Балалар бакчасында әхлак тәрбиясе
методическая разработка
Балалар бакчасында әхлак тәрбиясе
(Әти – әниләргә һәм башка гаилә әгъзаларына мәхәббәт тәрбияләү эше буенча
зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре өчен перспектив план)
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
balalar_bakchasynda_hlak_trbiyase.docx | 26.22 КБ |
Предварительный просмотр:
Балалар бакчасында әхлак тәрбиясе
(Әти – әниләргә һәм башка гаилә әгъзаларына мәхәббәт тәрбияләү эше буенча
зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре өчен перспектив план)
Татар теле тәрбиячесе:
Кучербаева З.А.
Тема һәм бурычлар | Структур төзелеше | Материал | Әдәбият |
Әти-әнием һәм мин (сентябрь,2 атна) Балаларны үз тәҗрибәләреннән чыгып, бирелгән план һәм үрнәккә таянып, гаилә турында хикәя төзеп сөйләргә өйрәтү.Логик фикерләү сәләтен үстерү,бирелгән сорауларга дөрес җавап бирә белүләренә ирешү.Туганнар, туганлык һәм үзара хөрмәт хисләре турында әңгәмә кору. Гаиләдә бер-береңә игътибарлык, ярдәмләшү һәм дуслык, җылы мөнәсәбәт тәрбияләү. | 1.Гаилә темасына сөйләшү. 2.Гаилә сүрәтләнгән рәсем эленә. Рәсем буенча әңгәмә. 3.Физминутка “Курчагым”. 4.Н.Мирхазованың “Горурланам гаиләм белән!” шигырен уку: Мин бәхетле гаиләм белән, Яшимен әти-әнием белән. Татулык- гаиләбез нигезе, Әби-бабам иң кадерле кеше! Мин бәхетле гаиләм белән, Яшимен туганнарым белән. Гаиләбез дәвамчысы – мин,беләм, Горурланам гаиләм белән! | Рәсемнәр,шигырьләр,гаилә альбомы. | Кашапова М. Иң татлы тел- туган тел.74 б. |
Әби – бабам – иң кадерле кеше ( өлкәннәр бәйрәменә әзерлек) ( сентябрь , 3 атна) Өлкәннәргә карата җылы, ихтирамлы караш тәрбияләү. “Шәҗәрә” төшенчәсен аңлауларына ирешү. Өлкәннәр турында тәҗрибәдән чыгып хикәя төзү күнекмәләрен ныгыту. Балаларның үз фикерләрен башкаларга ачык, аңлаешлы итеп сөйләп бирү сәләтләрен камилләштерү. Нәсел агачы (шәҗәрә) төзүгә омтылышларын ныгыту. Тема һәм бурычлар Яхшы эшләр (сентябрь, 4 атна) Балаларда яхшы эшләр белән кешеләрне сөендерәсе килү теләге уяту,кеше әйтмичә, үзең белеп яхшылык эшләргә өйрәтү. Яхшы эшләр белән кешеләрне сәендерү теләге тәрбияләү.Балаларда өлкәннәргә карата мәрхәмәтлелек, ихтирамлылык кебек сыйфатлар тәрбияләү. Ямьсез эшләр белән аларны борчырга ярамаганлыгын төшендерү. Өлкәннәр бәйрәме (октябрь, 1 атна) Балаларда өлкәннәргә карата мәрхәмәтлелек, ихтирамлылык кебек сыйфатлар тәрбияләүне дәвам итү. Ямьсез эшләр белән аларны борчырга ярамаганлыгын төшендерү, киресенчә, бары яхшы эшләр белән генә әби – бабайларны сөендерү, шатландыру теләге уяту.
