Авторское пособие "Тылсымлы әкият илендә"
материал на тему

Методическое пособие

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tylsymly_kiyat_ilend.docx686.11 КБ

Предварительный просмотр:

http://2.bp.blogspot.com/-iBUzn6iVIUY/T1QapWbLDGI/AAAAAAAACbY/kpMTGnWaXmI/s1600/hinh-nen-de-thuong23.jpg

                        Тылсымлы әкият илендә

(Тәрбиячеләр өчен методик кулланма)

Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәһәре

2018 ел

Романова С.З. Тылсымлы әкият илендә. Җыентык. Түбән Кама, 2018 ,   бит

РЕЦЕЗЕНТ

           Гатауллина Р.Ф. – Педагогика фәннәре кандидаты, доцент, “Педагогия һәм психология”кафедра җитәкчесе ИЭУП (г.Казань)

     Җыеныкта мәктәпкәчә яшьтәге балаларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләү: исафлы, гадел, намуслы, өлкәннәргә ихтирамлы булу, үз-үзеңне тота белү һ.б күнекмәләр бирү максатында әдәби музыкаль сценарийлар, төрле технологияләр кулланып белем бирү эшчәнлеге эшкәртмәләре, мәкаль һәм шигырьләр бирелә.

     Җыентык  балалар бакчасы тәрбиячеләренә, музыка җитәкчеләренә тәкъдим ителә.

Эчтәлек

Кереш....................................................................................................................................4

Абдулла Алишның Чукмар белән Тукмар” әкиятенә нигезләнеп төзелгән сценарий...............................................................................................................................5

“Шалкан” әкиятенең сценариясе.............................................................................9

ТРИЗ технологиясе буенча «Йомры икмәк” әкияте.......................................................12

Г.Тукай һәм А.Алиш әкиятләре буенча спектакль өчен эшкәртмә “Сертотмас үрдәкнең Кырлай урманнарында күргәннәре”...............................................................15

А.Алишның “Куян кызы” әкиятенең сценариясе..........................................................17

Кушымта............................................................................................................................20

Кулланылган әдәбият.......................................................................................................26

 

Кереш

      Әкият!   Халык иҗатының бу гүзәл җәүһәрләрен кемнәр генә тыңламаган да, кемнәр генә яратмаган икән?!

      Балага әкият сөйләүдә халык педагогикасында иң отышлы алымнарның берсе булып танылуы да юкка гына түгелдер. Әкият – бала фантазиясенә иң якын җанрларның  берсе. Яшьтә язылган –ташка язылган,ди халык,ул җуелмый да, кырылмый да. Яшь чакта күңелгә кереп калган нәрсә, ташны чукып язган кебек кырылмый, еллар үткәч тә онытылмый.

 Шуңа күрә сабыйларны балалар бакчасына  йөргәндә үк тәрбияләү мөһим.. Балаларга  рухи әхлакый тәрбия нигезләрен  без әкиятләр аша бирергә тырышабыз. Зурлар да, кечкенә балалар да төрле тылсым, җәнлек – кошлар сихри дөньясы турында тыңларга, карарга яраталар.

     Әкият дөньясы аша, шулай ук без ана теленә мәхәббәт тә тәрбиялибез, кечкенәләрнең сөйләм телен үстерәбез. Бигрәк тә балалар А.Алишның, рус һәм татар әкиятләрен яратып тыңлыйлар. Балалар режим моментларында укыган әкиятләре буенча рәсем ясыйлар, пластилиннан әкият персонаҗларын әвәлиләр. Шуның белән беррәттән без бәйрәм иртәләрендә бу әкиятләрне сәхнәләштерәбез. Һәрбер бала  үз ролен күңел биреп уйный. Алар алдан ук нинди рольне башкарачакларын сиземлиләр, геройның тискәре һәм уңай якларын әйтәләр, кайчак үзләренә ошаган геройның  кылган начар гамәлләрен үзгәртергә дә омтылалар.

      Әкиятләрнең һәрберсе үгет-нәсихәтле, нинди дә булса хакыйкатьне бәян итә. Аларда хезмәткә, тырышлыкка өйрәтелә, гаделлек, зирәклек  һәрвакыт җиңә. Ялкау, комсыз, әдәпсез кешеләр һәрвакыт көлкегә кала. Шулай итеп, әкиятләр баланың әхлакый –рухи сыйфатларга ия шәхес булып формалашуына  йогынты ясый. Аның иҗади рухта үсешенә ярдәм итә.

Сәхнәләштерү уеннарында катнашып, балалар образлар, төсләр, авазлар аша тирә- юнь белән танышалар, ә сораулар балаларны уйларга, анализларга, йомгаклау ясарга мәҗбүр итә. Сәхнәләштрерү эшчәнлеген алып барганда, һәр бала үзенең кичерешләрен, тойгыларын, теләкләрен, карашларын гадәти сөйләшкәндә генә түгел, ә чит тыңлаучылар алдында күрсәтә алырлык шартлар тудырырга һәм яшьтән үк өйрәтергә кирәк. Еш кына без киң белемле, сәнгатьле сйләшә белүчеләрне оялчан икәнен, чит кешеләр алдында югалып калуларын күзәтәбез.Бу проблемалар булмасын өчен , балалар бакчасында  театр кую бик зур булышлык күрсәтә. Сәхнәләштерелгән уеннар балаларны шатландыра, Спектаклҗлләрдә катнашып, балалар тирә юнҗ белән, төсләр, авазлар белән танышалар, ә уйланылып куелган сораулар, балаларны анализларга, уйланырга, нәтиҗәләр ясарга өйрәтә. Сәнгатҗле итеп  сөйләргә өйрәнү барышында, сизелмичә баланың сүз байлыгы арта, бала чиста, дөре, аңлаешлы итеп сөйләргә өйрәнә. Сүзлек формалаша – яңа сүзләр белән баетыла.

