Икенче номерлы икенче кечкенәләр төркеменең сөйләм теле һәм рәсем буенча интегрир йомгаклау шөгел
план-конспект занятия (младшая группа)

Гатина Гузель Хаметхафизовна

Интегрированное занятие во второй младшей группе на татарском языке

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon itogovoe_zanyatie_may_2018.doc51 КБ

Предварительный просмотр:

Икенче номерлы икенче кечкенәләр төркеменең сөйләм теле һәм  рәсем буенча интегрир йомгаклау шөгел

Үткәрделәр: Гатина Г.Х., Ганиуллина А.С. тәрбиячеләре.

Уткәрү вакыты: 

Тема: Без табигатьне яратабыз.

Максат:

  1. Язгы табигатьнең характерлы үзенчәлекләре турында күзаллауларын      киңәйтү; тәрбияче ярдәме белән 2 -3 җөмләдән торган хикәяләр төзергә, капма – каршы мәгънәдәге сүзләрне ( зур – кечкенә, калын – нечкә) таба һәм куллана белергә өйрәтүне дәвам итү; йорт хайваннары төшенчәсен ныгыту, йорт хайваннары, кошлар турында белемнәрен тирәнәйтү, балаларның аваз ияртемнәрен әйтә белүләрен ныгыту;
  2. Балаларның аңга алуларын, сөйләм телен, монологик сөйләмен, хәтерен, игътибарлыгын үстерү;
  3. Балаларда табигать, хайваннар тормышы белән кызыксыну, аларга карата сакчыл караш тәрбияләү.

ҖиҺазлар:

    Яз  сурәтләнгән рәсем, уенчык песи, эт, хайваннар тавышы  белән аудиоязма, яфрак чыгармаган агач, чыпчык, карга рәсемнәре, курчак, коробка, ат, колын, сыер, бозау, сарык, бәрән рәсемнәре,тузганак чэчэге презентациясе,пумала ватные палочки,салфетка,сары,яшел тостэге буяулар.

Шөгель барышы:

Тәрбияче балалар белән бергә төркемгә керә.

Тәрбияче:  - Балалар безгә бүген кунакка курчак килде, аның исеме Зөһрә. (Зөһрә                                                                                                                                                                                                                                   балалар белән исәнләшә)

Балалар:    - Исәнмесез!

  Тәрбияче:   - Зөһрә гади курчак түгел, ул тылсымлы. Ул безнең өчен сюрприз әзерләде, без аның белән хәзер сәяхәткә барабыз! Сәяхәткә барыр өчен хәзер куллар белән чәбәклибез, аяк белән тыпырдыйбыз, күзләрне куллар белән каплыйбыз, әйләнәбез...һәм күзләрне ачабыз (балалар каршысында яз сурәтләнгән картина)

Тәрбияче:     - Балалар, урамда нинди ел фасылы?

  • Яз. 

Тәрбияче:     Бик дөрес. Бу рәсемгә карагыз әле, монда яз сурәтләнгән. Яз көне табигаттә нинди үзгәрешләр күзәтелә?

  • Кояш нык яктырта, яшел чирәм күренә, күбәләкләр оча, агачта яфраклар күренә, урамда җылыта, яңгырлар ява

Тәрбияче:     Әфәрин, балалар ишетәсезме? Ниндидер тавыш ишетелә (тәрбияче коробкага күрсәтә, магнитофон ярдәмендә калын тавыш белән “бә”, “мә” ишетелә)

