"Йомры икмәк белән сәяхәт"
план-конспект занятия (средняя группа)

Багаутдинова Гульназ Ривкатовна

Интегрированная образовательная деятельность для детей средней группы.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yomry_ikmk_beln_syaht.docx20.05 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы

«Кызыъяр балалар бакчасы» мәктәпкәчә белем бирү

муниципаль бюджет учреждениесе

“Йомры икмәк белән сәяхәт "

урта төркемендә интеграцияләнгән йомгаклау дәресе

Тәрбияче: Багаутдинова Гөлназ Ривкат кызы

2023 ел

Безгә кунаклар килгән, әйдәгез, балалар, аларга матур итеп елмаябыз һәм исәнләшәбез!

“Саумы” уены

Саумы, кояш!

Саумы, һава!

Саумы , матур көн!

Саумы, йомшак җил!

Саумы, Туган ил!

Борын –борын заманда....дип башлана безнең яраткан әкиятләребез. Әйтегез әле балалар, нинди әкиятләр беләсез сез? (“Теремкәй”, “Шалкан”, “Йомры икмәк”, “Куян кызы”, “Шүрәле”...)

“Икмәк тәрәзә төбендә тора торгач, кинәт сәке өстенә тәгәрәп төшкән, сәке өстеннән идәнгә, идән буенча ишеккә, аннан, бусага аша сикереп, өйалдына, өйалдыннан тышкы баскычка, тышкы баскычтан ишегалдына, ишегалдыннан урамга чыгып, юл буйлап тәгәрәп киткән.”

Балалар, бу сүзләр кайсы әкияттән?

Кемне очратты Йомры икмәк урманда? (куянны, бүрене, аюны, төлкене).

Әкият азагында ни була? (Төлке йомры икмәкне ашап бетерә).

Ни өчен андый хәл килеп чыга? Әйе, йомры икмәк тәртипсез булган, әби- бабайдан качып, урманда берүзе йоргән.

Йомры икмәк нигә әби- бабайдан качты икән? Кая барырга уйлаган икән? Сез ничек уйлыйсыз?

Мин сандыктан бер карта таптым, Йомры икмәкнең картасы бугай ул. Йомры икмәк шул карта буенча сәяхәткә чыгып киткән дер дип уйлыйм. Сезнең дә шул юлдан үтеп карыйсыгыз килмиме? Әйтеп куям, юл җиңел түген, безгә төрле биремнәргә җавалар табырга кирәк булачак. Үтеп карыйбызмы? (Әйе)

Тәрбияче тактага беркетелгән картага күрсәтә, юл башында -  Йомры икмәк фигурасы.

Йомры икмәк яшәгән,

Әби – бабайдан качып киткән...

Икмәк юл буйлап тәгәрәп барганда, елап утырган куянны очраткан.

Зайчик идет и плачет.

Воспитатель: Заяц, почему ты плачешь?

Заяц: Я зайка маленький, я зайка серенький,

- Дети, вы мне не поможете морковку сосчитать и зайчат накормить ?

- У меня зайчат много, а я не умею считать, хватит ли морковок всем или нет не знаю.

Задание № 1. «Накорми зайчат».

Выставляется на доску картинка с 4 зайчатами и 4 морковками.

Воспитатель: Сколько перед вами зайчат?

Дети: 4.

Воспитатель:  Какой цифрой мы обозначим количество зайчат?

Дети: 4.

Воспитатель:  Закрепите цифру 4 около зайчат.

Воспитатель:  Сколько морковок нужно зайчатам?

Дети: 4. Каждому зайчонку по одной.

Воспитатель: Всем ли хватит морковок? Что мы можем сказать о морковках и зайчатах?

Дети: Морковок и зайчат поровну. Сколько зайчат - столько и морковок.

Воспитатель: Прибежал ещё один зайчонок.

Закрепить ещё 1 зайца.

Воспитатель: Что нужно сделать, чтобы зайчат и морковок стало поровну?

Дети: Добавить 1 морковку.

Воспитатель закрепляет 1 морковку.

Воспитатель: Давайте посчитаем. Сколько стало зайчат? Сколько морковок? Какой цифрой мы всё это обозначим?

Дети: Пять.

Воспитатель: Закрепите цифру 5 около зайчат.

Воспитатель: Молодцы, вы справились с этим заданием!

Заяц: Спасибо вам ребята. Спасибо Колобок.

Тәрбяче: картага карап, алга таба барабыз.  Сукмакта нинди генә бөҗәкләр очрамый безгә.

Мин сезгә табышмаклар  әйтәм, сез аларның  җавабын табыгыз һәм нинди бөҗәк турында сүз барганын әйтеп бирегез (презентация):

Чуар, йомшак күлмәге,

Тотсаң уңа бизәге.

Тоттырмый, китә очып,

Йә кала җиргә посып. (күбәләк)

Гөмер буе үргән ул,

Җеп өстеннән йөргән ул.

Тозагында азык көтеп,

Шулай көнен күргән ул. (үрмәкүч)

Өе матур, гөҗләп тора,

Әйтерсең лә ял йорты.

Ләкин ялны белми эшли

Җәй көнендә...... (бал корты).

Тәрбияче: Йомры икмәк алга таба тәгәри. Аның каршына Бүре килеп чыга. (Тәрбияче бүре уенчыгын күрсәтә).

Тәрбияче: Бүре-бүрекәй, нигә бик моңсу син?

Бүре: Мина урман мәктәбендә өй эше бирделәр. Ә мин аны эшли алмыйм. Ярдәм итегез миңа рәхим итеп.

