"Сания маҗаралары" (Балаларга әхлакый тәрбия бирүче әкиятләр җыентыгы)
методическая разработка (младшая группа) на тему
Бүген мин сезнең игътибарга үземнең “Сания маҗаралы” дип аталган китабымны тәкъдим итәргә телим. Биредә Сания исемле кыз һәм аның гаиләсе турында әкиятләр җыелган. Сания гап гади кыз. Ул ялгыша да, кайчагында начарлыклар да эшли. Тик ул бик мәрхәммәтле, олы йөрәкле. Әти-әнисе һәм абыйсы Саниягә хаталарын күрә һәм төзәтә белергә өйрәтәләр. Балалар Сания турында әкиятләрне тыңлап, шулай ук мәрхәммәтле, тәртипле булырга өйрәнәләр. Ялгышларны төзәтеп булуын аңлыйлар.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
saniya_mazharalary_szhatyy.pptx | 2.2 МБ |
Предварительный просмотр:
Подписи к слайдам:
Бүген мин сезгә, балалар, Сания исемле сезнең кебек үк кечкенә бер кыз турында сөйләргә телим. Ул үзенең әтисе, әнисе һәм абыйсы белән шәһәрдәге бер биек йортта яши. Әтисе Айнур абый зур машиналар йөртә, әнисе Алия апа кибеттә тәмле-тәмле әйберләр сата, абыйсы Мансур мәктәптә 3нче сыйныфта укый, ә Сания сезнең кебек бик матур, якты балалар бакчасына йөри. Сания да сезнең кебек йөгерергә, сикерергә, уйнарга, мультфильмнар карарга, әкият тыңларга ярата. Ә менә дару эчәргә, йокларга ятырга һәм тик торырга бер дә яратмый. Шул тик тора алмаганга гел маҗаралы хәлләргә дә очрап тора. Шулар турында сөйлим әле сезгә.
Тәмле конфетлар Бүген Сания әнисе белән әбиләренә барды. Ярата Сания анда барырга. Әбисе аны бер дә ачуланмый, тәмле әйберләр белән сыйлый. Бүген дә өстәлдә тәм-том күп иде. Бигрәк тә аңа кызыл кәгазьгә төрелгән конфетлар ошады. Әнисе карап тормаса, Сания барысын да ашап бетерер иде. Тик әнисе башын селкеп, тешенә төртеп күрсәткәч, икене генә ашады. Әбисе, елмаеп, калган дүрт конфетны Саниянең кесәсенә салды. “Боларын иртәгә, абыең белән бүлешеп ашарсың, яме”,- диде. Саниянең бер дә бүлешәсе килми иде шул. Өйгә кайткач, ул конфетларны бүлмәсенә яшереп куйды. Менә мәктәптән Мансур абыйсы кайтты. Ул Саниягә шоколад сузды. “Мә, сеңлекәш, аша. Сыйныфташның туган көне иде, ул таратты”,- диде. Саниягә шулчак бик оят булып китте. Абыйсы һәрчак шулай бит аның, үзенә нәрсә генә бирсәләр дә Саниягә алып кайта. Кыз тиз генә бүлмәсенә йөгерде. Ул бер конфетын әтисенә, берсен әнисенә, берсен абыйсына бирде. Ә берсен үзе ашады. Бүлешеп ашагач, конфет шу-ундый тәмле иде.
