"Әби белән бабайда кунакта"/Өлкәннәр көненә багышланган сценарий/
материал на тему
/Катнаш төркем балалары белән өлкәннәр көненә багышланган күңел ачу программасы/
Малайлар ак күлмәк, кара чалбар, түбәтәй кигәннәр. Кызлар күлмәк, алъяпкыч, калфаклар кигәннәр.
Җиһазлау: татар өе күренеше: өстәлдә татар милли ризыклары, самавыр, сандык, чигүле ашъяулык, пәрдәләр, сөлгеләр,балчыктан эшләнгән чүлмәкләр, читек .
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
bid_kunakta.doc | 46 КБ |
Предварительный просмотр:
/Катнаш төркем балалары белән өлкәннәр көненә багышланган күңел ачу программасы/
Малайлар ак күлмәк, кара чалбар, түбәтәй кигәннәр. Кызлар күлмәк, алъяпкыч, калфаклар кигәннәр.
Җиһазлау: татар өе күренеше: өстәлдә татар милли ризыклары, самавыр, сан-дык, чигүле ашъяулык, пәрдәләр, сөлгеләр,балчыктан эшләнгән чүлмәкләр, читек .
Барышы:
Тәрбияче. Әйдәгез, балалар, Минҗамал әби янына кунакка кереп чыгыйк әле. Хәлен дә белеп чыгарбыз.
-Өйдә кешеләр бармы,керергә мөмкинме?
Әби. Әйдүк, әйдүк! Балалар керегез, рәхим итегез.
Тәрбияче. Исәнмесез- саумысыз...
Нигә ишек ачмыйсыз?
Шакый-шакый арып беттек
Нигә каршы алмыйсыз?
(Тәрбияче кул биреп әби белән исәнләшә, күчтәнәч тапшыра. әби дога кыла.)
Тәрбияче. Әби-бабаларның өе. Күңел нуры, нәфис зәвыгы, җитез кулларының осталыгы- әнә ничек гөл итеп куйган өй эчен. Әйдәгез, әкрен генә күзәтик әле бу матурлыкны. Балалар, карагыз әле бирегә, менә авыл өенең түрендә төп ху-җасы булып сандык тормаса, нәрсәдер җитмәгән кебек булыр иде.
Әбиләрнең сандыгында
Сакланмый ниләр генә.
Әйдәгез, сорыйк үзеннән
Ачып күрсәтсен безгә.
Әби. Әйе, сандыкта буыннан- буынга тапшырылган байлыклар саклана. Әйдә-гез алайса, бергәләп ачып карыйк, бәлки яшь чагым искә төшәр.
(Әби алъяпкыч чыгара.)
Әдилә. Алъяпкычымның бизәге
Әллә кайдан күренә.
Аллы-гөлле чәчәк төшкән,
Килешәдер үземә.
Тәрбияче. Әйе, татар хатын-кызлары күлмәкләре өстеннән чигелгән алъяп-кычлар ябып йөргәннәр. Беләзекләр, йөзекләр, колак алкалары, чулпылар такканнар.
Без, Минҗамал әби, милли әйберләр турында күп шигырьләр дә беләбез.
Диләрә. Балкып тора алкаларым,
Бизи кулны йөзегем.
Тәңкә чыңын ишеткәндә
Өзгәләнә үзәгем.
Тәрбияче. Минҗамал әби, бу милли киемнәргә нәрсәдер җитмәгән кебек.
Әби. (калфак күрсәтә) Белмим шул, әллә бу микән?
Тәрбияче. Нәрсә бу, балалар?
Балалар. Калфак.
Алинә. Дәү әнием энҗе калфак
Бүләк итте үземә.
Энҗе калфак үзе ап-ак,
Бик килешә йөземә.
Әби. Кая әле, кызым, килешә микән үзеңә? (Кызга кидерә)
Тәрбияче. Кызганычка каршы, Минҗамал әби, бар матур әйбер кызларга гына икән.
Әби. Нишләп? Бу түбәтәй ошамыймыни?
Фаил. Уңган хатын-кызларыбыз
Түбәтәй дә теккәннәр.
Кич утырып, җырлар җырлап
Оста чигү чиккәннәр.
(Әби Фаилгә түбәтәй кидерә)
Камил. Бигрәк матур түбәтәе
Энҗе бөртекләр белән.
Алар монда килгән гүя
Чын әкият иленнән.
Җыр “Кәләпүшем”.
Бабай. Өй тулы кунак, мин генә җитмим икән. әби үз эшендә, һөнәрләре бе-лән мактана.
Минем дә бар ул мактаныр нәрсәм. Әйе. Мине бит хәзер дә “чүлмәкче ба-бай” дип йөриләр. Әнә койма башларында чүлмәкләр эленгән, күргәнсездер. Менә монысы иң матуры булып чыкты. Әбиегез яратып куллана.
Тәрбияче. Балчыктан эшләнгән һәм ничек зәвык белән бизәлгән. Тотып карагыз, балалар.
Илназ. Яр астындагы балчыктан
Чүлмәкләр ясап карыйм.
Аннары мичтә кыздыргач,
Сөт салырга да ярый.
Бабай. Карале, карчык, теге кызыл башлы сөлге юкка чыкмадымы?
Әби. Кая китсен, монда, монда.
Бабай. Алайса, сабантуйда бирелгән бүләгемне күрсәт! Чыгар инде! (Әби сугылган сөлге чыгара)
Сөртенсәң –сөлге кирәк,
Көрәшсәң- сөлге кирәк.
Батырларга сабантуйда
Бирелгән сөлге- бүләк.
Әби. Сиңа, бабай, бүләк иткәннәр, ә менә минеке- үзем чиккән.
Тәрбияче. Бу сөлгеләр, ашъяулыклар
Тамбур белән чигелгән.
Әллә инде чын чәчәкләр,
Өсләренә сибелгән.
Әби. И балалар, сезнең яшь чагыгыз үзе чәчәк кебек бит.
Бабай. Агыйдел күпере,
Күпер күтәрелми ул...
Уйнамыйча да көлмичә
Күңел күтәрелми ул.
Уеннар “Чума үрдәк, чума каз”, “Зәңгәр чәчәк”.
Бабай. Ай-һай, матур уйныйсыз, оста биисез. Тик аякларыгызга читекләр генә җитми.
Әби. Чү, күрсәтми калам бит (читек чыгара).
Тәрбияче. Бизәк төшкән итекләрне
Читекләр дип йөргәннәр.
Аларны татар кызлары
Бәйрәмнәрдә кигәннәр.
Бабай. Хәзерге яшьләр бездән дә күп беләләр. Эх, Минҗамал- гөлкәем, авылыбызда иң чибәре син идең, шушы читекләрне киеп синнән дә оста биюче бар идеме икән? Әйдә, бер биеп күрсәтик әле.
Койма аркылы таяк атып,
Кемне абындырасың.
Бие дигәч, биемисең,
Кемне ялындырасың.
(Бию көе яңгырый. Әби белән бабай бииләр.)
Тәрбияче. Менә безнең белән әби, бабай да яшәреп киттеләр. Рәхмәт сезгә, Минҗамал әби, Салыйх бабай. Сездә күңел ачып, халкыбызның милли сән-гате белән якынрак таныштык. Сау булып торыгыз, исән- имин яшәгез.
Балалар. Саубулыгыз.
Әби, бабай. Саубулыгыз, балакайларым. Тагын кунакка керегез.
Бәйрәм күмәк биюләр белән дәвам итә.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Әби белән бабайда кунакта.
кыргый һәм йорт хайваннары турында белемнәрен ныгыту,бәйләнешле сөйләм телен үстерү,мөйтәкыйль фикер йөртә белүне үстерү,туган авылга,туган якка мәхәббәт,чисталык,пөхтәлек,үз эшенә хөрмәт тәрбияләү....
Уңыш бабайда кунакта
Көз бәйрәменә бәйрәм сценариесе....
"Уңыш бабайда кунакта"
“ Уңыш бабайда кунакта”...
"Уңыш бабайда кунакта"
“ Уңыш бабайда кунакта”...
Конспект "Бабайда кунакта"
Конспект "Бабайда кунакта"Рус торкеменэ йоруче 6-7 яшьлек балалар очен "Татарча сойлэшэбез" УМК буенча шогыль конспекты...
"Уңыш бабайда кунакта"
Балаларны татар халкының милли бәйрәмнәре белән таныштыру максатыннан "Уңыш бабайда кунакта" дигән бәйрәм уздырылды....
«Кар кызы һәм Кыш бабайда кунакта”
Музыка астында балалар залга керәләр. Чыршы тирәли түгәрәккә басалар.Алып баручы: Балалар, карагыз әле чыршыга, ул бүген нинди матур, купшы, күпме уенчыклар эленгән.Күрәсезме ч...