Индивидуальный план воспитателя МБДОУ "Нижнетаканышского детского сада" Гиззатуллиной Фирдании Феликсовны.
материал на тему

Гиззатуллина Фирдания Феликсовна

Эш юнәлеше.

Максат.Табигатьне яратырга, сакларга, аңларга, матурлыгына сокланырга, табигый байлыкларына ишәйтергә омтылучы экологик яктан культуралы, әхлакый аңлы, иҗади фикер йөртүче шәхесләр тәрбияләү. Табигать турында күзаллауларын киңәйтү. Табигать күренешләре, закончалыклары һәм алар арасындагы бәйләнешкә нәтиҗә чыгарырга өйрәтү. Экологик шартларның начарлануы кешенең сәламәтлегенә тискәре йогынты ясавын аңлату. Туган як табигатенә карата сак караш һәм мәхәббәт тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл plan_samoobrazovaniya.docx46.31 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү оешмасы

“Түбән Тәкәнеш  балалар бакчасы”

Тәрбияче Гиззатуллина Фирдания Феликс кызының

 2013 – 2018  уку елы өчен

шәхси иҗади эш планы.

Вазифасы: “Түбән Тәкәнеш” балалар бакчасы тәрбиячесе

Белеме: махсус урта белемле, НПУ, 1987ел.

Эш стажы: 30 ел

Категория: 1 квалифицион категория

Иҗади үсеш темасы:“Балалар бакчасында балаларга экологик тәрбия бирү”

Тема өстендә эшләүнең башлангыч датасы: 01.09.2013ел

Эшне төгәлләү датасы: 31.05.2018 ел

                                       

           

Теманың актуальлеге.

Экология- дөнья күләм әhәмиятле, мөhим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Ул үзенең актуальлеге, үткенлеге белән бүген бөтен кешелек алдына килеп басты. Чөнки киләчәк буыннар язмышын фән-техника казанышлары түгел, ә җир-суларның экологик торышы хәл итәчәк, җитештерү эшчәнлегенең тиз-леге арткан саен, экологик проблемалар күбәя бара. Экология проблемасы-нын глобаль проблема булып, аның үзебез яши торган урында да чагылуы  борчылу тудыра hәм төрле педагогик эшчәнлеккә этәрә. Экологик аңлылык, фикерләү дәрәжәсе, культурылылык – болар килеп туган хәлдән чыгуның бердәнбер юлы булып тора. Ә моңа балаларга кече яшьтән экологик тәрбия биреп кенә ирешергә мөмкин . Табигатьне күзәтү, аны өйрәнү, сакларга омтылу – балаларның рухи дөньясын баета, уйларга өйрәтә. Табигать почмагына яшь үзенчәлегенә туры килерлек гөлләр: бегония , алоэ, яран, бриофиллюм, традисканция утырттык.  Балалар hәр көнне гөлләрнең ничек үсеп, чәчәк атуын күзәтә, төпләрен йомшарталар, су сибәләр, тузанын сөртәләр.Шау чәчәктә утырган үсемлекләрнең матурлыгын күреп сокланалар. Әгәр даими тәрбияләмәсәң, аларның шулай үсмәячәген, үсемлек-ләрнең дә тере табигать икәнен, аларның үсешенә яктылык, су сибеп тору, төпләрен йомшарту кирәк икәнен үз күзләре белән күреп торалар. Гөлләрнең төренә, нинди табигать шартларына яраклашып үсүенә карап, тәрбияләү ысуллары да төрле икәнен үзләштерәләр.Табигатьтә  hәм табигать почмакларында башка юнәлештәге эшләрдә балаларны кызыксындырырлык итеп оештырылган. Алар анда бик  теләп эшлиләр. Яз көне клумбалар hәм яшелчә түтәлләре әзерләү, үсентеләр, яшелчәләр утырту, су сибү, аларның ничек үсүен күзәтеп нәтиҗә ясыйбыз.Эшебезнең нәтиҗәсе дә бар: клумбаларыбыз иртә яздан, соңгы көзгә кадәр чәчәкләргә күмелеп утыра. Кыш көннәрендә балалар кошлар турында кайгырттылар,  ярма, көнбагышны  саф hавага чыкканда җимлеккә салдылар. Балалар җимлектән ашаган песнәкләрне күзәтергә яраталар, кышын ачыккан кошларны кызганалар .  Балалар белән төрле экологик бәйрәмнәр үткәрәбез: «Урманда көзге бәйрәм», «Кошлар көне», «Нардуган», «Нәүрүз», «Урман – зур байлык», «Яшел урман аланы» h.б. Бу бәйрәмнәрдә балалар белемнәрен тирәнәйтәләр, җәнлекләрнең кышкы әзерлеге белән танышалар, кошларны каршы алырга әзерләнәләр.  Төрле тәҗрибәләр үткәрү дә балаларга бик ошый. Су, hава, ташлар, туфрак белән үткәрелгән тәҗрибәләр балаларга табигатьне яхшырак аңларга ярдәм итә, аларның уйлау, фикерләү дәрәҗәләрен камилләштерә.Тәҗрибәләр ярдәмендә бала яңа әйберләр белергә омтыла, иҗади эзләнә, аның күңелендә яңа сораулар туа, ул үзлектән, төрле юллар белән нәтиҗәләр ясарга өйрәнә. Татар балалар фольклоры аркылы туган табигать турындагы белемнәрен киңәтү, табигатьтәге үзгәрешләрне күрә белергә, ел фасылларын аера белергә өйрәтү, туган табигатьтәге башка тереклек ияләренә сак караш hәм мәхәббәт тәрбияләү бурычлары да үтәлә. Менә шуңа күрә дә без экологик тәрбия бирү өстендә эшләгәндә табышмаклар, әкиятләр, мәкальләр, сынамышларны, тизәйткечләрне еш кулланабыз. Дәресләрдән алган белемнәрен, үз куллары белән ясаган тәҗрибәләрне без экскурсиягә чыккач ныгытабыз. Чөнки бала табигать белән якыннан таныша. Аларда күзәтүчәнлек тәрбияли , гадәти әйберләрдә төрле яңалыклар күрергә, әйләнә – тирәнең матурлыгын тоярга, уйланырга, эзләнергә өйрәтә.

 Экскурсияләр, сәяхәтләр барышында күп кенә бурычлар үтәлә:

  • күзәтүләр барышында  hава үзгәрешләренә игътибар итәргә;
  • үсемлек, бөжәкләрне тышкы кыяфәтенә карап танырга, исемен әйтә алуларына ирешү;
  • күңелгә ягымлы авазларны тыңлый hәм матур сүзләр белән әйтергә өйрәтү;
  • табигать кочагында үзеңне дөрес тоту, жир-суны пычратмау, яшел-лекне hәм җан ияләрен саклау кирәклеген төшендерү;
  • табигатькә мәхәббәт, үсемлекләргә, төрле җан ияләренә сакчыл караш тәрбияләү.

    Балалар бакчасында гына экологик тәрбия биреп, ата-аналар тарафыннан ярдәм булмаса, уңай нәтиҗәләргә ирешеп булмас иде. Экология буенча эш-ләү дәверендә ата-аналар белән үткәрелгән әңгәмәләр, биремнәр, ачык шө-гыльләр, табигатькә чыгулар, табигатьтә файдалы хезмәттә катнашулар, ба-лалар hәм ата-аналар белән бергәләп табигый байлыклардан, гамәлгә ярак-сыз нәрсәләрдән әйберләр ясау h.б. – болар барысы да бала белән ата-ананы, ата-ана белән тәрбиячене якынайтты, үзара аңлашып эшләүдә зур роль уйна-ды. Ата-аналар белән системалы рәвештә эшләгәндә генә уңай нәтижәләргә ирешергә мөмкин . Март-апрель айларында үсемлек үсеше буенча тәжрибә-ләр үткәрелә, hәр бала үзе утырткан үсемлекнең үсешен күзәтеп бара. Бала-ларга экологик белем hәм тәрбия бирүне уеннар аша алып барыла.  Төрле ди-дактик, хәрәкәтле, татар-халык уеннар: «Миңа агачлар кирәк?», «Миңа кайсы агач яфрагы», «Уйлап кара» h.б. Балалар белән эшләүнең нәтиҗәлелеге диаг-ностикадан, тестлардан күренә. Ел башында hәм ел азагында үткәрелгән диа-гностика балаларның экологик белемнәрен, фикерләү дәрәҗәләрен, экологик күзаллаулары үсешен hәм гади генә булса да, нәтиҗә чыгара белүләрене дә-рәҗәсен күрсәтә. Кече яшьтән табигатьне аңлап, аны яратып үсү бик мөhим. Киләчәктә балаларның табигать сакчылары булуына ышанам. 

Эш юнәлеше.

Максат.Табигатьне яратырга, сакларга, аңларга, матурлыгына сокланырга, табигый байлыкларына ишәйтергә омтылучы экологик яктан культуралы, әхлакый аңлы, иҗади фикер йөртүче шәхесләр тәрбияләү. Табигать турында күзаллауларын киңәйтү. Табигать күренешләре, закончалыклары һәм алар арасындагы бәйләнешкә нәтиҗә чыгарырга өйрәтү. Экологик шартларның начарлануы кешенең сәламәтлегенә тискәре йогынты ясавын аңлату. Туган як табигатенә карата сак караш һәм мәхәббәт тәрбияләү.

    Бурычлар:

  -терек һәм тере булмаган табигать, аларның үзара тыгыз бәйләнештә торуын балалар аңына җиткерү;

      -кешенең биологик төзелешнә элементар аңлатма бирү һәм сәламәтлекне саклау кешенең әйләнә-тирә мохитка булган карашына бәйле булуны аңлату;

     -балаларда табигатькә карата эмоциональ-уңай караш тәрбияләү: сәнгать әсәрләрен, матуур әдәбиятне җиткерүне, табигатькә экскурсияләр оештыруны тәэмин итү;

     -уеннар аша балаларны иҗади фикерләргә өйрәтү: хәлнең экологик дөрес чишелешен табарга юнәлеш бирү;

    -әйләнә-тирә мохитның пычрануын булдырмау юллары белән таныштыру;

    -тәҗрибәләр белән шөгыльләнеп, тикшерелгән әйберләр турында яңа мәгълүматлар алу, нәтиҗәләр чыгарырга өйрәнү;

    -көчләреннән килгәнчә, табигатьне саклау, чистарту буенча оештырылган эшләрдә катнышу.

Экологик тәрбия буенча план.

Экологик тәрбия ике юнәлештә алып барыла:

1.  Тере табигать:

    -Үсемлекләр дөньясы;

    -Хайваннар дөньясы.

    -Күзәтүләр.

2. Тере булмаган табигать:

-Тере булмаган табигать турында белем бирү;

 -Тәҗрибә – эксперементлар                                       

         кечкенәләр,уртанчылар

  зурлар,  мәктәпкә әзерлек төркеме

 Тере табигать

Тере булмаган

       табигать

  Тере табигать

Тере булмаган табигать

-Агачның кәүсә, ботак, яфрак, та-мыр; үсемлекләр-нең: сабак, яфрак, чәчәк, тамыр өле-шләрен таба һәм әйтә белү.

 -Җирлектә үсүче яшелчәләрне төсе, тәме, формасы бу-енча таный белү.

-Йорт һәм кыргый хайваннар, аерым-лыклары турында күзаллауларын булдыру. Аларның яшәеше.

 -Имән, ылыс агач-лары.    «Кызыл китап»  белән таныштыру.

-Табигатьнең матурлыгын кү-рергә өйрәтү,

сак караш тәр-бияләү.

-2-3 кош , алар-ның яшәеше, кеше тормышында әһәмияте турында мәгълүмат бирү.

-Кояшның терек-лек ияләре өчен мөһим  урын алып торуын аңлату.

-Ком, балчык үз-лекләре белән та-ныштыру.

-Тере һәм тере булмаган таби-гатьнең үзара бәйлелеге турын-да аңлату. (гади мисаллар)

-Салават күпере, су, һава турында белемнәрен ка-милләштерү.

-Себердә яшәүче хайваннар дөньясы белән таныштыру.

-Балыклар турында белемнәрен камил-ләштерү.

-Кышлаучы һәм күчмә кошлар турында белемнә-рен тулыландыру.

-Кырмыска, чикер-ткә, әкәм- төкәмне күзәтеп нәтиҗә ясау.

-Кайбер төр бөҗәк-ләрнең төс, тышкы кыяфәт, формасы хисабына «качуга» сәләтле булуын аңлату.

-Кеше табигатьнең бер өлеше икәнен аңлату.

-Культуралы үсем-лекләр , аларны үстерү турында бе-лемнәрен ныгыту.

-Дару үләннәре буенча белемнәрен камилләштерү

-Балаларны глобус

белән таныштыру.

(диңгез,материк коры

 җир)

-Галләм турында белем-

 нәрен киңәйтү

                             

Экологик тәрбия бирү буенча перспектив планнар.

                   Төркемнәр ,темалар.

айлар

 2 нче кечкенәләр,уртанчылар төркеме

Зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме

СЕНТЯБРЬ

ОКТЯБРЬ

НОЯБРЬ

декабрь

 

ЯНВАРЬ

ФЕВРАЛЬ

МАРТ

АПРЕЛЬ

МАЙ

1.Учстокта агачларны, куак-ларны күзәтү.

2.Чәчәкләрне күзәтү.

3.Табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтү.

4.Яшелчә бакчасын күзәтү. Яшелчәләр уңыш бирсен өчен күпме хезмәт куелуы турында сөйләшү.

5.Чәчәкләрнең матурлыгын күрә белү, бүлмәгә вазага су салып кертеп кую.

6.Яшелчә бакчасындагы хез-мәт.

1.Яшелчә бакчасы күзәтү.

2.Чәчәкләрне күзәтү. Орлыклар җыю.

3.Бүлмә гөлләрен, балыкларны күзәтү.

4.Коелган яфраклардан букет-лар ясау.

5.Урманда нәрсәләр үсә?  (әңгәмә)

6.Гөмбәләр турында төшенчә-ләр бирү.

1.Табигатьтәге үзгәрешләрне өйрәнүне дәвам итү. Көз көне яңгыр ява, пычрак.

2.Кояшның тәэсирен ачыклау.

3.Агачларны күзәтү.

4.Нәрсә ул кырау?(әңгәмә)

5.Кошлар турында әңгәмә.

6.Кактус гөле белән танышу.

 

1.Кактус гөлен карау.

2.Кар яуганын күзәтү.

3.Ишек алдына очып килүче кошларны күзәтү.

4.Кыргый хайваннар. (әңгәмә)

5.Йорт хайваннары.  (әңгәмә)

6.Кошларга җимлекләр кую.

 

1.Табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтүне дәвам итү.

2.Буранлы көндә тәрәзәдән күзәтү.

3.Карның үзелчәлекләре.

4.Буранлы көндә хайваннар ничек яшиләр?

5.Җәнлекләргә карата мәрхәмә- тлелек тәрбияләү.

6.Суган утырту.

7.Бүлмә гөлләрен күзәтүне дәвам итү.

 

1.Суган, бодай утырту.

2.Кышкы урманга сәяхәт.

3.Су, боз, пар турында белем-нәрен ныгыту.

4. Дару үләннәре

5. Кызыл китап турында сөйләү.

1.Табигатьне күзәтү.

2.Суганның үсешен күзәтү.

3.Участокта чыккан кара җир-ләрне күзәтү.

4.Бүлмәгә агач ботагы алып кереп утырту.

5.Яз турында әңгәмә.

6.Бүлмә гөлләре.

7.Күчмә кошлар.

1.Чәчәкләр орлыкларын утырт-ту.

2.Үги ана яфрагын күзәтү.

3.Сыерчыкны күзәтү.

4.Яңгыр яу,яу.(эндәшләр)

5.Гөлләр үстерәбез.

6.Ачагларны күзәтү.

1.Яшелчә бакчасы. Өлкәннәр хезмәтен күзәтү.

2. Су буена экскурсия.

3.Чәчәк атучы агачларны карау.

4.Бөҗәкләрне күзәтү.

5.Күгәрчен һәм чыпчык. Алар-ны күзәтү.

6.Бүлмә гөлләрен күчереп утырту

 

             

1.Мөстәкыйль рәвештә һава  торышын билгеләү. Аның үсемлекләргә, кошлар-га, җәнлекләргә йогынтысын әйтү көчле җил агач яфракларын өзә, кошларга очу өчен  кыен.

2.Җәй турында әңгәмә.

3.Юкә һәм чыршы агачын күзәтү.

4.Халык сынамышларын өйрәтүне дә-вам итү.

5.Участоктагы газоннардагы чәчәкләр-не күзәтү.

6. Паркка экскурсия.

7. Суыкларны күзәтү.

8. Кашкарый /астра/ һәм  космея чәчәк-ләрен бүлмәгә алып кереп утырту.

9.Орлыклар әзерләү.

1.Тәрбияче белән берлектә һава торы-шын билгеләү һәм хайваннарның тор-мышын өйрәнү.

2.Участоктагы агачларны күзәтү. Кайсы агачта яфрак коелып беткән?

3.Көз турында шигырьләр уку.

4.Яшелчә бакчасын күзәтү.

5.Яфраклар әзерләү. “Кайсы агач яфраклары?”

6.Зурлар хезмәтен күзәтү.

7. Гөлләрне тәрбияләү.

1.Ноябрь көзнең соңгы ае. Көзге таби-гать, аның кошларга хайваннарга тәэ-сире.

2.Болытларны күзәтү.

3.Агачларны күзәтү.

4.Кошлар турында сөйләшү. Күчмә кошларны истә калдыру.

5.Кояш нәрсәгә кирәк? Көннәр кыска-ра, төннәр озая.

6. Ноябрьда көз кыш белән көч сынаша.

7. Көз.Йомгаклау.

8. Гөлләрне тәрбияләү.

Декабрь – кышның беренче ае. Таби-гатьтәге үзгәрешләрне чагыштыру. Беренче кар бөртекләрен күзәтү.

2. Участоктагы агачларның, куаклар-ның кышкы ялга күчүен, бәскә төрү-нүләрен күзәтү.

3.Участокта кошларны күзәтү. Җим-леккә җим сибү.

4.Паркка экскурсия.

5.Салкын якта яшәүче хайваннар. (әңгәмә)

6.Җылы якта яшәүче хайваннар.(әңгәмә)

7.Табигый материаллардан әйберләр ясау.

1.Бездә кышлаучы кошлар турында сөй-ләшү. Алар турында кайгыртырга өйрәтү.

2.Кышлаучы 4-5 кошны рәсемгә карап һәм үзләрен танып  белергә өйрәтү.

3.Суык якта яшәүче болан белән таны-шу.

4.Кышкы агачларны күзәтү. Аларны тышкы кыяфәтеннән аера белергә өйрәтү.

5.Ерткыч хайваннар турында сөйләшү.

6.Урман җәнлекләре кышны ничек чыгалар?

7.Суган, бодай утырту.

1.Февраль кышның соңгы ае.

2.Җылы һәм салкын якта яшәүче хай-ваннар. ( тәрбияче сөйләве).

3.Татарстандагы урманнар турында әңгәмә.

4. Урманны кемнәр саклый? .(әңгәмә)

5. Кызыл китап турындагы белемнәрен ныгыту.

6.Тәрәзәдәге бозларны күзәтү.

7.Кыш – йомгаклау.

1.Март – язның беренче ае.

2.Кара каргаларны күзәтү.

3.Урман – күпкатлы йорт. Әңгәмә.

4.Яз башында паркка бару.

5.Тыюлыклар турында әңгәмә.

6.Кыргый хайваннар язны ничек каршы алалар.

7.Кошлар – безнең дуслар. (әңгәмә)

8.Җылы якта яшәүче хайван – дөя.

9.Агач ботакларын алып кереп утырту.

10. Гөлләр күчереп утырту.

12.Чәчәк орлыклары утырту.

1.Көннәр озыная бара.

2.Гөрләвекләр агышын күзәтү.

3.Авыл хуҗалыгы эшчәннәренең язгы кыр эшләре башлануы.

4.Кызыл китапка кертелгән умырзая чәчәге турында. (әңгәмә)

5.Яшелчә бакчасында эшләр.

6.Күчмә кошларның кайтуы. (әңгәмә)

7.Умырзая чәчәге.

8. Урман – безнең байлык.(әңгәмә)

9.Гөлләрне күчереп утыртуны дәвам итү.

1.Май – язның ахыры ае.

2.Язгы чәчү.

3.Бөҗәкләрне күзәтү. Аларның яшәү рәвеше турында әңгәмә.

4.Агачларны күзәтү.

5.Паркка экскурсия.

6.Кошлар оя ясый, йомырка салып, бала чыгара.

7.Алма агачын күзәтү. Чәчәген карау.

8.Су хайваннары.

9.Салкын якта яшәүче хайваннар.

10.Кырмыска оясын күзәтү.

                

Эшенең көтелгән уңай нәтиҗәсе:

Балаларның экологик белемнәрен үзләштерүгә,тәҗрибәләрдә катнашуга булган җаваплылыгы арта; балаларның уеннарда, шөгыльләрдә актив шөгыльләнүе,интеллектуаль үсешнең көчәюе күзәтелә; проблемалы ситуацияләр вакытында һәр баланың, югалып калмыйча, үз фикерен әйтергә омтылуы барлыкка килә. Балаларның логик фикерләүләре, мөстәкыйльлеккә омтылышлары камилләшә; ата – аналар ярдәме белән үсеш бирүче тирәлек, табигать почмаклары төрле атрибутлар белән баетыла; ата-аналарның балаларының бакчадагы эшчәнлеге белән кызыксынуы арта ; балаларда суны әрәм-шәрәм итмәү теләге уяна.

                                         

Ата – аналар белән еллык эш планы.

                         Эчтәлеге

            Вакыты

1.

2.

3.

4.

5.

6.

7.

8.

9.

10.

11.

12.

Әңгәмә «Нәрсә ул экология һәм экологик куркыныч-сызлык».

Көзге табигатькә гаилә белән чыгу: «Нинди матур син, көзге урман»

Консультация: «Балалар һәм саф һава»

Экология турында бергәләп әкиятләр уйлап чыгару.

Кошлар турында кайгырту йөзеннән, җимлекләр элү, һәркөн кошлар ашату.

Фотокүргәзмә (слайдлар белән) оештыру:

-«Без гаилә белән урманда ял итәбез»

-«Безнең йортта кече туганнар»

Консультация : «Өйдә һава чистамы?»

Гаилә белән бергәләп йорт җир тирәсен чүп-чардан арындыру.

Консультация »Дару  үләннәрен дөрес җыю һәм аларның файдасы»

«Өй шартларында тәҗрибәләр!» үткәрү, фикер алышу.

Гаиләдә  экология тәрбиясе бирү һәм аның нәтиҗә-ләрен ачыклау максатыннан анкета үткәрү .

