Язгы урманга сәяхәт
план-конспект занятия по аппликации, лепке
Предварительный просмотр:
96 нчы «Елмаю» балалар бакчасы - балаларны төрле яклап үстерү үзәге
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе
«РАСЛАДЫ»
« ______» ______________20____г.
ТЭ буенча бакча мөдире урынбасары:
__________Т.В.Кабирова
«Язгы урманга сәяхәт»
1 нче номерлы 1 нче кечкенәләр төркемендә иҗади сәнгать үсеше (кисеп ябыштыру) буенча йомгаклау шөгеленә конспект
Төзеде тәрбияче:
Шамиева Н.Ф.
Түбән Кама
2023
Тема: «Язгы урманда кунакта»
Яшь төркеме: 1 нче кече төркем
Максат:
Балалрны кыргый хайваннар белән таныштыруны дәвам итү.
Кисеп ябыштыру адымнарын ныгыту.
Программа эчтәлеге:
1. Алда алган белемнәрне искә төшерү,камилләштерү,ныгыту;
2. Балаларны мөстәкыйль җавап бирергә күнектерү;
3. Хайваннарның атамаларын, аларныә кайда яшәгәннәрен дөрес атауларына ирешү;
4. Сөйләм телләрен үстерү, бер-берсенә карата уңай мөнәсәбәт тәрбияләү.
Балалар белән алдан эшләнгән эш:
1. Йорт һәм кыргый хайваннар турында әңгәмә.
2. Өстэл уеннары, хәрәкәтле уеннар.
3. Матур әдәбият уку, рәсемнәр карау.
Тәрбияченең алданэшдәнгән эше:
Йомгаклау шөгыле турында конспект язу, кирәкле җиhазларны әзерләү.
Сөйләм телен үстерү:
Хайваннарның атамаларын атау (аю, төлке), төсен әйтү (соры, куе сары),кайда яшәгәнлекләрен ачыклау (урманда).
Җиһазлар:
Фланелеграфта кыргый хайваннар картинасы, мольберт, кисеп ябыштыру өчен кирэк ярак.
Өләшмә җиһазлар:
Клей, салфеткалар, төсле кәгаз кисеп ябыштыру өчен.
Методик алымнар һәм оештыру формалары:
Сорауларга җавап,әңгәмә, эш алымнарын күрсәтү,ял минуты,мактау.
Шөгелнең структурасы:
1. Кереш өлеш – 2мин.
2. Төп өлеш – 6мин.
3. Йомгаклау өлеше – 2 мин.
Белем бирү өлкәсе: физик үсеш, социаль-шәхси үсеш, танып белү- сөйләм үсеше, коммуникатив үсеш, иҗади сәнгать үсеше.
Шөгылдә балаларны урнаштыру:
1. балалар паласта урындыкларда утыралар.
2. балалар өстәл артында.
3. балалар урындыкларда ярым тугәрәк ясап утыралар.
Кулланылган әдәбият:
1. М.Ю. Васильева, В.В. Гербова, Т.С.Каморова редакциясендә “ Балалар бакчасында тәрбия hәм белем бирү программасы”.
#1060;.В.Хәзрәтова, З.Г. Шәрәфетдинова, И.Җ. Хәбибуллина “Туган телдә сөйләшәбез”.
3. К.В.Закирова “Балачак аланы”
1. Кереш өлеш.
Тәрбияче:Исәнмесез, балалар! Балалар тәрәзәдән тышка карагыз эле. Хәзер безнең урамда нинди ел фасылы.?
Балалар: Яз.
Тәрбияче:Дөрес әйтәсез балалар, хәзер безнең урамда яз. Балалар, ә сезнең язгы урманга барганыгыз бармы?
Балалар: Юк, барганыбыз юк.
Тәрбияче: Әйдәгез эле без сезнең белән бергәләшеп, язгы урманга сәяхәткә барыйк. Барабызмы?
Балалар: Эйе.
Тәрбияче: Балалар әйдәгез матур итеп парлашып басыйкта, бер-беребез артыннан калмыйча, урманга сәяхткә барыйк. Балалар, карагыз әле, урманда кар купме?
Балалар: Юк, урманда кар әз калган.
Тәрбияче: Әйе балалар, урманда кар инде эреп бетеп бара, шунада күп җәнлекләр инде кышкы йокылырннан уяналар. Ой, балалар карагыз әле, теге агач артында нинди хайван качып тора ул?
Балалар: Бу аю.
Тәрбияче:Дөрес балалар, бу аю. Күпләрегез инде белә аюлар кышны йоклап үткәрә, ә яз җиткәч алар өннәрен чыгалар. Аю эле йокысыннан уянып кына чыккан,ул ашарга эзләп йори, шуңа күрә без аңа комачауламыйк, әйдәгез сәяхәтебезне дәвам итәбез.