Тема һәм бурычлар
Дуслык булса,яшәр гомергә Бөтен Җир шарында тынычлык (октябрь, 2 атна) Балаларның дуслык турындагы мәгълүмат- ларын тулыландыру. Әләкләү,кирелек, урлашуның начар гадәт икәнен, дусларыңны уңайсыз хәлгә куярга ярамаганлыгын төшендерү. Татарстанда төрле милләт халыкларының дус, тату һәм тыныч яшәүләрен аңлату. Сөйләшү барышында, мәкальләр кулланып, балаларның логик фикерләү сәләтләрен һәм сөйләм телен үстерү. Тәрбияле бала өйдә һәм урамда (октябрь, 3 атна) Тәрбиялелек яшәү өчен кирәк булган иң гүзәл сыйфатларның берсе икәнлегенә төшендерү. Балаларны өйдә, урамда, гаилә әгъзалары һәм чит кешеләр белән очрашканда һәрвакыт ягымлы, әдәпле булырга өйрәтү, балаларда уңай әхлакый сыйфатлар тәрбияләүне дәвам итү. Тема һәм бурычлар Әкиятләр иленә сәяхәт (Әниләр көненә әзерлек) (ноябрь, 1 атна) “Өч кыз” әкиятенең асылына төшенергә ярдәм итү. Әкиятләр һәм хикәяләр ярдәмендә балаларның сөйләм телен үстерү, сорауларга җавап бирергә күнектерү эшен ныгыту. Әкиятләр аша дустыңа иң якын кешеңә карата мәрхәмәтлелек хисләре, әхлакый сыйфатлар тәрбияләү. Әкияттән өзекләр сәхнәләштерү, рольләрне бүлешүдә мөстәкыйльлекләрен үстерү. Аналарга мәдхия (Әниләр көненә әзерлек) (ноябрь, 2 атна) Балалар язучыларының әниләргә багышлап язылган шигырьләре аша сабыйларыбыз күңелендә иң кадерле, изге кешеләребезгә мәхәббәт тәрбияләү. Әкиятләрдән өзекләр сәхнәләштерүне дәвам итү. Үз- үзләрен сәхнәдә иркен тотарга,рольләрне дорес итеп, килештереп уйнауларына ирешү. Образларга кереп уйнаганда иҗади мөстәкыйльлек, нәфасәти зәвык тәрбияләү. Сәхнәләштерүнең сәнгати чараларын (гәүдә торышы, мимика, интонация, хәрәкәтләр) кулланырга өйрәтү. Тема һәм бурычлар Кояш янында –җылылык, ана янында изгелек (Әниләр һәм балалар белән берлектә уздырылган бәйрәм иртәсе) (ноябрь, 4 атна) Балалар язучыларының әниләргә багышлап язылган шигырьләре аша сабыйлар күңелендә иң кадерле, изге кешеләребезгә мәхәббәт тәрбияләү. Әкиятләрдән өзекләр сәхнәләштерүне дәвам итү. Үз – үзләрен сәхнәдә иркен тотарга, рольләрне дөрес итеп, килештереп уйнауларына ирешү. Һәммә кеше җирдә элек бала булган (һөнәр ияләре турында) (декабрь, 1 атна) Балаларга һөнәр ияләре турында тулы мәгълүмат бирү. Сораулар, әңгәмәләр аша әти-әниләренең, туганнарының кайда һәм кем булып эшләүләрен ачыклау, кызыксынуларын үстерү. Һәрбер һөнәрнең дә кирәкле, файдалы һәм үзенчә кадерле булуын сабыйларның аңлауларына ирешү. Халык педагогикасы аша балаларда күңел күтәренкелеге, шатлык хисләре тәрбияләү. Тема һәм бурычлар Сәламәт тәндә – сәламәт акыл! (Әти – әниләр белән берләктә ярыш бәйгесе) (гыйнвар, 3-4 атна) Сәламәтлек атналыгында әти – әниләр катнашында оештырылган бәйге аша гаилә җебен тагын да тыгызрак итеп ныгыту, бер-берсенә ягымлы караш тәрбияләү.Спорт сөюче гаиләләрнең күләмен арттыру, сәләтләрен, осталыкларын бәяләү. Әтием - ышанычым (февраль, 2 атна) Балаларга газиз әтиләребезнең гаилә терәге булуларын, ышанычлы, көчле шәхес буларак тулы мәгълүмат бирү.Алар белән горурлану хисе тәрбияләү. “Әтием – минем күңелемдә мәңгелек ышаныч!”, “Алтын багана – гаилә терәге” һ.б. Әтиләребезне сөендерү йөзеннән аларга үз куллары белән бүләк ясау теләге булдыру. Ямаш Игәнәйнең “Әти кайтыр эштән” шигыре аша әтиләрнең абруен күрсәтү, мөстәкыйль рәвештә үз әтисе турында кыска хикәя төзеп сөйләргә өйрәтү. Тема һәм бурычлар
