Аюга ярдәм итик
план-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа) по теме

Залялова Эльвира Рустямовна

Максат: Балаларга аю, аның тышкы билгеләре, үзенчәлекләре һәм файдасы турында белем бирүне уен эшчәнлеге төренә тыгыз бәйләнештә башкару. Хайваннарга – аюга карата уңай фикер тәрбияләү.

Бурычлар:

1.     Тәрбияви бурыч:  балаларда кунакчыллык, мәрхәмәтлелек, ярдәмчеллек хисләре тәрбияләү.

2.     Үстерү бурычы:  күзәтүчәнлек, игътибарлылыкны, фикер йөртү сәләтен үстерү.

3.     Белем бирү бурычы: балаларда моңсу, күңелле сүзләрен өйрәтүне дәвам итү. Балаларның сөйләмендә исем белән сыйфат төркемчәләрен кулланып сүзлек запасын баету: йомшак, зур, бәләкәй, моңсу, күңелле.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ayuga_yardm_itik.docx17.19 КБ

Предварительный просмотр:

Залялова Эльвира Рөстәм кызы

Түбән Кама шәһәре 64 нче балалар бакчасы

 Аюга ярдәм итик

Максат: Балаларга аю, аның тышкы билгеләре, үзенчәлекләре һәм файдасы турында белем бирүне уен эшчәнлеге төренә тыгыз бәйләнештә башкару. Хайваннарга – аюга карата уңай фикер тәрбияләү.

Бурычлар:

  1. Тәрбияви бурыч:  балаларда кунакчыллык, мәрхәмәтлелек, ярдәмчеллек хисләре тәрбияләү.
  2. Үстерү бурычы:  күзәтүчәнлек, игътибарлылыкны, фикер йөртү сәләтен үстерү.
  3. Белем бирү бурычы: балаларда моңсу, күңелле сүзләрен өйрәтүне дәвам итү. Балаларның сөйләмендә исем белән сыйфат төркемчәләрен кулланып сүзлек запасын баету: йомшак, зур, бәләкәй, моңсу, күңелле.

Белем бирү өлкәсе: танып-белү.

Методик алымнар:

  1. Сюрприз мизгеле (ишеккә аю шакый).
  2. Аю белән танышу.
  3. Аюның кайгысы белән уртаклашу.
  4. Урманга бару (аю баласына ярдәм итү).
  5. Бармак уены “Утлар”.
  6. Аю баласы белән очрашу (аның белән әңгәмә кору).
  7. Аю баласын балалар бакчасына алып бару, аның белән уйнау.
  8. Индивидуаль эш (шакмаклар белән төзү)
  9. Аюларны балалар бакчасында уйнарга калдыру.

Күрсәтмә материал: чыршы, гөмбәләр, бал, ике уенчык аю (бер аю өй эчендә утыра), шакмаклар.

Сүзлек өстендә эш:

Актив: аю, бал, урман, йомшак, зур.

Пассив: кыргый, моңсу, күңелсез, файдалы, татлы, баллы.

                                                    Шөгыль барышы:

Тәрбияче белән балалар.

  • Балалар, кем шакый икән безгә, барып карыйм әле. Кем килгән безгә?
  • Аю!
  • Әйдәгез Аю белән исәнләшик, аны үзебезгә чакырыйк.
  • Исәнме, Аю!
  • Исәнмесез, балалар!
  • Балалар, аюны тотып карагыз әле, нинди ул?
  • Йомшак, зур.
  • Дөрес балалар. Ә аю кайда яши?
  • Урманда.
  • Ә кыш көне нәрсә эшли?
  • Кыш көне өнендә йоклый.
  • Аю нәрсә ярата?
  • Аю бал, җиләкләр ярата.
  • Аю нинди хайван кыргыймы әллә йорт хайванымы?
  • Кыргый хайван.
  • Ни өчен кыргый хайван?
  • Чөнки ул урманда яши.
  • Балалар, аю безнең балалар бакчасына  килгәндә бик каты арыган, тирләгән, әйдәгез без аңа өрәбез.
  • Уф-ф-ф.

Аю. Рәхмәт балалар, миңа шундый яхшы булды.

Тәрбияче белән балалар.

  • Балалар, карагыз әле, аюның кәефе нинди?
  • Моңсу.
  • Ни өчен моңсуланып утыра икән ул, сорыйк әле балалар. Аю нәрсә булды сиңа, ни өчен моңсуланып утырасың?

Аю. Минем өемдә иң якын дустым калды. Ул да балалар бакчасына килергә теләгән иде, ләкин килә алмады, чөнки ул авырый.