4

Абдулла Алишның

«Чукмар белән Тукмар”

әкиятенә нигезләнеп төзелгән сценарий.

Катнашучылар.

Әби.

Чукмар.

Тукмар.

Песи

Зал бизәлгән. Сәхнәдә авыл күренеше. Әкрен генә музыка уйнап тора. Кояш чыга, күбәләкләр бии. Чукмар белән Тукмар йокыдан уяна, уйный башлыйлар.

Залга әби чыга. Кулында савыт белән ярма.

Автор.

Бик борын заманда түгел

Безнең көннәрдә генә

Булган ди, алга таба

Сөйләнәсе вакыйга

Әби.

Ике әтәчем бар

Берсе-ак, берсе-кара.

Сугышып та куялар соң:

Күзләренә күренмидер ак-кара.

Әби әтәчләргә ярма сибә, як-ягына карап кычкыра.

Әби.

Чукмар,Тукмар

Уеннан туктап торыгыз,

Ашар вакытыгыз җитте

Савытта, әнә-тарыгыз.

Уеннан туктап, Чукмар белән Тукмар киләләр, әбиләренә сырпалана башлыйлар.

Чукмар.

Яшим мин авылда.

Әбием янында.

Тамак тук, өс бөтен,

Юк бер кайгым да.

Тукмар.

Ни теләсәм, шуны ашыйм.

Табыныбыз мул.

5

Әбиебез исән булсын

Бөтен кайгым шул.

Әби.

Сәламәтлегем какшады

Инде үзем дә беләм.

Бакчаны да утыйсы бар,

Су да сибәргә кирәк.

Оныгымны дәшим әле

Икәүләп эшлик әле.

Эшебез дә тиз бетәр,

Күңелле булып китәр.

- Улым, улым, чык әле монда, булыш әле миңа.

Онык.

Нигә дип әле син мине борчыйсың?

Шоколад алып кайт син миңа,

Булганы бетеп бара.

Әби.

Шоколад, мармелад ашап

Мускулларың ныгымас,

Монда шәһәр түгел сиңа

Эшсез яту килешмәс!

Онык.

Юри генә әйттем, әби,

Эшкә диеп чыктым менә.

Чөнки буш вакытымны

Бушка уздырмыйм бердә.

Әби.

Ак канатым,кара койрыгым

Ашыгыз тәмле булсын.

Карагыз аны, сугышмагыз,

Күңелем тыныч булсын.

Әби әтәчләренең берсен канатыннан, икенчесен койрыгыннан сыйпый.

Әби.

Әйдә, улым, әтәчләр ашаганда бакчада эшлик әле

Әби оныгы белән чуп утыйлар, су сибәләр җиләк -җимешләр биюе.

Әби оныгы белән залдан чыгып китә.

Әтәчләр этешә-төрткәләшә җим чүплиләр, сугышып китәләр.

Песи чыга, киерелә.

Песи.

Әбинең әтәчләре бу.

Ул аларны ярата,

Көн саен ак ботка салып,

6

Тәмле ярма ашата.

Мин сөт сорап сырпалансам,

Күрмәмешкә салыша.

Тычкан тоторга бик кирәк.

Эшлә имеш, эшләп аша.

Әтәчләрне кызык итим әле

Аларны да орышсыннар,

Мине генәтәртипсез дип,

Начар дип тормасыннар.

Чукмар, Ткумар, карагыз әле,

Әби сезне бертигез яратмый,

Берегезгә бит җимне күбрәк

Икенчегезгә азрак бирә.

Шуның өчен берегез зур,

Икенчегез кечкенә.

Чукмар.

Ник өлешемә керәсең?

Ашаганда комачаулыйсың.

Син миңа дус түгел,

Сине чукып ташлау

Миңа берни түгел.

Тукмар.

Җимне миңа азрак бирдең,

Ашаганда койрыгың белән тидең.

Син миңа дус түгел,

Сине күгәргәнче тукмау

Миңа берни түгел.

Әтәчләр сугышып хәлдән таеп егылалар.Тавышка әби керә.Әтәчләр әбигә бер-берсеннән зарлана башлыйлар.

Чукмар.

Әби, әби, кара әле,

Бөтен җирем күгәрде.

Тукмарың тукмады, кансыз,

Хәтта көрәк күтәрде.

Чукмар.

Әби, әби, кара әле,

Башкайларым канады.

Чукмарың чукыды, кансыз.

Хәтта хәлем калмады.

7

Әби.

Әле сез шулаймыни

Дус кына яши белмисезме?

Тагын сугышасызмы?

Җитәр сезгә,күп түздем.

Сездән өметемне өздем.

Аерам икегезне,

Юк итәм берегезне.

Әби Тукмарны култыгына кыстырып, алып чыгып китә.

Залда Чукмар үзе генә, моңая.

Чукмар.

Көн артыннан көн үтә.

Тормышның кызыгы бетә.

Ашый да, эчә дә алмыйм,

Тукмарны һич оныталмыйм.

Залга әби керә, Чукмарның моңайганын тыңлап тора. Чукмар әбине күреп эндәшә.

Чукмар.

Әбием, җаным, тыңларсыңмы?

Сиңа бер сүз катсам.

Бер дә сугышмас идем

Тукмарны алып кайтсаң.

Әби.

Ярар,тыңлыйм сүзегезне,

Яратамын шул үзегезне.

Тик тагын сугышсагыз

Шулпа итәм берегезне.

Әби залга Тукмарны алып керә. Әтәчләр кочаклашып күрешәләр.

Чукмар,Тукмар. (бергәләп)

Озак күрешмәдек бит,

Кочаклашып исәнләшик.

Киләчәктә бер дә сугышмаска

Әйдә, сүз бирешик.

