Сау бул бакча
материал (подготовительная группа) на тему
Тема. “Сау бул бакча”.
Кадерле әти-әниләр, балалар, килгән кунаклар! Ел да була торган дулкынландыргыч та, шатлыклы да, моңсу да бәйрәм көне килеп җитте. Бүген без бакчабыздагы иң акыллы, иң тәртипле балаларны мәктәпкә белем алырга озатабыз.
Кадерле балалар! Менә мәктәп яшенә кадәр үсеп җиттегез. Бакчага килгән беренче көнегезне хәтерегезгә төшерегез әле. Сөйләшә дә белмәгән, әле яңа тәпи киткән балалар инде мәктәп яшенә җиткәннәр. Әлеге бакчада шатлыкларыбыз да, борчуларыбыз да уртак булды. Бергә көлдек, бергә уйнадык, шаярдык. Бүген безгә бик моңсу. Шуклыклары белән безне сагайткан, уңышлары, шат авазлары белән сөендергән нәни дусларыбыз бездән китә. Алар безгә күпме күңелле мизгелләр бүләк иттеләр, зур ярдәмчеләребез булдылар. Ләкин барыбер күңелебез сөенә. Карагыз, алар барысы да нинди матурлар, исән-саулар, эш дигәндә мин-мин, дип, ял иткәндә җырлыйм-биим дип торалар, күзләре кызыксынудан янып тора. Балалар! Киләсе тормышыгызда да матур истәлекле вакыйгалар күп булсын. Бүгенге бәйрәм көне дә күңелегездә мәңге саклансын иде. Мәктәптә дә тырыш, тәртипле булыгыз. Ак юл сезгә.
Җыр: Кояшлы ил.
“Күбәләк” диеп атал, Кәрим
Безнең гүзәл бакчабыз.
Истәлекле көн бүген,
Бакча белән хушлашабыз.
Нинди матур иртә бүген, Айгөл
Кояш чыккан яктырып.
Кошлар сайрый ян бакчада,
Берсен-берсе уздырып.
Бездә бәйрәм!Бездә бәйрәм! Ильзат
Менә шуңа күрә без.
Шатланабыз, сөенәбез,
Елмаябыз, көләбез.
Гади бәйрәм түгел бүген,
Ул гомергә бер килә.
Бүген менә бакчабызга,
Дуслар, туганнар килә.
Олы бәйрәм бүген бездә, Кәрим
Зурлар инде күбебез.
Бакча белән хушлашабыз,
Бүген соңгы көнебез.
Бакча белән саубуллашу көне. Сылу
Ул гаҗәеп моңсу, сагышлы.
Шундый көн бу – олы бәйрәм үзе.
Үзгәртә дә куя язмышны.
Җыр:Хәерле көн
Көн саен иртән, бакчага киләм. Данил
Соң гына кайтам, кич белән өйгә.
Яратам үзем, кон үткәрергә
Иптәшләр белән бакчада бергә.
Баш өстендә ак болытлар Әмир
Талгын гына җил исә.
Бакчада узган көннәрем,
Күңелемнән китмәс һич тә.
Без үткәндә апалар да, Данияр
Абыйлар да карыйлар.
Елмаешып калалар
Безне бар да таныйлар.
Бакчабыз бик матур,
Ямь генә тирә –юнь.
Шуңа да бакчага,
Ашкына йөрәгем.
Җыр :Рәхмәт әнием
Шушы иркен бакчада, Ильяр
Чәчәкләр арасында,
Барчабызга күңелле,
Шушы бәхет түгелме?
Без җилдә чыныгып, Айгөл
Кояшта янганбыз.
Зур булып үскәнне
Сизми дә калганбыз.
Бигрәк нәни идек бит без Ильзат
Бу бакчага килгәндә.
Карагыз ничек зур үстек.
Китәр вакыт җиткәндә.
Яшәвебез монда булды, Данил
Ашавыбыз да монда.
Көннәр буе без мәш киолдек,
Балалар бакчасында.
Бию: Матрешкалар
Бакчада без өйрәндек, Данияр
Бик күп төрле һөнәргә.
Матур рәсемнәр ясарга,
Җырларга һәм биергә.
Бакчада без иң зурлар, Әмир
Их, шатланып туймыйбыз.
Яраткан җырларыбызны
Яңгыратып җырлыйбыз.
Җитте хушлашу сәгате Сылу
И күңелле бакчабыз.
Безгә монда бик күңелле,
Сезнең белән, апабыз.
Мин дә мәктәпкә барыр идем, Наил
Бернигә дә карамый,
Тәрбияче апа әйтә:
“Әле сиңа ярамый”.
Җыр:Өйрәтәләр мәктәпләрдә,мәктәпләрдә.
Тәрбияче: Әниләр эштә вакытта үз әниләрен алыштырган,аларны тәмле итеп ашаткан, тыныч итеп йоклаткан, чиста, пөхтә йөрткән, биеткән-җырлаткан, аларга чын йөрәге белән назын, җылысын биргән бакчадагы апаларга да әйтер сүзләре бар балаларыбызның:
Барыгызга да зур рәхмәт, Карим
Бакчада яшәүчеләр,
Безне шат һәм бәхетле
Үссен дип йөрүчеләр.
Рәхмәт сезгә, бик зур рәхмәт.
Тәрбияче апалар.
Бездән соң да гөрләп торсын, Шаулап торсын бакчалар
Тик сез берүк без китә дип Ильзат
Ямансулап калмагыз.
Без бит хәзер зурлар булдык,
Без мәктәпкә барабыз.
Өйрәттегез безне бакчаларда, Карим
Хәреф танып, саннар язарга.
Кечеләрне һәрчак яратырга,
Ә зурларны хөрмәт итәргә.
Баш иябез бүген сезнең алда Ильзат
Бурычлыбыз сезгә гомергә.
Өйрәттегез дус һәм тату булып,
Яшәгез дип шулай гел бергә.
Т: Балалар! Сез бик тапкыр ,акыллы ,тәртипле балалардыр,әиеме? Ләкин белем иленә киткәнче мин сезне башта сынап карыйсы килә.
1.Көз җиткәч ,балалар кая баралар?
2.Мәктәпкә баручы балаларны кемнәр дтип атыйлар?
3.Кыңгырау тавышы нәрсә турында хәбәр итә?
4.Укучының сумкасында нәрсәләр була?
5.Укырга,язарга ,җир табигать ,тормыш серләрен аңларга кем өйрәтә?.
6.Мәктәткә ни өчен йөриләр?
7.Су анасы әкиятен кем язган?
8.Капма –каршы сүзләр әйтегез әле?( озын-таза,көн-төн,зур-кечкенә,Күп-әз.һ.б)
\Табышмаклар.
*Бер ояда алты дус
Алтысында алҗы төс.
Ләкин алар барсыда
Башкаралар бер үк эш.(Төсле карандашлар).
*Акчасыз керәсең,белем алып чыгасыз. (мәктәп).
*Агач түгел –яфраклы,
Тун түгел –тегелгән .(китап).
*Үзе укый белмәсәдә,
Гомере буе яза .(ручка).
*Балалар магнитлы тактада сүзләр яздыру.
Тапкыр балалар икәнсез, Тәрбияче
Күп нәрсәләр беләсез.
Зирәк, матур уйлар белән,
Белем иленә керәсез
-Хәзер булачак укучыларны алга чакырыйк әле.Белем иленә юл җиңел түгел, күп сынаулар шаша үтәргә туры килә.Сез әзерме? Белем ачкычы тапшырабыз. Әйдәгез аларны кул чабып котлыйк.
Вальс: Саубул бакча көенә
Хөрмәтле балалар,менә бакчабыздагы соңгы бәйрәм иртәсе ахырына якынлашты.Без сезгә иң изге теләкләр генә телибез.мәктәпне бакчаны яраткан шикелле яратыгыз,тырышып укыгыз.Сау –сәламәт булыгыз,озын гомерле ,акыллы балалар булыгыз.Ак юллар сезгә балалар.
Хөрмәтле әти-әниләр.Шатлыклары белән безне сөендергән,шуклыклары белән безне көендергән балаларыбызны белем иленә озатып калабыз.Тату яшәдек,сез безне ,без сезне аңладык.Гел шулай иң әйбәт әти-әниләр булыгыз.Аллаһы Тәгалә балаларыгызның игелегн күреп сөенеп яшәргә язсын.Исән-сау яшәгез.
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
saubul_bakcha_2018_el.docx | 18.99 КБ |
Предварительный просмотр:

По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Сценарий выпускного вечера "Саубул, бакчам!"
Мәктәпкә хәзерлек төркеме балаларын мәктәпкә озату үзе бер бәйрәм. Бу бирелгән кичә үрнәге сезгә эшегездә ярдәм итәр һәм сайтымның тыйнак бер бизәге булыр дип уйлыйм...
Бакча һәм гаиләнең хезмәттәшлеге
Бакча һәм гаиләнең хезмәттәшлеге (чыгыш)...
Бакча һәм гаиләнең хезмәттәшлеге (презентация)
Презентация...
«Бар матур бакча»
Конспект занятия по татарскому языку....
Конспект занятия по обучению детей татарскому языку в старшей группе «Бар матур бакча»
Конспект занятия по обучению детей татарскому языку в старшей группе «Бар матур бакча»Обучающие задачи:1. Сүз байлыгын арттыру, сөйләм күнекмәләре формалаштыру.Яңа сүзләр өстендә эш:кишер,кәбест...
Конспект НОД по обучению детей татарскому языку в подготовительной группе «Бар матур бакча». УМК
Использованная образовательная программа: «Региональная программа дошкольного образования» Р.К.Шаехова, Казань 2012.Возрастная группа: Подготовительная группа.Методика дошкольного образования: «Обучен...