“Сыерчыкка дуслар табыйк”
план-конспект занятия (старшая группа) по теме

Конспект интегрированного занятия в старшей группе 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nabiullina_itog.zn_.docx18.31 КБ

Предварительный просмотр:

Муниципаль автоном берәмлеге башкарма комитетының мәктәпкәчә

белем бирү учреждениеләре идарәсе

23 нче «Нурчәчәк» балалар бакчасы

Зурлар төркемендә интеграль шөгыль конспекты

“Сыерчыкка дуслар табыйк”

Әзерләде:

беренче квалификацион

категорияле тәрбияче

        Набиуллина А.М.

Яр Чаллы шәһәре

 “Сыерчык”

Эшчәнлекнең юнәлеше: эстетик сәнгать үсеше.

Үткәрү төре: эшчәнлек.

Максат: ерткалау алымы белән ябыштырырга өйрәтүне дәвам итү.

Тәрбия бурычы: кошларга карата мәрхәмәтлелек тэрбияләү.

Үстерү бурычы: кош силуэтын, дөрес төсләр кулланып, үрнәк буенча ерткалау алымы белән ябыштыра белү күнекмәсен үстерү.

Белем бирү бурычы: кошлар турында белемнәрне өйрәтүне дәвам итү.

Көтелгән нәтиҗәләр: кәгазь кисәкләрен, бирелгән өслектә дөрес итеп ябыштыра, сыерчыкка хас билгеләрне эйтэ белү, уенда теләп катнаша.

Балаларны оештыру: төркем белән.

Җиһазлау: сыерчык тавышы, сыерчык рәсеме, сыерчык силуэты (һәр балага),  җилем, салфетка, клей,

Эшчәнлекнең төзелеше:

1. Күтәренке кәеф булдыру.

2. Яз, аңа хас билгеләр турында сөйләшү.

3. Сыерчык тавышын тыңлау.

4. Сыерчык ясау (ябыштыру).

5. Уен.

6. Йомгаклау.

Эшчәнлек барышы:

Оештыру.

Балалар төркемгә ярым түгәрәк ясап басалар.

Исәнмесез, балалар!

Хәерле көннәр сезгә!

Зиһен һәм тел ачкычлары

Телимен һәммәгезгә!

Табышмак

Боз һәм кар эреде,

Сулар йөгерде.

Елап елгалар,

Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,

Төннәр кыскара.

Бу кайсы вакыт

Я, әйтеп кара? (Яз)

- Балалар, тәрәзәгә карыйк әле, ә бездә хәзер елның кайсы фасылы? (Яз)

- Каян белдегез? (Кар эри, сулар ага, тамчы тама) Ягез эле, язгы кояш безнең кәефне күтәрсен, бер-беребезгә карап елмаегыз. Менә, сез елмайгач ничек матур итеп безнеңдә төркемебездә кояш чыккан кебек булды.

(Сыерчык сайрый)

- Балалар, сез ишетәсезме? Нинди тавыш бу?

(Сыерчык тавышын тыңлау)

- Бу нәрсә тавышы? (Кошлар)

- Алар нишлиләр? (Сайрыйлар)

- Ә кайдан килә соң бу тавыш? Кайда сайрый бу кош?

(Плакатны карау)

- Нинди кош соң бу? (Сыерчык)

- Каян белдегез?

- Каян кайткан ул? (Җылы яктан)

- Ләкин ул, никтер моңсу кебек...Ни өчен микән балалар? Сез ничек уйлыйсыз? (Дуслар кирәк аңа) 

- Ярдәм итәбезме? (Әйе)

Төп өлеш.

- Әйдәгез, өстәлләр артына утырабыз. Без сезнең белән, сыерчыгыбызга ярдәм итеп, аңа дуслар ясыйбыз бүген. Иң башта карап үтик. Ничек ясарбыз икән без сезнең белән?

- Карагыз әле балалар. Сезнең алдыгызда кош силуэтлары ята. Нинди төстә ул? (Ак) Ә сыерчыклар ак буламы соң? (Юк) Нинди булалар? (Яшелле, каралы, ялтырыйклы) Ә томшыгы һәм аяклары? (Кызыл-сары төстә). Сезнең алдыгызда бу төсләр бармы барсы да? (Әйе)

- Ә хәзер, иң беренче итеп, без сезнең белән кызыл сары карандашлар ярдәмендә томшыгын һәм аякларын буяп куябыз.

Инде хәзер карандашларны алып куябыз да, төсле кәгазъләребезне ерткалап ябыштырабыз. (тәрбияче балалар арасында күзәтеп, ярдәм итеп йөри) (Музыка куела,салмак кына)

Балалар әзер сыерчыкларын, ябыштырып бетерәләр плакатка:

-Карагыз әле балалар, ничек куп булдылар безнең сыерчыкларыбыз. Шулай бит.Тыңлагыз әле, ничек матур итеп сайрыйлар алар. (Кош сайравы)

 УЕН “Сыерчыклар”

Ә хәзер әз генә мин сезне сынап карыйм балалар.

Мин сезгә сораулар бирәм. Ә сез, дөрес булса “әйе”, дип, дөрес булмаса ”юк” дип җавап бирерсез.

- Без бүген Сыерчык ясадык...

- Сыерчык ак төстә...

- Сыерчык күчмә кош..

- Сыерчыкның томшыгы яшел төстә...

- Без бүген сыерчыкны шатландырдык...

- Сыерчык ни өчен шатланды? (Дуслар таптык)

- Сез бик, яхшы эш эшләдегез бүген балалар.

- Өйгә кайткач әти-әниләрегезгә дә, үзегезнең нинди зур эш эшләгәнегезне, сыерчыкка ярдәм итүегезне сөйләгез.

- Балалар карагыз әле, менә без сезнең белән сыерчыкка дуслар таптык шулай бит. Алар хәзер ничәү булдылар, сыерчык үзе генәме хәзер? (Юююк, алар куп) Ә безнең оябыз ничәү? (Берәү). Менә без сезнең белән, киләсе, төзү шөгылендә, катыргыны бөкләү ысулы белән, менә шулай итеп, һәрберсенә оя ясарбыз. Ярыймы балалар?

Сыерчык күчтәнәче. (Кояш сайлау.)

- Әйдәгез, инде хәзер эшебезне, әти-әниләр күрсеннәр өчен, киенү бүлмәсенә алып чыгып элеп куйыйк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Без табигать дуслары" (экологик кичә)

Максат:1. Балаларда туган якның, төбәкнең, табигатенең гүзәллеге, аның байлыгы белән таныштыру, кызыксыну уяту, аңа мәхәббәт тәрбияләү.2. Үзебезнең төбәктә үскән файдалы чәчәк, үләннәрне, агач - куакл...

Кырмыска узенэ дуслар эзли

( Тәрбияче кырмыска маскасы киеп балалар каршысына баса)-      Балалар, сез мине таныдыгызмы?-      Әйе, балалар, мин кырмыска булам.Мин бик ера...

"Безнең дуслар"

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә уздырылган ачык шөгыль конспекты...

«Дуслар җыелган җирдә” Өлкәннәр төркеме белән кичке уеннар кичәсе.

Развлечение  с детьми старших групп на татарском языке "Дуслар жыелган жирдэ" с использованием фольклора татарских и русских народов....

Дуслар кунакта

Икенче кечкенәләр төркемендә үз-үзеңне тотыш культурасы буенча шогел конспекты...

Исәнмесез дусларым

зурлар төркемендә күңел ачу кичәсе...