“Төлкегә туган көнгә кунакка” 3-4 яшьлек балаларның кул бармакларының вак моторикасын үстерү өчен шөгыль конспекты
план-конспект занятия (младшая группа)
Максат: вак моторика, тактиль хисләр үсешенә ярдәм итү.
Бурычлар: олылар ярдәмендә танып белү тәҗрибәсен киңәйтү. Балаларның сүзлек запасын баету һәм активлаштыру. Төп төсләрне атау осталыгын ныгыту. Башлаган эшне ахырына кадәр җиткерү, бирелгән сорауны тыңлау һәм аңлау, әкият героена ярдәм итү теләге тәрбияләү.
Шөгыль барышы:
Сәламләү.
-Исәнмесез, балалар, хәерле көн!
Хәерле көн агачлар, (куллар белән күрсәтеп әйтү)
Хәерле көн кошлар,
Хәерле көн табигать,
Хәерле көн дуслар!
Тәрбияче: Балалар, бүген иртән килгәч, мин үз өстәлемдә бу чакыру открыткасын күрдем. Безне туган көнгә кунакка чакыралар. Сез безне кем чакырганын белергә телисезме? Алайса табышмакны чишегез.
Хәйләкәрнең хәйләкәре,
Ялагай дип атыйлар.
Туны белән койрыгын
Бөтен җирдә мактыйлар.
Балалар: Төлке.
Тәрбияче: Дөрес, бу төлке. Шулай итеп, төлке безне туган көненә кунакка чакыра. Ә сез кунакка йөрергә яратасызмы соң? Туган көнгә нәрсә алып баралар соң?
Балалар: Бүләкләр.
Тәрбияче: Ә без төлкегә нәрсә бүләк итә алабыз? Ул нәрсәгә шатланыр иде?
Балалар: Төлке куяннарны һәм тавыкларны ярата.
Тәрбияче: Ә мин куянны һәм тавыкны кызганам, чөнки ул аларны ашар. Тагын нәрсә биреп була? Ә бит төлке шундый мактанчык, матур. Ул киенергә, бизәнергә бик ярата. Әйдәгез, аңа муенса бүләк итик.
Балалар өстәлләргә якынлашалар, өстәлләрдә һәр балага савытка төрле төскә буялган макарон-канатлар салынган.
Тәрбияче: Балалар, өстәлдә нәрсә күрәсез?
Балалар: Макарон, тасма.
Тәрбияче: макароннар нинди төстә? (2-3 баладан сорыйм) балалар, ә макароннан муенсалар ясарга мөмкинме?
Балалар: Мөмкин
Тәрбияче: Әйдәгез алайса, төлкегә муенса ясыйк, эшкә керешик. Өстәл артына утырыгыз һәм үзегезгә тасмалар алыгыз. Тасманы ничек дөрес тотып эшләргә кирәклеген карагыз. Мин төенчек аста булсын өчен тасманың үткен очыннан тотам, һәм макароннарны шуна киертеп тезеп барам. Барыгыз да аңладыгызмы? Алайса эшкә керешегез.
Ял итү өчен музыка. Эш барышында тәрбияче балаларга ярдәм итә, аннары муенсаларны бәйли.
Тәрбияче: Менә безнең муенсалар әзер.
Тәрбияче кемнең нинди муенсалар ясаганын сорый һәм «төрле төсле» сүзенә басым ясый.
Тәрбияче: Әйдәгез, муенсаларыбызны кәрҗингә салып, алга таба юл тотыйк.
Төркем буйлап барабыз, чыршы янына киләбез.
Тәрбияче: балалар карагыз әле, бу нәрсә?
Балалар: Бу чыршы агачы.
Тәрбияче: Чыршы нинди төстә?
Балалар: Чыршы яшел төстә
Тәрбияче: Карагыз әле,балалар, чыршы астында нәрсәдер яшеренгәнме? Әйдәгез карыйк.
Тәрбияче кулына энәсез керпене алып, балаларга күрсәтә. (керпе пластилиннан ясалган).
