Балаларга халык авыз иҗаты аша әхлакый тәрбия бирү.
материал

“Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан

бөтен дөнья  халкы да үзгәртә алмас.”

Ризаэддин Фәхретдин

 Әхлаклы бала тәрбияләүдә халык авыз иҗаты  әсәрләре аеруча мөһим роль уйный. Шуңа күрә дә яшь буынны тәрбияләү процессында без- педагоглар халык авыз иҗатыннан уңышлы файдаланабыз. Халык авыз иҗатында халыкның әхлакый идеаллары, хезмәт сөючәнлеге, өлкәннәргә ихтирам, әдәплелек, дуслык, туган илгә булган чиксез мәхәббәт, дөреслек, сафлык кебек сыйфатлары чагылыш таба.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sagitova_statya.docx47.72 КБ

Предварительный просмотр:

Балаларга халык авыз иҗаты аша әхлакый тәрбия бирү.

“Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан

бөтен дөнья  халкы да үзгәртә алмас.”

Ризаэддин Фәхретдин

Шәхеснең камилләшү һәм үсүендә әхлак тәрбиясенең ролен педагогика элек-электән исбатлап, раслап килгән. Балага әхлак тәрбиясе бирү – тәрбиянең төп бурычы. Әхлак ул – кешенең эш-хәрәкәтләрендә, көндәлек тормышында билгеле бер калыпка салынган, билгеле бер кыйммәтләрдән торган сыйфат. Әхлак тәрбиясе бирүнең нигезендә баланы яхшылыкка өйрәтү, начар эшләрдән кисәтү, нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәнлеген белерлек итеп  тәрбияләп үстерү ята. Шәхескә эхлакый тәрбия бирү белем баскычларының бөтенесендә дә, шул исәптән, мәктәпкәчә тәрбия бирү баскычында да актуаль проблема булган һәм булачак. Һәркемгә дә билгеле булганча, рухи-эхлакый хисләр балага әзер итеп бирелми. Нәселдән-нәселгә дә күчми. Әхлакый тәрбия беренче чиратта эчтәлекле балалар эшчәнлегендә тормышка ашырыла. Бала эшчәнлек аша никадәр күбрәк үсеш кичерсә, ул кешелек культурасының байлыгын һәм төрлелеген шулкадәр күбрәк сеңдерә һәм тоемлый, тормышның мәгънәсе турында күбрәк уйлый башлый. Ризаэддин Фәхретдиннын мондый канатлы сүзләре бар:  “Тәрбияле бала әллә кайдан күренеп тора, чөнки аның сөйләгән сүзләре, эшләгән эшләре аның тәрбияле бала икәнлеген күрсәтеп торалар”. Шуңа да безнең бурычыбыз сабыйларыбызны җәмгыяттә үз урынын тапкан, тәрбиясе буенча башкалардан аерылып торган көчле рухлы, әхлаклы шәхес итеп тәрбияләү. Бу бурычларны үтәү очен безгә барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Чөнки безнең әдәбиятыбыз күпкырлы һәм бай мираслы.

 Әхлаклы бала тәрбияләүдә халык авыз иҗаты  әсәрләре аеруча мөһим роль уйный. Шуңа күрә дә яшь буынны тәрбияләү процессында без- педагоглар халык авыз иҗатыннан уңышлы файдаланабыз. Халык авыз иҗатында халыкның әхлакый идеаллары, хезмәт сөючәнлеге, өлкәннәргә ихтирам, әдәплелек, дуслык, туган илгә булган чиксез мәхәббәт, дөреслек, сафлык кебек сыйфатлары чагылыш таба.

Тәрбия-белем бирү процессына тәрбия бирү бала тугач ук башлана. Баланың беренче көннән үк туплый башлаган хәзинәсе-аның туган теле. Ул аны бишек җырлары аша ишетә. Әлеге жанр, гадәттә, баланы бишектә тирбәтеп йоклатканда кулланыла. Бишек җырларын әби-бабаларыбыз баланы тынычландыру, йокыга талдыру чарасы итеп кулланганнар. Бала шигъри матурлык, аналарның йөрәк җылысы, үз халкының рухы белән тәүге кат шушы бишек җырларында очраша.

Бала үскән саен тәрбия чараларының төрләре үзгәрә, юаткычлар, такмак һәм такмазалар, мәкаль һәм әкиятләр килеп керә. Алар балаларда тел матурлыгын тоемлау тәрбиялиләр, танып белү эшчәнлекләрен үстерәләр. Мисал итеп мәкальләрне генә алыйк. Алар әхлак тәрбиясе бирүдә аеруча әһәмиятле роль уйный. Алар тәрбия өлкәсендә инандыру, ышандыру, гыйбрәт алу ролендә кулланып килә. Әдәплелек сыйфатларын тәрбияләүгә караган мәкальләр бик күп. Шуларның берничәсенә тукталып үтик. “Әдәпнең күлмәге сәдәпле, үзе матур гадәтле”, “Яхшылыктан үрнәк ал, яманнан гыйбрәт ал”, “Яхшылык күрәсең килсә, яхшылык ит”, “Олыласаң олыны -олыларлар үзеңне” һ.б... Балаларга мәкальләрнең эчтәлеген аңлатканда шул мәкальгә туры килердәй вакыйгаларны тормыштан мисал итеп китерергә мөмкин. Болай эшләгәндә мәкальләр балаларда ваемсызлык, гамьсезлек, үз-үзеңне генә ярату, мактану кебек сыйфатларга кире караш тәрбияләргә ярдәм итәчәк.

  Нәниләрне әхлаклы итеп тәрбияләүдә әкиятләрнең дә роле  бик зур. Бу турыда атаклы совет педагогы В.А. Сухомлинский болай ди: “Әгәр минем тәрбияләнүчеләремнең рухи тормышында әкиятләр зур урын тотмаган булса, алар гомуми фикерләү күнекмәләре ала алмаслар иде…Әкият аркасында бала дөньяны акылы белән генә түгел, йөрәге белән дә танып белә…” Кыскасы, әкиятләрне электән үк яшь буынны тәрбияләүдә кулланганнар. Әкиятләрне балаларның яшь үзенчәлекләренә карап сайларга кирәк. Шул вакытта гына ул балаларга кызыклы, җәлеп итүчән әкият була ала.
         Кече яшьтәге балаларга атап сөйләнә торган әсәрләрнең үзләренә генә хас булган сөйләм сурәтләү алымнары бар. Бу әкиятләрдә, гадәттә, детальләштерү булмый. Аларга вакыйгаларны чылбыр рәвешендә төзү характерлы. Вакыйгалар күбрәк туры сөйләмнәр белән оештырыла, аларда шулай ук җырлар, такмак, такмазалар да очрый.
        5-7 яшьтәге балалар хайваннар турындагы әкиятләрне яраталар. Әкиятләрдә һәрвакытта да җиңеп чыгучы геройларның тапкырлык, зирәклек, акыллылык, уйлап табучанлык сыйфатлары мактала. “Камыр батыр”, “Диюләрне җиңгән” әкиятләрендәге һ.б геройлар һәрвакытта да үзләренең иң көчле дошманнарын акыл һәм тапкырлык белән җиңеп чыгалар. Ә наданлык һәм әдәпсезлек тәнкыйт ителә.
       Балалар әкиятне йөрәкләре аша уздырып тыңлыйлар. Андагы геройлар белән бергә яши, кайгыра, шатлана башлыйлар. Уңай геройлар яклы булып аларга охшарга тырышалар. Ә тискәре геройларны, киресенчә, тәнкыйтьләп үзләренә: “Алай булырга ярамый”, – дип гыйбрәт алалар.

