Презентацияләр
презентация

Халиуллина  Фария Миннехановна

Презентацияләр

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл hlak_trbiyase_biru_1.pptx1.65 МБ
Файл yul_kagyydlre_1.pptx1.04 МБ
Файл prezentatsiya_chechekler_1.pptx1.34 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының “Мәмәшир урта белем бирү мәктәбе(мәктәпкәчә төркеме) тәрбиячесе Әхлак тәрбиясе бирү. Халиуллина Фария Миннехановна 2019

Слайд 2

Әхлак ул – кешенең эш-хәрәкәтләрендә, көндәлек тормышында билгеле бер калыпка салынган сыйфат. Әхлак тәрбиясене ң нигезе : өлкәннәргә карата хөрмәт тәрбияләү; хезмәткә карата у ң ай мөнәсәбәт булдыру ; ә дәплелек кагыйд ә л ә рен белү; нәрсәнең яхшы, нәрсәнең начар икәнлеген белү; гаиләсенә, туган ягына, туган авылына, туган иленә карата мәхәббәт. 2

Слайд 3

Әхлак тәрбиясенең төп урыны – гаилә. Ата-ананың үз-үзен тотуы, шәхси үрнәге, йогынтылы сүзе, ягымлы һәм таләпчән мөгамәләсе тәрбиянең нигезен тәшкил итә. 3

Слайд 4

Әхлак тәрбиясе бирү балалар бакчасында үстерелә, камилләштерелә. Әхлаклылык тәрбияләүнең мөһим ысулы– хезмәт. 4

Слайд 5

Бәйрәм үткәрүләр балаларда әхлак тәрбияләүдә, әби-бабаларыбызның йолаларын өйрәнүгә ярдәм итә. 5

Слайд 6

Ә киятләр өйрәнүләр балаларда тел матурлыгын тоемлауны тәрбиялиләр, танып-белү эшчәнлеген үстерәләр. 6

Слайд 7

Әхлак тәрбисе бирү нәтиҗәсендә балаларда: -әйләнә-тирә дөньяга карата уңай караш тәрбияләнә; -гаиләсенә, туган ягына, туган авылына, туган иленә мәхәббәт тәрбияләнә; -коллективта үзара мөнәсәбәтләр, үз-үзеңне культуралы тоту күнекмәләре, бергәләп уйнау һәм эшләү осталыгы, үзеңнең һәм башкаларның эшләгән эшләрен гадел бәяләү сәләте формалаша; - социаль-иҗтимагый сыйфатлар тәрбияләнә. 7 Гайләдә һәм балалар бакчасында әхлак тәрбисе бирүнең баларга унай йогынтысы.

Слайд 8

8 Игътибар өчен рәхмәт.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 3

Ж әмәгат ь транспорты

Слайд 4

Хезмәт итугә ишәрә итуче билгеләр


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Туган ягым- гөлләр иле

Слайд 2

Борын – борын заманда, җир йөзендә үсемлекләр дөньясы бик ярлы, үсемлекләрнең төрләре бик аз булган вакытта, бер авылда Гөлчәчәк исемле бик чибәр, сөйкемле, уңган – булган, тырыш, хезмәт сөючән кыз яшәгән, ди. Бу кыз бик бәхетсез булган, чөнки аның әнисе булмаган. Гөлчәчәк үги әни белән яшәгән, ди. Үги әни кызның чибәрлегеннән, уңганлыгыннан бик көнләшкән. Шуңа күрә кыз эшне ничек кенә тырышып, җиренә җиткереп башкарса да, үги әни аның бөтен эшеннән дә гаеп таба, начар сүзләр белән кимсетә торган булган. Ә Гөлчәчәк аның сүзләренә каршы дәшмәгән, түзгән, бик сабыр булган. Ләкин үги әни җае чыккан саен кызны рәнҗеткән. Көннәрдән бер көнне Гөлчәчәкнең сабырлыгы беткән : үги әнисенең чираттагы сәбәпсез рәнҗетүенә түзә алмыйча, елый – елый , өйдән чыгып киткән. Кыз кая барганын да белмичә йөгергән дә йөгергән, бер биек тау башына менеп җиткән. Гөлчәчәк тирә – якның матурлыгын да күрмәгән, елаган да елаган. Тау башында ягымлы җил исә икән. Ягымлы җил Гөлчәчәкнең битләреннән сыйпаган, чәчләре белән уйнаган, аны юатырга теләгән. Әмма кызның инде үги ананың рәнҗетүләренә түзәрлек чамасы калмаган. Гөлчәчәк җилгә : “ Назлы җилкәем, минем инде күптән мондый ягымлылыкны күргәнем юк. Син мине юатма. Минем кире өйгә әйләнеп кайтасым килми. Син мине кешеләргә матурлык, шатлык бүләк итүче итеп үзгәрт!”- дип ялварган. Җил аны бик күп орлыкларга әверелдергән. Җил көчәйгәннән көчәйгән. Ул орлыкларны төрле якка тараткан. Бу орлыклар ерак җирләргә очып барып, уңдырышлы туфракка килеп төшкәннәр. Шифалы яңгырлар яуган, ягымлы кояш та үзенең җылысын җәлләмәгән. Аларның ярдәме белән орлыклар тишелеп чыкканнар, матур булып үскәннәр, бөреләр чыгарганнар. Ә көннәрдән бер көнне җир өсте матур ап –ак чәчәкләргә күмелгән. Чәчәкләрнең ак төсе кызның керсез,саф күңелле булуыннан килгән.