Барлык әкият геройлары белән “ Син минем якын дустым” җыры башкарыла

F:\Новая папка (3)\Картинки\20180222_091748.jpgF:\Новая папка (3)\Картинки\20180222_091137.jpg

         

“Шалкан” әкиятенең сценариясе

 

 

 Алып баручы. Без бүген рус халык әкиятен татар телендә күрсәтербез. Әкият “Шалкан” дип атала. Рәхим итеп карагыз.

 Алып баручы. Бабай шалкан утырткан. Шалкан зу-у-ур булып үскән.

Бабай. (Чыга, кулын каш өстенә куеп, шалкан тирәсендә йөри).

Йә, Аллам, йә, Аллам.

Качан үскән бу шалкан?

Кайсы ягыннан тартыйм.

Ничек кенә чыгарыйм?

Тукта, әбине чакырыйм әле. Әбисе, әбисе, дим, чык әле монда.

 

Әби. (Яулыгын төзәткәләп).

Ятып кына торыйм, дисәм,

Тагын нигә чакыра?

Нәрсә булган бу бабайга,

Шалканга карап тора?

 

Бабай. (Шалканга күрсәтеп).

Күр, әбисе, нинди шалкан

Үскән безнең бакчада.

Бергәләп тартып чыгарыйк.

Тотын минем аркага.

 

Алып баручы. Әби бабайга, бабай шалканга тотынган, тарталар – тарталар, тартып чыгара алмыйлар икән.

 

Әби. (Маңгаендагы тирен сөртеп ала).

Булмый, бабай, туктале.

Кызны чакырыйк әле.

Кызым. Кызым. Алия.

Кил әле син бирегә.

 

Кыз.

Ай, битләрем алланды.

Иреннәрем кызарды.

Әбием, тагын нәрсәгә.

Мине өйдән чыгардың?

 

Әби. (Кулы белән күрсәтеп).

Кара, кызым, күрәмсең.

Шалкан ничек үскәнен.

Бергәләп тартып карыйк.

9

Бу шалканны чыгарыйк.

(Кыз, бии-бии, шалкан тирәли әйләнеп чыга, әбигә килеп тотына).

 

Алып баручы. Кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган. Тарталар – тарталар, тартып чыгара алмыйлар.

Кыз. (Кулларын карый).

Ай, кулым арыды.

Тартуы авыр ла.

Акбайны чакырыйк.

Булышсын тартырга.

Акбай. Акбай. Кайда син.?

Ник бирегә килмисең.

Акбай, булыш, бик авыр.

Бу шалканны тартуы.

 

Акбай. (Чыга).

Һау- һау-һау. Ни булды монда?

Көн буе саклыйм йортны.

Бер каракны китермим,

Энәгә дә тидермим.

Һау-һау. Нәрсә булды, Алия?

 

Кыз(Күрсәтеп).

Тотын минем артыма.

Әйдә шалкан тартырга.

(Акбай кызның артына тотына).

 

Алып баручы. Акбай кызга, кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган. Тарталар – тарталар, тартып чыгара алмыйлар икән.

 

Акбай. (Туктап, тирен сөртә).

Һау-һау-һау. Булмый болай.

Шалкан бигрәк зур булган.

Кая син, Мияубикә?

Ярдәмгә килеп җит лә.

 

Мияубикә. (Киерелеп – тартылып чыга).

Мияу-мияу-мияу мин.

Һәрвакытта уяу мин.

Сөт эчәм, тычкан тотам.

Йокларга бик яратам. (Киерелеп ала).

Акбай-Акбай. Ник уяттың мине?

 

Акбай. (Күрсәтеп).

Бабай шалкан үстергән.

Шалкан гаҗәп зур булган.

10

Тартып-тартып карыйбыз.

Һич чыгара алмыйбыз.

Булыш әле, Мияубикә.

 

Алып баручы. Песи эткә, эт кызга, кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган. Тарталар – тарталар, тартып чыгара алмыйлар икән.

(Барысы да уфылдап тирләрен сөртәләр).

 

Мияубикә. Мияу-мияу, арыдым.

Ә шалкан чыкмый һаман.

Бергә-бергә җиңел булыр.

Ярдәм сорыйк тычканнан.

Тычкан-тычкан, чи-чи-чи.

Син кайларда йөрисең?

Һич тимәскә сүз бирәм.

Килсәң иде бирегә.

 

Тычкан. (Чи-чи-чи килеп чыга).

Качып ипи кимердем.

Әллә шуны сиздеңме?

Мияубикә, ни кирәк?

Чабып килдем тизрәк.

 

Мияубикә. (Күрсәтеп).

Бабай үстергән шалкан.

Шалканы бик зур булган.

Тычкан, ярдәмең кирәк,

Тартып чыгарыйк тизрәк.

Алып баручы. Тычкан песигә, песи эткә, эт кызга, кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотынган. Тарталар – тарталар икән – шалкан килеп тә чыккан.

 

Шалкан. (Торып баса).https://pp.userapi.com/c847016/v847016985/27eaa/D48s1mIRqEE.jpg

Бабай чәчте орлыгым. 

Сулар сибеп үстерде.

Витаминлы, бик файдалы.

Тәмле булып өлгер. 

             

                               

 

11

                     ТРИЗ технологиясе буенча «Йомры икмәк” әкияте

 Кулына  “әкиятләр” китабы тоткан  тәрбияче килеп керә.

Тәрбиче: Балалар сез әкиятләр укырга яратасызмы?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: Минем кулымда әкиятләр китабы. Менә мин үземә ошаган бер әкиятне ачам,ләкин сез аның исемен үзегез уйлап табарга тиеш. Шуның өчен без сезнең белән “билгесе буенча таны” дигән уен уйнап алабыз.

(Балалар түгәрәккә басалар, тәрбиче һәр балага туп биреп сораулар бирә)

Тәрбияче: Ул әкият герое түгәрәк.

