Уңыш Бабайда кунакта
план-конспект занятия

Булатова Гульназ Рафаиловна

Конспект занятия

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon u_ysh_babayda_kunakta.doc45 КБ

Предварительный просмотр:

Уңыш Бабайда кунакта.

Тәрбияче: Балалар! Карагыз әле көзге болынны! Яфракрар саргайган, кошлар да сирәк кенә күренгәли. Әллә булмаса, Бабайларга кунакка барыйкмы? Анда бүген Сөмбелә дә килергә тиеш.

Балалар: Барабыз! Барабыз!

Тәрбияче: Кузгалып киткәнче, әйдәгез, көзге болыныбызга бер быр бүләк итик, язын килгән кошлар белән саубуллашыйк.

“Көзге моң” җыры (М. Әндәрҗанова көе һәм сүзләре)башкарыла.

Әнә, кояш та чыкты,

  Болытлар ерак качты.

Без килүгә Бабабыз

 Олы капкасын ачты.  

(Балалар йорт ягына карыйлар, Бабай капка ача; алар аның янына киләләр)

 Балалар:

 Хәерле көн Бабакай!

Менә килеп тә җиттек.

Кичә үк килә идек –

Көн аязганын көттек.

Бабай:

Көттем. Сезнең киләсен сиздем.

Сез килүгә эш бетте.

Әнә, теге зу-у-р булып үсте.

Ә тартып чыгарырга

Безнең көч тәмам бетте.

Балалар: Әйдәгез әле, бергәләп, тартып чыгарып карыйк.

(Тарталар, тарталар, шалкан чыкмый)

Бабай: Әллә соң әбине дә чакырып карыйкмы?

Балалар:

                 Әби, әби, кил әле!

                 Безгә ярдәм ит әле?

Әби чыга: Нәрсә булды? Әллә инде миннән башка шул шалканны да тартып чыгара алмыйсың?(Балаларны күреп ала.)

Ай! Килеп тә җиткәннәр

Минем яуын дусларым.

Әйдәгез әле, тартыйк

Һәм авыз итеп карыйк.

(Тарталар, тарталар, шалкан тагын чыкмый)

Балалар:

 Бабай! Бабай! Бабакай!

Кайда соң безнең Айбай?

Бергә:

Акбай! Акбай!Кил әле!

Безгә ярдәм ит әле?

(Өрә-өрә Акбай килеп чыга.)

Акбай: 

Нәрсә булы? Нишләдегез?

Ник элек килмәдегез?

Шалкан зур түгел иде,

Сез шуны белмәдегез.

Тиз генә тартып чыгарып,

Ашап та булыр иде.

Әйдәгез, тартыйк, тартыйк!

Болай тик карап тормыйк.

(Тарталар, тарталар, тик шалкан һаман да урыныннан кымшанмый)

Песи килеп чыга: Мияу, Мияу! Ничек күп дуслар шулай?

                                 Булмый булмас болай

                                 Әйдәгез тартыйк бергә!

(1,2,3 дип санап тарталар, шалкан баребер урыныннан кузгалмый.)

Әби: Инде хәзер нишләргә?

(Тычкан килеп чыга)

Тычкан:

Ничек инде нишләргә?

Ә-ә! Миннән  башка булмыймы?

Үзем кечкенә булсам да,

Көчем зур минем.

Әйдәгез, тартыйк булмаса.

Бер, ике, өч!

Миндә бик күп көч!

(Тарталар, ниһаят, шалкан килеп чыга; барысы да егылалар, Бабай торып баса һәм башын кашый.)

Бабай: Шалкан  чыкты чыгуын, ә хәзер нишләтәбез?

Балалар: Шул шатлыктан җырлыйбыз.

(Шалканны уртага куялар һәм җырлыйлар)

Бабайнвң бакчасында

Шалкан зур булып үскән.

Менә шундый киңлектә,

(кулларын киң итеп җәяләр)

Менә шундый киңлектә

(кулларын киң итеп җәяләр)

Менә шундый тарлыкта.

(кулларын тар кына ара калдырып, якын китерәләр.)

Шалкан, шалкан, кил әле!

Биеп күрсәт син безгә!

(Кул чабалар, шалкан бии.)

Әби: (кыяр янына килеп)

Әкыярны күрегез!

Аның белән уйныйк,

Түгәрәккә килегез!

Бабай: (кишергә күрсәтеп)

Менә нинди кишер салдык

Базыбызга сакларга.

Безгә кишер ашарга.

(Уен “Кем җитез?” уенчык кыярлар, кишерләр идәнгә таратыла, балалар аларны ярыша-ярыша җыялар, кем күпме җыя.)

“Көз һәм балалар җыры”.(Г. Браева көе һәм сүзләре)күмәк башкарыла.

Сөмбелә:

Агачтагы бар  яфракны,

Чәчәкләр һәм үләннәрне,

Басудагы игеннәрне

Сап-сары төсләргә керттем.

(Яфраклар белән вальс башкарыла)

Бала:

Сары, кызыл төсләр белән,

Карлы яңгыры белән,

Безнең бакчага көз килде,

Мул уңышлары белән.

Җыр “Мин көзләрне яратам” (Г. Брәева көе һәм сүзләре)

Җыр “Яфраклар коела”

Бию “Гөмбәләр”

Әби:

Киң кырларда иген булса,

Табанагаз мул булыр.

