Икмәк өстәлгә ничек килә?
план-конспект занятия (подготовительная группа)
Ознакомление детей с важностью и необходимостью такого продукта, как хлеб.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
tvorcheskiy_vospitatel.docx | 26.55 КБ |
Предварительный просмотр:
Икмәк өстәлгә ничек килә?
Мәктәпкә әзерләк төркеме
Тәрбияче Рәхимуллина Гөлнара Хәмизулла кызы
Максат.
- Балаларның игенчеләр хезмәте турындагы белемнәрен киңәйтү.
- Халык авыз иҗаты әсәрләрен кулланып сөйләргә өйрәтү.
- Сүзләрне иҗекләргә аера белүләрен тикшерү, билгеле хәрефләрдән сүзләр төзү.
- Икмәкнең кадерен белергә өйрәтү.
Сүзлек эше: ындыр табагы, чәчүлек орлык, чәчүчеләр, чәчкеч сүзләренең мәгънәсен аңлату.
Җиһазлау: шөгыльгә бөтен икмәк, игенчеләр хезмәте сурәтләнгән рәсемнәр, “Нәрсә исеңдә калды”, “Нәрсә артык”уеннары, хәрефләр, скетчка кирәкле җиһаз, аудиоязма.
Шөгыльгә кадәр игенче хезмәте турында сөйләшүләр оештырыла, фольклор әсәрләре, скетч өйрәнелә.
Шөгыль барышы.
Тәрбияче (кулында икмәк):
Ап – ак булып күпереп пешкән
Икмәк килгән өстәлгә.
Тирә – якка хуш ис сибә,
Табынга ямь өстәлә.
Әйе, бу – икмәк. Халкыбызның аны әнкәй, әткәй дигән кебек кадерләп, ипекәй дип атаган. Икмәк нинди ул? Менә ул безнең каршыбызда (тәрбияче кулында бер бөтен ипи). Ул олуг, бар нәрсәдән кадерле. Газиз әти – әни, туган ил белән тиң күргән ризыгыбыз – икмәк. Ул тәмле, хуш исле, күпереп пешкән, йомшак.
Балалар, шушындый тәмле икмәк кемнәрнең хезмәт җимеше? Кемнәрнең тырышлыгы белән ул безнең өстәлгә килә?
Балалар. Икмәк игенчеләр хезмәте белән килә.
Тәрбияче. Әйдәгез, игенчеләр башкарган хезмәтне шушы рәсемнәр аша искә төшереп китик. Сөйләмегезгә өйрәнелгән мәкаль, әйтем, табышмак, сынамышлар ярдәмендә бизәгез. Игенчеләр кыш буена нинди эшләр башкаралар?
Балалар. Кырда кар тоталар. Моның өчен, тракторга агач сукалар тагып, канаулар ясыйлар, чөнки аңа кар күп ява.
Тәрбияче. Кар тоту ни өчен кирәк?
Балалар. Ашлык мул булсые өчен.
Тәрбияче. Әйе, бу турыда халкыбызның сынамышларын искә төшерү дә урынлы булыр: “Кырда кар калын булса, ашлык мул була”; “Агачлар бәсләнсә, уңыш яхшы була” һ.б.
Кыш көне тагын нинди эшләр башкарыла?
Балалар. Басуга тирес чыгаралар.
Тәрбияче. Әйе, тиресләнгән җирдә ашлык мул булып үсә. Бу хакта да халык: “Бирсәң – алырсың, иксәң - урырсың”, - ди.
Хәзер инде менә шушы рәсемне игътибар белән карыйк. Анда нәрсәләр күрәсез?
Балалар. Кыш көне машиналарны төзәтәләр. “Чанаңны җәйдән, арбаңны кыштан хәзерлә”, - ди халык.
Тәрбияче. Яз җиткәч нинди эшләр башкарыла?
Балалар. Яз көне җирне сукалыйлар, йомшарталар, тырмалыйлар. Бу эшләр эшләнмәсә, җир каты, чүп үләнле була.
Тәрбияче. Нинди чүп үләннәре беләсез?
Балалар. Алабута, әрем, билчән, эт эчәгесе, һ.б.
Тәрбияче. Ә бу рәсемгә карап нәрсә әйтергә була?
Балалар. Йомшак җиргә орлыклар чәчәләр. Алар – чәчүчеләр. Трактор өч чәчкеч таккан.
Тәрбияче. Чәчкечләр һәм чәчүчеләр ни өчен кирәк?
Балалар. Чәчкечләр орлыклар тигез төшсен өчен кирәк, ә чәчүчеләр аны күзәтеп торалар.
Тәрбияче. Орлыклар тишелеп чыккач нишлиләр?
Балалар. Уҗымны ашлыйлар, яки агулыйлар. Агулаганда чүп үләннәр корый.