  • Тәрбияче:     - Нәрсә шундый тавыш чыгара?
  • Балалар: - Сарык (тәрбияче коробкадан сарык рәсемен чыгара)
  • Тәрбияче:     Бу нәрсә?
  • Балалар: - Сарык.
  • Тәрбияче:     Сарыкның тавышы нинди калынмы, нечкәме?
  • Балалар: - Калын.(Бәрән кычкырган тавыш ишетелә)
  • Тәрбияче:     Ә хәзер нәрсә тавышы килә?
  • Балалар: - Бәрәннең.
  • Тәрбияче:     Тимур, бәрәннең тавышы нинди ?
  • Балалар: - Нечкә.
  • Тәрбияче:     Бик дөрес! Ә ни өчен бәрәннең тавышы нечкә?
  • Балалар: - Чөнки ул әле кечкенә.
  • Тәрбияче:     Ә сарыкның тавышы ни өчен калын?
  • Балалар: - Чөнки сарык зур.
  • Тәрбияче:     Сарык, бәрән кычкырган тавышлары ничек дип атала? Алар нишлиләр?
  • Балалар: - Мәэлди. (Ат кычкырган тавыш ишетелә)
  • Тәрбияче:     Балалар, нәрсә тавышы ишетелә?
  • Балалар: - Ат. (Колын тавышы ишетелә)
  • Тәрбияче:     Ә хәзер нәрсә тавышы ишетелә?
  • Балалар: - Колын.
  • Тәрбияче:     Колын белән атның кычкырган тавышы ничек дип атала? Алар нишлиләр?
  • Балалар: - Кешниләр. ( Сыер кычкырган тавыш ишетелә)
  • Тәрбияче:     Нәрсә тавышы ишетелә, кем әйтә ала?
  • Балалар: - Сыер.
  • Тәрбияче:     Сыер безгә нәрсә бирә?
  • Балалар: - Сөт. (Бозау кычкырган тавыш ишетелә)
  • Тәрбияче:     Нәрсә тавышы ишетелә?
  • Балалар: - Бозау.
  • Тәрбияче:     Сыер, бозау кычкырганда нинди тавыш чыгаралар? Кычкырганда алар нишлиләр?
  • Балалар: - Мөгриләр.
  • Тәрбияче:     Самира, нинди хайваннарның тавышлары калын?
  • Балалар: - Сыер, сарык, ат.
  • Тәрбияче:     Ни өчен аларның тавышлары калын?
  • Ралина, ни өчен аларның тавышлары калын?
  • Балалар: - Чөнки алар зур.
  • Тәрбияче:     Әмир, нинди хайваннарның тавыш нечкә?
  • Балалар: - Бозау, бәрән, колын.
  • Тәрбияче:     Ни өчен аларның тавышлары нечкә?
  • Балалар: - Чөнки алар кечкенә.
  • Тәрбияче:     Балалар ат, сыер, сарык кайда яшиләр?
  • Балалар: - Авылда.
  • Тәрбияче:     Әйдәгез без аларны авылга итәбез. ( Авылга баралар)
  • Тәрбияче:     Менә без авылга килеп җиттек. Бу нәрсә?
  • Балалар: - Агач.
  • Тәрбияче:     Карагыз әле, бу нәрсә?
  • Балалар: - Чыпчык.
  • Тәрбияче:     Чыпчык кайда утыра?
  • Балалар: - Агач өстендә.
  • Тәрбияче:     Лилиана, чыпчык турында сөйлә әле.
  • Балалар: - Чыпчык кечкенә, ул оча белә, җим чүпли, сикереп йөри, чырык-чырык итеп чыркылдый.
  • Тәрбияче:     Ә бу нәрсә?
  • Балалар: - Карга.
  • Тәрбияче:     Карга кайда йөри?
  • Балалар: - Агач төбендә.
  • Тәрбияче:     Авылда нинди хайваннар яшиләр?
  • Балалар: - Тавык, әтәч, песи,ат...
  • Тәрбияче:     Мин сезгә табышмак әйтәм, ә сез игътибар белән тыңлагыз. Койрыгы озын, башында колаклары, зур күзләре, мыеклары бар, ул тычкан тота. Ул нәрсә?
  • Балалар: - Песи. (Тәрбияче песи чыгара, йомшак уенчык)
  • Тәрбияче:     Амина, песи нинди?
  • Балалар: - Песи кара төстә, йомшак, зур, аның коерыгы озын, күзләре яшел төстә.
  • Тәрбияче:     Балалар, песи нәрсә эшли?
  • Балалар: - Тычкан тота, сөт эчә, мияулый, тырный, уйный.
  • Тәрбияче:     Әфәрин! Ә хәзер мин сезгә яңа табышмак әйтәм, игътибар белән тыңлагыз! Әбинең ишек алдында йорт саклый. Ул нәрсә?
  • Балалар: - Эт.
  • Тәрбияче:     Радмир,эт нәрсә эшли белә?
  • Балалар: - Эт эрә, йорт саклый, сөяк кимерә, улый, ырылдый, йогерә, койрыгын селкетә.
  • Тәрбияче:     Әфәрин! Авылда яши торган хайваннар бер сүз белән ничек атала?
  • Балалар: - Йорт хайваннары.
  • Тәрбияче:     Бик дөрес! Булдыргансыз! Ләкин безнең монда нәрсәдер җитми.
  • Балалар: - Чәчәкләр.
  • Тәрбияче:    бик дөрес ,балалар бу яшел аланда безгә чәчәкләр җитми,яз җиткәч ,табигат уянгач җир астыннан нинди чәчәкләр балкып чыга?
  • Балалар: - Тузганаклар
  • Тәрбияче:   Дөрес,менә карагыз әле бу рәсемгә (тузганак чәчәге рәсеме презентация курсэтэм,энгэмэ).Нинди төстә?
  • Балалар: - Сары
  • Тәрбияче:Бу нэрсэ?
  • Балалар: - Сабагы
  • Тәрбияче:Бу нэрсэ?
  • Балалар: - Яфраклары
  • Тәрбияче:Сабагы белэн яфрагы нинди тостэ
  • Балалар: - Яшел
  • Тәрбияче:  Эшне башлаганчы ял итеп алыйк,балалар (ял вакыты)