Ә табында икмәк булса

 Күңелебез көр булыр.

Бию “Башаклар”

Җыр “Сөмбелә” (В. Валиева көе һәм сүзләре)

Бию “Күмәк”

Сөмбелә:

 Ә хәзергә, хушыгыз!

Киләсе елга килүгә

Сау – сәламәт булыгыз!

(Сөмбелә китә, балалар кул болгап озаталар)

Бабай: Ничек күңелле булды сезнең белән балалар.

Әби: Ә бүген килгән кунаклар - әкият геройлары.

“Карабай” дигән күмәк бию белән бәйрәм иртәсе тәмамлана.

Җыр “Көнбагыш”

Айнур: Ап – ак булып күпереп пешкән

Икмәк тора табында.

Мул ризыклы өстәл өстен

Ямьләндерә тагын да.

Камил: Игенченең зур хезмәте

Күренә бу икмәктә.

Яшәү дәрте, яшәү яме

Хезмәттә тик, хезмәттә.

Данис: Урман кырларына

Килде матур көз,

Җәй үтте диеп

Үкенмибез без.

Айдар: Көз килде, үләннәр

Саргайды, шиңде.

Сап-сары яфраклар

Җиргә сибелде.

Элвина: Күрегезче, күрегез,

Өстәлгә ипи килгән!

Нинди матур күпергән!

Беләсезме үз юлында.

Ул күпме хезмәт күргән!

Аделина: Әй ипекәй, ипекәй,

Шундый да тәмле булып,

Хуш исләр белән тулып,

Каян килдең син безгә?

Азалия: Ярый мин сөйлим сезгә:

Үзем – хезмәт җимеше,

Үстерде мине кеше,

Исеме аның – игенче,

Үзегезне күрикче!

Алмаз: Әйе, мин ул – игенче,

Мин аны үстерүче,

Тик түгел үзем генә.

Ипекәйне үстерүдә

Ярдәм иттеләр миңа.

Әдилә: Әйе, мин – Кояш, җәй буе

Игеннәргә нур сиптем,

Алтынсу төс йөгерттем,

Ярдәм итте Яңгыр да

Шифасын бирде кырга.

Камил: Мин – Яңгыр, үз вакытында

Кичекми килеп җиттем,

Игенгә дым эчерттем.

Дөрес, нык ярдәм иттем,

Җил дә миңа булышты.

Элина: Аннан комбайн килде.

Бөртекләрне түкми, чәчми,

Урып, җилгәреп бирде.

Аннан игенче аны

Тегермәнгә төшерде.

Алия: Э мин ипи пешердем.

Миннән кибетче алды,

Киштәгә төзеп салды.

Һәркемгә ипи кирәк!

 Һәр көн дә ипи кирәк!

Алина: Ипи косманавтка да, Очучыга да кирәк!

Ипи яңа йолдызлар

Ачучыга да кирәк  

Ипи сатучыга да,

Ипи сезгә дә кирәк,

Ипи безгә дә кирәк

Һәммәбезгә дә кирәк

Зәлия: Ипи эшләргә кирәк!

Юллар сузарга кирәк.

Тайгаларга иң авыр

Юллар узарга кирәк!

Шуңа да игенчене

Хйрмәт итәргә кирәк!

Боткасының да тәме юк,

Ашының да тәме юк.

Хәттә чәенең дә тәме юк,

Табынның да яме юк.

Ә табында ни генә юк,

Бары ипи генә юк.

Әнвәр: Ипи басуда үсә,

Анан амбарга күчә,

Аннары мичтә пешә,

Кызарып мичтән төшә.

Шуннан килә өстәлгә,

Безгә куәт өстәргә.

Ипи булса табында,

Булдырам мин барын да!

Данис: Әти ипи үстерә,

Әни ипи пешерә,

Ә мин...мин ипи ашыйм.

Ә аннары ипине

Үзем устерә башлыйм.

.

             


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Әби белән бабайда кунакта.

кыргый һәм йорт хайваннары турында белемнәрен ныгыту,бәйләнешле сөйләм телен үстерү,мөйтәкыйль фикер йөртә белүне үстерү,туган авылга,туган якка мәхәббәт,чисталык,пөхтәлек,үз эшенә хөрмәт тәрбияләү....

Уңыш бабайда кунакта

Көз бәйрәменә бәйрәм сценариесе....

"Уңыш бабайда кунакта"

                          “ Уңыш бабайда кунакта”...

"Уңыш бабайда кунакта"

                          “ Уңыш бабайда кунакта”...

Конспект "Бабайда кунакта"

Конспект "Бабайда кунакта"Рус торкеменэ йоруче 6-7 яшьлек балалар очен "Татарча сойлэшэбез" УМК буенча шогыль конспекты...

"Уңыш бабайда кунакта"

Балаларны  татар халкының милли бәйрәмнәре белән таныштыру максатыннан "Уңыш бабайда кунакта" дигән бәйрәм уздырылды....

"Әби белән бабайда кунакта"/Өлкәннәр көненә багышланган сценарий/

/Катнаш төркем балалары белән өлкәннәр көненә багышланган   күңел ачу программасы/Малайлар ак күлмәк, кара чалбар, түбәтәй кигәннәр. Кызлар күлмәк, алъяпкыч, калфаклар кигәннәр.Җиһазлау: тат...