Тәрбияче. Язгы эшләр турында халык ни әйтә?
Балалар. “Язгы көн ел туйдыра”; “Сабанда сайрашмасаң, ындырда ыңгырашырсың”.
Тәрбияче. Нинди сынамышлар беләсез?
Балалар. “Язгы ташу көчле булса, уңыш мул була”, “Елгада боз тиз китсә, ашлык мул булыр”.
Тәрбияче. Ашлыклар өлгерде, инде хәзер игенчеләр нишлиләр?
Балалар. Комбайннар ашлыкны ура, суга, ә машиналар аларны ындыр табагына илтә. (Комбайн турында табышмак әйтелә).
Тәрбияче. Ындыр табагында ашлыкны нишләтәләр?
Балалар. Җилгәрәләр, киптерәләр һәм элеваторга илтәләр.
Тәрбияче. Әгәр дә ашлыкны вакытында җыймасаң, нәрсә була? Бу турыда халык ни ди?
Балалар. Башаклар, орлыклар коелып бетәрләр, уңыш начар булыр иде. “Басудагысы икмәк түгел, келәттәгесе икмәк”.
Тәрбияче. Кайсыгыз шигырь сөйләп күрсәтә?
Балалар. “Басуда” (С. Рәхмәтуллин),
“Уңыш җыелды” (Н. Гайсин) дигән шигырьләрне яттан сөйлиләр.
Аллы-гөлле гөлчәчәкләр
Бакчабызны бизәде.
Килде көзге дәртле эшләр
Ямьле хезмәт бәйрәме.
Йөгерә-йөгерә алмагачтан
Без җыябыз алмалар.
Безнең эштән шундый үскән,
Шундый пешкәннәр алар.
Тәрбияче. Ашлыкларны элеваторга илткэч, нинди эшләр башкарыла?
Балалар. Он тарттырыла, ул ипи заводларына озаттырыла. Ипи заводларында күмәч, ипи, прәннек, печенье, вак клиндер һ.б. пешерелә.
Тәрбияче. Менә шундый кадәрле зур һәм катлаулы эшләр башкарганнан соң гына ипи безнең өстәлгә килә. Халкыбыз игенче хезмәтен мактап төрле әйтемнәр әйткән. Әйтеп карагыз әле?
Балалар.
“Иген иккән морадына ирешкән”.
“Хезмәте барның хөрмәте бар”.
“Тырышкан табар, ташка кадак кагар”.
“Мич башында җиләк пешми. Чалкан ятып шалкан үсми”.
Тәрбияче. Халык бик хак әйткән. Безнең барыбыз өчен дә бик кадерле ул ипикәй. Ә аны ничек кадерләргә кирәк соң?
Балалар. Валчыгын коймаска; кирәгенчә генә алырга; ипидән шарлар әвәләмәскә, аны типкәләп йөрмәскә; икмәкнең бер бөртеген дә әрәм итмәскә һ.б.
Тәрбияче. Нәрсә соң ул икмәк? Гади сорау: нәрсә соң ул икмәк?
Кирәк, дуслар, уйлап карарга!
Ләкин әле икмәк ашау гына
Ярдәм итмәс җавап табарга.
Балалар, әйдәгез, әлеге сорауга җавапны без шигырь юлларыннан эзлик.
Бала Ботканың да тәме юк.
Ашының да тәме юк.
Хәтта чәйнең дә тәме юк.
Табынның да яме юк.
Ә табында ни генә юк?!-
Бары ипи генә юк!
Бала
Асыл таштай кыйммәт хәзинә ул-
Изге туфрак биргән көшелләр.
Үзләренең йөрәк хисен салып
Үстергәннәр аны кешеләр.
Бала Ипи басуда үсә,
Аннан амбарга күчә.
Аннары мичтә пешә
Кызарып мичтән төшә.
Шуннан килә өтәлгә-
Безгә куәт өстәргә!
Ипи булса табында,
Булдырам мин барын да.
Бала
Һәр башакны саклап калган алар,
Җил-давыллар ярсып килгәндә.
Шулар иккән икмәк...
Бөртеген дә
Төшермәгез аның идәнгә.
Бала
Игенчеләр күпме тир түккән
Һәр бөртеге өчен аларның?
Ашауларын онытып, кырда
Үткәргәннәр күпме таңнарын.
Бала
Яшәү чыганагы-Кояш нурын,
Җир җылысын саклап үзендә
Күкрәкләргә терәп кисәр икмәк
Һәр табынның тора түрендә.
Бала
Алдыбызда ята кара икмәк,
Телем-телем итеп киселгән.
Өй эчләре шундый аңкып тора,
Яңа пешкән икмәк исеннән.
