Тема: “Шәүкәт Галиев музеена сәяхәт” (Мәктәпкә әзерлек төркеменә шөгыль конспекты)
материал

Мустафина Гульчачак Мансуровна

Конспект занятий

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sh.galiev.docx22.62 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:  “Шәүкәт Галиев музеена сәяхәт”

(Мәктәпкә әзерлек төркеменә шөгыль конспекты)

Тәрбияче: Мостафина Гөлчәчәк Мәнсур кызы.

Максат: Шәүкәт Галиев иҗаты буенча белемнәрне  тирәнәйтү һәм

гомумиләштерү.

Бурычлар:  

1. Татар телен хөрмәтләргә, ихтирам итәргә өйрәтү;

2. Фикерләү тизлеген һәм сөйләм теле байлыгын үстерү;

3. Шәүкәт Галиев  иҗатына кызыксыну һәм туган телгә хөрмәт уяту.

Белем бирү өлкәләре: Сөйләм үсеше,  матур әдәбият, физик үсеш.

Күрсәтмә алым: Презентация.

Сүзлек алымы: аңлату, сораулар бирү, хор белән һәм берәмләп җавап алу, матур сүз, музыкаль бизәлеш.

Техник җиһазлау:  проектор, интерактив такта, ноутбук.

Шөгыль барышы:

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар!

Балалар: Исәнмесез.

Тәрбияче: Кәефләрегез ничек?

Балалар: Әйбәт, рәхмәт.

Тәрбияче: Балалар, мин хәзер сезгә кызыклы, бик матур бер шигырь укыйм. Игьтибар белән тыңлагыз әле.

Мин – Шәвәли,                                     Көлдермим!                                                                                                              

Шук малай,                                            Бик тапкыр мин,

Үткен малай,                                         Җыйнак мин.

Ут малай!                                               Мин,

Мин – бик уңган,                                  Мин,

Өлгер мин,                                            Мин бик

                            Юк-бар белән                                       Тыйнак Мин!              

Әлеге шигырь исегезгә төштеме балалар?  Шигырьнең исеме ничек?        

Балалар: “Мин” исемле шигырь.

Тәрбияче: Әлеге шигырьне кем язган?

Балалар: Шәүкәт Галиев.

Тәрбияче: Бик дөрес, балалар. Ә сез сәяхәт итәргә яратасызмы? (балаларның җавабы) Менә бүген мин сезне сәяхәт итәргә дәшәм. Без сезнең белән Шәүкәт Галиев музеена юл тотабыз. Ләкин анда җәяү барып булмый, чөнки юл ерак. Балалар, ә  нинди юл транспортында барырга мөмкин? (балаларның җавабы).  Әйдәгез, бүген автобус белән барабыз. Урыннарга утырабыз, куркынычсызлык каешларын эләктерәбез һәм юлга кузгалабыз. Ә безне юлда кызыклы тукталышлар көтә. Барганда безгә күңелсез булмасын өчен әйдәгез, җырлап алыйк. Ш.Галиевның нинди җырын беләбез әле? (Балаларның җавабы ) (“Бииләр итек- читекләр.”И.Якупов музыкасы.)

Менә беренче тукталышка килеп тә җиттек.

Балалар, игътибар белән экранга карагыз әле. (Слайд 1) Сезнең алдыгызда портрет килеп чыкты. Әлеге портретта кем сүрәтләнгән?

Балалар: Шәүкәт Галиев.

Тәрбияче: Әйе, бик дөрес, Шәүкәт Галиев!

Тәрбияче: Ә Шәүкәт Галиев кем ул?

Балалар: Ул язучы.

(Слайд 2)

Тәрбияче: Әйе, Ш.Галиев бик кызыклы, көлкеле шигырьләр иҗат итүче шагыйрь. Ул 1928 елның 20 ноябрендә Апас районының Олы Бакырчы дигән авылында дөньяга килә. Димәк, ул безнең якташыбыз була. Менә шул авылда инде аның музее урнашкан. Ул үзенең никадәр иҗатын сезгә, балаларга багышлаган. Шуңа күрә аны балалар шагыйре диләр.

Тәрбияче: Ш.Галиевның нинди шигырьләрен беләсез? Искә төшерик әле. Балалар:   “Әбидә кунакта”, “Гөмбә җыйганда”, “Курчакның үз әнисе”, “Помидор-светофор”, Җирдә миңа ни кирәк?, “Машина ясыйм”, “Светофорның өч сүзе”  һ.б                                                                                                             Тәрбияче: Бәлкем арагызда Ш.Галиевның берәр шигырен яттан белүче бардыр? Бәлкем, кечерәк группада өйрәнгән шигырьләрен хәтерлисездер? (Балаларның җавабы)

Тәрбияче:  Әйе, Шәүкәт Галиев балаларны бик яраткан, алар өчен бик күп кызыклы шигырьләр иҗат иткән. Алар мавыктыргыч, тирән мәгънәле, җыйнак, кызыклы.                                                                                                                       Менә Шәүкүт Галиевның берничә шигырь китабы. (Слайд 3)

Юлыбызны дәвам итәбез.                                                                                                       Менә без сезнең белән икенче тукталышка да килеп җиткәнбез.                                        Әлеге тукталышның исеме “Табышмаклар” диеп атала. Хәзер мин сезгә  Шәүкәт Галиев язган табышмакларны укыйм, ә сез тиз генә җавапларын әйтергә тиеш буласыз.