Ватанны саклаучылар көне ( февраль, 3 атна) Әтиләргә багышланган бәйрәм кичәсе . Хөрмәткә лаек бабаларыбызга, яраткан әтиләребезгә, абый һәм энекәшләргә яхшы мөнәсәбәт, җылы караш тәрбияләү. Алар кебек көчле, зирәк, акыллы булу теләге тудыру. Туган илебезнең тынычлыгын сакларга, мохтаҗларны якларга, җаваплылык хисе уятырга ярдәм итү. Әни кирәк (Сөйләм үстерү һәм әниләр портретын ясау) (февраль, 4 атна) Әниләргә ихтирам, хөрмәт хисләре уяту, өлкәннәр хезмәтенә хөрмәт белән карарга, ярдәм итәргә әзер булырга күнектерү. Кешенең тышкы кыяфәтенә карап, аның кәефен тоемларга, сүз һәм эш белән өлкәннәрнең күңелен күрә белергә өйрәтү. Шигырьнең тылсымлы юллары аша әниләргә карата чиксез мәхәббәт тәрбияләү. Аның изге, кадерле, бердәнбер кеше булуына төшендерү. Әниләр портретын ясау. Тема һәм бурычлар “Әнием – кадерлем” (март, 1 атна) Балаларның әниләргә булган җылы карашларын тулыландыру, олыларга кадер – хөрмәт тәрбияләү. Сорауларны игътибар белән тыңлап, аңлап, тулы җавап бирүләренә, шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләүләренә ирешү. Кыюлыкларын арттыру, зирәклек, осталыкларын үстерү. “Бар кеше изгелек кылса, яктырыр иде дөнья” (Җиңү бәйрәменә әзерлек) (апрель, 3- 4 атна) Шигъри юллар, мәкаль-әйтемнәр аша балаларда изгелек кылырга, өлкәннәрне хөрмәтләргә, кайгыртучанлык күрсәтергә, үтенечләрен теләп үтәргә, аларга ярдәм итәргә теләк тудыру һәм иң мөһиме – уңай әхлакый сыйфатлар тәрбияләүне дәвам итү.
Тема һәм бурычлар “Сез безнең күңелләрдә мәңге яшәрсез!!!” (9 май – Җиңү бәйрәме) (май, 2 атна) Күгебез аяз, илебез тыныч булсын өчен гомерләрен кызганмаган ветераннарыбызга кадер – хөрмәт тәрбияләү. Аларны беркайчан да онытмаска, ә киресенчә ярдәм кулы сузып, хәлләрен белешеп торырга кирәклеген искәртү. Туган илебезнең тынычлыгын саклауда һәрберебезне җаваплы, Ватаныбыз алдында бурычлы булуыбызны аңлауларына ирешү. Сабыйлар күңелендә ватанпәрвәрлек хисе уяту. Балаларны төрле буын сугышчыларына; бабай һәм әтиләрнең мактау грамоталары, башка төрле бүләкләре, сугыш орденнары һәм медальләренә, сугыштан җибәрелгән хатларына игътибарлы булырга, аларга хөрмәт белән карарга өйрәтү. Сугышчыларыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары турындагы белемнәрен киңәйтү. Һәлак булганнарын искә алуны, һәйкәлләргә чәчәк куюны гадәткә кертү. Тема һәм бурычлар “Исемең матур кемнәр куйган!” яисә кеше дигән асыл зат (Туган көннәр кичәсе. Квартал саен уздыру мөмкинлег булганда) (май, 3 атна) Балаларга һәр исемнең аерым бер мәгънә белдерүе турында төшенчә бирү, үзенең дә, иптәшләренең дә исем-фамилиясен бозарга, кыскартырга, үзгәртергә ярама -ганлыгын аңлату. Исемнәргә багышланган халык җырлары, шигырьләре аша исемнәрнең матурлыгын тоя белү сәләтен үстерү. Һәрбер йолдызлык (Кыз, Чаян, Укчы, Кәҗәмөгез һ.б., ягъни сентябрьдән башлап май аен кертеп) астында туган балаларның истәлекле, дөньяга килгән көннәрен билгеләп үтү.