1 бала: Туп

Тәрбиче: Юк. Ул сары төстә.

2 бала: Кояш.

Тәрбияче:Юк. Ул ашамлык.

3 бала: Алма.

Тәрбияче: Юк. Ул мичтә пешә.

4 бала: Өчпочмак.

Тәрбияче: Юк. Аны әби пешергән.

5 бала: Бәлеш.

Тәрбияче: Юк Ул әбидән дә качкан, бабайдан да качкан....

6 бала: Йомры икмәк.

Тәрбияче: Әйе, дөрес. Без бүген сезнең белән Йомры икмәк әкияте турында сөйләшербез. Балалар әкиятне искә төшерик әле. Әби йомры икмәкне нәрсәдән, нинди продуктлардан пешергән икән?

(өстәлдә камыр басар өчен ингридиентлар. Су, май, он, йомырка, тоз,сөт)

Тәрбиче: Әйдәгез без дә сезнең белән үзебезнең йомры икмәкне пешереп крыйбыз.

(Балалар бер бер артлы ингридиентлар салып  камыр басалар)

Тәрбияче: Менә без камыр бастык. Ә хәзер камырны кая куябыз?

Бала: Мичкә куябыз.

(балалар камырны мичкә тыгып куялар)

Тәрбияче: Бик дөрес, ә элек камырларны нинди мичтә пешергәннәр? Сез ничек уйлыйсыз?

Бала: Элек әбиләр утын ягып пешергәннәр.

Тәрбияче: Ә хәзер әниләрегез нинди мичтә пешерә?

Балалар: Газ,электр.

Тәрбияче: Балалар икмәгебез пешкән арада әйдәгез Экранда эшләп алабыз.әкиятне искә төшерәбез. Уен “Нәрсә алдан, нәрсә арттан” Менә сезнең алда “Бишэкран”.

12

http://school-baby.ru/images/kolobok_triz/3.jpg

http://school-baby.ru/images/kolobok_triz/3.jpghttp://school-baby.ru/images/kolobok_triz/3.jpghttp://school-baby.ru/images/kolobok_triz/3.jpg

http://school-baby.ru/images/kolobok_triz/3.jpg

Тәрбияче: Экранга күз салыйк эле. Анда ничә рәсем бар?

Бала: 5.

Тәрбияче: Әйе монда йомры икмәк уртада. Астында ингриедентлар , сулда камыр –бу йомры икмәкнең үткәне. Өстә урман. Ни өчен дип уйлыйсыз?

Бала: Чөнки йомры икмәк белән булган вакыйгалар урманда була.

Тәрбияче: Бик дөрес. Ә төлке ни өчен уң якка куелган?

Бала: Ул йомры икмәкнең киләчәге. Төлке йомры икмәкне ашап бетерә.

Тәрбияче: Йомры икмәккә урманда нинди хайваннар очрый?

Балалар: Куян, бүре, аю, төлке.

Тәрбияче: аларның барысының да нинди теләк?

Бала: Йомры икмәкне ашыйсылары килә.

Тәрбияче: Дөрес. Ә хәзер әйтгез. Сезнеңчә әкият матур, күңелле тәмамланамы?

Бала: Юк.

Тәрбияче: Ни өчен?

Бала: Чөнки йомры икмәкне төлке ашап бетерә.

Тәрбияче: Әйдәгез без үзебезнең әкиятне уйлап чыгарабыз. Безнең әкияттә йомры икмәк исән кала, аны беркем дә ашамый. Әйдәгез уйагыз әле ничек исән кала ала йомры икмәк?

1 Бала: Йомры икмәк каты, тәмсез була.

2 бала: йомры икмәк кире әбигә әйләнеп кайта.

3 бала: йомры икмәк әбидән качмаган.

4 бала: Йомры икмәк төлкенең борынына менеп утырмаган.

5 бала Хайваннар тук булганнар, йомры икмәкне ашыйсылары килмәгән.

Тәрбияче: Молодөы. Сездән бик яхшы әкиятчеләр чыга икән. Сегә күбрәк кайсы вариант ошый?

Балалар: соңгысы.

Тәрбияче: Миңа да күбрәк шунсы ошады. Әгәр дә хайваннар тук икән йомры икмәкнең исән калырга мөмкинчелеге күп ( өстәлдә маскалар ята) Әйдәгез кемнең нинди хайван буласы килә алыгыз маскаларны. (икенче өстәлдә ашамлыклар).Аю син ниөчен тук булдың нәрсә ашадың?

(һәрберсе үзенең ризыгын барып ала)

Бала (аю ): Менә мин бер мичкә май ашадым.

Бала (куян): Мин күп итеп кишер кимердем.

13

Бала (бүре): Мин ит ашадым.

Бала (төлке): Мин урманда җиләк һәм башка бик  күп әйбер ашадым.

Тәрбияче: Менә хәзер безнең хайваннар тук йомры икмәк исән кала. Балалар сез сизәсеәме борынга ниндидер тәмле ис бәрелә.Нәрсә исе икән бу?

Бала: Мичтә тәмле икмәк пешә. Шуның исе.

Тәрбияче: әйе шуның исе, әйдәгез мич янына килеп, икмәкне алабыз.

(тәрбияче мичтән пешкән ипи чыгара) 

Балалар халык йоласы буенча элек – электән икмәкне сөлгегә куйганнар һәм аны өстәлнең уртасына куйганнар.

Карагыз әле балалар нинди матур, хуш исле без үзебез пешергән икмәк.

Әйдәгез әле бергәләп авыз итик..

