Статьи
статья на тему
статьи для воспитателей по обучению татарскому языку .Тема статьи :"Әкиятләр аша татар телен аралашу чарасы итеп камилләштерү","Гордимся прошлым,строим будущее".в 1 материале написано, для чего нужны сказки детям,особенно при изучении не родного языка.Как при помощи сказок можно достичь результатов,потому что при драматизации сказок дети быстро запоминают слова ,и надолго хранится у них в памяти .
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
statya.docx | 28.3 КБ |
esse_2.docx | 23.07 КБ |
Предварительный просмотр:
Тема :”Әкиятләр аша татар телен аралашу чарасы итеп камилләштерү”.
Автор:Бикмуратова Гелюся Гусмановна, воспитатель по обучению татарскому языку ,имею 1 квалификационную категорию ,место работы детский сад №213 Советского района г.Казани .
Аннотация: Бу мәкаләмдә рус милләтеннән булган балаларны сәхнәләштерелгән әкиятләр ярдәмендә татар телендә аралашырга өйрәтү мәсәләсе куела . Дәүләт теле булган татар теле карарда гына түгел ,ә чынбарлыкта да тормышка ашырга тиеш.
Без Татарстан җөмһүриятендә яшибез.Илебездә төрле милләт вәкилләре бар ,алар төрле телдә аралашалар,шулай да рус һәм татар милләтеннән булганы күбрәк. Дәүләт теле булып рус һәм татар телләре санала,ләкин халыкның күбесе рус телендә аралаша.Дәүләт теле булган татар телен югары дәрәҗәгә күтәрергә кирәк ,саф татарча сөйләм телен булдырып,аралашу чарасы итеп үстерергә иде дигән теләктә яшим.Кызганыч ,әле ул дәрәҗәгә килеп җитмәде.Бу хәл безне, тәрбиячеләрне генә түгел,укытучыларны,галимнәрне,ил башлыкларын да бик борчый.Дөрес, татар телен үстерүгә бик күп көч куела ,ләкин сөйләм телен формалаштыру өчен алга таба бик тырышып эшләргә кирәк .
Мин үзем, татар теле тәрбиячесе буларак, бу эштә үземнең өлешемне кертергә тырышам,минем фикеремчә балалар бакчасыннан ук татар теле тиешенчә өйрәтелеп килсә ,бала аны беркайчан да онытмас.Кечкенәдән кереп калган хатирәләр гомерлеккә саклана.Чыннан да әбиләребез сөйләгән әкиятләр барчабызның йөрәгендә калган һәм әлегә хатле саклана.Балачакта булган мизгелләр шәхеснең үзе белән яши,истән чыкмый.
Бакчада эшләү дәверендә күп кенә тәҗрибәләр үткәрергә туры килде,алар барсы да баланы икенче телдә,татар телендә аралашырга өйрәтүгә юнәлтелгән.Тәҗрибәләремнең нәтиҗәсе итеп шуны әйтәсем килә,балаларга сүзләр ,уеннар өйрәтү генә түгел ,ә үзләрен әкият геройларына әйләндереп, бер-берсе белән аралаштырып,бер-берсеннән сорау,җавап алып эшләгәндә аларны татар телендә сөйләшергә,бер-берсен аңлау дәрәҗәсенә җиткерергә була дигән фикер туды миндә.Бу сүзләрне дәлилләргә миңа берничә еллар буе үткәреп килгән тәҗрибәләрем булышты. Барыбызга да билгеле, рус балалары аңлый торган татар телендә әкиятләр юк диярлек,дөрес татар әкиятләре бик күп ,ләкин аларны татар балалары гына аңлый.Шуның өчен дә рус балалары күбесенчә рус телендәге әкиятләрне карыйлар һәм кызыксынып тыңлыйлар.Бу хәл мине бик борчыганга,мин таныш сүзләрне ,уеннарны кертеп ,шигырь тәртибендә, таныш булган,балалар яратып өлгергән әкиятләрне уңайлы итеп ,сәхнәләштереп уйнар өчен эшләдем.Ул әкиятләрне балалар бик теләп, тиз , җиңел өйрәнделәр һәм әти-әниләренә,кечкенә төркем балаларына күрсәттеләр.Тагын шунысы ачыкланды ,балалар әкияттә кулланган сүзләрне көндәлек тормышта да дөрес итеп ,кирәкле урында кулланалар.Миңа бу эшем уңай нәтиҗә бирде дип саныйм һәм алга таба да рус балалары өчен аңлаешлы итеп әкиятләр төзергә уйлыйм.
Предварительный просмотр:
Эссе на тему:”Гордимся прошлым-сторим будущее”(Үткән белән горурланабыз –киләчәкне төзибез).
Горурланам синең белән илем
Бай ,матур туган җирем.
Үткәннәрне онытмыйбыз,
Хәзергесен саклыйбыз,
Ныклы адымнар белән киләчәккә атлыйбыз.
Бу шигырь юлларым туган илебезгә карата булган мәхәббәтемне чагылдыра ,шул хисләрне мин балаларда да тәрбияләргә телим.
Үткәне һәм хәзергесе –киләчәкнең нигезе.Бу сүзләрдә хаклык бар.Дөрестән дә үткәнеңне,әби-бабаларыбыз калдырган мирасны ,милләтебезнең культурасын,йолаларын белми торып якты киләчәк төзеп булмаячак.Киләчәкне без,без тәрбияләгән буын төзи.Нигезебезнең ныклыгы бездән,безнең милләтебездән тора.
