"Үзем турында"
материал по теме

Нигматова Гульназира Хурматулловна

Үзем турында үзем.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon esse_uzem_turynda.doc39 КБ

Предварительный просмотр:

     Үз-үземне белә башлаганнан бирле мин “артист” булырга хыялландым. Урындык өстенә басып әти-әниемә, күршеләргә, кайткан кунакларга концерт куюлар, артлы урындыкка такта кисәге сөяп, аннан “телевизор” ясап диктор апалар булып “гәҗит” укулар, авыл клубы сәхнәсендә очып-очып биюләр, бию сәнгате буенча районда гел 1 нче урыннар гына алулар инде бала чакта калды. Биергә өйрәтүче апабыз: “Әйдә, биюче бул! Ходай биргән сәләтеңне югалтма, Алабугага үзем илтеп урнаштырам!” дисә дә, ни өчендер сәнгатьнең бу юлыннан китмәдем. Бертуган абыем күп еллар Г. Камал театрында шофер булып эшләгәнлектән Камал артистлары белән аралаштым. Аларның уенына кызыгып үстем. Артист булырга әтием рөхсәт бирмәде. Нәрсә тарткандыр, сукмаклар мине балалар дөньясына илтте һәм мин урта мәктәпне тәмамлауга Казан педагогика көллиятенә укырга кердем һәм аны тәмамлап катйп “Ромашка” балалар бакчасына тәрбияче булып эшкә кердем. Балалар шулкадәр кызыксынып миңа төбәлгәннәр, мин үземне ниндидер могҗиза тудыру сәләтенә ия булган берәү итеп тойдым. Мин аларның ышанычларын акладым дип уйлыйм. Балаларны кызыксындыру, ниндидер шөгыльләргә өйрәтү миңа бер дә авыр булмады. Әти - әниләр белән дә уртак телне дә тиз таптым.

    Мин, кешелек җәмгыяте каршында, зур җаваплы һөнәр иясе. Минем иң зур бурычым – җидә яңа кеше тәрбияләү. Шуңа күрә дә мин, үзем тәрбияләгән балаларыма өлкән дус, таяныч булырга, аларның әйбәт кеше булып үсүләре өчен көрәшергә һәм үз һөнәрем белән горурланырга тиешмен.

    Миңа кешелек үзенең иң кадерлесен ышанып тапшыра. Ялгышырга, балага зыян китерергә ярамый. Мин үземне балаларга бүләк итәргә, бер туктамый баладан күңел байлыгын эзләргә тиешмен. Ул – җанлы тере рух, үзгәртеп коручы, яңаны булдыручы кәч. Ә мин, тәрбияче, аны үстерергә, аңарда бөек максатлар, инанулар булдырырга, кешеләргә, табигатькә, тормышка мәхәббәт хисләре тәрбияләргә тиеш.

    Шуңа күрә, мин, балага җылы бирүче кояш, аның яхшы сыйфатларын үстерү өчен уңдырышлы туфрак булырмын. Күңеле ап-ак кар кебек чиста балага белем һәм тәрбиянең иң яхшы орлыкларын аның хәтеренә һәм аңына гына түгел, беренче чиратта күңеленә һәм йөрәгенә салырмын. Мин биргән тәрбия һәм белемнәр шул чакта гына балага әхлакый биеклеккә күтәрелергә баскыч була алачак.

    Сайлаган һөнәрем минем өчен һәрвакыт балачакта - әкиятләр һәм хыял илендә яшәргә мөмкинлек бирә. Тәрбияче – бала дөньясы белән яшәүче, сабый күңеленең иң нечкә хисләрен тоючы кеше ул. Әлеге һөнәр иясенең иң мөһим сыйфаты – баланы бөтен барлыгы белән ярату, аларга йөрәгеңнән чыккан хисләреңне бүләк итү...