Тәрбияче. Балалар, аюга ярдәм итәбезме? Бәлки дустын алып килербез балалар бакчасына.

  • Әйе.
  • Әйдәгез без аюга терелтә торган бал алып барыйк. Ул бик файдалы. Син аю безнең балалар бакчасында утырып тор, ә без синең дустыңны – аю баласын алып килербез.

Аю. Рәхмәт сезгә, балалар.

Тәрбияче белән балалар.

  • Әйдәгез, без сезнең белән урманга барабыз. Парлашып тотындык. Балалар, әйтегез әле, ә урман эче нинди?
  • Караңгы.
  • Безгә караңгы булмасын өчен утларыбызны кабызып барыйк.

Бармак уены:

                                  Без утларны кабыздык

                                  Урман эченә кердек

                                  Менә безнең утлар яна

                                  Алар юлны яктырта.

  • Менә, аюның өенә дә килеп җиттек. Әйдәгез шакыйк!
  • Исәнме, аю дус!
  • Исәнмесез, балалар!
  • Нәрсә булды сиңа, авырап киттең әллә?
  • Әйе, балалар.
  • Борчылма аю дус без сиңа ярдәм итәрбез. Балалар, аю дускай терелсен өчен нәрсә алып килдек аңа?
  • Бал.
  • Менә сиңа бал! Бал татлы, тәмле, файдалы, баллы. Син аны ашарсың һәм бик тиз терелерсең.
  • Балалар, әйтегез әле аюга, авырамас өчен нәрсә эшлибез?
  • Суган, сарымсак ашыйбыз.
  • Дөрес, балалар. Ләкин аю дус син  суган, сарымсак ашамыйсың, ул әче, ләкин нинди ул балалар?
  • Файдалы.
  • Аю безнең нәрсәләр ярата?
  • Баллы әйберләр ярата.
  • Безгә балалар бакчасына да барырга вакыт җитте, әйдә аю дускай без дә сине алып барабыз.
  • Балалар, карагыз әле, аю арып йоклап та киткән. Әйдәгез уятыйк үзен.

                              Физкультминутка.

                            Аю дускай тор инде

                            Йокың туйгандыр инде

                            Әйдә уйныйк бергәләп

                            Безне куып тот инде.

  • Менә балалар, бакчабызга да килеп җиттек.

Аю. Рәхмәт балалар, сез минем дустымны табарга булыштыгыз, игелекле, мәрхәмәтле икәнсез.

Аю.

  • Бу нәрсә балалар?
  • Бу шакмаклар.
  • Анардан нәрсә төзиләр?
  • Төрле әйберләр төзибез.

Тәрбияче:

  • Әйдәгез балалар, аюга манара төзеп күрсәтик. Урындыкларны алдык, өстәл янына килеп утырдык. Безнең алдыбызда өч шакмак тора. Ул шакмакларның берсе өстенә берсен куябыз.
  • Менә, аю балалары күрдегезме безнең манараны.
  • Балалар, тагын нәрсә төзи беләбез шакмаклардан.
  • Юл, өй, баскыч, өй җиһазлары.

Аю. Бигрәк уңган балалар сез, рәхмәт?

Тәрбияче.

  • Балалар, әллә аюларны үзебезгә калдырабызмы, алар белән уйнарбыз.
  • Әйе, калдырабыз.
  • Без аларга ничек дус, тату булырга һәм бергәләп уйнарга кирәклеген төшендерербез.

Аю. Рәхмәт сезгә балалар. Без бик шат.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия по ИЗО "Куянга ярдәм итик"

Конспект интегрировранного занятия в средней группе музыка+ИЗО.Нетрадиционная техника рисования методом тычка жесткой кисточкой.Занятие проходит под музыку....

математическое развлечение в средней группе "Йомры икмәккә ярдәм итик"

Развлечение проводиться по сюжету сказки " Колобок". Во время развлечения дети закрепляют знания, развивается мышление, внимание. дети получают много положительных эмоций...

Адашкан балага ярдәм итик.

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү....

"Йомшаккайга ярдәм итик"

"Йомшаккайга ярдәм итик"...

"Йомшаккайга ярдәм итик"

"Йомшаккайга ярдәм итик"...

“Йомры икмәкә ярдәм итик”

Уртанчылар төркемендә математик күңел ачу...

“Куянкайга ярдәм итик!” II кечкенәләр төркемендә математика шөгыле

Программа эчтәлеге: Балаларның сәләтләрен үстерү, математик терминнар: “тәбәнәк” – “биек”, “зур”, “кечкенә” – “озын” – “кыска” истә калдыру, предметларның төсләре буенча классификацияләр, геометрик фи...