Горурлык хисе белән әйтәм ,элек-электән безнең илебездә төрле милләттән булуларына карамастан дус ,тату,бердәм яшәгәннәр.Халкыбызның бердәмлеге бөек җиңүгә китерде.Күптән түгел җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үттек.Бу бик зур ,шатлыклы вакыйга.Әби- бабайларыбызның тырышлыгын оныту бер дә дөрес булмас.Шуңа да безнең алда киләчәк буынны патриот шәхес итеп тәрбияләү бурычы тора.Туган илгә горурлык,мәхәббәт хисе кечкенәдән тәрбияләнсә ,безнең илебезне якты киләчәк көтә дип ышанырга була.
Үз илен,җирен яраткан шәхес беркайчан да Украинада булган хәлләрне кабатламас.Әле кайчан гына безнең ил белән бердәм,дус яшәгән ил ,хәзер инде Советлар Союзына кагылган тарихи әйберләрне юк итәләр,үткән тарихыбызны таптыйлар,яңа тарих язмакчы булалар.Үткәнне җимереп ,киләчәкне төзеп булмый.Мондый хәлләр килеп чыкмасын өчен, без тәрбиячеләр, балалар бакчасында күбрәк басымны туган җиребезне тирәнтен өйрәнүгә,төрле милләт вәкилләренә уңай караш тәрбияләүгә,әби-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләребезне,йолаларыбызны ,культурабызны саклап калуга юнәлтергә тиешбез.Мин татар теле тәрбиячесе буларак әйтәм ,яңа укыту-тәрбия чаралары (УМК һәм НРК)патриот шәхес тәрбияләүгә булышлык кертте.Шул программаларга нигезләнеп туган илебезнең тарихын,йолаларын ,бездә яшәгән төрле милләт вәкилләренең үткәнен ,хәзергесен балаларга уен аша җиткерергә тырышабыз,төрле бәйрәм чаралары үткәреп белемнәрен ныгытабыз.
Безнең илебез патриот шагыйрьләргә бик бай.Мин үзем Советлар чорында туып үскән шәхес буларак,аларның әсәрләрен тыңлап,укып үстем.Бик күп буын аларның әсәрләрендә тәрбияләнде һәм тәрбияләнә.Мәсәлән,М. Җәлил,А.Алиш,Г.Тукай әсәрләре белән таныштыру балаларда уңай тәэсир калдыра ,патриот тәрбия бирүдә зур роль уйный.Безнең илебезнең горурланырдай ,искә алырлык һәм хәзерге чорга хатле сакланып, киләчәк буынга җиткерәсе әйберләре бик күп,мин шәхсән үзем бик шатмын,чөнки безнең буын карап үскән кинофильмнар,мультфильмнар әлегә хатле күрсәтелә,барлык буын өчен дә тәрбия чарасы булып тора .
Һәрьяклап,дөрес тәрбия бирелгән очракта киләчәгебез ныклы кулларда булыр,матур ,тыныч ,кояшлы киләчәк төзелер.Кечкенәдән дөрес кергән тәрбия гомерлеккә саклана.
Үткәннәрне онытмыйча,бүгенгене саклап ,
Киләчәккә барыйк нык адымнар белән атлап!
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
СТАТЬЯ Статья Организация условий для экологической работы с детьми внутри дошкольного образовательного учреждения
Мир природы – это естественная среда обитания человека, обеспечивающая нормальное существование и жизнедеятельность людейВ дошкольном детстве закладываются основы личности и в том числе позитивное отн...
Идеальный отец « Отцом может стать каждый, но только настоящий мужчина способен стать Папой »
Он всегда готов поддержать и помочь Он понимает, что ребенок не должен быть точной его копией Он - оплот дисциплины...
Статья на тему:Духовно-нравственное воспитание детей дошкольного возраста на основе произведений устного народного творчества. Статья на тему: Конструктивное взаимодействие педагогов ДОУ с родителями.
«Конечная цель разумного воспитания детей заключается в постепенном образовании в ребенке ясного понимания вещей окружающего мира. Затем результатом понимания должно стать возведение добрых инстинктов...
Статья на тему:"Обучение детей управлению куклами на ширме" ( статья ориентирована на младший и средний возраст)
Знакомясь с куклами,детям необходимо объяснить основные приемы кукловождения. Когда игрушки "разговаривают",то слегка двигаются,другая внимательно слушает....
статья в сборнике научно - практических и научно - методических статей
[[{"type":"media","view_mode":"media_large","fid":"6822887","attributes":{"alt":"","class":"media-image","height":"349","width":"480"}}]][[{"type":"media","view_mode":"media_large","fid":"6822913","at...
СТАТЬЯ Статья по театрализованной деятельности (младший дошкольный возраст) по теме: "Значение театрализованной деятельности в развитии детей дошкольного возраста"
ldquo;Театр – это волшебный мир.Он дает уроки красоты, моралии нравственности.А чем они богаче, тем успешнееидет развитие духовного мирадетей…”(Б. М. Теплов)Театр, как известно, лю...
Статья "Чтобы стать дубовым росточком..."
Нашей младшей группе полгода. Наряду с командообразованием, у нас активно идет процесс формирования круга чтения. Причем, по моим наблюдениям, они связаны: чем сплоченнее группа, тем интереснее происх...