Ни өчен помидор кызарган?
материал (средняя группа) на тему
Катнашалар: Алып баручы, Кыяр, Кабак, Кишер, Шалкан,Бәрәнге, Суган, Чөгендер, Кәбестә, Сарымсак, Помидор, Карга.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
ni_ochen_pomidor_kyzargan.docx | 17.69 КБ |
Предварительный просмотр:
Ни өчен помидор кызарган?
(Уртанчылар төркеменә өчен Көз бәйрәме)
Катнашалар: Алып баручы, Кыяр, Кабак, Кишер, Шалкан,Бәрәнге, Суган, Чөгендер, Кәбестә, Сарымсак, Помидор, Карга.
Алып баручы: Бүген бездә зур бәйрәм:
Гөрләп күңел ачабыз.
Җырлыйбыз да, биибез дә,
Шатланабыз барчабыз.
1 нче бала: Менә җәй дә үтеп китте,
Көз айлары килеп җитте.
Бала-чага бик шатлана,
Көзге бәйрәм башлана.
2 нче бала: Агачлардан сары яфрак
Җиргә коела.
Тирә-як алтынга манган
Кебек тоела.
3 нче бала: Миләш, балан бакчаларга
Ямь биреп тора,
Көз чибәркәй килсә иде,
Бик сагындыра!
(Йомшак, назлы көй ишетелә. Залга Көзбикә керә).
Көзбикә: Сез чакыргач, мин килдем,
Дусларны күрим дидем.
Җыр “Көз килде”
Көзбикә: Балалар, бер сорауга җавап бирмәссезме? Ни өчен помидор көз көне кызара? Ярар, баш ватмагыз. Мин сезгә әкият алып килдем, җавапны аннан белерсез. Ә әкият- “Ни өчен помидор кызарган?” дип атала.
Борын-борын заманда
Яшел, иркен бакчада
Яшелчәләр үскәннәр,
Дус-тату яшәгәннәр.
(Дәртле татар халык көе астында ЯШЕЛЧӘЛӘР-балалар ярымтүгәрәккә төзелеп басалар).
Кыяр: Кыярны һәркем таный,
Кыяр салатка ярый.
Әгәр дә куйсаң тозлап,
Кыяр саклана озак.
Кабак: Ә мин булам Кабак!
Әйтмим кабат-кабат.
Боткага да төшәм мин,
Бәлештә дә пешәм мин.
Кишер: Көчле, җитез булыйм дисәң,
Кишер ашап кара син.
Кишер – саулык чыганагы,
Кишердә күп каротин.
Шалкан: Минем исемем-Шалкан.
Өстемдә сары чапан.
Минем урыным түрдә,
Әкияттә, табында.
Бәрәнге: Ә мин – тәмле Бәрәнге.
Вак булам һәм бик эре.
Сары һәм кызыл төстә,
Кешегә кирәк бик тә.
Суган: Ә мин- Суган. Әрчегәндә
Килсә дә яшь күзегезгә,
Мине ашап, салкыннарда
Суык тимәс үзегезгә.
Чөгендер: Мин – Чөгендер. Мин дә кирәк
Кешеләргә ашар өчен.
Борщ пешерер өчен һәм
Винегрет ясар өчен.
Кәбестә: Ә мин булам Кәбестә.
Мин бик тәмле бәлештә.
Миннән щи пешерәләр
Йә голубцы төрәләр.
Сарымсак:Ә мин – Сарымсак!
Микроблар, булыыз сак!
Барыгызны да җиңәм,
Йөрәккә мин көч бирәм!
Помидор: Мин булам Помидор!
Помидор – зур синьор!
Кешегә тик мин кирәк,
Мине алыгыз тизрәк!
1 нче бала: Көз җиткәч, алар
Тәмам өлгерде,
Кишер, кәбестә,
Тәмле бәрәнге.
2 нче бала: Әйдәгез, дуслар,
Бергә җыелык,
Көзге бакчага
Өмәгә барыйк!
Уеннар
1.“Компот белән аш”
2.”Бәрәнге” (Утырту һәм алу).
Көз: Яшелчәләр рәхәтләнеп
Кояшта пешәләр,
Кояшта пешәләр,
Дус-тату үсәләр.
Тик берзаман
Помидор сүзә килгән,
Помидор сүзгә килгән,
Дусларга болай дигән:
Помидор: Кем миннән тәмлерәк?
Помидор тәмлерәк,
Помидор баллырак.
Кешегә тик мин кирәк!
1нче яшелчә: Ни өчен син мактанасың,
Дусларыңны кимсетәсең?
2нче яшелчә: Мактанма, ат дип сыерга атланма.
3нче яшелчә: Безне хур итмә, үзеңне зур тотма.
Помидор(масаеп): Китегез, килмәгез!
Помидор яхшырак,
Помидор тәмлерәк!
Яшелчәләр (бергә): Мактанасың,мактанасың,
Хәзер өзелеп төшәсең,
Хәзер өзелеп төшәсең.
Берүзең генә каласың!
(Яшелчәләр урыннарына утыралар, помидор бер үзе кала).
Карга: Карр! Карр!
Позор! Кошмар!
Юкка кәпрәйгән – вакытсыз кәкрәйгән!
Карр!Карр!Карр!
Помидор: Берүзем генә калдым.
Юкка, юкка мактандым,
Инде хәзер аңладым,
Оятымнан кызардым!
Алып баручы: Теләгең саф булса, тормышыңда тап булмас. Без помидорны кызганыйк, аңа ярдәм кулын сузыйк.
Яшелчә (помидорны юатып): Бакчаларда ике түтәл,
Берсен суганга күтәр,
Еласаң, күзләрең бетәр,
Биеп күңелне күтәр!
Помидор: Әйдә, дустым, алып барам
Алма коелган җиргә,
Бер биеми булмас инде
Дуслар җыелган җирдә!
- Күмәк бию “Парлы бию"
Алып баручы: Хөрмәтле кунаклар, инде хәзер сез ни учен көз көне помидор кызарганын беләсез.
- 2-3 шигырь
- Җыр “Балалар бакчасында”
- Музыкаль уен “Түбәтәй”
Көзбикә: Тәмле алмалар өлгерде,
Балаларны сыйларга.
Ә безгә вакыт җитте
Бәйрәмне тәмамларга.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Познавательно-игровой проект "Синьор Помидор" в старшей группе
Познавательно-игровые проекты находят большой отклик у воспитанников и их родителей...
Проектная работа "Синьор Помидор"
Как показала практика, дети пяти - шести лет (в апреле 2010-2011уч...
Конспект познавательного занятия на тему: "Посев семян помидоров и огурцов для выращивания рассады"
Научить детей приемам посева семян. Закрепить знания об овощных растениях (помидорах и огурцах) и их семенах. Рассказать об условиях, необходимых для успешного развития растений. Вызвать у ребят желан...
Конспект по аппликации "Щедрая осень - заготовки на зиму" (помидоры, огурцы)
Конспект разработан в соответствии с индивидуальными тетрадями И.В.Масловой....
В гостях у Синьора Помидора
Наблюдение за рассадой помидор в средней группе...
Проект « Выращивание помидор разными способами».
выращивание помидор разными способами».Цель: дать доступные дошкольникам теоритические знания и сформировать навыки выращивания помидор. Развивать мышление, познавательный интерес, способность к...
"Выращивание помидор разными способами"
Цель: дать доступные дошкольникам теоритические знания и сформировать навыки выращивания помидор. Развивать мышление, познавательный интерес, способность к коллективной деятельности. Воспитывать...