Уртанчылар төркемендә “Театрга сәяхәт” театральләштерелгән эшчәнлек конспекты
план-конспект занятия по развитию речи (средняя группа)
Максат: Театральләштергән эшчәнлек аша балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү.
Бурычлар:
1.Балаларны әкият белән таныштыру; сюжетның үсеше артыннан күзәтү, әкиятнең эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирә белергә өйрәтү.
2.Балаларның уйлау, фикерләү сәләтләрен, сөйләм телләрен үстерү. Тулы җөмләләр белән җавап бирә белүләрен ныгыту.
3.Балаларда кеше хәленә керә белүчәнлек, кайгыртучанлык, ярдәмчеллек, бер-берләренә карата игътибарлылык хисләре тәрбияләү.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
urtanchylar_torkemend_teatrga_syaht_teatrallshterelgn_eshchnlek_konspekty.docx | 17.79 КБ |
Предварительный просмотр:
Уртанчылар төркемендә “Театрга сәяхәт” театральләштерелгән эшчәнлек конспекты
Максат: Театральләштергән эшчәнлек аша балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү.
Бурычлар:
1.Балаларны әкият белән таныштыру; сюжетның үсеше артыннан күзәтү, әкиятнең эчтәлеге буенча сорауларга җавап бирә белергә өйрәтү.
2.Балаларның уйлау, фикерләү сәләтләрен, сөйләм телләрен үстерү. Тулы җөмләләр белән җавап бирә белүләрен ныгыту.
3.Балаларда кеше хәленә керә белүчәнлек, кайгыртучанлык, ярдәмчеллек, бер-берләренә карата игътибарлылык хисләре тәрбияләү.
Эшчәнлек барышы:
Тәрбияче: Хәерле көн, балалар, сез театр карарга яратасызмы?
Балалар: Әйе
Тәрбияче: Әйе, без сезнең белән әкиятләр укырга, театр карарга яратабыз. Әйдәгез, мендәрләрне алып, матур итеп утырыйк. (Балалар мендәрләргә утыралар)
Тәрбияче: Балалар, бүген безгә постальон посылка китереп китте. Әйдәгез әле посылканы ачып карыйк. Нәрсә бар икән бу посылкада? (ачалар, анда китап)
Бу әкиятләр китабы. Ә нинди әкиятләр икәнен ачып карап белербез. Халык әкиятләре һәм автор әкиятләре. Халык чыгарган әкиятләрне халык әките диләр, ә ниндидер бер кеше язган әкиятләрне – автор әкияте диләр, мәсәлән, “Су анасы” Габдулла Тукай әкияте, “Шалкан” әкияте халыкныкы, чөнки аны халык уйлап чыгарган.
Менә шул әкиятләрне артистлар сәхнәдә уйныйлар. Ә театрда артист булып уйнар өчен авазларны, сүзләрне дөрес итеп әйтергә, матур итеп сөйләшә белергә кирәк.
(бабай керә)
Бабай: Исәнмесез, балалар, Мин бабай, Миңа ярдәм итегез, Тизәйткечләр әйтегез.
Тизәйткечләр әйтү (2-3 баладан кабатлау)
Бабай: Рәхмәт сезгә, балалар. Менә бит нинди тизәйткечләр беләсез икән. Миңа китәргә вакыт, онытканчы кайтып әбигә сөйлим әле.
(мендәрләрне алып куялар)
Тәрбияче: Балалар, карагыз әле безгә кем килгән?
Балалар: Песи.
Тәрбияче: Аның безнең белән уйныйсы килә. Әйдәгез уйныйбыз.
Песи- песи пес итәр
Ана песи сөт эчәр
Ана песи сөт эчкәндә
Ата песи күз кысар.
Ал дигәндә алмасаң,
Лап итәр дә шап итәр.
Тәрбияче: Рәхмәт сиңа, песи. Син балалар белән шундый кызык уен уйнадың, Балалар, әйдәгез песигә рәхмәт әйтеп саубуллаыйк.
Өстәлдә ширма тора. подноста кашыклар.
Тәрбияче: Балалар, карагыз ә сез беләсезме театрда нәрсәләр бар?
Балалар: Ширма, курчаклар, маскалар.
Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, менә бу нәрсәләр икән?
Балалар: Кашыклар.
Тәрбияче: Дөрес, бу кашыклар. Алар белән нәрсә эшләп була?
Балалар: Ашап була, уйнап була.
Тәрбияче: Әйе, кашыклар белән ашап була һәм уйнап була. Ә менә бу кашыкларга игътибар итсәгез, алар белән театр уйнарга була. Бу гади кашыклар түгел, бу тылсымлы кашыклар. Алар сөйләшә беләләр, җырлый-бии беләләр.