Тәрбияче. Димәк, икмәк – кадерле, олы ул. Ул тамагыбыз тук булуын, тормышыбызның мул булуын раслый. Аны үстерү өчен бик күп хезмәт куела. Икмәкне кадерләсәк, хөрмәтләсәк кенә рәхәт яшәячәкбез. Икмәк-сәламәтлек, хезмәт нигезе.
Нинди мәкальләр беләсез?
Балалар. “Ипидән зур нәрсә юк”; “Икмәк – ил тоткасы”; “Икмәк – җир һәм кояш баласы”; “Тормышның нигезе - икмәктә”; “Икмәк – алтыннан кыймәт”; “Икмәк – табын кояшы”; “Ил күәте - икмәктә”; “Икмәкнең кадере валчыгыннан башлана”; “Ипекәйне кадерсезләмә – үзең кадерсезлеккә калырсың”; “Ипекәйнең алтын тавы башында да ачтан үлүең бар”.
Тәрбияче. Ә менә әби-бабаларыбыз, кисәтеп: “Икмәкне әрәм-шәрәм итү - гөнаһ”, “Икмәкнең валчыгы да бездән олы, коеп ашама”, “Икмәкне күкрәгеңә терәп кис – йөрәк җылыңны тойсын”, - дип бик дөрес әйткәннәр. Икмәкне хөрмәт итү- элек-электән калган гадәт. Үзләренең сүзләренең дөреслеген белдергәндә, кешеләр икмәкне баш өстенә куеп ант иткәннәр. Өлкән кешеләр кадерле кунакны ипи-тоз белән каршы алганнар.
Икмәк тамакны туйдыра, бәхет китерә. Шуңа икмәкне хөрмәт итәргә, аны ташламаска, ашагач үзеңнән соң кисәк калдырмаска кирәк. Әгәр берәр кеше икмәкне ташлап китә икән, бу бик ямьсез күренеш, әдәпсезлек, тәрбиясезлек.
Әгәр сез жирдә яткан икмәкне күрәсез икән, аны алып кеше йөреми торган жиргә яки кошларга ашатырга кирәк. Шулвакытта сезне барысы да ихтирам итәрләр, яратырлар.
Икмәкне басып ашарга ярамый. Басып ашасаң туйдырмый ул. Әгәр ипи валчыгы жиргә төшсә, язык була.
Менә шул турыда әкият.
Борын- борын заманда бер патша дала буйлап китеп бара, ди. Бара торгач, ул ачыккан. Сумкасындагы икмәкне алып атыннан төшмичә генә ашый башлаган. Вакыты бик аз булган патшаның. Азаккы сыныкны каптым, дигәндә генә, бер валчык жиргә тәгәрәп төшкән. Патша атыннан төшкән дә, шунда ук валчыкны эзли башлаган. Өч көн, өч төн буе тирә-якны мүкәләп йөреп чыккан, ләкин валчыкны таба алмаган. Дүртенче көнне өенә кайтса, бөтен өйне кара кайгы баскан. Моннан өч көн элек патшаның малае суга батып үлгән. Патша, тагын берәр кайгы килмәсен, дип, теге икмәк валчыгы төшкән урынга мәчет салдырган.
Балалар, сез дә икмәкне кадерсезләмәгез һәм башкаларга да моны аңларга булышыгыз. Бүгенгә шөгыльдә күргәнегезчә, икмәк, әнә шулай зур юллар үтеп, безнең өстәлгә килә. Игенчеләр хезмәтен хөрмәтләп без бер җыр өйрәнгән идек. Әйдәгез, хәзер шул җырны башкарыйк.
Чайкала иген кырлары,
Уяна таң нурлары.
Киңлекләргә алып чыга
Безнең басу юллары.
Кушымта:
Игенченең – уңганлыгы,
Игенченең – хезмәт яме,
Игенченең – тырышлыгы
Кырларыннан күренә.
Бер офыктан, бер офыкка
Җәелгән иген кыры.
Иртәдән кичләргә кадәр
Яңгырый хезмәт җыры.
Кушымта.
Балалар башкаруында скетч.
Бала. Әй, ипекәй, ипекәй,
Шундый да тәмле булып,
Хуш исләр белән тулып,
Каян килдең син безгә?
Ипи (бер бала ипи тотып баскан)
Ярый, мин сөйлим сезгә,
Үзем – хезмәт җимеше.
Үстерде мине кеше,
Исеме аның – игенче.
Бала. Игенче, игенче, үзегезне күрикче.
Игенче. Әйе, мин ул – игенче,
Мин аны үстерүче,
Тик түгел үзем генә,
Ипекәйне үстерүдә.
Ярдәм иттеләр миңа
Җирне шәпләп сөрергә,
Эшче трактор бирде.
Эшче. Мин – эшче,
Әйе, игенче дуска
Мин дә ярдәмгә килдем.