Тәрбияче: карагыз әле , гадәти булмаган җанвар, ул нәрсәгә охшаган ? Аның белән нәрсә булган икән?
Балалар: Бу керпе, ләкин аның энәләре юк.
Тәрбияче: Балалар ул миңа нәрсәдер әйтергә тели (керпене колагына китерә тыңлый).
Тәрбияче: Ул миңа үзенең бәлага юлыкканын әйтте . Ул бүредән качканда, агач бүкәне астына яшеренгән һәм энәләрен сындырган. Ул сездән яңа энәләр ясавыгызны сорый. Без керпегә ярдәм итәчәкбезме?
Балалар: Әйе
Тәрбияче балаларны өстәл янына алып килә, өстәл өстендә савыт белән карандашлар.
Тәрбияче: Сез ничек уйлыйсыз, керпегә энәләрен нәрсәдән ясап була?
Балалар: Карандашлардан.
Тәрбияче: Дөрес балалар. Балалар, ә сез беләсезме соң, карандашлар белән кулларга массаж да ясарга мөмкин. Ясап карыйсыгыз киләме? Алайса, әйдәгез, карндашларны уч табаннарына алыйк һәм салмак хәрәкәтләр белән тәгәрәтик. (Кулларда карандаш тәгәрәтү) Менә балалар массаж ясап алдык, ә хәзер әйдәгез,карандашларны алыгыз һәм керпегә алардан энәләр ясагыз. Карандашларнын очлы якларын өстә калдырыгыз.
Тәрбияче кулында пластилин керпене тотып тора, ә балалар энәләр ясый.
Тәрбияче: Менә керпе әзер. Ул чәнечкеле булып чыкты, аңа кулларыгыз белән кагылып карагыз әле, чәнечкелеме? Әйе. Хәзер ул бернинди ерткыч хайваннан да курыкмый. Балалар, бәлки без аны үзебез белән туган көнгә алып барырбыз.
Балалар: Әйе.
Ә бару күңелле булсын өчен, без уйнап ял итеп алабыз.
Физкультминутка үткәрелә.
Әкрен генә басабыз
Әзрәк уйнап алабыз.
Тиз-тиз чүгеп алабыз
Аннан туктап калабыз.
Уңга таба бөгелик,
Сулга таба бөгелик.
Салмак кына әйләник
Юлны без дәвам итик.
Тәрбияче: Балалар, керпе миңа тагын нәрсәдер әйтергә тели. Ул сезгә яңа энәләр өчен зур рәхмәт әйтә. Ул миңа, сер итеп кенә төлке шундый татлы әйберләр ашарга ярата, ул төлкене - тәмлетамак дип әйтте. Ул җиләк - җимешләр бик ярата ди, һәм керпе аңа төрле җиләк – җимешләр алып барырга тәкъдим итә. Балалар, алып барабызмы?
Балалар: Барабыз.
Тәрбияче: Әйдәгез әле, керпе безгә өстәл янына якынырак килергә куша.
Тәрбияче белән өстәл янына баралар. Өстәлдә ярма тартмалары тора.
Тәрбияче: Карагыз әле, тартмада нәрсә бар?
Балалар: Ярма.
Тәрбияче: Менә, балалар, тәмле татлы әйберләр ярмада яшеренгән. Без аларны табарга тиеш. Кулыгызны тартмага төшерегез һәм аларны эзләгез. Балалар муляж җиләк-җимешләр табалар.
Тәрбияче: нәрсәләр таптыгыз? Бу нинди җиләк-җимеш? (балаларның җаваплары) Аларны кәрзингә салып куегыз.
Тәрбияче: Менә безнең төлкегә бүләкләребез әзер, кәрҗинебезне кулыбызга алып алга таба юл тотачакбыз.
Балалар тәрбияче белән төлке янына киләләр.
Тәрбияче: Менә без төлке янына килдек. Сәлам төлке, без сине туган көнең белән котлыйбыз.
Балалар төлкегә бүләкләр бирәләр, аңа муенсалар кидерәләр.
