Открытый просмотр музыкальной сказки «Урман кызы» - «Лесная девочка» на семинаре-практикуме для воспитателей по обучению татарскому языку
учебно-методический материал по теме
Музыкаль-әкият – Р.Батулланың «Албасты» әкияте буенча.
Рольләрдә:
Алып баручы (тәрбияче)
Урман кызы (бала)
Күбәләкләр
Бал кортлары
Аю
Куян
Албасты
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
skazka_1.doc | 54.5 КБ |
programmka_2016.doc | 99.5 КБ |
Онлайн-тренажёры музыкального слухаМузыкальная академия
Теория музыки и у Упражнения на развитие музыкального слуха для учащихся музыкальных школ и колледжей
Современно, удобно, эффективно
Предварительный просмотр:
«Урман кызы» - «Лесная девочка» музыкальная сказка.
Музыкаль-әкият – Р.Батулланың «Албасты» әкияте буенча.
Рольләрдә:
Алып баручы (тәрбияче)
Урман кызы (бала)
Күбәләкләр
Бал кортлары
Аю
Куян
Албасты
Музыкаль оформление:
1.Кереш музыка.
2.Урман кызы җыры.
3.Кубәләкләр биюе.
4.Умарта кортлары җыры.
5. Урман кызы кайгыра.
6.Албасты көе.
7.Күңелле бергә(җыр)
Автор: – Дөнья якты, дөнья матур, Кошлар сайрый.
Урман матур чәчәкләргә күмелгән. Гәҗәеп матур күренеш.
Ә беләсезме, дусларым, чәчәкләрне урман кызы утырткан. Әнә аның ягымлы тавышы ишетелә. Җырлый -җырлый ул килә.
1.«Урман кызы җыры» (Песня лесной девочки)
1.Мин яшим урманда ,
Матур урманда.
Чәчәкләрне үстерәм,
Яшел аланда.
Кушымта-(2 тапкыр)
Сандугачлар, былбыл кошлар
Сайрап гөрләп торсын
Матурлыкка җәнлекләр
Куанып шатлансын.
2.Чәчәкләр хуш исле дер
Килгән бал котрлары.
Урманнарга ишетелсен
Чикерткә җырлары.
2.Урман кызы: – Мин бөтен җир йөзенә чәчәкләр утырттым.
Ә-ә, менә бу төшкә чәчәк җитмәгән икән. Каяле-каяле, мин монда да чәчәк үстерим.
Автор: - Урман кызы чәчәкләрне сыйпый-сыйпый иркәли. Буш калган урыннарга чәчәк утырта. Ул иелә дә, әкрен генә күтәрелә. Кыз кулы тигән җирдән чәчәк үсеп чыга. Чәчәкләр исенә күбәләкләр, бал кортлары очып киләләр. Күбәләкләр очып-очып бии башлыйлар.
Күбәләкләр биюе.(Танец бабочек)
1 нче Бал корты: Әй, сез, нәфис кубәләкләр. Бик матур биедегез. Без, без - безнең күңелне күтәрдегез.
2 нче Бал корты: Без дә хәзер җырлап карарбыз. Без,без, без диеп тырышырбыз.
Умарта кортлары җыры. (Песня пчелок)
1.Без чәчәкләргә кунабыз
бал җыяр өчен.
Тырышабыз,бал җыябыз аюлар өчен.-(2ке тапкыр.)
Кушымта -2 тапкыр
Без,без,без-без-без
Кумагыз безне.
Без,без, без-без-без
Чакмабыз сезне.
Автор: – Урман шау гөр килә. Төрле яктан җәнлекләр, аю , болан, куяннар җыела.
Аю: – Исәнме, куян.
Куян:- Исәнме, аю дус.
Аю: – Нинди рәхәт, матур монда. Яшеллек, чәчәкләр аткан, кошлар сайрый. Бәйрәм урманда!
Куян:- Әйе, аю дус, урман кызы тырышкан. Сулар сибеп чәчәкләрне, урман кызы утырткан.
Автор:- Нинди куркыныч тавыш ишетелә. Кемдер акыра, улый.Әллә албасты килә? Җәнлекләр дә кача башлады…
Албасты: - Чәчәкләр, тагын шул чәчәкләр, чәчәк исеннән баш авырта.
3.Урман кызы: – Албасты, тимә чәчәкләргә, тимә!
Албасты: – Мин ничә тапкыр әйттем, үстермә чәчәкләр дидем.
Мин чәчәкләр яратмыйм! Төсләрен дә, исләрен дә, яратмыйм!
Автор :- Албасты урман кызы янына килә башлый. Кыз куркып чигенә. Аның күз алдында чәчәкләрне изеп, таптый –таптый көлеп , чыгып китә.
Албасты:- Ха,ха,ха,ха….
Автор:- Урман кызы бүкәнгә утырып кайгыра. Бөтен җәнлекләр, бөҗәкләр аны юаталар, аның белән кайгыралар. Урман кызы әкрен генә торып чәчәкләрне турайта, төзәтә башлый, су сибә. Чәчәкләр тагын үсеп чыгалар.