Уенчык куян Беркөнне Саниянең дусты Айгөл балалар бакчасына кечкенә генә уенчык куян алып килде. Куян шундый матур иде, барысының аның белән уйнап карыйсы килде. Айгөл саран кыз түгел. Ул уенчыгын әле бер, әле икенче дустына биреп торды. Сания дә куян белән уйнады. Тик уйнап туймады. Өйгә кайткач та уйнармын дип, куянны тиз генә пәлтә кесәсенә салып куйды. Әнисе Санияне алырга килгәч, кесәдәге куянны тиз күреп алды. Их, Айгөл бүген елар инде,- диде Алия апа Санияне киендерә-киендерә,- куянынан башка йоклый да алмас. Авырып китмәсә ярар иде. Куян да елар инде. Кешеләрнең уенчыкларын урлаучы әшәке кыз белән уйныйсы килмәс аның. Айгөл апасы янына кайтасы килер. Саниянең башы иелгәннән иелә барды. Аңа бер суык, бер кызу булып китте. Ул тиз генә кесәсеннән куянны алып Айгөлнең тармасына тыкты. Бу көннән соң Сания, ничек кенә кызыкса да, кеше әйберсенә яңадан кагылмады.
Кечкенә тылсымчы Бүген Санияләрнең өендә бик күңелсез. Әтисе эштә, абыйсы укуда. Ә әнисе авырып тора. Әнә бер туктаусыз йөткерә, төчкерә, башым авырта дип зарлана. Саниянең әнисен тизрәк терелтәсе килә. Ул аңа даруын да алып бирде, су да китерде. Тик әнисе һаман терелми дә терелми. Кызым, мин тагын бераз гына ятып торыйм инде, яме,- диде ул Саниягә, - Ә аннары ничек тә көчемне җыеп торырмын. Өйләрне җыештырасы, ашарга пешерәсе дә бар. Әнисе йоклагач, Сания китап карарга утырды. “Их, чынбарлыкта да әкияттәге кебек тылсымчылар булсын иде”, -дип хыяланды ул,-“Хәзер менә очып килеп, өйләрне җыештырып, ашарга пешереп китсен иде. Әнисе уянгач, ничек сөенер иде, терелеп тә китәр иде.” Тукта әле Сания дә хәзер кечкенә түгел бит инде. Өйләрне җыештыра белә. Сания башта каләмнәрен, уенчыкларын җыеп куйды, аннары башка бүлмәләрне дә ялт итеп җыештырды. Хәтта идәннәрне дә себерде. Әнисе уянгач: “Безнең өйләрне кем җыештырган ул?”- дип аптырады. “Тылсымчы килде бит”.- дип елмайды Сания,- “Ул әле ашарга да пешермәкче иде. Тик мин кечкенәләргә газга кагылырга ярамый дип аны туктаттым”. “Бик дөрес эшләгәнсең, кызым. Ә өйләрне җыештырган өчен тылсымчыга зур-зур рәхмәт әйт, яме,” – диде әнисе аның башыннан сыйпап. Кич белән әнисе әтисе белән абыйсына да бүген тылсымчы килүе хакында сөйләде. Ә Сания аларның шулай зур үсеп тә һаман тылсымчыларга ышануларына эчтән генә көлеп утырды. Ул әнисенә ярдәм итә алуына бик горурланды.
Автобуста Бүген ял көне. Ниһаят ь , Саниянең әтисе Айнур абый да ял итә. Ул Мансур белән Санияне зоопаркка алып барырга сүз бирде. Шундый көнне йоклап ятып була мени. Сания иртүк сикереп торды. Әтисе белән әнисен дә, Мансурны да төрткәләп уятты. Тартмадан иң матур, иң яраткан кызыл борчаклы күлмәген эзләп киде. Әнисе пешергән ботканы да сүзсез генә ашап куйды. Тукталышта аларга шактый озак торырга туры килде. Сания, тәпи-тәпи барыйк,- дип әтисен тарткалый башлаган иде инде, әле ярый автобус күренде. Автобуста ике генә урын калган иде. Айнур абый Санияне тезенә, ә Мансурны кырыена утыртты. Икенче тукталышта автобуска көчкә атлап әби белән бабай керделәр. Мансур шунда ук, сикереп торып әбигә урын бирде. Айнур абый: “Әйдә, кызым, без дә торып бабайга урын бирик”,- диде. Тик Саниянең басып барасы килми иде. Ул:”Юк!”- дип киреләнде. Әтисе: “Ай-һай, кызым, шулай ярамый инде. Менә бервакыт син дә әби булырсың, аякларың бик авыртыр. Шунда сиңа урын бирмәсәләр ничек булыр икән?!”- диде. Сания үзен әби итеп күз алдына китерә алмаса да, беркөнне егылып аягын авырттыргач, ничек кыен булуын исенә төшерде. Шунда аңа бабай бик кызганыч булып китте. Сикереп торып урын бирәсе килде. Тик ул арада икенче бер кыз бабайны утырткан иде шул инде. Үч иткәндәй, башка тукталышларда да автобуска әби-бабайлар утырмадылар. Саниягә бик күңелсез булып китте. Хәтта зоопаркта да ул кадәр кызык булып тоелмады. Ни өчен икән, ничек уйлыйсыз, балалар?
