияче: балалар,бу нәрсә?
Балалар: күркә.
Тәрбияче: күркә ничек кычкыра?
Балалар: голдыр-голдыр-голдыр.
Тәрбияче: балалар бу нәрсә?
Балалар: әтәч.
Тәрбияче: әтәч ничек кычкыра?
Балалар: кикри-күк,кикри-күк.
Тәрбияче: менә безнең әтәчебез ничек кычкыра,булдырдыгыз балалар! Минем сезгә бер сюрпризым бар.
(Балалар урындыкларга утыралар,тәрбияче алар алдында, өстәл артында. Өстәл өстендә ширма.)
Тәрбияче: балалар, тыңлагыз да әйтегез әле, нәрсә турында бу табышмак?
“Иртән иртүк тора
Балаларны уята”. Нәрсә ул?
Балалар: әтәч.
Тәрбияче:дөрес, балалар. Ничек кычкыра әле әтәч?
Балалар: кикри-күк.
Тәрбияче: булдырдыгыз, балалар. Әйдәгез хәзер әтәчне үзебезгә кунакка чакырыйк. “Әтәч, кил безнең янга!”
Балалар: әтәч, кил безнең янга! (бөтенесе бергә).
Әтәч: кикри-күк! Исәнмесез, балалар! Сез минем нәрсә икәнемне беләсезме? Бәлки сез минем турында шигырь дә беләсездер?
Балалар: Әтәчем! Әтәчем!
Ник иртә торасың?
Йокыдан син безне
Һәркөн уятасың?
Кикри-күк,кикри-күк,
Кикри-күк,кикркүк!
Тәрбияче: менә безнең нинди матур әти-әтәч. Ул үзе генә яшәми. Нәрсәне чакыра ул?
Балалар: тавыкны.
Тәрбияче: әйе, ул әни тавыкны чакыра. Әйдәгез, балалар әтәчкә булышыйк чакырырга: “Тавык, кил безнең янга!” “Кикри-күк!”
Балалар кабатлыйлар.
Тавык: кыт-кыт-кыт! (тәрбияче тавык уенчыгын куя)
-Исәнмесез, балалар! Исәнме, әтәч! Балалар, сез безнең балалар чебиләребезне күрмәдегезме? Миңа аларны табарга булышыгыз әле.
Тәрбияче: Безнең тавыгыбыз,
Ишек алды буйлап йөри.
Балаларын чакыра:
“Кыт-кыт-кыт!”
Балалар:кыт-кыт-кыт!
(балалар урындыктан торалар,чебиләрне эзлиләр)
Тәрбиче балаларны тынычландыра, урындыкларга утыралар.
Тәрбияче:чип-чип-чип. Балалар, сез ишетәсезме? Нәрсәдер кычкыра. Сез ничек уйлыйсыз нәрсә икән ул?
Балалар: чебиләр.
(ширма артыннан чебиләр чыгалар)
Тәрбияче: менә безнең чебиләр дә табылды. Карагыз әле, нинди алар?
Балалар: бәләкәй,сары,йомшак.(тәрбияче булыша)
Тәрбияче: Менә нинди тату гаилә. Бу гаиләдә әни кем?
Балалар: тавык.
Тәрбияче: ә әти бармы?
Балалар:әйе, әтәч.
Тәрбияче: ә балалары бармы?
Балалар: бар. Чебиләр.
Тәрбияче: балалар, ә чебиләр ничек кычкыра әле?
Балалар: чип-чип-чип.
Тәрбияче: ә ни өчен алар шулай кычкыра?
Балалар: аларның ашыйсылары килә.
Тәрбияче: әйе, аларның ашыйсылары килә. Әни тавык аларны бик нык ярата, алар турында кайгырта. Менә ул аларны үзе артыннан чакыра. Әйдәгез, без дә чебиләр белән бергә барабыз.
(балалар группа бүлмүсе буйлап тәрбияче артыннан йөриләр һәм ул эшләгән хәрәкәтләрне кабатлыйлар).
(Тәрбияче “тавык” шапкасын кия)
Өй алдында чебиләр:
Кечкенә канатлары,
Муеннары сап-сары.
Күпереп тора йоннары,
Ул-аларның туннары.
Тәрбичяче: балалар, ошадымы сезгә авылда? Ә хәзер әйдәгез үзебезнең балалар бакчасына кайтыйк. Утырыгыз поездга. (чук-чук, чук-чук).
Тәрбияче: менә без кайтып та җиттек. Безнең шогылебез тәмам.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Гаиләдә баланы тәрбияләү Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , гаиләдә формалаша.
Һәр сабый тумыштан килә торган үзенчәлекләргә ия, әмма аның нинди булып үсүе нигездә тәрбиягә бәйле. Баланың акыл үсеше, әхлакый сыйфатлары , тирә-юньдәгеләргә мөнәсәбәте, барысыннан да элек , г...
Китаплы гаилә - бәхетле гаилә.
Китап – кеше тормышында зур әһәмияткә ия. Югары технологияләр, компьютер заманында кеше барыбер китапсыз, китап укусыз яши алмый....
МБДОУ «Мещеряковский детский сад Буинского муниципального района Республики Татарстан» Аналар көненә багышланган кичә "Безнең гаилә – тату гаилә" Әзерләде: Хисамова Ф.А. Ноябрь . 2015 ел
- Балаларның гаиләләре турындагыбулган белемнәрен ачыклау һәм тирәнәйтү- Гаиләләрдә балаларны милли рухт...
"Гаиләдә - безнең бәхет" (Гаилә бәйрәменә багышланган әдәби-музыкаль кичәсе)
Сценарий утренника, посвящённый празднику семьи (на примере объединённых праздников 8 марта и 23 февраля)...
“Безнең гаилә - тату гаилә” дип исемләнгән бәйрәм иртәсе
Максат:1.Балаларның хәрәкәт активлыкларын арттыру.2.Әти-әниләр һәм балалар арасында тыгыз элемтә булдыру. 3.Балалар бакчасы белән гаилә хезмәттәшлеген ныгыту.4.Әти-әниләр үрнәгендә сәламәт яшәү р...
"Безнең гаилә-тату гаилә"
Сценарий праздника, посвященный ко дню семьи....