Сентябрь

Октябрь

Ноябрь

Декабрь

Январь

Февраль

Март

Апрель

Май

Июнь-июль

Август

Көтелгән нәтиҗә: Балаларның тере һәм тере булмаган табигать арасын- да бәйлелекне дөрес аңлау һәм анализлый алуга ирешү. Гаилә әгъзаларының экологик яктан белемнәренең артуы.Тәрбияченең профессионоль усеше.

Кулланылган әдәбият.

1.  Примерная общеобразовательная программа дошкольного образования.  “От рождения до школы”  под редакций Вераксы Н.Е. Москва, 2014.  

 2.  Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасы. Р.К.Шаехова. Казан, “ТАТМЕДИА”, 2011.

3. “Познавательно- исследовательская деятельность дошкольников”. Н.Е.Вераксы. Мозаика – Синтез, Москва, 2012.

4.  “Ребенок и окружаюший мир”.  О. В .Дыбина.

5. Балалар бакчасында белем бирү эшчәнлеге. З.М.Зарипова, А.Х.Габдрахманова, А.Т.Минникаева. Казан,2013.

6. Үстерелешле уеннар. Методик кулланма.З.М.Зарипова,Р.С.Исаева. Казан,2013.

7. На поляне детства. К.В.Закирова.Казань-2011.

8. Бал бабай.З.М.Зарипова.Чаллы 2015.

9. Балачак аланы.Закирова К.И.Казан Риц нәшрияты 2011.

10. Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе. К.И.Закирова, Р.Ә. Кадыйрова, Г.М.Сафиуллина. Казан 2012.

11.Балачак-уйнап көлеп үсәр чак. Л.И.Закирова, Л.Р.Мортазина. Казан 2012.

 12.Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче төркемдә эшләүче буларак, табигать, экологик тәрбия темасын “Туган телдә сөйләшәбез” (Хәзрәтова В.Ф. Фолиант, 2013, Зарипова З.М, Фолиант, 2012) методик кулланмасы аша дәвам итәм .

Чәчмә һәм күрсәтмә әсбаблар тупладым:

-тере һәм тере булмаган табигать турында рәсемнәр җыелмасы. Мозаика-Синтез нәшерендә( йорт, кыргый, җылы як, диңгез, арктика хайваннары, бөҗәкләр, кошлар )

-кулланма,күрсәтмә,чәчмә әсбаблар (ел фасыллары; кыш, яз, җәй ,көз турында рәсемнәр җыентыгы)

-табигать, экология, яшәеш (таулар, агачлар, яшелчәләр, җиләк – җимеш, чәчәкләр, җиләкләр) -сөйләм телен үстерү буенча табигать турында рәсем-нәр(җиләк – җимеш, бакча җиләкләре, яшелчәләр, агачлар турында дидактик рәсемнәр).

Эш процессында кулланыла торган чаралар белән таныштырып китәсе килә:  Интернеттан сайтлары аша табигать күренешләренә бәйләнешле әкиятләр, презентацияләр,слайдлар карау;


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Индивидуальный план воспитателя

Индивидуальный план воспитателя на тему «Развитие творческих способностей детей дошкольного возраста через продуктивную деятельность в соответствии ФГОС»...

Индивидуальный план воспитателя на 2020-2025 учебный год.

Индивидуальеый план воспитателя на 2020-2025 учебный год....

Индивидуальный план воспитателя Усмановой Гулсины Ибрагимовны межаттестационный период на пять лет.

Участие семинарах, конкурсах.Участие вместе детьми творческих конкурсах разных уровней.Принимать активное участие педагогического Совета ДУ.Посеәать занатие коллег и участвовать в обмене опытом на раз...

Индивидуальный план воспитателя на 5 лет

Индивиндуальная работа воспитателя разработаня сроком на 5 лет....

Индивидуальный план воспитателя Евлентьевой Лейсан Мунавировны на 2015-2020 год

Индивидуальный план повышения профессионального уровня  на межаттестационный период...

Индивидуальный план воспитателя

Индивидуальный план на межаттестационный периуд...