Балалар: Эйдәгез.
Җырлап баралар:
Яз, яз, яз җитә
Тәрәзәне ачтылар.
Тып-тып-тып-тып-тып итә,
Эре-эре тамчылар.
Тәрбияче: Салават кара эле бу агач тобендә нәрсә утыра?
Балалар: Бу бит куян.
Тәрбияче: Әйе, Салават дөрес әйтәсең бу куян. Балалар, ә куян нинди төстә?
Балалар: Соры.
Тәрбияче: Дөрес,куян соры төстә. Балар сез беләсезме куян яз җитү белән ак төстәге йонын коеп, соры төстәге йонга күмелә?
Балалар: Юк, ә нигә?
Тәрбияче: Чонки балалар куян узен усал җәнлекләрдән шулай саклый, аңа җәй көне соры йон белән буреләрдән качырга уңайлы. Әйдәгез без сезнең белән куян турында нинди шигырь беләбез әле? Куянкайга шул шигырне сөйләп күрсәтиктә, алга таба юл алыйк.
Ял вакыты:
Ап- ак куян утыра,
Колагын селкеп тора.
Менә шулай,менә шулай,
Колагын селкеп тора.
2. Төп өлеш
Тәрбияче: Булдырдыгыз балалар. Ай, балалар карагыз әле безнен юлыбызда нинди йомгак ята ул?
Балалар: Бу бит керпе.
Тәрбияче:Әйе, балалар бу керпе. Карагыз әле балалар бу керпе бездән куркмый. Балалар, әйдәгез әле бергәләп керпенең хәлен сорыйк.
Балалар: Керпе ничек синен хәлен?
Керпе: Бик үк әйбәт тугел шул минем хәлем балалар. Кыш көненә дип җыйган гөмбәләрем бетте, ә яңа гөмбәләр әле үсеп чыкмаганнар. Ә минем бик нык ашыйсым килә.
Тәрбияче: Балалар әйдәгез әле без сезнең белән бергәләп керпегә гөмбәләр ясап бирик, керпенең күнелен курик.
(Балаларның иҗади эшләре)
3. Йомгаклау:
Тәрбияче: Менә ничек матур килеп чыкты безнең гөмбәләребез. керпегә бүләк итәбезме?
Без бүген нәрсә кая бардык?
Ни эшләдек? (балаларның җавабы).
Балалар,афәрин сезнең бик күп белемнәрегез бар икәнлегенә мин бүген инандым, шуның белән шогылебез тәмам,рәхмәт сезгә балалар.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Полезная прогулка в весенний лес (на татарском языке). Язгы урманга "файдалы сәяхәт".
Язгы урманга “файдалы сәяхәт”.Белгәнебезчә, быел экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы. Шул исәптән балалар бакчаларында да күп эшләр алып барыла. Мин дә бу чараны үз эш тәҗрибәмн...
Лексик -грамматик категорияләрне үзләштерү буенча зурлар торкеме балалары (сөйләм теленең гомуми үсешендә кимчелекләре булган ОНР балалар) белэн үткэрелгэн шогыль “ Язгы урманга сәяхәт
Коррекцияле-белем бирү: Балаларның яз фасылы турындагы белемнэрен тирәнәйтү, язның төп билгеләре белән таныштыруны дәвам итү ,сүз байлыкларын активлаштыру, бәйләнешле сөйләмне...
Мирзасалихова Л.В. "Язгы урманга сәяхәт" уртанчылар төркемендә танып белү үсеше эшчәнлеге конспекты.
Уртанчылар төркемендә танып белү үсеше-нәфис-нәфасәти үсеше эшчәнлеге конспекты.Тема:”Язгы урманга сәяхәт”Максат:балаларның язгы табигать турындагы күзаллауларын формалаштыру.Бурычлары:-сюжетлы картин...
Шөгыль конспекты "Язгы урманга сәяхәт".
Зурлар төркеме өчен шөгыль конспекты...
Язгы урманга сәяхәт.
-Табигатькә һәм кошларга карата мәхәббәт һәм җаваплылык хисләре тәрбияләү;- Кошларга карата мәрхәмтлебула белергә өйрәтү.-Кошлар тормышыннан кызыклы мәгълүмат белән балаларның белемнәрен арттыру....
«Язгы урманга сәяхәт»
Конспект занятия...
Язгы урманга сәяхәт. Икенче кечкенәләр төркемендә сөйләм теленнән белем бирү эшчәнлеге
Язгы урманга сәяхәт. Икенче кечкенәләр төркемендә сөйләм теленнән белем бирү эшчәнлеге...