Научно-практическая работа: «Х.Й.Миңнегулов — татар әдәбияты тарихын өйрәнүче галим»
материал
Татар әдәбиятын һәм мәдәниятен армый-талмый таныта, татар әдәбиятын борынгы чордан алып бүгенгесенә кадәр өйрәнә, журналистларга мөһаҗирлектәге татар матбугатын кайтара һәм дәреслекләр төзи. Бу вазифаны бер кеше башкара ала дип башка да сыймый. Сүзебез күренекле галимнәренең берсе – Хатыйп абый Миңнегулов турында булыр.
Скачать:
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районы Нурлат шәһәре 14 нче “Әкият” балалар бакчасы мәктәпкәчә муниципаль автоном белем учреждениесе
Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов исемендәге халыкара
фәнни-гамәли конференциясе «Дөньяда сүзебез бар...»
Фәнни-тикшеренү эше:
«Х.Й.Миңнегулов — татар әдәбияты тарихын өйрәнүче галим»
Эшне башкарды: Абдулвалеева
Гөлназ Илдус кызы
2024 ел
Эчтәлек.
Кереш. Х.Й.Миңнегулов — татар әдәбияты тарихын өйрәнүче галим
I бүлек. Х.Й.Миңнегуловның тормыш юлы.
II бүлек. Әдәбият галименең эшчәнлеге.
III бүлек. Х.Й.Миңнегуловның яшьтән үк әдәбият белән кызыксынуы.
IV бүлек. Әдәби һәм гыйльми эшчәнлеге турыңда замаңдашлары
V бүлек. Йомгаклау.
VI бүлек. Кулланылган материал.
Кереш.
Татар әдәбиятын һәм мәдәниятен армый-талмый таныта, татар әдәбиятын борынгы чордан алып бүгенгесенә кадәр өйрәнә, журналистларга мөһаҗирлектәге татар матбугатын кайтара һәм дәреслекләр төзи. Бу вазифаны бер кеше башкара ала дип башка да сыймый. Сүзебез күренекле галимнәренең берсе – Хатыйп абый Миңнегулов турында булыр.
- Х.Й.Миңнегуловның тормыш юлы.
Әдәбият галиме, тәнкыйтьче, тюрколог-ориенталист, педагог, дәреслекләр, уку-укыту әсбаблары авторы, җәмәгать эшлеклесе Хатыйп Йосыф угылы Миңнегулов 1939 елның 12 маенда Татарстанның хәзерге Зәй (элеккеге Сарман, Әлмәт) районы Апач (рәсми атамасы ― Сармаш по Ирне) авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Нәселенең бер тармагы руханилар, морзалар катламына барып тоташа. Әтисе Йосыф (1909―1944) фронтта һәлак була. Дүрт бала әнисе Гыйнелхәят (1912―1999) тәрбиясендә үсә.
Хатыйп башлангыч белемне туган авылында, җидееллыкны күршедәге Пидәр (Федоровка) мәктәбендә ала. Бер ел колхозда эшли. 1954―1957 елларда үзләреннән 25 чакрым ераклыктагы Сарман районы Иске Кәшер урта мәктәбендә укый. Аннан ике еллап вакыт әүвәл Таҗикстанның Ленинабад (Хөҗәнд) өлкәсендә заводта, мамык җыюда, алга таба туган авылында колхозчы, клуб мөдире булып эшли. 1959―1964 елларда ― Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетындагы татар теле һәм әдәбияты бүлеге студенты. IV курста, читтән торып укуга күчеп, 1962―1963 уку елында Пенза өлкәсе Белинский районы Качкару (Кутеевка) авылында балалар укыта. Университетны төгәлләгәч, Мәскәүдә аспирантурада уку тәкъдименнән баш тартып, Сарман районына үзе теләп эшкә китә. Биредә ике ел Чукмарлы мәктәбендә директор, колхозның партоешма секретаре, аннан ел ярым КПССның район комитетында партия мәгарифе мөдире вазыйфаларын башкара. Шушы елларда ул Сарман төбәгеннән чыккан, аннан Карагандада физмат буенча югары белем алган Рәмзиягә өйләнә. Ике баласы да Сарманда туган. Кызы Гөлназ ― бераздан СССРның спорт мастеры, спорт гимнастикасы
буенча Казан, Татарстан, Ленинград чемпионы, Россия җыелма командасы әгъзасы; балерина.