(Балалар өстәл артына түгәрәкләп утыралар һәм икмәктән авыз итәләр)

M:\Новая папка (3)\Sent\IMG-20170330-WA0032.jpg           M:\Новая папка (3)\Sent\IMG-20170330-WA0039.jpg

14

Сертотмас үрдәкнең Кырлай урманнарында күргәннәре

Г.Тукай һәм А.Алиш әкиятләре буенча спектакль өчен эшкәртмә

Катнашалар: Сертомас үрдәк,Хуҗа, әтәч, тавык, Эт, Чебиләр, Сыер, Ат, Шүрәле, Куян, Төлке балалары,Аю, Бүре, Су анасы.

(Талгын музыка яңгырый. Сәхнәдә авыл ишегалды күренеше)

Автор: Тау башына салынгандыр безнең а

           Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул;

           Авылыбызның ямен, суын, тәмен беләм,

           Шуңа күрә сөям җаным-тәнем белән.

Матур бер авылда Хуҗа яшәгән.Хуҗаның якын дусты –эте ә бар икән.Хуҗа бик тырыш кеше булган, шуңа күрә күп итеп хайваннар, кошлар асраган.Әйдәгез Хуҗаның хайваннары, колары белән танышабыз.

Сәхнәгә Хуҗа белән эт чыга. Бию башкаралар.

Әтәч, ике тавык, 4 чеби чыга. Бию башкаралар.

Сыер белән Ат чыга. Бию башкаралар.

Автор: Хуҗаның башы бүрекле, аягы төкле бер Үрдәге дә булган.Ул үзе сайрый белмәсә дә, күргән бер кошына, хайванына,ерткычына озак-озак итеп, яңа хәбәрләр тарата икән. “Авылда иртә” дигән көй яңгырый. Ишегалдында әтәч, тавыклар,чебиләр, сыер, ат, үрдәк йөриләр. Эте белән Хуҗа керә

Хуҗа( кошларга, хайваннарга карап): Мин урманга утын кисәргә китәм. Өйдә юклыгымны берәүгә дә әйтмәгез! (чыгып китә)

Эт: Мин дә Хуҗам  синең белән  һау-һау-һау! (хуҗа белән чыгып китә)

Сертотмас үрдәк (кошлар, хайваннар янына килеп сорый): Нигә белдермәскә кушты икән? Бак-бак!

Тын гына музыка.Ккараңгы төшә. Ай калка (Кояш ай белән алыштырыла).Кош –корт, хайваннар йоклыйлар. Таң ата (Ай белән кояш алыштырыла).

Этэч (кычкыра): Кик –ри – күк!

Тавык: Нишләптер безнең  хуҗа күренми әле. Кайчан кайтыр икән ул?

Сыер: Му-уу-уу, белмим шул.

Чеби (елый): Чип-чип-чип, мин курка-а-ам!

Әтәч:Үрдәк, кил монда!

Ат: Кара әле, тыңла әле! Сиңа әйтәбез.

Сертотмас  үрдәк: Нәрсә дисез?

Әтәч: Син очасың  да, син йөзәсең дә, син йөгерәсең дә, син Хуҗабызны эзләргә бар!

Тавык: Ләкин нишләп йөрүеңне беркемгә дә әйтмә!

Сертотмас үрдәк:  Ярар,сезнең өчен генә барырмын инде. (чыгып китә)

Кошлар һәм хайваннар чыгып китәләр.

Сәхнәдә урман күренеше. Сертотмас үрдәк сәхнәгә чыга: куе урманга барып җитә. Урман уртасында зәңгәр күл. Күл буенда су анасы утыра. Алтын тарак белән озын чәчен тарый.

Сертотмас үрдәк: исәнмесез! Су анасы, минем хуҗамны күрмәдеңме? Урманга утын кисәргә киткән иде. Янында эте дә бар.

Су анасы: Күрмәдем шул. Алтын тарагымны урлый күрмә! Мин эттән куркам,

15

китим әле.

Үрдәк каршысына  Шүрәле килеп чыга.

Шүрәле: Үрдәк кая барасын? Әйдә кети –кети уйныйбыз.

Сертотмас үрдәк: Урманда утын кисүче хуҗамны эзлим. Этебез дә аңа ияреп киткән иде. Хәзер йорт җиребезне саклауча берәү дә юк. Аларны чакырып кайтырга иптәшләрем мине җибәрделәр.

Шүрәле: Синең өең еракмы соң? Анда кети –кети уйнарга иптәшләр бармы?

Сертотмас үрдәк: менә шушы сукмак безнең өйгә туп –туры алып бара, бер кешегә дә әйтмә, кара аны!

Шүрәле: мининде андый усал түгел, сөйләмәм. Барып  кети –кети уйнап кайтыйм әле (Шүрәле чыгып китә)

Үрдәк ашыга –ашыга урман эченә атлый. Бара- бара озын колаклы бер куян очрый. (Куян керә)

Куян: әй, бүрекле үрдәк, ни эшләп урманда буталып йөрисең?

Сертотмас үрдәк: Хуҗабыз белән этебез урманга утын кисәргә киткәннәр иде, өебез ялгыз калды.

Куян: (эченнән генә) Алай булгач, хуҗаның алмагачларын кимерергә барырга бик җайлы вакыт икән (үрдәккә карый) хуҗаңны күргәнем юк (чыгып китә) сертотмас үрдәк янына аю чыга

Сертотмас үрдәк6 Аю абзый, эт иярткән, кулына балта тоткан кешене күрмәдеңме?

Аю: Юк күрмәдем. (үзалдына)хуҗаның умартасын ватып, бал ашап кайтыйм әле.(чыгып китә)

Үрдәк каршына бүре килеп чыга.

Бүре: Юк күрмәдем (тешләрен шыгырдатып, үз-үзенә). Боларның сарыкларын барып ашап кайтырга бик җайлы чак икән!(китә)

Сертотмас үрдәк Хуҗаны эзләүне дәвам итә Каршысына көлтәдәй койрыклы төлке килеп чыга.