                                     Кояш уянды иртән

                                      Чәчәкләрне санады

                                       1,2,3,4,5,

                                     Аннан өскә,аннан аска карады

                                     Һәм чәчәкләрне иснәде

  • Тәрбияче:  Бераз ял да итеп алдык,балалар,ә хәзер эшкә керешик,килегез өстәл янына
  • (өстәлдә ватман  бите яшелгә буялган ,пумала ,сары төстә буяу)
  • Тәрбияче :   Балалар,аланда тузганак чәчәген ясарга кирәк,башта чәчәкне тагын бер кат искә төшереп үтик әле,ягез әле рәсемгә карагыз
  • Тәрбияче :   Буген без сезнен белэн тузганак чэчэген  ватные палочка белэн ясарбыз
  • Тәрбияче: :    Мин сезгә башта үрнәк эш күрсәтәм,аннары үзегез эшләп карарсыз
  • Тәрбияче:Башта пумаланы яшел тоскэ буибыз,альбом битендэ сабагын ясыйм,аннары яфракларын.Пумаланы алып куям да ватные палочканы алып сары тоскэ манчыйм,альбом битендэ басып алабыз.
  • (балалар индивидуал эшлиләр)
  • Тәрбияче :   Балалар,карагыз әле нинди матур чәчәкләр сез ясадыгыз,сезгә ошыймы?
  • Балалар: - Әйе
  • Буген без сезнен белэн нэрсэлэр эшлэдек?
  • Балалар: - (балалар жавабы)
  • Бик дорес балалар


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"кәҗә һәм кәҗә бәтиләре"танып белү эшчәнлеге буенча шөгыль(икенче кечкенәләр төркеме)

Это занятие на родном языке для моих воспитанников.Мы любим играть в театрализованные игры....

"Теремкәй бездә кунакта" Икенче кечкенәләр төркемендә математика һәм сөйләм үстерү буенча интегратив шөгыль конспекты

:    геометрик фигураларны (түгәрәк, өчпочмак, квадрат, турыпочмаклык) һәм төп төсләрне таный белүне ныгыту; уң һәм сул  кулны аера белергә һәм 5 кә кадәр дөрес санарга күнектерү; ...

Икенче кечкенәләр төркеме өчен Танып белү (Математика) шөгыленнән йомгаклау чарасы.Тема "Яшелчәләр бездә кунакта"

Икенче кечкенәләр төркеме өчен Танып белү (Матемакика) шөгыленнән йомгаклау чарасы.Тема "Яшелчәләр бездә кунакта"...

Икенче кечкенәләр (3-4 яшь) төркемендә йомгаклау эшчәнлеге Тема: “Язгы мизгелләр”

9 нчы номерлы икенче кечкенәләр (3-4 яшь) төркемендә йомгаклау эшчәнлеге...

Беренче кечкенәләр төркемендә интегрир йомгаклау шөгыль

Интегрированное занятие в первой младшей группе...

Икенче кечкенәләр төркемендә йомгаклау шөгыле "Урамда яз"

Икенче кечкенәләр төркеме балалары яз темасы белән таныша, яңа сүзләр өйрәнә. Шөгыль барышында төрле эш формалары алына, балаларның сүз байлыгын арттыруга, вак моториканы үстерүгә зур игътибар бирелә....