    Үз эшеңнең никадәр кирәкле һәм мөһим икәнлеген сабыйларның эчкерсез карашы белән очрашкан саен ныграк аңлыйсың. Әйтерсең лә бар дөньяны үз эченә сыйдырган шушы карашлар синең һәр сүзеңне, һәр хәрәкәтеңне эләктереп ала. Ә алар күңелендә иң уңай сыйфатларны тәрбияләүче – нәкъ менә син.

    Алар белән үткәргән һәр сәгать әйтерсең лә үзенә күрә бер имтихан. Нәни “галимнәр” һәрьяклап синең ныклыгыңны сыный һәм бер үк вакытта сине самими ярату белән ярата.

    Балаларның барысы да бик сәләтле, оста, тырыш була. Бары тик әлеге сыйфатларны вакытында күреп, һәрберсенә якын килеп, үстерә белү кирәк...

    Иртәләрен, төркемгә кабул иткәндә, шат күңел белән аларны каршы аласың. Бу зур тырышлык сорый торган эш. Тормыш ул гел күңелле мизгелләрдән генә тормый, гел көләсе – елмаясы да килми. Ләкин баланың көн буена булачак кәефе иртәнге “очрашудан” тора дип уйлыйм. Ул үзенең якыннарыннан аерылып бакчага килә. Кайвакыт алар да күңелсезләнәләр. Шундый вакытта мин үземнең бер осталыгымны эшкә җигәм...

    Мин үз эшемне бик яратам. Безнең бу хезмәтебезнең чын асылын аңлап җиткермәүчеләр дә бардыр... Килешәм, һәрбер эшнең үз авырлыгы, үз чиратында күңелне сөендергән мизгелләре дә бик күп. Ә чын тәрбияче булу зур осталык, табигый сәләт, күңел киңлеге сорый. Әгәр мин тәрбияче икән, берсузсез, мин һәрчак ачык күңелле, хыялый һәм тирә - юньгә шатлык өләшүче.

   Мин – тәрбияче! Ә без, тәрбиячеләр үз – үзебезне, тирә - юньне, тормышны һәм кешеләрне яратырга өйрәтәбез. Без кешеләргә шатлык өләшәбез. Җир йөзендәге һәрбер кеше, ничә яшьтә булуына карамастан,

 Кызыклы, күңелле, файдалы итеп яшәсен иде. Һәм без нинди генә очракта да, балалар, әти - әниләр йөзеннән сөенеч чаткылары югалмасын өчен барлык тырышлыгыбызны куябыз.

    Мин бәхетле, чөнки мин балачакта яшим! Мин бәхетле, чөнки мин бала күңеленә шатлык өләшүче!

    Эшли башлаганда күнелемдә бик күп төрле сораулар туган иде. Балалар күнеленә ачкыч табып булырмы? Шулкадәр кызыклы, сихри, серле, мавыктыргыч дөньяда инде 23 ел эшлим.Киләсе көннәр өчен планнар төзим, хыялланам, эзләнәм. Безнен һөнәрдә мөһим әйбер- ул, балаларны ярату, бернигә дә карамый аларга йөрәгенне бирү, аларны анный белү. Һәр эшнен үзавырлыклары булмаса кызык та булмас иде.Нинди генә эшкә тотынсам да, һәр сабыйнын мөмкинлеген, сәләтен күздә тотып эшлим. Әкиятләр өйрәтүгә зур игътибар бирәм, әкиятләр аша яхшыны яманнанаера белергә,мәрхәмәтле булырга, авырлык килгәндә бер-беренә ярдәм итәргәкирәклегенә төшендерәм.

    Мин тәрбияче булып эшләвем белән бик горурланам. Тәрбияләгән балалр инде егет – кызлар булып үсеп җиттеләр, яныма килеп исәнләшеп, үзләренең хәлләрен сйөләп китәләр. Мин алар өчен шатланам.

    Тәрбияче һәрвакыт үз өстендә эшләргә тиеш дип саныйм. Бер туктаусыз эзләнергә, үз алдыңа югары максат куерга, бернигәдә карамый шуңа омтылырга, туктап калмаска, алга барырга.

ЭССЕ.