Сертотмас үрдәк: Матур апакай, минем хуҗамны күрмәдеңме? Янында эте, кулында балтасы бар иде.

Төлке: Матурым күрдем мин аны! Әйдә алып барам!

Төлке Сертотмас үрдәкне үз оясы янына алып кайта. Анда төлке балалары уйнап йөриләр.

Төлке: Менә, балалакайларым, сезгә тәмле үрдәк ите.

Төлке балалары: Ура-ура-ура!

Төлке: хәзер авылга барам, берничә үрдәк алып кайтам.

Төлке шулай дип чыгып китә.Сәхнә бушап кала.Тагын музыка яңгырый. Автор:Бер Сертотмас үрдәк ахырында барлык хуҗалык  тәмам туздырылган булыр иде, ләкин хуңа уяу кеше булган, дошманнарына каршы һәр җирдә киртә куйган. Ә хайваннар сертотмас үрдәкне шундый эшкә кушканнарына бик нык үкенгәннәр. Ә сезгә киңәшем шул. Сертотмас үрдәк кебек булмагыз, күп сөйләшмәгез, серләрегезне саклый белегез!

Барлык геройлар да музыка астында  сәхнәгә чыга.

16

А.Алишның “Куян кызы” әкиятенең сценариясе

Катнашалар:

Ана куян

Куян кызы – Йомшаккай

Тиен

Айболит

Йомшаккайның дус кызы

Төлке

Аю

Бүре

Вакыйга урман аланында урманда бара.

Матур, җыйнак итеп җиһазландырылган куян өе.

Ана куян: Кызым, Йомшаккаем минем! Мин сиңа итекләр алып кайттым. Салкын көннәрдә аякларың туңмасын!

Йомшаккай: Ярар әнием!

Ана куян:Урамга киеп чык.

Йомшаккай: Ярар, әнием (әйләнеп карый да, кулларына киеп карый, аякларына киеп карый)

Тәрәзәдән иптәш кызы чакыра:

Тавыш: Йомшаккай, әйдә урамга!

Йомшаккай: (тәрәзәгә карап)

 Хәзер чыгам!

(җырлый)

Мондый итекләр киеп,

Йөрисем юк урамда.

Булса иде үкчәле

Менә алар модада.

 Куян кызы итекләрен урындык астына яшерә дә, әнисе күрмәгәндә урамга чыгып китә.

Ана  куян бу вакытта ашарга әзерли: кәбестә, кишер турый. Тәрәзәгә барып, кызын чакыра.

Ана куян: Кызым, әйдә кер монда.

Куян кызы кайтып керә. Ул аксаклаган – аягын авырттырган.

Йомшаккай: Әни, әнием..(елый) минем аягым авырта...

Ана куян: Ай, кызым, якты йолдызым! Синең аягың шешкән бит! Итекләрсез чыккансың. Инде нишләрбез!( йөзен каплый) Тиен дустыма шалтыратыйм әле. (номер җыя) Алло? Тиен дустым,  исәнме! Безгә кер әле!

Тиен керә

Тиен; Ни булды дустым?

Ана куян: Күрче дустым! (йомшаккайның аягын карыйлар)

Тиен: Кайгырма туганкай Доктор Айболитка барыйк, Йомшаккайның аягын күрсәтик.

17

(чыгып китәләр) Айболит шифаханәсе. Җәнлекләр тезелеп утырган.

Айболит: Нидән зарланасыз? (Аю яныны килә)

Аю:(җырлый) Йөреп аяклар талды,

                       Күзләрем дә бик арды.

Айболит: (җырлый)

Ай-һай, ай-һай, ничек булды бу болай?

Аю:(җырлый) Кыш буе тамчы тамып,

                      Һич йокларга бирмәде.

Айболит:(җырлый)

Ай-һай, ай-һай, ничек булды бу болай?

Аю:Йоклый алмыйм...

Айболит: Менә сиңа җылы сөт, бал белән!

Аю тәмләп сөт эчә

Төлке: Коерыгымны кыстым, бик авырта...(боргалана)

(җырлый)

Әтәчләрне, тавыкларны,

Күп сөйләгән үрдәкләрне

Бик яратам урларга.

Шулар артыннан йөгереп,

Көн дә авылларга йөреп,

Койрыксыз калдым оятларга.

Айболит: Май сыйлыйм. Бүтән урлашма!

Бүре:Эчем авырта.(эчен угалый)

(җырлый)

Бүреләрнең тамагы

Һич туймый бит аларның

10 түшкәне ашасам да,

Төлкеләрдән алдансам да,

Ашыйсы килә тагын.

Айболит: Иртә гел ботка аша!

Аю: Доктор, минем йокы килә! Рәхмәт, Айболит!(чыгып китә)

Айболит: Тыныч йокы!

Төлке:Ой койрыгым авытмый минем,мин киттем.Лә-лә-лә(биеп чыгып китә)

Бүре: Мин дә киттем,эчем авыртмый! (чыга)

Җәнлекләр китә, Тиен, Ана куян,Йомшаккай керә.

Айболит: Сезгә ни булды?

Ана куян:Йомшаккаем итекләрсез йөргән, аягы авырта.

Айболит:Ай-йай! Май сөртәм. Терелгәч, әниеңнең сүзен тыңла,итекләреңне киеп йөр.

Йомшаккай:Рәхмәт, бер дә салмам (әнисенә).Әнием, гафу ит мине!

Кочаклашалар. Йомшаккай алга чыгып җыр башлый, бер куплетны җырлап бетергәндә, катнашучылар артка чыга, кушылып җырлыйлар.

18

 Әниләрнең кулы йомшак,E:\IMG_3658.JPG

 Сүзе татлы.

 Әни янда булса гына

 Көн кояшлы!

 Әни сүзен тыңлап кына

 Без йөрик.