II. Әдәбият галименең эшчәнлеге.
Х. Миңнегулов 1967 елның ноябреннән ― Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы укытучысы (ассистент, доцент, профессор). 1972 елда XIV гасыр төрки-татар шагыйре Сәйф Сараи иҗаты буенча кандидатлык, 1991 елда татар сүз сәнгатенең Шәрык классик әдәбияты белән багланышларын тикшергән хезмәтләре нигезендә докторлык диссертацияләрен яклый. 1984―1989 елларда ― филология факультетында декан урынбасары. Берничә мәртәбә вакытлыча кафедра мөдире, декан вазыйфаларын башкара. 1999―2009 елларда ― татар әдәбияты кафедрасы мөдире. 2022 елдан ― Казан университетының профессор-консультанты.
III . Х.Й.Миңнегуловның яшьтән үк әдәбият белән кызыксынуы.
Хатыйп Миңнегулов, башка бик күп каләм әһелләре кебек, яшьтән үк әдәбият белән кызыксына, шигырьләр, нәсер-парчалар, мәкаләләр яза. Студент елларында яшь тәнкыйтьче буларак таныла. Әдәбият фәне белән ул университетка эшкә күчкәч ныклап шөгыльләнә башлый.
Миңнегулов, нигездә, Урта гасыр һәм XIX йөз татар әдәбиятын, аның Шәрык (гарәп, фарсы, төрки) классикасы белән тарихи багланышларын өйрәнә. Галимнең шулай ук XIX йөз ― ХХ гасыр татар әдәбияты, чит илләрдәге татар сүз сәнгате, әдәбиятны укыту методикасы, әдәбият теориясе, текстология, халык һәм дин тарихы, мәдәният һәм мәгариф проблемаларына багышланган мөһим хезмәтләре дә бар. Ул бигрәк тә Йосыф Баласагуни, Котб, Сәйф Сараи, Мөхәммәдъяр, Мәүла Колый, Таҗеддин Ялчыгол, Шәмседдин Зәки, Салихҗан Кукляшев, Ризаэддин Фәхреддин, Заһир Бигиев, Фатих Халиди, Габдулла Тукай, Дәрдемәнд, Шәехзадә Бабич, соңгырак чор әдәбиятыннан Рәдиф Гаташ, Әдхәт Синутыл, Әхмәд Рәшит, Марат Әмирханов кебек авторларның иҗатларын, шулай ук «Кәлилә вә Димнә», «Тутыйнамә». «Мең дә бер кичә», «Мең дә бер көн», «Мең дә бер сәхәр» шикелле борынгы әдәби ядкарьләрне өйрәнүгә, хикәят, кысалы кыйсса, касыйдә, мәдхия-мәрсия, газәл, робагый һ. б. классик жанрларны гыйльми яктыртуга үзеннән зур өлеш кертә. Ул төрки-татар әдәбиятын антик Греция, Рим сүз сәнгате, урыс язма истәлекләре белән мөнәсәбәттә тикшерү юнәлешендә дә нәтиҗәле генә гамәлләр кылды. Гаяз Исхакый турында берничә китап, күпсанлы мәкаләләр бастырды. Галим шулай ук татарның мөһаҗир әдипләре Хөсәен Габдүш, Сания Гыйффәт, Хәсән Хәмидулла, Исфәндияр Ишгай, Әхмәд Ләбиб Каран, Шиһаб Нигъмәти. Әхмәд Гәрәй, Гәүһәр Туганай, Минһаҗ Исмәгыйли… хакындагы язмалары, чит илләрдә нәшер ителгән татарча гәҗит-журналлар турындагы хезмәтләре, шулай ук әдәбиятчы галимнәр хакындагы мәкаләләре, иҗат портретлары белән дә киң җәмәгатьчелеккә таныла.
Миңнегулов — татар, урыс, төрек, инглиз, төрекмән, казах, таҗик, япон һәм кайбер башка телләрдә дөнья күргән 1800 дән артык (якынча 1750 басма табак) хезмәт авторы. Шуларның 75 е китап (25 е монография) рәвешендә. Арада кабат нәшер ителгәннәре, күмәк басмалар да бар. Галим мәктәп укучылары, урта махсус уку йортлары, институт-университет студентлары өчен чыгарылган күпләгән дәреслек-әсбаблар, программалар авторы да. Ул утыз томлы төрки дөньясы әдәбиятлары тарихын, антологиясен, энциклопедиясен төзүдә (бу китаплар Анкарада төрек телендә нәшер ителде) автор һәм татар әдәбиятчылары төркеменең җитәкчесе буларак катнашты. Аның тарафыннан әзерләнгән Сәйф Сараи, Котб, Таҗеддин Ялчыгол («Рисаләи Газизә» китабы), Шәмседдин Зәки, Гаяз Исхакый һәм кайбер башка әдипләрнең әсәрләре, шулай ук мөһаҗирлектәге каләм әһелләренең күп кенә язмалары текстологик яктан әзерләнеп, тиешле шәрех-аңлатмалар белән киң катлам укучыларга җиткерелде. Ул ― татар, казах, төрек, урыс телләрендә дөнья күргән дистәләгән энциклопедия-белешмәлекләрдә басылган күпләгән язмаларның авторы, “Тукай энциклопедиясе”ндә генә дә аның 140 мәкаләсе бар.