2 – нче бирем. Дидактик уен “Артык рәсемне тап” (экранда 4 рәсем арасыннан артыгын табырка кирәк)

Тәрбияче: балалар, нәрсә күрәсез экранда? (кәҗә, песи, сыер, төлке). Кайсы рәсем артык? Ни өчен?

Икенче карточкада нәрсә күрәсез? (алма, банан, груша, кыяр). Кайсы рәсем артык? Ни өчен?

Өченче карточкада нәрсә күрәсез? (курчак, туп, машина, телевизор). Кайсы рәсем артык? Ни өчен?

Бүре: Рәхмәт сезгә, балалар, биремне эшләргә ярдәм иттегез.

Тәрбияче: Балалар, эз генә ял итеп алыйк әле.

Физминутка Уен “Чума үрдәк – чума каз”

Тәрбияче: Без ял иткән чакта, Йомры икмәк сукмактан бара торгач Аюны очраткан (Аю уенчыгын күрсәтә).

Лап – лап, лап – лап

Аю килә атлап.

Бөтен төше тузан, чәче – башы тузган....

Аю: Минем сорауларга җавап бирмәсәгез, мин Йомры икмәкне ашап бетерәм.

3 нче бирем: “Ел фасыллары” – интерактив уен.

Тәрбияче: Әйдәгез бергәләп ел фасыллын искә төшерәбез:

Бармак  уены “Ел фасыллары”

Тәрбияче: Әфәрин, балалар!

Аю: Рәхмәт сезгә, балалар. Киттем мин урманга.

Тәрбияче: Йомры икмәк сәяхәтен дәвам итте. Урманда Төлкене очратты.

(Тәрбияче Төлке уенчыгын күрсәтә).

Төлке: Исәнме, Йомры икмәк. Син бигрәк матур, хуш исле, минем сине ашыйсым килә.

Тәрбияче: Төлке, ашама Йомры икмәкне.

Төлке: Миңа ярдәм итсәгез, ашамыйм. Минем ояма тычканнар ияләшкән, минем келәмне тишкәләп бетергәннәр. Шуны ямарга ярдәм итә аласызмы?

Балалар: Әйе.

Задание 4. «Подбери заплатку» (задание для младшей подгруппы)

Воспитатель: Давайте, дети, починим коврик Лисе. У нас есть коврик. Подберите заплатки к нему. У  меня есть такие фигуры. Назовите их (круг, квадрат, треугольник, овал, прямоугольник).

Дети подбирают подходящую по форме заплатку из геометрических фигур. Выбор определяется путем приложения или наложения фигуры на изображение.
Воспитатель: Какие геометрические фигуры вам понадобились? Посмотрите на коврик лисы, в каком углу находится круг (квадрат, треугольник, овал, прямоугольник).

Дети называют.

Лиса: Спасибо, Колобок, дети мне починили коврик. За это я не съем вашего Колобка.

Тәрбияче: Балалар, безнең Йомры икмәкнең дуслары юк, шуңа күрә аңа бик тә күңелсез. Әйдәгез әле, Йомры икмәккә пластилиннан керпеләр, ташбакалар ясап бирик. Иптәшләре күп булыр.

Әвәләү: “Керпеләр, ташбакалар”

Эш барышы:

  1. Пластилиннан баш, тәпиләр ясыйбыз.
  2. Күз, авыз, борын ясап куябыз. 
  3. Чикләвек кабыгын алсак – ташбака ясап була, куркә алсак – керпе килеп чыга.
  4. Ясаган башны, тәпиләрне күркәгә яки чикләвек кабыгына беркетәбез.

Безнең Йомры икмәкнең иптәшләре күп хәзер, ул урманга бүтән качмас дип уйлыйм. Безнең сәяхәт шуның белән тәмам. Йомры икмәккә әби – бабай янына әйләнеп кайтырга ярдәм иттек без.

Сезгә бу сәяхәт ошадымы? Нәрсә эшләдек без Йомры икмәкне кыргый хайваннар ашап бетермәсен өчен?

Барыгызга да зур рәхмәт. 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Уртанчылар төркеме өчен шөгыль конспекты. Йомры икмәккә ияреп – “Математик илгә сәяхәт!”

-         Балаларның геометрик фигуралар түгәрәк, квадрат. өчпочмак турында белемнәрен ныгыту.-         4 кә кадәр санауны ныгыту.-         Предметларны төсләре буенча аеру.-         Зур, кечкенә  һәм...

Йомры икмәк белән урманга сәяхәт

Балалар      БалаларБалаларның урман җәнлекләре, кошлар , үсемлекләр турында белемнәрен ныгыту; яшәү рәвеше турында башлангыч белемнәр бирү. Сорауларга җаваплар алу. Шигырьләр сой...

Йомры күмәч

Бурычлар:       Балаларны милли традицияләр белән таныштыруны дәвам                  ...

математическое развлечение в средней группе "Йомры икмәккә ярдәм итик"

Развлечение проводиться по сюжету сказки " Колобок". Во время развлечения дети закрепляют знания, развивается мышление, внимание. дети получают много положительных эмоций...

«Йомры Икмәк» әкияте буенча кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү һәм әвәләү эшчәнлеге

Әкиятне тәрбияче ярдәмендә  сөйләргә өйрәтү, аерым фразаларны кабатлатып, балаларның сүз байлыгын арттыру; балаларның игътибарын,кабул итү сәләтен, фантазиясен үстерү; бармак чуклары моторикасын ...

Йомры икмәкнең туган көненә хәзерләнү.

Балаларны  кыргый җәнлекләрне танып белергә өйрәтү, сөйләм телләрен үстерү, төсләрне, төзү татериалларының исемнәрен  ныгыту,  әхлак, экологик тәрбия бирү....