Доклад "Милли тәрбия"
материал по теме

Һәр чәчәкнең - үз исе, һәр халыкның - үз төсе. Тәрбия һәр халыкта аның туган теле белән бергә барлыкка килгән...

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл hr_chchknen.docx17.2 КБ

Предварительный просмотр:

                      Доклад: “Милли  тәрбия”

                                                                               Һәр чәчәкнең-үз исе

                                                                               Һәр халыкның-үз төсе                                                                                                                                        

                                                                                                                                                 

Тәрбия һәр халыкта аның туган теле белән бергә барлыкка килгән. Күп гасырлар буена ул, кешелекне дәвам иттерү чарасы буларак, табигый ихтыяҗ булып яшәп килгән. Яшь буын  өлкәннәр белән аралашкан, тормышта кирәкле күнекмәләргә, кешеләр арасында үз-үзен тотарга, аралашырга өйрәнгән, халыкның гореф-гадәтләрен, йолаларын өлкән буын ярдәме белән үзләштергән.

   Халык педагогикасы-зур акыл, сәләмәт әхлак чишмәсе. Аның нигезендә кешелеклелек, шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, гаделлек, тыйнаклык кебек матур сыйфатлар тәрбияләү ята. Шул ук вакытта, буыннардн буыннарга күчеп килә торган тәрбия чаралры искиткеч күптөрле. Төп һәм иң күп таралган чарларга без түбәндәгеләрне кертә алабыз:

*ана теле;

*халыкка файдалы хезмәт;

Җырлар:бишек җырлары, хезмәт, мәхәббәт турында җырлар, лирик җырлар һ.б

*биюләр;

*уеннар, мәзәкләр, җырлы, хәрәкәтле, ярышлы уеннар (узышу, йөгерешү һ.б.) яки аларның җыелмасы: мәсәлән, сабан туе;

*бәетләр, дастаннар, әкиятләр;

*әйтемнәр, мәкалҗләр, табышмаклар;

*тормыш-көнкүреш йолалары, кунакчыллык кагыйдәләре

*халыкның йола бәйрәмнәре;

*календарь бәйрәмнәр.

   Тел өйрәтү белән беррәттән, балларны татар халкының тормышы, көнкүреше, милли йолалары, тарихы, үткәне һәм хәзергесе белән таныштыруны үз өстемә төп бурыч итеп алдым.

  Халык йолаларын икегә бүлеп өйрәнү кабул ителгән: гаилә тормышына һәм ел фасылларына караган йолалар. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга ел фасылларына бәйле йолалар күбрәк аңлашыла һәм ул аларга якын да. Шуңа күрә дә мин балаларны шул бәйрәмнәр, йолалар белән таныштыруны кирәклерәк, отышлырак дип таптым. Беренчедән, инде алдарак әйтелгәнчә, милли йолалар һәм гореф-гадәтләр алыштыргысыз тәрбияви чара булып тора. “Ана сөте белән керә торган” тәрбиянең, халык педагогикасының нигзендә нәкъ менә шулар ята, чөнки бер буыннан икенчесенә билгеле бер идеяларне, үз-үзеңне тоту, хис-тойгы нормаларын тапшыру шушы гореф-гадәтләргә нигезләнә.

  Икенче яктан, халык бәйрәмнәре-шәхесне иҗтимагый тормыш таләпләренә күнектерү чарасы да. Эш шунда, ул бәйрәмнәрдә халыкның олысы-кечесе актив катнаша. Һәр буын кешесе бәйрәмдә катнашу тәртибен гадәт, традиөия рәвешендә, ана сөте белән дигәндәй, үзенә сеңдерә. Бәйрәм “вазифалары” теләп, шатланып үтелә. Шулай итеп һәр кеше, үзе дә сизмәстән, узара аралашу,үз-үзеңне тоту гадәтләрен үзләштерә, тәрбияләнә.

  Халык бәйрәмнәре һәр кешенең йөрәк түрендә саклана,  чөнки җыр-биюләр, яңа көйләр башкару, очрашу-танышулар шушы көннәрдә бала. Алар аны кайда гына булса  да – үз  авылына, үз, үз  төбәгенә  тартып  тора.

  Шуның  белән бергә,  халыкның  йола  бәйрәмнәре  милли  хисләр  формалашуга, аларның  культурасын  өйрәнүгә,  милли горурлык  тәрбияләүгә ярдәм итәләр, туган илгә, туган җиргә, туган табигатькә, туган  телгә  мәхәббәт  тәрбиялиләр. Шулай  ук  халык  йола  бәйрәмнәре  белән  таныштырып, татар  халкының – укымышлы, моңлы, биюле, уен-көлкене  яратучы халык икәнлеген блаларга  аңлатып була.

  Менә шуңа күрә дә мин, халык педагогикасының тәрбия һәм белем бирү чаралрына таянып, халык авыз иҗатының кече жанрлары  аркылы  халык  йола  бәйрәмнәре  белән  таныштыруны, татар халкының тормышы, көнкүреше, үткәне һәм хәзергесе  белән  таныштыруны  үземә  бурыч  итеп  алдым.

  Шулай  ук  халык  йола  бәйрәмнәре  аркылы  туган  табигать  турындагы  белемнәрен  киңәйтү, табигатьтәге  үзгәрешләрне  күрә  белергә, ел  фасылларын  аера  белергә  өйрәтү, туган  табигатьтәге  башка  тереклек  ияләренә  сак  каркш  һәм  мәхәббәт  тәрбияләү  бурычлары  да  үтәлә.

  Нәүрүз  бөйрәме  19  гасырдан  калган  мәгълүматларга  караганда, атна- ун  көнгә  сузылган. Ул  көннәрне  йорттан-йортка  кереп  “нәүрүз  әйтеп”  йөрү  гадәте  булган.Нәүрүз  такмагын  әйтеп,хуҗаларга  бәхет, уңышлар  теләп  йөргәннәр.

  Яшләрнең – шәкертләрнең  болай  йөрүләре  үзенә  күрә  бер  күңел  ачу  була.Салкын  кышлар  бетеп  килүенә  шатлану,авыл  халкының  күңелен  күтәрү  өчен  җырлар  чыгарылган.

  Нәүрүз  бәйрәме-ел  фасылына  караган  бәйрәм  булганлыктан, балаларны  ул  бәйрәм  белән  таныштыруны  язгы  ел  фасылына  багышлап, аның  белән  танышудан  башлап  җибәрергә  була.    


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация: Балаларга милли тәрбия бирүдә керәшен халык уеннарының роле.

Презентация, балаларга милли тәрбия бирүдә керәшен халык уеннары куллану....

Балаларга милли тәрбия бирүдә керәшен халык уеннарының роле.

Балаларга милли тәрбия бирүдә керәшен халык уеннарының роле турында ,шәһәр күләмендә уздырылган методик берләшмәдә өчен чыгыш....

Милли тәрбия бирүдә халык авыз иҗатының роле.

    Балалар бакчаларында милли тәрбия бирүне халык авыз иҗатыннан, фольклорыннан башка күз алдынада китереп булмый. Халкыбызның авыз иҗаты әсәрләре яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә ...

милли тәрбия

презентаөия к выступлению по толерантному воспитанию...

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга милли тәрбия бирү.

милли тәрбия бирү турында мәкалә...