Миңнегулов Мәскәү, Хельсинки, Истанбул, Анкара, Ташкент, Төркестан, Астана, Костанай, Төмән, Самара, Пекин, Петербург, Семей, Дүшәнбе, Алма-Ата һәм кайбер башка шәһәрләрдә лекцияләр укый, конференция, конгресс- симпозиумнарда доклад-чыгышлар ясый. Ул — күп кенә гыйльми, методик хезмәтләрнең фәнни редакторы, рецензенты. Аның җитәкчелегендә ике дистәдән артык фән кандидаты һәм докторы әзерләнгән. Алар арасында чит ил галимнәре дә бар. Галим берничә дистә кандидатлык һәм докторлык диссертациясенең рәсми оппоненты.
X.Миңнегулов үзенең күпкырлы гыйльми, педагогик эшчәнлеген элек-электән күп төрле җәмәгать эшләре белән үреп бара. Ул Казан университетында һәм Татарстан укытучыларының белемен камилләштерү Институтында гыйльми совет әгъзасы, докторлык диссертацияләре яклау советының гыйльми секретаре (10 ел буенча), рәис урынбасары, Россия югары белем министрлыгы каршындагы «Россия халыклары телләрен һәм әдәбиятларын Федерация вузларында укыту секциясе»нең рәисе, «Казан утлары», «Билге» (Анкара), «Түркология» (Төркестан), “Мирас”, “Безнең мирас” журналларының редколлегия, «Татар энциклопедиясе»нең баш гыйльми-редакцион коллегиясе әгъзасы, Тукайгача чор татар әдәбияты тарихының баш мөхәррире, Татарстан Язучылар берлеге идарәсе, кабул итү коллегиясе әгъзасы, Тукай җәмгыяте президенты, Бөтендөнья тюркологлары ассоциациясенең президиумы әгъзасы; факультетның партбюро секретаре, студентлар төркеменең күпьеллык җитәкчесе (кураторы) һ.б. Ул берничә мәртәбә Бөтендөнья татар Конгрессы корылтайларында делегат буларак та катнашты.
IV. Әдәби һәм гыйльми эшчәнлеге турыңда замаңдашлары.
* …Профессор Хатыйп Миңнегулов — әдәбиятыбыз тарихын фәнни өйрәнү һәм әдәби мирасыбызны Россиянең төрле төбәкләренә чәчелгән татар халкына җиткерү буенча иң актив эшләүче галимнәребезнең берсе… Әстерхан, Горький, Ырынбур, Пенза, Төмән өлкәләрендәге, Татарстан шәһәрләре һәм районнарындагы югары уку йортларына, мәгариф бүлекләренә, укытучылар коллективларына фәнни-методик ярдәм күрсәтә, бик еш лекцияләр белән чыгышлар ясый.
Резидә Ганиева, әдәбият галиме. 1995
* Минем өчен Хатыйп әфәнде фәндә шагыйрь булып кала. Холкы, күңеле, эрудициясе, урта гасыр ядкярләренә бирелгәнлеге, халкыбызның язма культурасының борынгылыгы фикеренә тугрылыгы, «татарның тулы иле»ннән («Идегәй »дәгечә!) булуы белән кадерле. Кәм яшермим: соңгы еллардагы эзләнүләрем, газәл, робагый кебек борынгы формаларда язганнарым өчен мин шәрик-остазым «мелла Хатыйп »ка бурычлымын. Әйе, әйе, ул минем шагыйрьлек язмышымда мөһим урын тоткан кадерле «кыйбат хәзрәт», яшьтән үк үзем атаганча, мәңгелек «мелла» булды…
Рәдиф Гаташ, шагыйрь. 1999
* Җитмешенче еллар башында, нәкъ менә татар әдәбиятының урта гасырлар дәверен төзү барганда, әдәбият белеме мәйданына якты бер шәхес, соңыннан югары исем, фәнни дәрәҗәләргә ия булган зур галим Хатыйп Миңнегулов килеп керде һәм беренче хезмәтләрендә үк ул моңа кадәр тиешле өйрәнелмәгән яисә читтә кала килгән һәм төрле карашлар тудырырга мөмкин ядкярләрне тикшерүне максат итеп, алга таба бөтенләй яңа проблемалар күтәреп, зур фәнни хезмәтләр бирде, татар әдәбиятын күптән көтелгән сәхифәләр белән баетты… Ул — татар әдәбият белеменең якты бер маягы, имән баганасы… һәм дөнья тюркология фәнендә зур хезмәтләре нигезендә абруйлы урын биләгән олы ихтирамга ия профессор… Шакир Абилов, әдәбият галиме. 2000
V. Йомгаклау.
Бүгенге көндә дә әдәбият хәленең шактый йомшак урыны булып торган әлеге өлкә Хатыйп абый кебек шәхесләребез исән вакытта, аны үстерү, баету, яңа шәхесләр әзерләү кирәк. Шәрык илләрендә сәяхәттә була икән, алар белән хезмәттәшлекне юлга салуны кайгыртып йөри.
Аның аерым әйтә торган сүзе бар: «Таптап үтсәң дә, атлап үтмә!». Ул үзен фән юлына керткән остазларын гаять зур хөрмәт белән искә ала, аларның хезмәтләрен тәнкыйтьләп тә сөйли, ләкин син аларның барлыгын күр, казанышларына таян, шул вакытта гына үзең яңа үрләргә өлгерерсең, җитешерсең дип әйтә.
VI. Кулланылган материал
Татарстан Республикасы Язучылар белеге сайты;
“Хатыйп Миңнегулов турында”, Казан, 2009 нчы ел;
Х.Миңнегулов “Дөньяда сүземез бар”, Казан, 1999; “
Мирас” журналы, 1999.
Әдәбият: Урта мәктәп һәм гимназияләрнең 9 нчы сыйныфы, урта махсус уку йортлары, педагогия училищелары, лицей укучылары өчен дәреслек (автордаш — Ш. Садретдинов).— Казан: «Мәгариф» нәшр. 1995.— 336 б.— 30000 ..
Гасырлар өнен тыңлап,..: Әдәби тәнкыйть.— Казан: «Мәгариф» нәшр., 2003.— 336 б.— 2000.
Интертат сайты.
Мәдәни җомга сайты.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
статья в сборнике научно - практических и научно - методических статей
[[{"type":"media","view_mode":"media_large","fid":"6822887","attributes":{"alt":"","class":"media-image","height":"349","width":"480"}}]][[{"type":"media","view_mode":"media_large","fid":"6822913","at...
Участие в международных научно-практических и всероссийских научно-практических конференциях.
Участие в международных научно-практических и всероссийских научно-практических конференциях...
Научно-практический журнал "Приволжский научный вестник"
В статьях уделено внимание актуальной проблеме - детской агрессивности....
Статья для Х Всероссийской научно-практической научной конференции:"Особенности развития детей в двуязычной семье"
Детское двуязычие в настоящее время охватывает почти половину детей в нашей стране. Это позволяет прийти к выводу о необходимости активизации обучения русскому языку как неродному, а основному, начина...
Статья для научного сборника VII региональной научно-практической конференции ФГАООУ ВПО СВФУ ИМ. М.К.АММОСОВА ТИ(ф) в г.Нерюнгри
Статья для научного сборника VII региональной научно-практической конференции "Психолого-педагогическое сопровождение участников образовательного процесса". ФГАООУ ВПО СВФУ ИМ. М.К.АММОСОВА ...
Публикация Статьи в сборнике "Опыт практической деятельности педагога" в рамках II Международной научно - практической конференции
Научно - методическая работа "Творческий проект "Чудо-фантики" для детей старшей группы"...
ПЕРСПЕКТИВНЫЕ НАУЧНО-ПРАКТИЧЕСКИЕ ИССЛЕДОВАНИЯ МАТЕРИАЛЫ ВСЕРОССИЙСКОЙ НАУЧНО-ПРАКТИЧЕСКОЙ КОНФЕРЕНЦИИ (Новосибирск, 15 марта 2019 г.) НОВОСИБИРСК 2019
quot;РАЗВИТИЕ ОРГАНИЗАЦИОННОЙ КУЛЬТУРЫ ДОШКОЛЬНОЙ ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЙ ОРГАНИЗАЦИИ". В данной статье обсуждается роль организационной культуры в дошкольном образовательном учреждении. Автор рассматри...