| 1.Өлкәннәр турында сөйләшү. 2. “Шәҗәрә” яисә “Нәсел агачы”турында аңлатма бирү. 3.Кул эше. “Бүләк” әзерләү. 4.Татар халкының “Зирәк карт” дигән әкиятен сөйләү. Структур төзелеше Кире гадәт – начар гадәт (ситуацияләр чишү). “Нәрсә яхшы, нәрсә начар?” картиналар буенча әңгәмә кору. В.Осееваның “Бер әби ич!” дигән хикәясен сөйләү. Өлкәннәр хөрмәтенә җырлар, шигырьләр сөйләү. Бүләк итү өчен гөлләр үстерү. Чакыру открыткалар ясау. Структур төзелеше Мәкальләр куллану: “Туганлык белән дуслык байлыктан кадерлерәк”, “Дуслык авырлык килгәндә сынала”, “Безнең бакча” шигырен уку. Ситуацияләр чишү. (Кире һәм начар гадәтләргә тискәре караш тәрбияләү максаты белән.) “Без ничек уйныйбыз?”, “Мин әнигә ничек булышам?” дигән темаларга әңгәмәләшү. Сәяхәтләр үткәрү. Мультфильмнар карау. Балаларның уеннарын күзәтү
Структур төзелеше 1.Китаплар, рәсемнәр,иллюстрацияләр карау. 2.Физминутка “Без шулай ял итәбез” 3. “Өч кыз” әкиятен сәхнәләштерү. 4. “Сак – Сок бәете” н уку. Бәетнең эчтәлеге буенча әңгәмә. 5. “Ана сүзен тотмаган олыгайганчы игелек күрмәгән” дигән әйтемне аңлату. 6.Мультфильм карау. Г. Мөнипованың “Мәдхия”шигырен уку. Әниләр җирдә бердәнбер, Алыштырмый аны беркем дә. Әниләрне мактап җырлар җырлыйк, Бәйрәм ясыйк аңа һәркөн дә. Әни булгач, өйләр ямьле, Балам, диеп сөеп караса. Борчуларың юкка чыга, Сагышларың тарала. Әти – әни өчен үзебез дә, Ярдәмчеләр булыйк һәрвакыт, Изгелекләр кылыйк сөендереп, Яшьлекләрен булмый туктатып. Әниләр ул- изге бер зат, Кадер- хөрмәтләргә бик лаек. Структур төзелеше
Әкияттән өзекләр сәхнәләштерү. Әниләргә багышланган шигырьләр сөйләү, җырлар җырлау. Мәкаль һәм әйтемнәр куллану. Күргәзмә оештыру. Чыгышлар. Төрле һөнәр ияләренә кагылышлы шигырьләр өйрәнү. Мәкаль – өйтемнәр уку һәм балаларга аның асылын аңлату. Һөнәр ияләре турында сөйләү. Структур төзелеше
1.Гаилә девизы әзерләү. Без ярышта – зирәкләр, Тормышта – тату гаилә, Без тиз фикер йөртәбез, Дусларга без терәкләр. 2.Төрле ярышларда катнашу. 3.Сорауларга җавап бирү һ.б. 1. Шигырьләрдән өзекләр уку. 2. “Ата һөнәре- балага мирас” халык әйтеменең мәгънәсен аңлату. 3. Ямаш Игәнәйнең “Әти кайтыр эштән” шигырен өйрәнү. Структур төзелеше
Алдан алып барылган эш: бәйрәмгә шигырьләр, җырлар өйрәнү, үз көчләре белән бүләк әзерләү. Гаскәр төрләре турында мәгълүмат бирү. Р.Миңнуллинның “Әни кирәк” җырын тыңлау. З. Гомәрованың “Минем бүләк” шигырен ятлау. Сорауларга җавап бирү. Мәкаль әйтеш уены. Портретлар ясау. “Әнием – кадерлем” дип исемләнгән күргәзмә оештыру . Структур төзелеше Шигырьләр, җырлар өйрәнү. Бүләкләр әзерләү. “Иң кадерле кешем – әнием!” дип исемләнгән күргәзмә оештыру. “Нәрсә яхшы, нәрсә начар!” дип исемләнгән картиналар сериясен карау, алар буенча әңгәмә үткәрү. Бирелгән мәкаль – өйтемнәрнең мәгънәләрен өйрәнү. Структур төзелеше