Тәрбияче: Балалар, төлке безгә бик зур рәхмәт әйтә, аңа безнең бүләкләребез бик ошаган. Һәм ул сезгә төркемгә кайткач чәй эчергә дип үзенең күчтәнәчен бирә. Әйдәгез төлкегә рәхмәт әйтик тә төркемебезгә бакчага кайтыйк.
Музыка астында атлап йөриләр.
Тәрбияче: Балалар, без бүген сезнең белән кая бардык?
Балалар: Төлкенең туган көненә.
Тәрбияче: Ә без аңа нинди бүләк ясадык? Нәрсәләрдән?
Балалар: Макароннан муенса ясадык.
Тәрбияче: Юлда без нәрсә очраттык? Аңа ничек ярдәм иттек?
Балалар: Керпегә энәләр ясадык.
Тәрбияче: Сезгә туган көнгә бару ошадымы?
Балалар: Ошады.
Тәрбияче: Балалар, сез бүген бик акыллы, җитез булдыгыз. Төлке сезгә биргән күчтәнәчне карыйк әле, нәрсәләр бар икән анда? Конфетлар. Әйдәгез, хәрберегез алыгыз да кунаклар белән саубуллашып төркемебезгә керик.
Балалар: Сау булыгыз!
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
shogel_konspekty.doc | 26 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы ”Миляшкай” Олы Кайбыч балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
“Төлкегә туган көнгә кунакка”
3-4 яшьлек балаларның кул бармакларының вак моторикасын үстерү өчен шөгыль конспекты
Тәрбияче: Мотыйгуллина Резедә Ильдар кызы
2023-2024 нче уку елы

По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Тема:"Йорт хайваннары" (беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты )
Эшчәнлек барышы. Тема: “ Йорт хайваннары “ Бурычлар:Танып белү. 1.балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү; 2. хайваннарның исемнәрен әйтергә күнектерү; 3. йорт хайваннарына кар...
Зурлар төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты. Тема: “Башакның сәяхәте”
Балаларны ак һәм кара ипи пешерә торган кыяклы культуралар белән таныштыру; характер үзенчәлекләре буенча (башак төзелеше, төсе, бөртекләр саны) аера белү осталыгын үстерү; балалар...
Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты. Тема: “Кышкы урман гүзәллеге”
Ел фасыллары белән таныштыруны дәвам итү; кышкы табигатькә хас билгеләр турындагы белемнәрне ныгыту; җәнлекләрнең һәм кошларның кышка ничек җайлашуы турындагы белемнәрне артт...
СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ БУЕНЧА ШӨГЫЛЬ КОНСПЕКТЫ Көзге яфраклар. Күгәрчен
СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ БУЕНЧА ШӨГЫЛЬ КОНСПЕКТЫ Көзге яфраклар. Күгәрчен...
СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ БУЕНЧА ШӨГЫЛЬ КОНСПЕКТЫ “КЫШКЫ АЛАНГА СӘЯХӘТ”
СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ БУЕНЧА ШӨГЫЛЬ КОНСПЕКТЫ“КЫШКЫ АЛАНГА СӘЯХӘТ&rdquo...
сөйләм үстерү буенча шөгыль конспекты Тема: “Уенчыклар илендә кунакта” Мустафина Г.К. Тема: “Уенчыклар безнең якын дуслар ”
Уртанчылар төркемендә сөйләм үстерү буенча шөгыль конспектыТема: “Уенчыклар илендә кунакта” Мустафина Г.К.Тема: “Уенчыклар безнең якын дуслар &rdquo...
Икенче кечкенәләр (3-4 яшь) төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль-конспект Тема: “Яшелчәләр”
Балаларның яшелчәләр турындагы белемнәрен ныгыту. Яшелчәләрнең исемнәрен дөрес итеп әйтергә күнектерү. Аларның тышкы кыяфәтләре, формалары, зурлыгы, тәмнәре буенча танырга hәм аера белү күнекмәләрен б...