Хыял, хыял, зур хыяллар белән

Артта калды мәктәп елларым.

Хыялымда зур- зур сәхнәләрдә-

Биюче булам дип уйладым.

Әле дә истә, авыл сәхнәсендә

Күбәләктәй очып биюләр.

Һинд биюе белән гашыйк иткән,

Авылдагы асыл егетләр.

Үсә төшкәч телевизорда мин

Диктор булырмын дип уйладым.

Хыялымда “Камал” театрында

Өммияне йөз кат уйнадым.

Ишан хатыннарын уйнадым мин,

Карт абыстайны да, яшен дә,

Хыялымда Галиябану булдым,

Гашыйк булдым чибәр Хәлилгә.

И театр! Шул сихри театр!

Тартты мине һаман үзенә.

Мәйсәрәләр, гамьсез Дилеммалар,

Хәбибәләр керде төшемә!

Әти сүзе җиңде, кызым, диде.

Кирәк микән сиңа театр!

Пар канатың, җылы ояң булмас,

Тормыш диде- үзе театр!

Тартты күңелем нәни сабыйларга!

Балаларга бирдем үземне!

Ни дисәң дә олы сабый бит мин!

Җаным минем сабый күңелле.

Ничә еллар шул балалар белән

Гөр киләбез шушы бакчада.

Алар белән узган мизгелләрне

Сатып алып булмый акчага

Сәләтемне- балаларга бирәм!

Әкиятләр куеп үссеннәр!

Биюче дә чыгар кайберсеннән

Бәлки артист?

Исән генә була күрсеннәр!

Тәрбияче- ул хыялый булсын!

Хыял бит яшәтә кешене!

Янып эшлә, сабыйларны ярат!

Әгәр сөйсәң изге эшеңне!

Воспитатель 1 квалификационной категории- Нигматова Гульназира Хурматулловна. Стаж работы 26 лет. Награждена нагрудным знаком «За заслуги в образовании» РТ.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Пумала патшабикә" турында әкият.

Сынлы сәнгать эшчәнлегендә балаларны пумала һәм буяулар белән таныштырганда куллану өчен әкият....

Яз турында сөйләшү

Балаларга яз турында аңлату...

Старшая группа Познание Тема: "Пыяла турында"

Өскәннәр төркеме.Танып белү. Тема.: «Пыяла турында»  Максат: пыяла турында булган белемнәрне ныгыту, пыялага хас булган билгләрне әйтә белү, сүзлек запасын арттыру.Белем бирү өлкәсендә кулла...

Старшая группа Познание Тема: "Пыяла турында"

Өскәннәр төркеме.Танып белү. Тема.: «Пыяла турында»  Максат: пыяла турында булган белемнәрне ныгыту, пыялага хас булган билгләрне әйтә белү, сүзлек запасын арттыру.Белем бирү өлкәсендә кулла...

Яз турында табышмаклар, мәкальләр, сынамышлар

Яз турында сынамышлар, мәкальләр, табышмаклар тәкъдим итәм. Балалар белән өйрәнегез. Тулырак материал "Бу кайчак була?" китабында. (Ф.М.Зиннурова. Бу кайчак була? - Түбән Кама, 2013)...

“Нәүрүз бәйрәме!” Максат:Балаларны халкыбызның гореф – гадәтләре белән таныштыру. “Нәүрүз”-бәйрәме турында белемнәрен баету,фольклор запасларын арттыру, ихтиярларын барлыкка китерү,сәләтләрен ачу,үстерү туган телгә карата мәхәббәт тәрбияләү.

Сценарий: “Нәүрүз бәйрәме!”       Жиhазлау. Матур итеп бизәлгэн сәхнә. Түрдә, каеннар арасында, яз кызы - Нәүрүзбикә рәсеме. Сул яктарак айлы Сөембикә манарасы силуэты. Я...

“Әти-әниләргә бармак уеннары турында киңәшләр”.

Консультация для родителей на тему:"Пальчиковые игры в развитии речи детей"...