Яңа дус Бүген Сания йөри торган балалар бакчасына Әминә исемле яңа кыз килде. Ул әле балалар бакчасында бик күңелле булуын белми иде. Шуңа биредә каласы килмәде. Әнисе киткәч, хәтта елап та җибәрде.Тәрбияче апа: “Яңа дустыгызны да үзегез белән уйнатыгыз, балалар, боегып утырмасын, ярыймы”,- диде. Тик берсенең дә Әминә белән уйныйсы килмәде. Әнә бит ничек күңелле уйныйлар, ә ул елап утыра. Сания дә башта дусты Айгөл белән курчаклы уйнавын дәвам итте. Тик бераздан Әминә аңа бик кызганыч булып китте. Ул иң матур курчакны алып аның янына килде. Курчакны биреп, үзләре белән уйнарга чакырды. Хәтта, Әминә күз яшьләрен сөртсен өчен, кесәсеннән әбисе бүләк иткән матур кулъяулыгын да чыгарып бирде. Әминә дә елаудан туктады. Ул шат күңелле, бик шаян, юмарт кыз булып чыкты. Аларга бергә уйнавы шундый ошады кич җитүен дә сизми калдылар. Ә әниләре килгәч, Сания дә, Әминә дә бүген бик яхшы яңа дус табулары хакында сөйләделәр
Кар бабай Бүген бик матур итеп кар ява . Балалар бакчасында саф һавада йөрү Саниягә бик ошады . Балалар туйганчы кар атышып уйнадылар . Ә аннары тәрбияче апалары аларга кар бабай ясарга өйрәтте . Сания шуның турында әнисенә сөйләп кайтып килә иде , ишегалдында кар бабай ясап әвәрә килүче күрше малае Шамилне күреп алды . Шамил әле Саниядән караганда да бер яшькә кечкенәрәк , шуңа күрә , күпме генә тырышса да , аның кар бабае килеп чыкмый иде . Әнә бит, әле кулы килеп төшә, әле башы тәгәрәп китә, түгәрәкләре дә бик кечкенә килеп чыккан . Шамилнең кар бабайны бик нык ясыйсы килә иде . Барып чыкмагач , ул хәтта елап та җибәрде . Сания аңа карап торды , торды да, әнисеннән: “Мин урамда калып , аңа булышсам ярыймы ?”- дип сорады . “Әлбәттә,” - диде әнисе,- “ хәзер, өйгә генә кереп чыгам да, мин дә сезнең янга килермен ”. Саниянең ярдәмгә килүен күргәч, Шамилнең кәефе шунда ук күтәрелеп китте . Ә Саниянең әнисе дә чыккач , эшләр бөтенләй гөрләп бара башлады . Кар бабайны зур итеп ясадылар . Борыны урынына Алия апа алып чыккан кишерне куйдылар . Башына кызыл чиләк кигерделәр, муенына , салкында озак торып өши күрмәсен дип , шарф та бәйләп куйдылар . “ Мондый кар бабай башка бер җирдә дә юк , әйме , әнием !”- дип шатланып кул чапты Сания . Аның әллә кар бабай шундый матур килеп чыкканга , әллә үзеннән кечкенәрәк малайга ярдәм итә алуына күңеле бик күтәрелгән иде .