 Әниләрнең кәефләрен

 Һич төшермик!

19

Кушымта

Мәкальлләр

  • Алтмышка җитсен бала,
    Ана өчен һаман да бала.
  • Алып анадан туар, аргамак биядән туар.
  • Ана балага авызыннан өзеп каптырыр.
  • Ана күңеле балада, бала күңеле далада.
  • Ана бала өчен төн йокысын өч бүлә.
  • Бала моңын ана белер.
  • Баланың телен анасы белер.
  • Бала сакаулана дип ана сакауланган, икесе дә сакау булганнар, ди.
  • Баласы өчен ана арыслан утка кергән.
  • Бала тугач ук анасы телен аңлый, имеш.
  • Тән биргән дә ана, сөт биргән дә ана,
    Тел биргән дә ана, көй биргән дә ана.
  • Ханнан бала олы,
    Баладан ана олы

Ата-ана, аларга хөрмәт

  • Алтын канат атаң бар, көмеш садак анаң бар.
  • Ата-ана гаебен тикшерү бала эше түгел.
  • Ата-ана йөрәгенең тирәнлеген балалар белми.
  • Ата-ана теләге
    Утка-суга батырмас.
  • Ата-ананы тыңлаган — адәм булган, тыңламаган — әрәм булган.
  • Ата-анасына игелек күрсәтмәгән,
    Олыгайгач үзе дә игелек күрмәс.
  • Ата-анасын хурлаган үзен хурлаган булыр.
  • Ата аркасы — кала аркасы.
  • Ата — беләк,
    Ана — йөрәк.
  • Ата — җизнә,
    Ана — казна.
  • Ата — йортның матчасы,
    Ана — йортның өрлеге,
    Балалар — стенасы.
  • Ата йөрәге — таудан өлкән,
    Ана йөрәге — диңгездән тирән.
  • Атаның каны, ананың сөте.

20

  • Атаң-анаң — чын дусың,
    Дус-ишләрең — юлдашың.
  • Атаң кебек кешегә тел озайтма.
  • Атаңа ни кылсаң, алдыңа шул килер.
  • Атаңны башыңда тот,
    Аңаңны учыңда тот!
  • Ата өчен улы җан бирсә, улга дан.
  • Ата сүзен тыңламаганны, атауга ыргытканнар, ди.
  • Атасы барның бәхете бар.
  • Атасын алдаган илен дә алдар.
  • Ата угылының үзеннән шәбрәк булуын тели.
  • Ахмак малай ата-анасын үзенә дошман дип уйлый.
  • Ачтан үлсәң дә, ата-анаңны ташлама!
  • Аю да баласын "йомшагым" ди.
  • Бу дөньяда өч нәрсә эзләп табылмас: бере ата, бере ана, бере карендәш.
  • Әти тунын күтәреп кисәң, тап-таман.
  • Әткәй — шикәр, әнкәй — бал.
  • Йомырка тавыкны өйрәтми.
  • Мөгезен кем сындырганны болан онытмас,
    Атасын кем хур иткәнне олан онытмас.
  • Үзең бел, ата-анаңа киңәш ит.
  • Ымны белмәгән нине белсен?
    Атасын белмәгән кемне белсен?
  • Эт атасын танымас.
  • Алтмышка җитсен бала,
    Ана өчен һаман да бала.
  • Алып анадан туар, аргамак биядән туар.
  • Ана балага авызыннан өзеп каптырыр.
  • Ана күңеле балада, бала күңеле далада.
  • Ана бала өчен төн йокысын өч бүлә.
  • Бала моңын ана белер.
  • Баланың телен анасы бел
  • Тән биргән дә ана, сөт биргән дә ана,
    Тел биргән дә ана, көй биргән дә ана.
  • Ханнан бала олы,
    Баладан ана олы

Каты серле булу, үзеңә үзең ышану

  • Авызың тулы кара кан булса да, кеше алдында төкермә!
  • Акылсыз авызны ачарга ачкыч кирәкми.

21

  • Ачма. серең дустыңа,

      Дустыңның да дусты бар,

      Ул да сөйләр дустына.

  • Бака да бакылдамый торсам, ярылам, дигән.
  • Башым ярылса, бүрек эчендә,

     Кулым сынса, җиң эчендә!

  • Әйтмәгәнне кем белә?

     Ачмаганны кем күрә?

  • Ачмыйм, кем күрсен, сөйләмим, кем белсен?
  • Ачмасаң күренми, сөйләмәсәң беленми.
  • Ике арадагы сер икенең бере үлсә генә ачыла.
  • Иләктә су тормый,

      Ахмакта сүз тормый.

  • Ишеткәнең ишеткән урында калсын.
  • Кан коссаң да сереңне белгертмә!
  • Салган шикәр күренми,

      Эчтән тынган беленми.

  • Сер дусты күп булыр,

     Сер тотканы дус булыр.

  • Сереңне бер генә кешегә сөйлә,

      Киңәшеңне мең кешегә сөйлә.

  • Сыртың сынса да, сереңне бирмә!
  • Урам сүзсез булмас,

      Урман колаксыз булмас.

  • Утыз тештән чыккан утыз илгә җәелә.
  • Урман — авыз, кыр — колак, күл — күз.
  • Урманда да сукмак бар,

      Агачта да колак бар.

  • Үз-үзеңне сынатма!
  • Үлә торсаң да үрә тор!
  • Эчеңдә ут кайнаса да, борыныңнан төтен чыгарма!
  • Ятларга сереңне белдермә!
  • Яумасаң да күкрә!

22

Дуслык,  бердәмлек  турында

 

  •  Балык сусыз торалмый, кеше дуссыз торалмый
  • Бердәмлектә көч.
  • Бергә эшләсән, авыр эш тә жинел.
  • Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар.
  • Дуслык- зур байлык.
  • Кош канаты белән, кеше дуслык белән көчле.
  • Дуслык тау күчерә.                            
  • Йөз сумың булганчы, йөз дустың булсын.  