4.Урман кызы:- Мин гел чәчәкләр үстерәм, җир шарын чәчәк белән күмәм. Албасты килә дә, чәчәкләрне таптап китә. Әнә тагын килә, качыгыз җәнлекләр, качыгыз күбәләкләр. Албасты килә!
Албасты:- Ха,ха,ха,ха…. Тагын үстергән? Тагын үстергән бу чәчәкләрне? Мин сиңа гел әйтәм, барыбер таптап бетерәм! Менә аларга, менә аларга! Ха.ха,ха….
5.Урман кызы:- Син ямьсез, син усал, син Албасты!
Албасты:- Әйе, мин Албасты.. Чәчәкләрне басып сытам, таптыйм. Ха,ха,ха…
Автор:- Баягы кебек тагын чәчәкләрне таптап чыгып китә. Кыз янә җылый башлый. Сакланып кына җәнлекләр, бал кортлары, күбәләкләр кыз янына җыелалар. Алар чәчәкләрне рәтләп утырталар.
6.Урман кызы:- Гел шулай булыр микән (авыр сулап куя). Мин арыдым инде. Мин кабат чәчәкләр утыртмыйм.
Күбәләк:- Ничек алай? Чәчәксез урман була мени?
Бал корты:- Чәчәкләр булмагач без бал кайдан җыек?
7.Урман кызы:- Күрәсез бит, Албасты булганда чәчәкләр үстереп булмый.
Бал корты:- Беләсезме, беләсезме…Албастыны тотып тукмарга кирәк. Без күбәү бит!
Бергә: -Кыйнарга кирәк!-(2 тапкыр.)
Күбәләк:- Мин куармын!
Аю:- Мин таптармын!
Бал корты:- Ә мин, ә мин…мин чагармын!
Бергә (бал кортлары):- Без, без чагарбыз! Без-з-з-з…..
8.Урман кызы:- Сез бит Албасты күргәч качасыз, куркасыз.
Бергә:- Юк. Курыкмыйбыз!
9.Урман кызы:- Албасты килә, качыгыз. Ул килеп җиткәч, бер юлы чыгарсыз.
Албасты:- Уф, ардым, ардым инде! Картайдым бугай. (арган тавыш белән). Чәчәкләрне таптый-таптый, билем авырта башлады. Хәзер мин аларны үсмәслек итеп таптап китәм.….
Автор:- Албасты чәчәкләрне таптарга җыенганда гына аны бар җәнлекләр, бөҗәкләр урап алалар.
Күбәләк:- Мә сина, мэ.
Аю:- Мин таптыйм, мин таптыйм сине…
Албасты:- Ай билем, Ай аякларым, ….
Бал кортлары бергә:- Без чагабыз……
Албасты:- Ай аркам!
Куян:- Кабат килмисеңме?
Албасты :- Юк, килмим!
Куян:- Җәнлекләргә тимисеңме?
Албасты:- Юк тимим! тимим! ….
9.Урман кызы: Рәхмәт сезгә дусларым. Миңа ярдәм иттегез, э хәзер бергә бәйрәм итик!
Автор:- Урман тагын да яшелләнеп, матураеп китте. Җәнлекләр, бөҗәкләр шатланышып урман кызын уртага алып әйлән-бәйлән уйнылар.
“Күңелле бергә”.(Вместе весело)
1.Дус яшибез бу бу урманда,
Җырлап биебез аланда.
Кояш елмаеп, нурлар тарата,
Ул да матурлыкны ярата.
Кояш елмаеп, нурлар тарата,
Ул да матурлыкны ярата.
Лә-лә-лә…
2. Без гүзәллекне сакларбыз,
Бу матурлыкны якларбыз.
Дөнья яктырсын, нурлар чагылсын,
Табигать гел елмаеп торсын.
Дөнья яктырсын, нурлар чагылсын,
Табигать гел елмаеп торсын.
Лә-лә-лә…
Предварительный просмотр:
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Видеофрагмент открытого мероприятия с родителями «Шигырьләрем – балалар телендә, җырларым – һәрберегезнең күңелендә» на МО для воспитателей по обучению татарскому языку по теме: «Художественная литература татарских писателей в детском саду»
https://www.youtube.com/watch?v=SjP7suUrwcU...
Программа районного семинара-практикума для воспитателей по обучению татарскому языку.(2014)
"Куян күчтәнәче"...
Программа районного семинара-практикума для воспитателей по обучению татарскому языку.(2016)
"Музейга сәяхәт"...
Программа Республиканского семинара-практикума для воспитателей по обучению татарскому языку.(2015)
"Адашкан куян"...
Программа районного семинара-практикума для воспитателей по обучению татарскому языку.(2013)
Консультация для воспитателей "Реализация УМК"...
Программа гордского семинара-практикума для воспитателей по обучению татарскому языку. (2016)
"Серле камыр"...
Выступление на семинаре-практикуме для воспитателей по обучению татарскому языку по теме:" Реализация Программы краткосрочного курса обучения русскоязычных родителей и детей татарскому языку"
Данная программа курса имеет практическую направленность, подразумевает гибкость и вариативность, направлена на развитие татарской речи и формирование навыков общения у детей старшего дошкольного возр...