Халык авыз иҗатының тагын бер төре-табышмаклар. Табышмаклар әйтешү балаларның хәтерен яхшырта эзлекле фикерләүләрен үстерә. Шөгыльләрдә теманы табышмак ярдәмендә җиткерү бик еш кулланыла. Бу исә, үз чиратында, балаларны уйланырга, эзләнергә мәҗбүр итә.
         Балаларның сөйләм телен үстерүдә сәхнәләштерелгән күп кенә балалар уеннары зур роль уйный. Үзләре башкарган драма уеннарында балалар рольләр буенча нинди дә булса персонаж буларак катнашалар. Персонаж исеменнән сөйләү хәтерләү сәләтен яхшыртырга, акылны камилләштерүгә, сөйләм телен үстерүдә, сәнгатьлелеккә ирешүдә мөһим чара булып тора һәм бу өлкәләрдәге күнекмәләрне ныгыта.
      Бала тәрбияләүдә халык авыз иҗатын  борынгы заманнардан ук кулланып килгәннәр. Дөньяга килгән һәрбер бала шул әсәрләрдә тәүге кат матурлык, шигърият белән очраша. Шулар ярдәмендә аның күңелендә туган телгә, туган җиргә, халкына мәхәббәт тернәкләнә. Өлкәнәйгән буын бу мирасны үзеннән соң килгәннәргә тапшырып китә. Нәни чакта сөйләнгән шигъри әсәрләр бөтен гомер буена кеше күңелендә кала. Алар кешене әхлаклы, намуслы, эш сөючән, самими матурлыкка өнди.

Шул бай мирасыбызны кулланып сабыйларыбызны әдәпле, инсафлы, мәрхәмәтле, тыйнак булырга, яхшыны начардан аерырга, тирә-юньдәге матурлыкны күрә һәм саклый белергә, җыеп әйткәндә, чын мәгънәсендә әдәпле булырга өйрәтергә насып булса иде.

Изгелек-иң зур матурлык,

Җанда аның орлыгы.

Дөньяны коткарыр бары

Күңелләр матурлыгы.

                                            Йолдыз



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаиләдә балаларны тәрбияләүдә халык авыз иҗатының әhәмияте. Ата-аналар өчен чыгыш.

     Балалар тормышында уеннарнын эhэмиятен кем генэ белми.Без «Сәламәт тәндә - сэламэт акыл», - дибез. Кеше ул йөзе белэн дэ, сузе белэн дэ ,жаны б\н дэ, матур булырга тие...

Халык авыз иҗаты аша әхлакый-патриотик хисләр тәрбияләү

материал по нравственному воспитанию...

Милли тәрбия бирүдә халык авыз иҗатының роле.

    Балалар бакчаларында милли тәрбия бирүне халык авыз иҗатыннан, фольклорыннан башка күз алдынада китереп булмый. Халкыбызның авыз иҗаты әсәрләре яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә ...

"Сания маҗаралары" (Балаларга әхлакый тәрбия бирүче әкиятләр җыентыгы)

Бүген мин сезнең игътибарга үземнең “Сания маҗаралы” дип аталган китабымны тәкъдим итәргә телим. Биредә Сания исемле кыз һәм аның гаиләсе турында әкиятләр җыелган. Сания гап гади кыз. Ул я...

Милли тәрбия бирүдә халык авыз иҗатының роле

Балалар бакчаларында милли тәрбия бирүне халык авыз иҗатыннан, фольклорыннан баш-ка күз алдынада китереп булмый. Халкыбызның авыз иҗаты әсәрләре яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә кыйммәтле чыганак бу...

Балаларга халык авыз иҗаты аша әхлакый тәрбия бирү. “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас.” Ризаэддин Фәхретдин

Шәхеснең камилләшү һәм үсүендә әхлак тәрбиясенең ролен педагогика элек-электән исбатлап, раслап килгән. Балага әхлак тәрбиясе бирү – тәрбиянең төп бурычы. Әхлак ул – кешенең эш-хәрәкәтләре...