ТР ның беренче Президенты М.Шәймиевнең мөрәҗәгате белән таныштыру: Батырлык ул – рухи матурлык... Әнә шуңа күрә дә халкыбыз кеше күңеленең рухи бөеклеген югары бәяләгән. Батырларның кылган изге гамәлләре, данлы исемнәре әкиятләргә күчкән, җыр дастаннарга кергән. Каһарманлык, чорлар аша кичеп, бүгенге көннәргәчә килеп җиткән. Халкыбыз улларының һәм кызларының Бөек Ватан сугышы чорында күрсәткән тиңдәшсез фидакарьлеге, дә күңелләрдән мәңге җуелмас. Шул Олуг Батырлык алдында безнең дәвер кешеләре генә түгел, киләсе гасырларда яшәүчеләр дә башларын ияләр әле... Нәфис сүз куллану. Исеңдә тот, ветераннарның Сугышларда кан түккәнен, Туган җирнең иреге өчен Зинданнарда интеккәнен... Һәр карыш җир сугарылган Шаһит җаннар каннарында. Үткән яулар шәүләсе бар Туган якның таңнарында. Структур төзелеше Бер-берсен котлау өчен җырлар, шигырьләр өйрәнү. Алып баручы итеп балаларны ( бер малай, бер кыз) әзерләү. Туган көннәре белән тәбрикләү. | Нәсел агачы яисә “Шәҗәрә” сүрәтләнгән рәсем, гаилә төшерелгән картина,фоторәсем- нәр, гаилә альбомы. Материал “Нәрсә яхшы, нәрсә начар?” сериясеннән картиналар. Бәйрәмгә әби – бабайларны чакыру. Материал Дуслык темасын чагылдырган картина, плакатлар. Тәрбиялелек темасына рәсемнәр. Материал
Әкият китаплары, иллюстрацияләр, мәкаль һәм әйтемнәр Әкияттән өзекләр сәхнәләштерү өчен кирәкле костюмнар, битлекләр, атрибутлар. Материал Музыка залы бәйрәмчә бизәлә, плакатлар эленә. Һөнәр ияләре төшерелгән рәсемнәр. Материал Бәйге – ярышка кирәкле атрибутлар. Котлау өчен медальләр, дипломнар. “Илебез сакчылары” рзсемнәре карау. Бүләк ясау өчен төсле кәгазьләр. Материал
Музыка залы бәйрәмчә бизәлә. Магнитофон. Альбом битләре, карандашлар, буяулар. Материал Гаилә фотосүрәтләре, плакатлар, күргәзмә оештыру. “Нәрсә яхшы, нәрсә начар!” дип исемләнгән картиналар сериясе. Материал
Музыка залы бәйрәмчә бизәлә. Плакатлар эленә. Презентация ясала.Сугыш һәм тыл ветераннары чакырыла “Батырлар китабы” дип исемләнгән китаплар һәм балалар рәсемнәре буенча күргәзмәләр оештырыла. Материал Төрле йолдызнамә сурәтләгән плакатлар. | Юсупов Ф. Гөлбакча: балалар бакчалары өчен хрестоматия..247 б. Әдәбият Закирова К. Гаиләдә һәм балалар бакчасында әхлак тәрбиясе. 129,152б. Юсупов Ф. Гөлбакча: балалар бакчалары өчен хрестоматия. 199 б. Закирова К. Гаиләдә һәм балалар бакчасында әхлак тәрбиясе, 129 б. Әдәбият Юсупов Ф. Гөлбакча: балалар бакчалары өчен хрестоматия. Закирова К. Гаиләдә һәм балалар бакчасында әхлак тәрбиясе,150 б. Әдәбият Юсупов Ф. Гөлбакча: балалар бакчалары өчен хрестоматия,266 б. Юсупов Ф. Гөлбакча: балалар бакчалары өчен хрестоматия. Закирова К. Иң матур сүз. Әдәбият