Карагыз әле, балалар, һәрбер кашыкның үз рәсеме Үз курчагы бар. Таныдыгызмы балалар? Әйе, бу “Кем нәрсә ярата?” әкиятеннән. Менә хәзер безгә безнең балалар уйнап күрсәтер
Без сезнең белән бүген кашык театры карап китербез.
Песи: мияу,мияу-песи мин,
Мыраубикә - исемем.
Иң тәмле ризык-сөт.
Сөттән соң тычкан да тотып җибәрсәң,
бигерәктә шәп була инде ә!
Тик тычканны тотуы кыен шул.
Тавык: Кытыйк, кытыйк- Мин-Тавык сөйлим шулай!
Песи:ә син, Тавык, сөт яратасыңмы?
Әтәч:И-и-и! Нәрсә соң ул сөт? Ул бит сыек, тамак туймый.Ә мин ярма бөртекләрен тук-тук чүплим-шуңа тамак тук-тук-тук була!
Эт: һау-һау-һау, ә мин- маэмай. Исемем минем-Акбай!
Әтәч: ә син, Акбай, ярма ашыйсыңмы?
Эт: юк-юк!? Ярма ашамыйм, мин сөяк кимерәм, сөяк тәмле
Кәҗә: мә-ә-ә!Мә-ә-ә! Ә мин кәҗә булам.
Эт:Ә син, Кәҗә,сөяк кимерәсеңме?
Кәҗә: И-и-и!Нәрсә соң ул сөяк? Мин сөяк ашамыйм, иң тәмле ризык- кәбестә!
Куян: исәнмесез, ә мин куян буллам. Исемем минем –Наян.
Кәҗә: Ә син Наян кәбестә яратасыңмы?
Куян: кәбестәдә бик тәмле, ә менә мин кишерне күбрәк яратам.
Керпе: Мин керпе булам Исемем –Энәбай.
Куян: Ә син, Энәбай нәрсә яратасың?
Керпе: Нәрсә бик тәмле дисезме? Алма да тәмле, гөмбәне дә яратам!
(Балалар чыгалар, бабай да чыга)
Бабай: Песи менә сиңа сөт, керпе сиңа алма, әтәч менә сиңа ярма, кәҗә менә сиңа кәбестә, эт менә сиңа сөяк, куян менә сиңа кишер.
Тәрбияче: Балалар, сезгә әкият ошадымы? Кем кубрәк ошады? Бүген өйгә кайткач, кемгә сөйләрсез? Өйгә кайткач әти-әниләрегез белән әкият буенча рәсемнәр ясап алып килерсез. Саубулыгыз.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Уртанчылар төркемендә "Көзге урманга сәяхәт" темасына оештырылган эшчәнлек
Уртанчылар төркемендә "Көзге урманга сәяхәт" шөгыль конспекты...
Тема: Уртанчылар төркемендә математикадан эшчәнлек. “Казлар – аккошлар”
Максат: карточкалар ярдәмендә предметметларның санын атау, гади арифметик табышмакларны чишү; бер бөтен предметларның размерын чагыштыру (мәсәлән: зур, кечкенә, озын, кыска, авыр, җиңел, әз, күп); ...
Уртанчылар төркемендә математикадан эшчәнлек «Әкияти аланга сәяхәт»
Максат: уен – ситуацияләр, информацион – коммуникатив технологияләр, күргәзмәлелек кулланып балаларда танып белүгә теләк тудыру....
Уртанчылар төркемендә сөйләм теленнән эшчәнлек “Салкын кыш”
Уртанчылар төркемендә сөйләм теленнән эшчәнлек “Салкын кыш” Максат: Балаларның кышкы үзгәрешләр турындагы белемнәрен ныгыту Кыш билгеләрен искә төшерү.Күрсәтмәләр буенча күмәк ...
Уртанчылар төркемендә әйләнә - тирәне танып белү буенча эшчәнлек . Тема: Йорт һәм кыргый хайваннар
Максат:1. Балаларның йорт һәм кыргый җәнлекләр турында белемнәрен ныгыту,аларның кайда яшәүләре, тышкы билгеләре, үзенчәлекләре, һәм файдалары турында белем бирү ....
Уртанчылар төркемендә танып белү (математика) буенча "Казлар-аккошлар" әкиятенә нигезләнеп уенлы ачык эшчәнлек
Балаларда математик күзаллауны формалаштыру максатыннан ачык эшчәнлек эшкәртмәсе уртанчылар төркеме тәрбиячеләре өчен тәкъдим ителә....
Тема:”Көзге яфраклар.Күгәрчен”. Уртанчылар төркемендә интеграль эшчәнлек.Сөйләм телен үстерү +кисеп-ябыштыру.
Максат:Балаларның көзнең характерлы билгеләре белән таныштыруны дәвам иту;көзге яфраклар турындагы белемнәрне тирәнәйтү, күгәрченнең тышкы кыяфәте турындагы белемнәрен, хәрәкәтләрен ныгыту, (ш), (г) а...