Чыпчыклар. Бүген ял көне. Сания озак итеп йокларга теләгән иде дә, тик тәрәзә янындагы агачка кунып чыркылдашучы чыпчыклар аны иртүк уяттылар. Бик ачуы килде Саниянең чыпчыкларга, бөтен кәефе кырылды. Хәтта әнисе пешереп куйган тәмле коймакны да ашыйсы килмәде. Әтисе аның кәефе юклыкны шунда ук сизеп алды. “Кем үпкәләткән минем матур кызымны?”- диде ул, елмаеп. “Чыпчыклар!”- дип елап җибәрде Сания - “Чыр-чыр киләләр. Шундый нык тавышланалар, йокларга да бирмиләр. Иртән-иртүк нәрсә кирәктер үзләренә?” “Белмим инде”,- диде әтисе,-“Бәлки, Сания тор, коймак суына, ди торганнардыр. Менә син тәмле коймактан да баш тартасың, ә без бер валчык ипигә дә шат булыр идек. Кышын азык табу бик авыр безгә, дип әйтәләрдер”. Сания шунда ук елаудан туктады. Ул аптырап әтисенә карап торды . “Әти, әйдә чыпчыкларга да коймак чыгарыйк .”- диде . “ Юк , кызым , коймак түгел ярма бирербез без аларга , ярыймы . Син тиз генә аша да, киен . Ә мин ярма әзерләп куярмын . Аннары урамга чыгарбыз ”,- диде әтисе. Сания чыпчыкларны ул көнне дә, башка көннәрне дә сыйлады . Хәзер инде ул аларга үпкәләми, үзенең иң якын дуслары итеп кабул итә иде .
Шаянкай Тиздән Саниянең туган көне җитә. Зур кыз була инде дүрт яш ь тула. Шуңа әтисе аңа, Саниянең күптәнге хыялы булган ташбака алып бирергә сүз бирде. Кибеткә барырга чыккан Сания, шатлыгыннан сикергәли-сикергәли баскычтан төшеп килә иде, ишек төбендә утыручы песи баласын күреп алды. Ул әллә салкыннан, әллә ачыгудан дер-дер калтырый һәм әкрен генә елаган кебек мияулый иде. Песи баласын күргәч, Саниянең шунда ук шатлыгы юкка чыкты. Ул аңа карап торды-торды да:”Әтием, ә әйдә без ташбака урынына шушы песи баласын гына алыйк,”- диде. “Нигә?”- дип аптырады Айнур абый. “Ташбакага кибеттә болай да начар түгел бит,”- диде Сания,-“Анда җылы, аны ашаталар, ә песи баласына өй кирәк. Мин аңа бик яхшы хуҗа булырмын,әтием, алыйк инде,”- дип үтенде ул. “Ярый, алайса”,- дип ризалашты әтисе дә. Песи баласына Шаянкай дип исем куштылар. Чөнки юындыргач, ашаткач, ул чынлап та бик матур һәм шук песи баласы булып чыкты. Шаянкай Санияне бик яратты. Кызның бакчадан кайтканын тәрәзә төбенә утырып көтеп торды, аның белән уйнады, янына ятып йоклады. Рәхмәт әйткәндәй мыр-мыр килеп җырларын җырлады. Сания да, сүзендә торды, песиенә яхшы хуҗа булды. Үзе ашатты, үзе юындырды. Сания үзенә шундый яхшы дус табуга, ә әтисе белән әнисе кызларының шундый мәрхәммәтле, җаваплы булып үсеп килүенә шатланып туя алмадылар