Слайд 3

Кешеләр бу чәчәкләрнең матурлыгын күреп таң калганнар,аларга карап сокланганнар һәм чәчәкләргә гөлчәчәк дип исем биргәннәр. Алар чәчәкләрне үз бакчаларына алып кайтып утыртканнар. Акрынлап гөлчәчәкләрнең төрле төсләре барлыкка килгән : кызыл, алсу һәм сары. Бу чәчәкләр безгә бик таныш булган, һәрберебезнең бакчасында үскән роза чәчәге булып чыккан. Тора – бара кешеләр бу чәчәкләрнең файдасын да белеп алганнар.

Слайд 4

Энҗ е ч әчәк-ландыш

Слайд 5

Миләушә чәчәк-фиалка

Слайд 6

Гөлҗимеш-шиповник

Слайд 7

Кынгырау чәчәк-колокольчик

Слайд 8

Г өлчәчәк-роза

Слайд 9

Тузганак

Слайд 10

Мәк чәчәге

Слайд 11

Бәрәнге чәчәк

Слайд 12

Төнбоек

Слайд 13

Энҗе чәчәк

Слайд 14

Ак чәчәк-ромашка

Слайд 15

Тузганак

Слайд 16

Гөлҗимеш

Слайд 17

Табышмаклар Ак атлас керфекләремә, Сары күземә карап, Кызганмыйча керфегемне Тарталар санап – санап. ( Ромашка ) Зәнгәре дә,сарысы да Була бу чәчәкләрнең. Салкын тигәндә шифасы Бик күп диләр чәенең. (Мәтрүшкә )

Слайд 18

Сөттәй ап – ак тамчылар Яшел болыт астында. Хуш исләрен таратып, Җемелдиләр каршымда. ( Энҗе чәчәк ) Чәчәкләрнең иң затлысы Ул аларның патшасы Яратуың дөрес булса, Букет кына алышасы. ( Роза )

Слайд 19

Нечкә яшел сабакта Юл буенда шар үскән. Кай арада җил искән – Ак шар очкан да киткән. ( Тузганак )

Слайд 20

Кызыл роза - ярату, бәхет, шатлык, сәламәтлек билгесе. Зәңгәр ирис – ышаныч чәчәге. Ак лилия – аклык, сафлык, камиллек символы. Ромашка – тыйнаклык, игелек, ныклык, сабырлык билгесе. Миләүшә чәчәге – тыйнаклык, сафлык символы. Канәфер – азатлык, көрәш билгесе. Лалә - изгелек, милли рух билгесе. Тәрбияче: Чәчәкләрнең төренә генә түгел, төсләренә дә игътибар итәргә кирәк. Кызыл – тормыш, ярату, тантана төсе. Ал – өмет. Сары – аерылу, хыянәт. Куе сары – кояш, шатлык, бәйрәм, дан төсе. Күк төсе – сафлык, тугърылык. Ак – ихласлык, изгелек, сөенеч, бәхет. Куе зәңгәр – көч – егәрлек, чиксезлек, иркенлек, тынычлык төсе.

Слайд 21

Өзмик, әйдә, чәчәкләрне. Җылы яңгыр юып үткән Җәяүле басу юлын. Кочак җәеп каршы ала Безне чәчәкле болын. Тирбәләләр талгын җилдә Ямь биреп туган җиргә. Бүләк итәм, ал гөлләрне Болыны белән бергә. Дөнья матур кояш белән, Болын яме – гөллләрдә. Күкләр аяз, күңелдә яз Туган – үскән җирләрдә. Өзмик, әйдә, чәчәкләрне Үссеннәр матур булып. Уйнасыннар күбәләкләр Шул чәчәкләргә кунып.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

1.презентация "Папа,мама,садик,я-одна дружная семья"2. Презентация "Детский сад у нас хорош"

1.Презентация предназначена для работы с родителями. В презентации отражен материал по изготовлению дидактических игр в группе раннего возраста руками родителей.2.В этой презентации предоставлен матер...

Презентация "Основные ошибки при создании презентации в программе PowerPoint"

В данной презентации рассмотрены ошибки, допускаемые педагогами при создании электронных презентаций...

Презентация опыта работы по теме: «Использование слайдовых презентаций как условие интеграции образовательных областей «Музыка», «Познание», «Художественное творчество».

Основная идея  использования презентаций заключается в гармоничном соединении современных технологий с традиционными средствами развития ребенка. В материале представлен опыт работы  п...

Презентация к уроку по теме: Презентация "Гимнастика пробуждения"

10 комплексов гимнастики пробуждения для дошкольников. Можно использовать в ДОУ, в дошкольных группах других ОУ, а также в семье...