Н.Р. Мирхазова “ Мин бәхетле гаиләм белән” балалар бакчаларында әхлакый тәрбия бирү буенча методик кулланма ,185 б. Юсупов Ф. Гөлбакча: балалар бакчалары өчен хрестоматия. Закирова К. “Иң матур сүз” уку китабы. Әдәбият Мирхазова Н. Әниләргә мәхәббәт тәрбияләү.
Юсупов Ф. Гөлбакча: балалар бакчалары өчен хрестоматия. Закирова К. “Иң матур сүз” уку китабы. Закирова К. Күңел ачыйк бергәләп. 98 б. Әдәбият Юсупов Ф. Гөлбакча: балалар бакчалары өчен хрестоматия. Закирова К. “Иң матур сүз” уку китабы. Закирова К. Күңел ачыйк бергәләп. 98 б.
Мирхазова Н. “Әниләргә мәхәббәт тәрбияләү” Закирова К. “Иң матур сүз” уку китабы, 255 б.
Әдәбият Мирхазова Н. Әниләргә мәхәббәт тәрбияләү.
Мирхазова Н. Әниләргә мәхәббәт тәрбияләү. Әдәбият Батырлар китабы. Газизов Р. Бәйрәмнәр, туйлар өчен.
Әдәбият Газизов Р. Бәйрәмнәр, туйлар өчен. Исмәгыйлева С. Гөлбакчада туган тел. 46 б.
|
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Нөнәгәр балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Закирова Гөлүзә Харис кызы. Уртанчылар төркеменә әхлак тәрбиясе бирү буенча перспектив план.
Максат:Балаларга иң гади әхлак кагыйдәләрен системага салып өйрәтү, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү, бер-берсе белән дустанә мөнәсәбәт урнаштырырга өйрәтү, әйләнә-тирәгә сакчыл караш тәрбияләү...
Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе
Балаларны кечкенәдән инсафлы, әдәпле, тәрбияле итеп тәрбияләү – әти-әниләрнең җаваплы һәм изге бурычы. Үз-үзеңне тоту, аралашу күнекмәләре бирү гаиләдә, балалар бакчасында башлана. Тәрбия – ата-аналар...
Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе
консультация...
балалар бакчасы һәм гаиләнең балаларга әхлак тәрбиясе бирүдә хезмәттәшлеге
Выступление на родительской конференции на тему: "Сотрудничества ДОУ и семьи в нравственном воспитании!"...
Балалар бакчасында хезмәт тәрбиясе
Гаиләдә һәм балалар бакчасында хезмәт тәрбиясенең бердәмлеге ....
мастер-класс "Балалар бакчасында әхлак тәрбиясе"
quot;Балалар бакчасында әхлак тәрбиясе" мастер-классы тәрбиячеләрнең әхлак тәрбиясе буенча, педкомпетенцияләрен күтәрү өчен эшләнелгән...
Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе
Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе...