Сәяхәтчеләр - театральләштерелгән әкият
материал (средняя группа)

Гасимова Гульсина Гильмухановна

   Рәсимә Галиеваның “Сәяхәтчеләр” шигыре буенча сәхнәләштерелгән әкият. (Уртанчылар төркеме)

                                        

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon syahtchelr_-_teatrallshterelgn_kiyat.doc35 КБ

Предварительный просмотр:

   Рәсимә Галиеваның “Сәяхәтчеләр” шигыре буенча сәхнәләштерелгән әкият. (Уртанчылар төркеме)

                                                             Төзеде тәрбияче Гасимова Г. Г.

1 нче бала

Кылый күз – куян кызы,

Әнисенең йолдызы.

Дусты – кәҗә бәтие,

Кәҗәнең төпчек кызы.

Җәйнең матур көнендә

Һәркемнең үз эше лә...

Ымсындырган болын-кырга,

Чыкты ике дус юлга.

Биеп ала кәҗә бәти,

Шатлыгына күмелеп.

Куян кызының колагын

Кат-кат сыйпый үрелеп.

Кояш та иярде аларга

Шатланып, уйнап, көлеп.

Әйдәгез, ди, йөреп кайтыйк,

Дөньяны танып-белеп.

(Айдар Минһаҗев сүзләре, Әлфия Һадиева музыкасына язылган

“Күңелле сәяхәт” җырының 1 куплетын  җырлап Куян кызы һәм Кәҗә бәтие керә).

(алмагач янына киләләр)

Куян: Кара әле, кәҗәкәй, нинди матур алмагач. Әйдә син аның яфракларын аша , ә мин кайрысын кимерәм.

Алмагач: Куянкай, тукта әле, ашыкма. Кайрыларымны кимерсәң, миңа зыян киләчәк, сез минем яфракларымны, алмаларымны  җыегыз да, өйгә кайткач чәегезгә салып эчәрсез.

(берничә алма, яфрак өзеп алалар. Рәхмәт әйтеп, юлларын дәвам итәләр)

Кәҗә бәтие: Куян, куян! Монда кып-кызыл җимешләр үсеп утыра.

 (үренеп алмакчы була, кулын чәнчи)

- Ай!

Ай-яй каты авырттырды

Тешләде лә, тешләде.

Гөлҗимеш:

Башта рөхсәт сорагыз,

Мин- витамин капчыгы ич. Җимешләремне дә, тамырларымны да витамин итеп кулланырга мөмкин.

Кура җиләге:

Минем җимешләремнән дә авыз итеп карагыз. Җиләгем дә, кайнатмадә суык тигән вакытта үзегезгә ярдәм итәр.

(Куян йөгереп барып җиләк ала)

Куян:

Ай-яй-яй! (борыныннан энәләр чүпләп)

Витамин чыганаклары

Була икән энәле.

(Безелдәгән тавыш ишетелә)

Бал корты:

Җир җиләге – кишәрлек...

Күрсәң, исең китәрлек...

Тәгәрәшеп үскәннәр,

Каплаганнар үләннәр...

  • Яфрагы башка дәва,

Ә җиләге бөергә...

Җир-ана керә:

Шомырт, карлыган, чия,

Кура, гөлҗимеш, җиләк

Һәм алмагач яфраклары

Баш авыртудан кирәк...

Кәҗә бәтие:

Мин сәләмәт, мин тәти...

Әйдә ,дустым, биибез.

Ботинкаларым бииик матур,

Су буйларын урыйбыз.

(бии башлыйлар)

Кәҗә бәтие:

Тукта, тукта, ботинкаларым аякларымны авырттырды.

(Бака сикереп килә)

Куян:

Бу нинди хайван тагы,

Ямь-яшелдән киенгән?

Бака:

Мин ул, бака -бакылдык, Сезгә ярдәмгә бака яфрагы алып килдем.

Сәяхәтче юлдашы бу,

Бу үләнне кем белә?

Юлда аяклар кабарса,

Аның файдасы тия.

Куян:

Рәхмәт, бака-бакылдык.

Без бит бүген күп йордек.

Күп йөргәнгә, күп күргәнгә,

Күп яңалыклар белдек.

Бака:

Табигатьнең байлыкларын

Саклый белергә кирәк.

Чиста сулы, саф һавалы

Җир шары безгә кирәк.

Кәҗә бәтие:

Җырладык та, биедек тә

Аякларыбыз  талды.

Инде сезгә рәхмәт әйтеп,

Кайтып китәргә калды.

(Барысы бергә Айдар Минһаҗев сүзләре, Әлфия Һадиева музыкасына язылган “Күңелле сәяхәт” җырының дәвамын җырлыйлар)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Өч кыз”. Татар халык әкияте буенча театральләштерелгән тамаша

Балаларның сәнгатьле сөйләмен үстерү, камилләштерү; әни-әтигә карата хөрмәт тәрбияләү, балаларның театраль осталыкларын арттыру....

“Өч кыз”. Татар халык әкияте буенча театральләштерелгән тамаша

Балаларның сәнгатьле сөйләмен үстерү, камилләштерү; әни-әтигә карата хөрмәт тәрбияләү, балаларның театраль осталыкларын арттыру....

Татар балаларына ана телен өйрәтүдә яңа эш формаларының берсе буларак театральләштерелгән уеннар.

Кызганычка каршы,  бүгенге көндә ана телләрен онытып баручы буын үсеп килә. Саф татарча сөйләшүчеләр елдан-ел азая.  Шуңа күрә, татар балаларына ана телен өйрәтү без тәрбиячеләр өстенә зур б...

Уртанчылар төркемендә “Театрга сәяхәт” театральләштерелгән эшчәнлек конспекты

Максат: Театральләштергән эшчәнлек аша балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү.Бурычлар: 1.Балаларны әкият белән таныштыру; сюжетның үсеше артыннан күзәтү, әкиятнең эчтәлеге буенча сорауларга җавап бир...

Театральләштерелгән тамаша "Кем әйтте Мяу?"

Театрализованное представление на татарском языке "Кто сказал Мяу?" на основе сказки В.Г.Сутеева. Очень простое и позновательное представление для средней группы....

Театр илендә “Теремкәй”әкияте. (Театральләштерелгән тамаша)

Алып баручы:Балалар яхшы кәеф белән әкиятьтән килгән кунакларны каршы алыйк.                                ...