(Слайд 4)

Сакаллы булып туган ул,

Сакаллы сабый булган.

Парикмахерга кермәгән,

Сакалын кистермәгән.

(Кәҗә.)

Морзе азбукасы белән

Тукылдата тук-тук-тук:

— Тик торганым юк, юк, юк,

Шуңа күрә мин тук, тук!

(Тукран.)

Йөртәләр аны һәрвакыт

Каты-каты типкеләп,

Җан-фәрманга йөгерә ул,

Тормый бер дә үпкәләп.

(Футбол тубы.)

Су өстендә җәяү йөрим,

Тып-тып басып атлыйм мин,

Иң тирән җирдән үтәм,

Өз генә дә батмыйм мин.

(Боз өстендә.)

Молодцы, балалар!

Менә өченче тукталыш. Юлда арыгансыздыр, безгә ял итеп алырга вакыт җиткән. Хәзер без сезнең белән “Кәбестә” уенын уйнап алабыз.

Кә-кә-кә-кә – кәбестә.

Салкын җил битне өтә,

Колакларны чеметә,

Бармакларны әрнетә.

Ә-тә-тә-тә биетә!

Без бит кырда, без эштә

Тешләр тими гел тешкә

Әт-тә-тә-тә кисәбез

Кә-кә-кә-кә – кәбестә.

Җыя торгач җыелды,

Бит куллар да җылынды.

“Кәбестә!” – дип әйтәбез,

Туңган авыз ерылды!

(Балалар түгәрәккә басалар, уртада кәбестә тоткан бала була. Җырлый башлагач, балалар кәбестәне кулдан кулга йөртә башлыйлар. Көй туктагач, кәбестә кайсы бала кулында кала, шул уртада бии. Уен 1-2 тапкыр кабатлана)

Без җырлаган җырның сүзләрен дә Ш.Галиев язган.

Менә ял да итеп алдык. Яңадан автобуска утырабыз да юлыбызны дәвам итәбез. Киләсе тукталыш – Шәүкәт Галиев музее.

Менә Олы Бакырчы авылы. (Слайд 5) Без Ш.Галиев музеена килеп җиттек. Хәзер без сезнең белән музейга керәбез. Һәм Шәүкәт Галиевның тормышы белән якыннан танышабыз. (Слайд 6,7,8,9,10)

Балалар, Шәүкүт Галиев шигырьләре нәрсәгә өйрәтә? Сезгә бу сәяхәт ошадымы? Кайсы ягы ошады? Нинди кызыклы әйберләр белдегез? 

(Балаларның җавабы).

Сәяхәт кызыклы, күңелле булса да безгә бакчага әйләнеп кайтырга вакыт җитте.  Ә хәзер кайтыр юлга кузгалабыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема:"Йорт хайваннары" (беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты )

Эшчәнлек барышы. Тема: “ Йорт хайваннары “ Бурычлар:Танып белү. 1.балаларның йорт хайваннары турындагы белемнәрен киңәйтү; 2. хайваннарның исемнәрен әйтергә күнектерү; 3. йорт хайваннарына кар...

мәктәпкә хәзерлек төркемендә иң гади математик күзаллау буенча шөгыль конспекты

Мәктәпкә хәзерлек төркеме өчен иң гади математик күзаллау буенча шөгыль конспекты...

Беренче кечкенәләр төркеменең шөгыль конспекты “Куянда кунакта”

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципальрайоны башкарма комитетының “Мәктәпкәчә мәгариф идарәсе”муниципаль бюджет учреждениясе      Беренче кечкенәләр төркеменең шөгы...

Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән тирә – як белән танышу һәм сөйләм телен үстерү буенча шөгыль конспекты. Тема: “Кышкы урман гүзәллеге”

   Ел фасыллары белән  таныштыруны дәвам итү; кышкы табигатькә хас билгеләр турындагы белемнәрне ныгыту; җәнлекләрнең һәм кошларның кышка ничек җайлашуы турындагы белемнәрне артт...

Зурлар төркеме балалары өчен сөйләм телен үстерү буенча шөгыль эшкәртмәсе Проект. Мин кунак яратам. Тема. Шигырь уку: Ш Галиев. “ Кунаклар”

Шәүкәт Галиев  тормышы һәм иҗаты турында кыскача мәгълүмат бирү.  Язучы шигырьләре аша балаларда уңай сыйфатлар тәрбияләү. Балаларның фикерне бер юнәлештә туплый белүләрен, сорауларга ...

Уртанчылар төркеменең әти-әниләр җыелышында ачык шөгыль конспекты. Тема: " Математика иленә сәяхәт"

Тема.“Математика иленә сәяхәт”. Максат: балаларның танып белү һәм  логик фикерләү сәләтен үстерү.Үстерү бурычы: 1 дән 5 кә кадәр саннарны уңай һәм кире тәртиптә санау кунек...

мәктәпкә әзерлек төркеменә “Чүлгә сәяхәт” темасына интеграцияләнгән шөгыль эшкәртмәсе

quot;Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы "Миляшкай" Олы Кайбыч балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендәге  мәктәпкә әзерлек төркеменә ...