Иртәнге күнегүләр Иртәнге күнегүләрне ясарга Сания бер дә яратмый иде. Әнисе зарядка ясыйк дип керсә, әле башым, әле эчем авырта дип, әле арыдым дип алдарга гына тора. Менә бүген дә әнисенең спорт киеме киеп янына керүен күрүгә, аягым авырта дип зарлана башлады. “Ярый, алайса,”- диде әнисе, - “Син ясамагач, мин дә ясамыйм күнегүләрне. Мин әгәр дә көн саен спорт белән шөгыльләнсәм бәлки тиз генә картаймам, сәламәт һәм яшь булып калырмын дип өметләнгән идем. Булмады инде, ялгызым гына бер нәрсә дә эшлисем килми. Тиздән карт, авыру әбигә әверелергә туры килер инде”, - дип авыр сулады ул һәм үпкәләп бүлмәдән үк чыгып китте. Саниянең әнисен бер дә карт әби итеп күрәсе килми иде шул, ул аның артыннан йөгерде. “Әнием, минем бер җирем дә авыртмый, әйдә күнегүләр ясыйбыз,”- диде ул. “Юк инде,”- дип үпкәләгәнгә сабышты әнисе,-“ Ясыйсым килми!” “Ничек инде, узең әйтә идең бит көн дә иртән күнегүләр ясарга кирәк дип”,- ачулана ук башлады Сания. “Мин бит синең һәрчак сәламәт булуыңны телим, әни, ясыйк инде,”- дип үтенде ул. “Ярар, кызым, мин дә бит синең сәламәт, көчле, матур һәм бәхетле булуыңны телим”- диде әнисе. Шул көннән соң Сания һәркөн иртән әнисеннән дә алдарак күнегүләр ясарга баса башлады.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Әхлакый тәрбия бирү
Әхлак тәрбиясе иң башта гаиләдән башлана. Дөньяга килгәч тә, кеше башка кешеләр мөнәсәбәтен тоя башлый. Балага ана әхлагы ана сөте белән керүен дәвам итә. Әнкәсе борчылса, аның бу х...
Әхлакый тәрбия бирү
Әхлак тәрбиясе иң башта гаиләдән башлана. Дөньяга килгәч тә, кеше башка кешеләр мөнәсәбәтен тоя башлый. Балага ана әхлагы ана сөте белән керүен дәвам итә. Әнкәсе борчылса, аның бу х...
Әхлакый тәрбия бирү
Әхлак тәрбиясе иң башта гаиләдән башлана. Дөньяга килгәч тә, кеше башка кешеләр мөнәсәбәтен тоя башлый. Балага ана әхлагы ана сөте белән керүен дәвам итә. Әнкәсе борчылса, аның бу х...
Ата-аналар өчен мәгълүмәт: "Гаиләдә рухи - әхлакый тәрбия"
Кешенең әхлагы булмаса, ул үзе дә, аның тирә-янындагылары да бәхетсез була....
Ризаэтдин Фахретдин буенча статья Балалар бакчасында рухи – әхлакый тәрбия бирү.
Балалар бакчасында Ризаэддин Фәхреддиннең үгет – нәсыйхатләре белән таныштыруны бик әһәмиятле. Хәзерге заман ата-аналарының мораль – этик үзенчәлекләре бик үк югары дип ...
Ризаэтдин Фахретдин буенча статья Балалар бакчасында рухи – әхлакый тәрбия бирү
Балалар бакчасында Ризаэддин Фәхреддиннең үгет – нәсыйхатләре белән таныштыруны бик әһәмиятле. Хәзерге заман ата-аналарының мораль – этик үзенчәлекләре бик үк югары дип әйтмәс...
"Әдәп төбе - яхшы гадәт" Зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркемендә әхлак тәрбия бирү буенча өстәмә белем бирү программасы / Программа дополнительного образования по духовно-нравственному воспитанию детей старшей и подготовительной к школе группы
Әхлак тәрбиясе процессында тәрбиячеләрнең роле зур. Бала күп вакытын бакчада үткәрә. Шуңа күрә тәрбиячеләр балаларга әхлак тәрбиясе бирүне төп эшләре итеп алырга тиешләр дип уйлыйм мин. Ләкин балага б...