Трактор җирне сөрде,
Мамык кебек иттерде,
Ак халатлы апалар
Бөртекләрне тикшерде.
Җир – Анага ярдәмгә
Ашламаларын бирде.
Җир – Ана. Мин, Җир – Ана, бөртекне
Үз куенымда үстердем.
Җылыттым, туендырдым.
Кояш та аңа көч бирде,
Нурларга коендырды.
Кояш. Әйе, мин – Кояш, җәй буе
Игеннәргә нур сиптем.
Алтынсу төс йөгерттем.
Ярдәм итте яңгыр да
Шифасын бирде кырга.
Яңгыр. Мин – яңгыр, үз вакытында
Кичекми килеп җиттем.
Дөрес, нык ярдәм иттем.
Җил дә миңа булышты.
Җил. Мин – җил, аларны сөеп,
Гел назлап, сыйпап истем.
Игеннәр һаман үсте.
Башаклары тулышты.
Гәрәбә кебек пеште.
Игенче. Нәкъ алтын кебек булды.
Кояш. Талгын җилдә тын гына
Дулкынланып утырды.
Эшче. Аннан комбайн килде,
Бөртекләрне түкми – чәчми,
Урып – җилгәрен бирде.
Җил. Аннан игенче аны
Тегермәнгә төшерде.
Пешекче. Ә мин ипи пешердем,
Миннән кибетче алды,
Киштәгә тезеп салды.
Кибетче. Миннән сезгә килде ул!
Бала. Менә нинди озын юл,
Үткән икән ипекәй!
Инде белдем, рэхмәт сезгә,
Рәхмәт ихлас сүзегезгә.
Ипи – хезмэт җимеше,
Мин белермен икенче.
Рәхмәт сезгә уңган куллы
Абыйлар һәм апалар.
Уңган куллар кешеләргә
Ипекәй ашаталар!
Шөгыль ахырында “Тиз җавап бир” дигән уен оештырыла.
Тәрбияче. Ашлыкларның исемнәрен беләсезме? (Ашлыклар сурәтләнгән рәсем күрсәтелә, балалар тиз генә аларның исемнәрен әйтеп чыгарга тиешләр).
Тәрбияче. Б, К, А авазлары кергән ашлыклар исеме әйтегезче.
Балалар. Бодай. Арпа.
Тәрбияче. Арпа сүзен иҗеккә аеру, тактада, хәрефләр кулланып, сүзне төзү.
Арпа сүзендә “П” хәрефен башка хәрефләр белән алмаштырып, тактада яңа сүзләр төзү һәм уку: арфа, арба, арта, арса, арка һ.б.
Шөгыльгә анализ ясала. Аннары тәрбияче балаларны тәмле итеп пешерелгән, хуш исле күмәч белән сыйлый.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
План конспект занятия по развитию речи в старшей группе на тему “Кояш ничек язга булышты".
Тема: Кояш ничек язга булышты.Максат: Кучмэ кошлар, терехэм тере булмаган табигатьтэге язгы узгэрешлэр турындагы белемнэрен ачыклау хэм тирщнщйту. Эзер рэсемнэр(таяну) кулланып язгы узгэрешлэр т...
"Кояш гомере телим әнием сиңа"
Максат: Әниләрне ярату, аларга хөрмәт хисе тәрбияләү, якыннарының хәленә керә белүчәнлек тәрбияләү, балаларда шатлык хисләре тудыру, яхшы кәеф булу, өлкәннәргә мәхәббәт, иптәшләренә якын мөнәсәбәт тәр...
Занятие по ознакомлению с окружающим в подготовительной группе "Көлкәйгә ничек ярдәм итәбез?"
Максат: Балаларны алга куелган проблемаларны чишү юлын табарга өйрәтү. Логик фикерләү, уйлау, тәҗрибәләр эшләү сәләтләрен үстерү. Күзаллауларын киңәйтү, күпбелүчәнлек , ярдәмчеллек тәрбияләү.Сүзлек өс...
Музыкаль-әхлаки кичә. “Исемең ничек үскәнем!” (Зурлар төркемендә ата-аналар белән нетрадицион формада эш).
Музыкаль-әхлаки кичә.“Исемең ничек үскәнем!”(Зурлар төркемендә ата-аналарбелән нетрадицион формада эш)....
Зилә-ничек-киенгән.Әкият-бизәгеч
Әкият-бизәгеч...
Татарстанда элек ничек иген иккәннәр?
Икмәкнең зур юллар үтеп безнең өстәлгә килүен күләгә театры ярдәмендә күрсәтелә. Балаларны татар халкының үткәне белән таныштыру максатыннан үткәрелә....
"Әнием-кадерлем"!
Әниләр көненә багышланган кичә....