Эш турында

                                       

  • Җәй эшләсәң, кыш ашарсың.                            
  •  Тирләп эшләсәң, арыш  икмәге дә тәмле. 
  • Сүз белән мактанганчы, эш белән мактан. 
  • Син сөйләмә, эшең сөйләп торсын.
  • Акыллы- эше белән, ахмак-сүзе белән.
  • Сөйләп күрсәткәнче, эшләп күрсәт.
  • Тирләп эшләсәң, тәмләп ашарсың.
  • Тырышкан табар, ташка кадак кагар.
  • Агач жимеше белән, кеше эше белән.
  • Аз сөйлә, күп эшлә.
  • Һөнәрле үлмәс, Һөнәрсез көн күрмәс.
  • Эш остадан курка. 
  • Ялкауның һәрчак йокысы килә.
  • Ялкау уйнарга да иренә
  • Калган эшкә кар ява.
  • Ялкау кеше ярты кеше.
  • Уңган кеше-алтын кеше.

Шигырьләр

            Серне сакла!

Кешегә белгертми торган хәлне

Әйткәннәр бит “сер”диеп,

Серне сөйлә якыныңның

Сөйлә холкын бик белеп.

Үзең генә белгән серне

Якыныңа сөйлисең

Ул якының була синең

Иң кадерле сердәшең

23

Әгәр синең читкә  чыкса,

Таралса гайбәт булып,

Якыныңны әйтә аласың,

“Сертотмас үрдәк” диеп.

Илем халкы әсир төшеп.

Үз серен сатмаганнар

Күпме авырлык  күрсә дә,

Ул серне саклаганнар.  

                                              ( Романова С.З)

  Дус булыйк!

Әти-әни кечкенәдән

Өйрәтә дус булырга.

Ызгышмаска, талашмаска.

Өлкәннәрне тыңларга.

Барысы белән дә дус булсак,

Көннәр күңелле үтә.

Әти-әни дә борчымый

Матур киләчәк көтә.

Әгәр дә син явыз булсаң,

Беркем сине дус итмәс.

Каршы дәшсәң,тәртип бозсаң,

Өлкәннәр дә яратмый.

         

           Дуслар

Дуслар белэн куннелле.

Яшәве рәхәт.

Дустым булганын очен

Сина зур рәхмәт.

        Син минем якын дустым

        Мин синен дустың.

        Яхшы һэр вакыт янда

        Булганы дусның.

   

24

  Безнен дуслык нык булсын

   Мәңгелек булсын!

   Көннәребез гел шулай

   Шатлыкта узсын.

          “Куян кызы”

 

 Куян кызы бик ялгышкан

 Әнисен тыңламыйча,

 Өендә авырып ята.

 Урамга чыга алмыйча.

Әти-әни беркайчан да,

Начарлыкка әйтмиләр.

Чирләмичә, сау-сәләмәт

Булып үссеннәр диләр.

Өлкәннәрне тыңламасак,

Аларга каршы әйтсәк,

Ялкау, алдакчы булсак,

Бу “Куян кызы” димәк.

25

Кулланылган әдәбият исемлеге

  1. Шакирова Т.,Тимергалина А. Тәмле сүз.Әдәпле булу серләре.-2 нче басма.-Казан: Татар.кит.нәш.,2013.-79б.
  2. Халикова Р.Ш. Раушан көзге.Татар балалар әдәбиятыннан хрестоматия..-Казан: Мәгариф, 1993.-255 б.
  3. Артемова Л.В. Театрализованные игры дошкольников. –Москва, 1991
  4. Минһаҗева Л.И., Сөнкишева И.Г. Тылсымлы хикәяләр: Абдулла Алиш. Әминә Бикчәнтәева. – Казан: Татарстан Республикасы “Хәтер” нәшрияты (ТаРИХ), 2003. – 431 б.
  5. Әкиятләр илендә.А.Алиш әсәрләре буенча татар, рус, һәм инглиз телләрендә әкиятләр һәм мультфильмнар җыентыгы.-Казан 2015.
  6. Әкиятләр,хикәяләр – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1978 -175 б.
  7. Избранные произведения./ на тат.яз.-Казань. Таткнигоиздат,1957- 240 с

26


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Табышмаклар илендә кунакта"күңел ачу кичәсе.

Татар халык иҗатына багышланган кичә, зурлар группасына йөрүче балалар белән уздырыла.Бүлмә җәйге аланга охшатып бизәлә.Тирә-якта куаклар,бер читтә яшелчә бакчасы, анда түтәлл...

Конспект развлечения"Без яшибез дуслык илендә"

Конспект развлечения для старшей группы...

ТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.” (Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)

КВНТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.”(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)...

Проект информационно-творческий "Әкият илендә"

Прект предназначен для воспитателей старших и подготовительных к школе групп. Проект с использованием Региональным национальным компонентом....

Авторский проект " Күркәм кием-тән зиннәте"

"Татарча сөйләшәбез" (З.М.Зарипова) комплекты "Уйный-уйный үсәбез" проекты "Киемнәр" темасы буенча татар теленә өйрәтүче тәрбияче тарафыннан төзелгән минипроект. (1ай)...

Авторская программа по дополнительному образованию "Әкият илендә"

По направлению "Развитие речевых способоностей  на татарском языке"...

Уен-эстафета “Әкият илендә күңелле стартлар” (физкультура уен эшчәнлеге, зурлар төркеме)

Максат: балаларда физкультура һәм спортка  кызыксыну уяту; актив ял итүне оештырырга өйрәтү; сәламәт яшәү рәвешенә өндәү; әкиятләргә карата мхәббәт тәрбияләү.Үткәрү урыны: спорт залы.Җиһазла...